Архивы кубок гагарина - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Намаз укыдым да…” – “Ак барс” капкачысы Эмиль Гарипов онытылмаслык вакыйга турында сөйли [интервью]
Казанның “Ак Барс” хоккей такымы капкачысы Эмиль Гарипов якын арада компьютер клубы ачарга җыена. Азатлык такымда бердәнбер диярлек татарча сөйләшүче Эмиль белән татар теленең киләчәге, тел низагына карата фикерләре, намаз бүлмәсе дә булган комьютер клубын ачу нияте турында сөйләште.

― Эмиль, Казанда намаз бүлмәсе булган компьютер клубы нинди максаттан, кайчан ачылачак?

― Казанда түгел, Мәскәүдә ачу планлаштырыла. Компьютер клубы ул. Киберспорт уеннары клубы. Җайланмаларда футбол, хоккей уйнап булачак. Дин ягыннан карасаң, бәлки ул бик әйбәт әйбер дә түгелдер инде. Әмма без анда намаз бүлмәсе дә булдырырга уйладык. Кеше уйнаса да, намаз вакыты килсә, кереп намаз укый алу мөмкинлеге булачак.

― ​Ислам динен тотуыгыз күпләргә билгеле. Ул сезнең тормышыгызда ничек чагыла, такымдагы иптәшләрегезнең моңа карашы нинди?

― Минем дингә килүемә биш ел. Аллаһы Тәгалә вакыты җиткәч кертеп җибәрде. Такымдагы егетләр минем диндә икәнне белә. Әлһәмдулиллаһ, такымда миннән башка тагын бер егет ислам динен тота. Такымдагы уенчылар минем ислам динендә булуымны беләләр һәм моңа әйбәт карыйлар.

― ​Такым уеннарда җиңү яулагач, сез боз өстендә үк сәҗдәгә китәсез, моңа такымдагы уенчылар нәрсә ди?

― Әйе, мин шулай итеп Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтемне белдерәм. Такымдагы уенчылар моңа аптырамый.

― ​Барысы да сезнең гарәпчә язылган шлемыңа игътибар итә, аны кайда ясаттыгыз?

― Ярославльдә бер егет ясап бирде. Рәсемнәрен аңа җибәргән идем, ул шуннан карап ясады. Әле яңасы да ясала. Ниндирәк буласын әйтә алмыйм, чөнки үзем дә күрмәдем.

― ​Балачакта татар булганы өчен хоккейчы Николай Хәбибуллинга җан атканыгызны, аны үрнәк итеп алуыгыз турында әйтәсез. Хәзерге вакытта сезгә кем үрнәк?

― Хәбибуллин ярым татар бит. Аннан соң ул бер ел Казанда да уйнаган иде. Шул вакытта ошатып калганмындыр инде. Хәзер үрнәк итеп алган хоккейчым, кумирым юк.

― ​Татарстанның хоккей яки башка спорт төре такымнарында читтән чакырылган уенчылар түгел, ә биредә туып-үскән спортчылар уйнасын өчен нишләргә кирәк?

― Минемчә, тырышлык кирәк. Аллаһы Тәгалә синең тырышлыгыңны күрсә үзе булыша, юлларны ача.

― ​Хәзер такымда ничә татар уенчысы бар?

― Мин, Альберт Яруллин, Данис Зарипов, Рафаэл Батыршин. Безнең тренерыбыз Зиннәтулла Биләлетдинов бар.

― ​Алар белән татарча сөйләшәсезме?

― Алар татарча белми шул.

“Ак Барс” капкачылары Эмиль Гарипов (с) һәм Владислав Подъяпольский

― ​Капкачылар Шарыченков белән Подьяпольскийны көндәш дип саныйсызмы?

― Юк. Мин үз уеныма гына карыйм. Чемпионат башында җәрәхәт аркасында бер ай чамасы уйнамый тордым, минем урынга алар капканы саклады.

― ​”Ак Барс”ның кайсы уены сезнең өчен истә калырлык булды?

― Әлбәттә Гагарин касәсе финалының соңгы уенындагы җиңү инде.

― ​Гагарин касәсен алгач такымнар гадәттә касәгә шампан шәрабын салып эчәләр. Сез финалда җиңгәч нәрсә эшләдегез?

― Юк мин алай күтәрмәдем касәне. Сөендем әлбәттә. Намаз укыдым да өйгә кайтып киттем.

― ​NHLдан (Төньяк Америка хоккей лигасы​) тәкъдимнәр килгәне булдымы?

― Әйе, булды андый тәкъдимнәр…

― ​Нигә китәргә уйламадыгыз?

― Белмим.

