Архивы кан басымы - Tatar Today - татар яңалыклары.

Дару эчмичә дә кан басымын төшереп була
Германиянең Мюнхен техник университетының профилактика һәм спорт медицинасы үзәге директоры, кардиолог Мартин Холле Focus порталында урнаштырылган әңгәмәдә кан басымын дарудан башка ничек төшереп була, дигән сорауга җавап биргән.

Табиб фикеренчә, кан басымы күтәрелүгә төп сәбәпчеләр – симерү, физик күнегүләр булмау, дөрес тукланмау.

Дару эчмичә генә кан басымын төшерү өчен ким дигәндә саф һавада 15 минут йөреп керү ярдәм итә. Колбаса, икмәк, сыр ашауны чикләргә, аларны яшелчә белән алыштырырга кирәк.

Шулай ук тоз микъдарын киметү дә кан басымын нормада тотуга булышлык итәчәк. Саф һавада йөргәндә, физик күнегүләр эшләгәндә көчәнеп хәрәкәтләр ясарга ярамый.

Мәгълүмат Кызыл Таң

Запись Дару эчмичә дә кан басымын төшереп була впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кан басымын ничек көйләргә? [файдалы киңәшләр]
Кан басымының югары яисә түбән булуы коточкыч хәлләргә китерергә мөм­кинлеген беләбез. Аны дәвалау буенча медицина да көннән-көн үсешә, әмма һаман да бу авырудан интегүчеләр саны бик күп. Халык медицинасының киңәшләрен истә тоту да күпләргә ярдәм итәр.

Гипертониядән:

а) 1 стакан суга 2 аш кашыгы алма серкәсе салып эчәргә;

б) кан басымын төшерү өчен ашаган саен бал кабарга;

в) тозлы ризыклар ашаудан тыелырга;

г) бодай ярмасы урынына кукуруз оны кулланырга;

д) терлек аксымы куллануны киметергә.

Гипертония авыруын дәвалауда халык медицинасы, нигездә, җиләк-җимеш, яшелчәләр файдалануга корылган. Иске “дарулык” китапларында мүк җиләге (клюква) һәм шикәрне бермә-бер кушуның файдалы булуы язылган. Аны көн саен 3 тапкыр берәр аш кашыгы ашау әйбәт.

20 грамм фасоль орлыгы кузагын 1 литр суда 3 сәгать кайнатып, ашар алдыннан ярты сәгать алдарак чирек стакан эчәргә кирәк. Шулай ук кызыл чөгендер белән бал (1:2 исәбеннән) кушып (моңа лимон сутын да кушалар) эчәргә мөмкин.Мичтә кабыгы белән пешерелгән бәрәңге дә гипертониядән яхшы дәва.

Башлы яшь суган, кара карлыган да бик файдалы. Карлыганның кайнатмасы да, киптерелгән җимешләре дә сәламәтлек өчен яхшы.Сарымсак та шул ук авырулардан дәваланганда кулланыла. Аны көн саен 2-3 тырнак кулланырга кирәк.

Гипотонияне дәвалаганда:

а) шайтан таягы (татарник) яхшы. 20 грамм киптерелгән чәчәкләрен һәм яфракларын 1 стакан суга ваклап салырга да, уртача утта ярты сәгать тотып, 30 минут төреп торганнан соң, сөзеп, берәр аш кашыгы төнәтмәне көнгә 3-4 мәртәбә эчәргә. Ул кан басымын күтәрә һәм хәл кертә.

б) шиңмәс чәчәкне (бессмертник) 1 стакан кайнар суга 10 грамм салып, төреп, 30-40 минут төнәтергә. Суытып, ашар алдыннан 30 минут элегрәк чирегәр стакан итеп көнгә 3 мәртәбә эчәргә.

Кызыл таң

Запись Кан басымын ничек көйләргә? [файдалы киңәшләр] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кан басымы түбән булса нишләргә? [киңәш]
Түбән кан басымыннан, ягъни артерия кан басымы 100/60 миллиметрдан күтәрелмәү белән күбрәк гүзәл затлар җәфа чигә. Ул хатын-кыз линиясе буенча нәселдән нәселгә күчә. Кайбер табиблар моны борчылу, сагышлану аркасында була, ди.

Бу чир кешене тиз йончыта. Гипотониклар иртән урыннан кузгалганда тамчы да хәл булмый, әйтерсең лә төн буе бер вагон йөк бушат­кан, дип зарлана. Өстәвенә, сулыш алу авырлаша, күкрәкне кыса, башы әйләнеп, кеше аңын югалтып егылырга да мөмкин. Гипотоникларда вегетатив үзгәрешләр күзә­телә: аяк табаны, кул учы тирли, тән температурасы 36 градустан да артмый.

Алар физик эшне дә авырлык белән башкара. Спорт ярышларында катнашсалар, азактан йөрәкләре күкрәк читлегеннән чыгардай булып, көчле тибә башлый. Кан басымы түбән булганнар һава торышындагы үзгәрешләрне дә тиз сизүчән.

Олыгая башлагач, гипотония үзеннән-үзе бетәргә мөмкин, чөнки артерия кан басымы еллар узу белән күтәрелә. Тик аңа кадәр озак вакыт әлеге чир белән яшәргә туры килә.

Кан басымын нормада тотар өчен менә нәрсәләр эшләп була:

* Аз-азлап, еш тукланырга. Азык-төлек аксымга бай булсын.

* 8-10 сәгатьтән дә ким йокламаска. Йоклаганда бөтен тән белән бергә баш миенә дә кан килү көчәя. Кинәт кенә урыннан кузгалу хәлне начарайта, баш авырта башлый.

* Берничә минут булса да һавада җәяү йөреп кайту әйбәт. Гимнастика ясау, йөзүнең дә файдасы бар.

* Массаж ясау, контраст душ керү, баштан салкын су кою кан тамырларын ныгыта. Моны мунчада да эшләп була. Иң мөһиме – кайнар ләүкәдә озак утырмаска. Югыйсә, тагын хәл бетәчәк.

* Кытай лимоннигы, элеутерококк, женшень, аралия үсем­лекләреннән әзерләнгән төнәтмәләр кан тамырларын ныгытырга һәм кан басымын җайга салырга ярдәм итә. Алар, көч бирүдән тыш, йокыны рәткә кертә, эшкә сәләтне арттыра. Ләкин боларны эчкәндә дә чаманы онытырга ярамый, артыкка китсә, ярсытачак, йокыны качырачак һәм баш авыртырга тотыначак.

Теләче. ру

Запись Кан басымы түбән булса нишләргә? [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..