Архивы Камка авылы - Tatar Today - татар яңалыклары.

Камка авылында тагын COVID-19 расланганмы?
Камка авылында моңа кадәр бер кеше коронавирус йоктырган иде. Беренчел анализлар 12 кешедә вирус булмавын күрсәткән, ә өч кешедә COVID расланган.

Түбән Новгород өлкәсе Камка авылында тагын өч кешедә коронавирус ачыкланган. Бу хакта 14 апрельдә Instagram сәхифәсендә Камка авылы караган Сергач районы башлыгы Олег Радаев хәбәр итте.

“Бүген килгән беренчел анализлар 12 кешедә вирус булмавын күрсәтте, өч кешедә COVID расланды. Аларның барысы да Камка авылыннан”, дип язды ул. Тулырак мәгълүматны кичкә бирергә вәгъдә итте.

Түбән Новгород өлкәсе Сергач районының Камка авылы узган атна карантинга ябылды. Сәбәбе – монда яшәүче бер кешегә COVID-19 вирусына ясалган тест уңай булып чыккан. Авылга керү юлларында полиция патруле кизүдә тора, медицина хезмәткәре авылга кергән һәрбер кешенең температурасын тикшерә. Кибеткә икедән артык кеше керергә тиеш түгел дигән игъланнар эленгән. Урамга битлексез чыгу тыела. Шундый ук хәлләр Өчкүл авылында да. Анда коронавирус бер кешедә табылган.

Ике авылда да изоляция тәртибе игълан ителгәч, Мәскәүдән күпләп кешеләр кайткан. Камкага кайтан Мәскәү кешесе Азатлыкка авылдагы хәлләр турында сөйләде.

Камка авылында 2010 елгы җанисәпкә караганда 700ләп кеше яши, татар авылы. Уразовкада 1600ләп кеше яши. Тарихчылар авылга нигез 1603 елда салынган дип саный. Камканың зиратында XV гасырга караган кабер ташлары бар дип яза фәлсәфә фәннәре докторы А. Орлов.

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Запись Камка авылында тагын COVID-19 расланганмы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Әбиләрне үтерәсез, кайтмагыз авылга, калада калыгыз!” – Камка авылы
Түбән Новгород өлкәсе Сергач районының карантинга ябылган Камка авылында да тормыш тамырдан үзгәргән. Татар авылына Мәскәүдән кайтмагыз дигән кисәтүләр ясалган, әмма аңа колак салучы булмаган. Азатлык Камкада яшәүче татарлар белән аралашты.

Түбән Новгород өлкәсе Сергач районының Камка авылы узган атна карантинга ябылды. Сәбәбе – монда яшәүче бер кешегә COVID-19 вирусына ясалган тест уңай булып чыккан. Авылга керү юлларында полиция патруле кизүдә тора, медицина хезмәткәре авылга кергән һәрбер кешенең температурасын тикшерә. Кибеткә икедән артык кеше керергә тиеш түгел дигән игъланнар эленгән. Урамга битлексез чыгу тыела. Шундый ук хәлләр Өчкүл авылында да.

Ике авылда да изоляция режимы игълан ителгәч, Мәскәүдән күпләп кешеләр кайткан. Бүген Камканың һәр йортында диярлек Мәскәүдән кайткан туганнары, якыннары бар. Авыл халкы мәскәүләргә кайтмаска дигән кисәтү ясаган, әмма бу кайтучылар ташкынын киметмәгән. Бүген ике авылга вирус йоктырган ике кеше бар. Авыл кешеләре хәзер чир таралыр дип хафага калган.

Азатлык Камкага Мәскәүдән ялларга кайткан Наил әфәнде (аның турында мәгълүмат редакциядә бар – ред.) белән сөйләште. Аның сүзләренә караганда, коронавируслы кешеләргә янаулар да булган. Күрше авылларда авыл кешеләре Мәскәүдән кайтучыларга каршы сугышкан очраклар да булды дип сөйләде ул. Камка авылында чирле кешеләргә янауларны туктату өчен инициатив төркем дә булдырылган.

“Берничә кешегә тест ясалды, шуларның икенче тест нәтиҗәсен көтәбез. Беренчеләре тискәре дип күрсәтте, шөкер анысына. Хәзер ул авырган кеше кемнәр белән элемтәдә булган, кайда, кемгә йоктыра алганы тикшерелә, шул кешеләрдән анализ алалар. Якынча 20 кеше. Үзем ул чирләп киткән кеше белән, аның гаиләсе белән элемтәдә булмадым. Алар болай да аралашмый торган кешеләр, безнең урам аша уза инде алар. Карт әби белән урамда йөриләр, һава сулап. Туктамыйлар, берсе белән дә сөйләшмиләр. Әмма аларга кереп йөргән күршеләре бар. Безнең йорт аша яшәүче күршебез, мисал өчен, алар белән элемтәдә тора. Ул апа безгә дә сугылды… Аны ябып куйдылар, аның да анализларын көтәбез. Ул йорт саен йөри торган апа. Котыбыз очып тора инде менә! Үзебез дә беркая чыгып йөрмибез, бикләнеп утырабыз.