― ​”Ак Барс”ны үз иткәнгәме әллә океан артына китәргә иртәрәк әле дип уйладыгызмы?

― Юк, иртә түгел анысы. Шулай туры килде инде, нечкәлекләрен сөйләп торасым килми.

― ​Шулай да, бәлки, анда китеп уңышка ирешә алмаган хоккейчылар тәҗрибәсен исәпкә алып бу адымга бармадыгызмы?

― Юк, һәрбер кешенең үз гамәле. Мин башка кешеләргә беркайчан да карамыйм, үз юлым, үз максатым бар.

― ​Ә Континенталь Хоккей Лигасының (КХЛ) берәр такымыннан яхшырак тәкъдим килсә, нишләр идегез?

― Китмәс идем, мөгаен. Мин бит монда туып үсеп, хоккейны монда уйныйм. Моннан ничек китим инде. Аннан соң китү-китмәү миннән генә дә тормый бит әле. Син монда кирәкмисең дип әйтсәләр, ул вакытта китәсең инде.

― Уфаның “Салават Юлаев” такымыннан яхшы тәкъдим булса, кабул итәр идегезме?

― Мин бу сорауга хәзер җавап бирә алмыйм. Болар, ул вакыттагы шартларга бәйле.

“Ак Барс” капкачысы Эмиль Гарипов

― ​”Ак барс” уеннары вакытында Татарстан гимны да башкарыла, татар җырлары яңгыратыла, җанатарлар арасында милли җанлылар күп, такым исеме дә татарча. “Рубин” футбол такымында исә бу күзәтелми, ни өчен андый аерма?

― Бу хакта берни әйтә алмыйм.

― ​”Ак Барс” Казанда уйнаганда Татарстан гимны да яңгырый. Татарстан, татар уенчылары гадәттә Татарстан гимны уйнап беткәнчегә кадәр урыннарыннан кузгалмыйлар, читтән килгән уенчылар гимн тәмамланганчы ук шуып китү ягын карый…

― Башкалар өчен әйтә алмыйм, әмма мин гимнның тәмамлануын көтәм. Гимнга хөрмәт йөзеннән шулай эшлим. Йөрәктән килә ул.

― ​Еш кына Казанда узган КХЛ уеннарында ни өчен ике гимн уйнатыла, Русиянеке дә җиткән дигән фикерләр ишетергә туры килә. Моны читтәге хоккей җанатарлары әйтә, чөнки татарстанлылар өчен бу гадәти күренеш. Азатлык “Ак Барс” такымы җанатарлары арасында уздырган сораштыруда Татарстан гимны яңгырасын, бу – безнең үзенчәлек дип әйтте, әмма шул ук вакытта Татарстанда президент атамасына, республиканың аерым Конституциясе булганына йә шикләнеп карый, йә кирәкми дип әйтә. Сезнең бу хакта фикерегез нинди?

― Татарстан президенты атамасы ничек кирәкмәсен?! Әлбәттә, кирәк! Бу ― безнең республика, Татарстан республикасы. Монда безнең татар халкы яши. Татарстан Конституциясе, Татарстан президенты атамасы моңа кадәр булган, нигә хәзер булмаска тиеш?

― ​”Ак Барс” уенын карарга Татарстан президенты килсә, яисә әти-әниегез килсә, бу сезнең уенга берәр ничек тәэсир итәме?

― Юк, барыбер, бозга чыккач хоккей турында гына уйлыйм. Җиңгәч, әйе, әти-әниең караган булса, шатланасың, әмма уен вакытында мин берни турында уйламыйм.

― ​Узган ел Татарстанда татар теле өчен тарткалаш барды, ахыр чиктә татар теле мәктәпләрдә ихтыярига калдырылды. Сез бу тел низагын күзәттегезме, моңа карата нинди фикердә торасыз?

― Мин нигә шулай эшләгәннәрен аңлый алмыйм. Хәзер татар телен кем тели, шул өйрәнә дип ясадылар. Болай барса татар теле 30-40 елдан соң бетәчәк. Мин үзем Казанның 1нче санлы спорт мәктәбендә укыдым. Татар телен мәктәпкә кергәнче белә идем. Элегрәк татарча шәбрәк сөйләшә идем, авыл кешесе кебек белә идем. Әмма, хәзер аралашу азрак, бераз сүзләр онытыла башлый. Татар теле бетә икән, татар милләте дә бетә. Телсез милләт була алмый бит инде. “Татарин” дип әйтерләр, ә теле булмас. Татарның үзенең теле булырга тиеш.

― ​Татар телен ничек саклап калырга?

― Һәрбер ата-ана үз алдына минем балам татарча белергә тиеш дип максат куярга тиеш. Аннары укыр әле, үзе өйрәнер әле дисә, тел бетәчәк.

