Дару эчмичә дә кан басымын төшереп була

-- Alina

Германиянең Мюнхен техник университетының профилактика һәм спорт медицинасы үзәге директоры, кардиолог Мартин Холле Focus порталында урнаштырылган әңгәмәдә кан басымын дарудан башка ничек төшереп була, дигән сорауга җавап биргән.

Табиб фикеренчә, кан басымы күтәрелүгә төп сәбәпчеләр – симерү, физик күнегүләр булмау, дөрес тукланмау.

Дару эчмичә генә кан басымын төшерү өчен ким дигәндә саф һавада 15 минут йөреп керү ярдәм итә. Колбаса, икмәк, сыр ашауны чикләргә, аларны яшелчә белән алыштырырга кирәк.

Шулай ук тоз микъдарын киметү дә кан басымын нормада тотуга булышлык итәчәк. Саф һавада йөргәндә, физик күнегүләр эшләгәндә көчәнеп хәрәкәтләр ясарга ярамый.

 

 

Мәгълүмат Кызыл Таң

Бәйле