Камка авылы мәчете

“Авыл чатында ул иргә ябырылдылар, абзарын яндырабыз дип янадылар”

Ул мескен чирләп киткән кеше турында әллә нинди имеш-мимешләр йөри. Чыгышы белән безнең авылдан да түгел ул. Хатыны безнең авылныкы. Үзе түгел, ә кияве Италиядән кайткан дип әйттеләр. Аның коронавирус диагнозы булган, әмма ул дәваланып чыккан дип тә сөйлиләр. Авылга кайткач сырхаулаган.

Ул кайткан иргә ябырылдылар, авылның WhatsApp чаты бар, мин дә бар анда. Язгаладылар төрлесен. Абзарын яндырабыз дип тә әйттеләр. Наданнар! Әмма күбесе каршы төште аңа, ирләр җыелышып әйтте, аңлаттык. Шулай да күбесе яхшы мөнәсәбәттә. Кешеләр аларны кызгана. “Туган як” гәзите комментарларында үртиләр, ямьсез сүзләр әйтәләр. Соң, кеше авырганын каян белсен? Дөнья буйлап бара бит бу хәлләр. Әйе, Мәскәүдә дә утырып торып була иде, әмма менә без дә кайттык бит Камкага!

Авыл төркемнәрендә әбиләрне үтерергә кайтасыз, Мәскәүдә генә торыгыз дип күп яздылар. Барыбер кайттым инде

Мәскәүдән бик күп кеше кайтты, бик күп. Хәзер барысын да гаепли башласаң?.. Күрше авылда Мәскәүдән кайтучылар белән хәтта сугышканнар. Бездә булмады андый хәлләр. Бездә мәскәүләр күбрәк, сугыша алмый. Авыл төркемнәрендә, әбиләрне үтерергә кайтасыз, Мәскәүдә генә торыгыз, дип күп яздылар. Барыбер кайттым инде, балаларны каникулга кайтарырга билетлар алынган иде. Хатын соңрак кайтты, поезд белән. Купеда берүзе булган, кайтучылар азайды. Кайтасылары кайтып бетте бугай инде.

Авылда урамда берсе дә йөрми. Үзем менә әти-әнигә барам, алар карт, бераз булышырга кирәк, урамнан барам, урам буш. Эт тә йөрми. Сәлам бирү дә ерактан гына, дистанцияне сакларга тырыша кешеләр, чыккан кешеләрнең барысында да битлек. Кибеткә керешкә игълан тора, ике кешедән артык кермәскә дип кисәтеп куйдылар. Авылдан ике чыгыш юл бар, бер ягын, шул Мәскәү юлы инде ул, зур таш белән ябып куйдылар. Патруль машинасы тора, ул документларны тикшерә, ә медицина хезмәткәре авылга керүчеләрнең температурасын үлчи. Мәскәүләрне кертәләр әлегә, керү ябык түгел. Әмма авылда карантин инде. Мәскәүдән кайткан туганнар бар, алар белән күрештем, алар беркая бармыйбыз, 10 көн өйдә утырабыз диделәр. Кагыйдәләрне үтиләр инде, бозарга ярамый!

Авылдагы балалар мәйданчыгы буш

Камкада фельдшер бар, кешеләрне ул бага. Уразовка хастаханәсендә яткан кеше белән аралаштым, аның коронавирус табылды бит инде, ул үзе ышанмый. Ризык авылда бар, әмма кешеләр атнага бер тапкыр Сергачка бара. Без дә кичә Сергачка бардык. Аның өчен махсус рөхсәт алдык. Шәһәрдә дә тыныч, коткы юк алай кешеләрдә”, дип сөйләде Наил әфәнде.

Камка авылында 2010 елгы җанисәпкә караганда 700ләп кеше яши, татар авылы. Уразовкада 1600ләп кеше яши. Тарихчылар авылга нигез 1603 елда салынган дип саный. Камканың зиратында XV гасырга караган кабер ташлары бар дип яза фәлсәфә фәннәре докторы А. Орлов.

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Запись “Әбиләрне үтерәсез, кайтмагыз авылга, калада калыгыз!” – Камка авылы впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..