― ​Мәктәптән тыш татар телен үзләштереп буламы?

― Безне мәктәптә күбрәк грамматикага өйрәттеләр. Өйдә татарча сөйләшкәч, мәктәптә җиңел булды. Татар теле дәресләрен яхшы укыдым дип әйтә алмыйм. Әмма мин аны белдем һәм хәзер дә яхшы сөйләшәм дип саныйм. Ә мәктәптә татар теле дәресләреннән гел бишле алучы танышларымның хәзер берсе дә татарча белми.

― ​Татар телен ничек популярлаштырып була?

― Минемчә, бу кешедән тора. Әнә, чеченнар үз телләрен беркайчан да онытмый. Бу кешедән һәм халыктан да тора, үҗәт булырга кирәк.

― ​Ә алар ничек саклый?

― Анысын белмим. Телне саклау беренче чиратта гаиләдән торадыр. Ә бездә ничек? Хәзер күп кенә татар гаиләләре дә өйләрендә татарча сөйләшми. Минем татарча белмәгән татар дусларым бар. Хәзер алар үз телләрен белмәгәнәре өченбик үкенә . Эх, белсәм иде дип йөри…

― ​Татар яшьләренә тел, дин, милләт турында ниләр әйтер идегез?

― Эчмәсеннәр, тартмасыннар, намаз укысыннар, телне сакласыннар. Үз милләтенең кешеләре белән гаилә корсыннар. Кыскасы, дөрес итеп яшәсеннәр.

Азатлык радиосы язмасы, видео һәм фотосы  (чит ил агентлыгы)

Запись “Намаз укыдым да…” – “Ак барс” капкачысы Эмиль Гарипов онытылмаслык вакыйга турында сөйли [интервью] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ак барс” һөҗүмчесе Антон Ландерның әнисе ничек яман чирне җиңүен сөйли
“Ак барс” Гагарин Кубогын откач, Казан командасы һөҗүмчесе Антон Ландер тизрәк гаиләсе янына кайтып китәргә ашыккан. Баксаң, ул вакытта хоккейчының әнисе куркыныч авыруга дучар булган икән. Хәзер Антонның әнисе Сюзанн ханым сихәтләнгән. Күптән түгел ул Казанда кунак булып китте. Аның “Ак барс” сайты хәбәрчесенә җиткергән кайбер фикерләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

– Быел март аенда табибка күренергә бардым. Эшләрне төгәлләп чыгып китәргә җыен­ганда, ул миңа тагын бер атнадан килергә кушты. Килдем һәм миңа куркыныч хәбәр җит­керделәр: аналык җиңсәсендә яман шеш табылган, – дип сөйли Сюзанн. – Башта куркып калдым. Бәлки, анализларымны башка кешенеке белән бутаганнардыр, дип үз-үземне юаттым. Әмма миңа моның дөрес икәнен, тиз арада дәвалану кирәген әйтте­ләр. Операция ясап булмый иде. Химия терапиясе һәм нурланыш ала башладым. Шулай итеп бер ай ярым йөрдем. Аннан соң тернәкләнү өчен 4 ай вакыт кирәк булды. Миндәге кебек авыруларны Швециядә бер генә хастаханәдә дәвалыйлар. Ул бездән ерак түгел. Җитмәсә, анда минем яхшы танышым эшли. Табиблар яман шеш диагнозын куюга, сиңа башкача мөнәсәбәт барлыкка килә. Элек аяк­ларымны күрсәтер өчен ортопедка эләгүне көтә идем, чир ачыклангач, тиз арада җибәрделәр. Бездә табиблар яман шешнең башка органга күчүенә юл куймаска тырыша.

Әлбәттә, башыгызга, хоккей­чының әнисе булгач, дәвалану өчен акчасы да булгандыр, дигән уй килми калмагандыр. Баксаң, чит илдә бар да башкача икән. Кагыйдәсе шундый: авыру кеше дәвалану өчен күп дигәндә 7 мең сум акча тота ала. Шуннан арта икән, калганын дәүләт түли.

– Дәваланган вакытта хасталык кәгазе бирәләр. Тернәкләнү үт­кәндә төрлечә була. Миңа, мәсәлән, җитәкчем ял бирде. Төрле авыруларга төрлечә караш. Кайчак эш урыны саклана, 80 процент хезмәт хакын дәүләт түли, 10 процентын эш бирүче күтәрә. Бу пособиене алыр өчен, табиблар кушканны үтәргә кирәк, – ди Сюзанн ханым. – Хәзер кеше үз сәла­мәтлегенә игътибарлы була башлады. Швециядә инде кечкенә кызларга аналык җиңсәсе яман шешенә каршы вакцина ясыйлар. Күптән түгел мин дә тәмам терелеп беткәнемне белдем. Димәк, вакытында дәва­ла­нырга, чирне яшер­мәскә кирәк икән.

