Камка авылында тагын COVID-19 расланганмы?

-- Alina

Камка авылында моңа кадәр бер кеше коронавирус йоктырган иде. Беренчел анализлар 12 кешедә вирус булмавын күрсәткән, ә өч кешедә COVID расланган.

Түбән Новгород өлкәсе Камка авылында тагын өч кешедә коронавирус ачыкланган. Бу хакта 14 апрельдә Instagram сәхифәсендә Камка авылы караган Сергач районы башлыгы Олег Радаев хәбәр итте.

«Бүген килгән беренчел анализлар 12 кешедә вирус булмавын күрсәтте, өч кешедә COVID расланды. Аларның барысы да Камка авылыннан», дип язды ул. Тулырак мәгълүматны кичкә бирергә вәгъдә итте.

Түбән Новгород өлкәсе Сергач районының Камка авылы узган атна карантинга ябылды. Сәбәбе – монда яшәүче бер кешегә COVID-19 вирусына ясалган тест уңай булып чыккан. Авылга керү юлларында полиция патруле кизүдә тора, медицина хезмәткәре авылга кергән һәрбер кешенең температурасын тикшерә. Кибеткә икедән артык кеше керергә тиеш түгел дигән игъланнар эленгән. Урамга битлексез чыгу тыела. Шундый ук хәлләр Өчкүл авылында да. Анда коронавирус бер кешедә табылган.

Ике авылда да изоляция тәртибе игълан ителгәч, Мәскәүдән күпләп кешеләр кайткан. Камкага кайтан Мәскәү кешесе Азатлыкка авылдагы хәлләр турында сөйләде.

Камка авылында 2010 елгы җанисәпкә караганда 700ләп кеше яши, татар авылы. Уразовкада 1600ләп кеше яши. Тарихчылар авылга нигез 1603 елда салынган дип саный. Камканың зиратында XV гасырга караган кабер ташлары бар дип яза фәлсәфә фәннәре докторы А. Орлов.

 

 

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Бәйле