Антон Ландер да, аның гаи­ләсе дә хәйриячелек белән шө­гыльләнә икән. “Бу эшкә күптән алындык. Каенанам яман шештән үлеп китте. Шуңа күрә мондый хәлләргә башкача карыйбыз. Улым “Тимре” командасында уйнаганда, иптәшләре белән хас­таханәдә дәваланган балалар янына барып йөри иде. Бу эш шуннан бирле дәвам итә, – ди Сюзанн ханым. – Сездә хәй­рия­челек турында башкаларга сөй­ләргә тырышмыйлар дисезме? Ә без бу хакта башкалар да шундый эшкә алынсын өчен сөйлибез. Ярдәм итү турында барысы да белә икән, димәк, тагын кемгәдер булыша алачаклар”.

“Ак барс” хоккейчысы Антон Ландер да шул фикердә. “Хәй­риячелек белән үзеңне күрсәтү өчен шөгыльләнмиләр. Монысын барысы да белә. Сер түгел, барлык кешедә дә миндәге кебек мөмкинлек юк. Туганда ук авыру булган балалар бар. Аларга ярдәм күрсәтә, елмаю бүләк итә алуыма сөенәм. Миңа шул да җитә. Кешеләр проблемалар турында белеп торсын, башкаларга ярдәм кулы сузсын өчен, хәй­риячелек турында сөй­ләшергә кирәк”.

Гөлгенә Шиһапова

Ватаным Татарстан

Фото: ak-bars.ru

Запись “Ак барс” һөҗүмчесе Антон Ландерның әнисе ничек яман чирне җиңүен сөйли впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Арча районында Эмиль Гарипов оештырган тарихи Сабан туе уза
24 июнь көнне Арча районының Урта Бирәзә авылында тарихи Сабан туе узачак. Бу Сабантуйны быел «Ак Барс» хоккей командасы белән Гагарин Кубогын откан капкачыбыз Эмиль Гарипов оештыра һәм ул анда Гагарин Кубогын алып кайта.

…Моннан ничәдер ел элек, «Ак Барс» хоккейчылары беренче Гагарин Кубогын откан чакта, Эмиль Гарипов әтисе Рамил белән Урта Бирәзә авылы янындагы тау битләрендә күнегүләр уздыра, йөгерә. Шулай бер көнне Эмиль әтисенә — татарча көрәш буенча Россиянең спорт остасына болай дип әйтеп куя: «Әти, әгәр дә кайчан да булса Гагарин Кубогын отсам, мин аны авылга алып кайтачакмын», дип белдерә. Әлеге сүзләр фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килгән, күрәсең… Эмильне хыялы тормышка аша һәм ул дәрәҗәле трофейны Урта Бирәзәгә алып кайтырга була.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, Гагарин Кубогы иң элек Арчаның үзенә кайтачак. Биредә Эмиль Гарипов һәм аның иптәшләре җирле яшь хоккейчылар белән очрашу уздырырга планлаштыра. Шуннан Кубок Урта Бирәзәгә юл тотачак.

Эмиль йөгереп йөргән әнә шушы тау битендә узачак Сабан туеның төп бизәге булган көрәш ярышлары дүрт үлчәү категориясендә узачак: 70, 80, 100 һәм 130 кг.га кадәр үлчәүләрдә. Үз авырлыкларын җиңү яулаган кыйммәтле бүләкләр дә, баш батырга аталган төп бүләк — автомобиль дә инде кайтып җиткән. Оештыручылар Урта Бирәзә авылы Сабан туена теләгән һәр көрәшчене чакыра, бернинди чикләүләр юк. Бәйрәм сәгать 10.00да башланачак. Мәйдан уртасында исә Гагарин Кубогы торачак!

Идел

Запись Арча районында Эмиль Гарипов оештырган тарихи Сабан туе уза впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ак Барслылар 1 каналда кунакта булып, Иван Ургантны татарча “такылдатты” [видео]
Легендар Эмиль Гарипов һәм Данис Зарипов “Вечерний Ургант” тапшыруында кунакта булып кайтты. Хоккейчылар X Гагарин кубогын яулау сөенече белән уртаклашты.

Иң кызыгы, Иван Ургант тамашачыларны саф татар телендә сәламләде: “Бу – Кичке Ургант. Башлыйбыз!” – диде ул.

Запись Ак Барслылар 1 каналда кунакта булып, Иван Ургантны татарча “такылдатты” [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..