Архивы көнчелек - Tatar Today - татар яңалыклары.

Узган төндә ир хатынын, ике күршесен атып үтерә
Башкортстан буенча Эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Роман Деев ашыгыч рәвештә Учалы районына юлланган.

35 яшьлек ир-ат 13 гыйнварга каршы төндә хатыны белән сүзгә килгән. Хатын, иреннән куркып, күршеләренә кереп качкан. Ярсыган ир, корал алып, хатыны артыннан кергән. Ул күрше ирне яралаган һәм аның хатынын атып үтергән, шулай ук икенче күршесен дә яралаган – анысы соңрак дәваханәдә үлгән. Ахырда ир хатынын һәм үзен-үзе атып үтергән.

Вакыйганың сәбәпләре ачыклана, дип яза “Өмет” газетасыннан Ә.Бикмурзина.

Фото: pixabay.com

Запись Узган төндә ир хатынын, ике күршесен атып үтерә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Берәү дә үзендә көнчелек хисе барлыгын танырга ашыкмый [психолог киңәше]
Ни өчен дусларга һәрвакыт бәхет елмая, ә сезгә юк?Көнләшү дигән ямьсез хис – тормышны җимерергә мөмкин. //Үз өем//

Без башкалар уңышыбызга көнләшеп караганнарны яратмыйбыз. Һәм… кайвакыт үзебез дә башкалар җиңүен авыр кичерәбез. Әмма берәү дә үзендә көнчелек хисе барлыгын танырга ашыкмый.

• Таныш сыйфатлар:

Көнчелекне тиз генә танып булмый. Аның битлекләре күп төрле. Кайвакыт, аралашканда, үз сүзләрегезгә колак салу кирәк. Әйтик: “Ләйсән кияүгә уңышлы чыкты. Ә менә аның холкы бик яман – ире ничек түзәдер…”, дип яки дөньяның гаделсезлеген сүгеп: “Нигә Гөлназда миндә булмаган әйберләр бар? Мин дә бит аның кебек үк тырышам,..” дисезме?

Болай сөйләнәсез икән, кулыгыздан эш төшүгә гаҗәпләнәсе дә юк. Һәм эш тәмен дә тоймаячаксыз… Мондый кәеф белән депрессиягә дә ерак калмый.

• Контраст уены:

Барлык кешедә дә көнчелек хисе бар. Ә менә кем дә кем үзенең көнләшүен инкарь итми, ул инде бу хистән котылырга бер адым ясады, дигән сүз.

Әлбәттә, чит кешенең уңышын күрмәү – авыр. Һәм үзеңнең уңышсызлыгыңа күз йому да мантыйкка сыймый. Аның каравы көнләшүне ак төскә буярга була. Әгәр кара төс читләшүгә, хәтта дошманлашуга китерсә, ак көнчелек сезгә яңа үрләр яуларга импульс бирәчәк.

• Әйдәгез, тәртип белән:

Кара көнчелектән котылырга теләдегез ди, нидән башларга?

1. Үзегезне кем беләндер чагыштырырга уйласагыз, кемгә ориентлашыр идегез? Олигарх хатыннарынамы әлллә коллега яки дусларгамы? Реаль мисал табарга кирәк. Уңышларга ирешкән ханымнардан өйрәнер әйбер күп. Андыйларны көндәш итеп түгел, тормыш мәктәбендәге укытучылар кебек кабул ит.

2. Карьера баскычыннан күтәрелгән, дәрәҗәләр алган дустыгызны күзәтеп карагыз әле. Бу уңышларга ирешү өчен күпме көч куйган ул? Күпме йокысыз төннәр, ялсыз айлар, хәтта еллар узгандыр. Шул хакта белсәгез, аның ирешкәннәре артык көнләшерлек тә түгеллекне аңларсыз.

3. Үз хәлегезнең уңай якларын эзләгез. Һәркем тормышын үзенә уңайлы итеп төзи. Сез туганыгыз яки дустыгыз кебек карьера эшләмисез. Әмма туйганчы йоклау мөмкинлегегез бар. Дустыгыз кебек төнге клубларга йөрмисез, аның каравы бала тәрбиялисез. Бала сөяргә теләгән, инде өченче дистәне ваклаган дустыгыз белән рольләрне алмашыр идегезме?

4. Хыялыгызны тормышка ашыра алмауның сәбәбен ачыклагыз әле. Бәлки канәгатьсезлек хисенең сәбәбен дә белерсез. Ирешергә теләгән дәрәҗәнең планын төзеп, уңыш юлына аяк басарга була. Бу юлда нинди киртәләр барлыгын ачыклап, аларны үтү вариантларын карагыз.

5. Әгәр дәрәҗәле урыннарга ирешкән дустыгыз сезнең белән аралаша икән, бу әйбәт фал. Иш – ишен таба, диләр. Димәк, сезне дә уңыш формуласының чишелеше көтә. Иң мөһиме үзегезнең көчегезгә, мөмкинлегегезгә ышанырга кирәк.

Ни дәрәҗәдә ачык күңелле?

Мини тест

1. Дус кызыңа юк кына сәбәпне бар итеп мөрәҗәгать иттең. Ә ул сине тыңлап та тормады. Нәрсә диярсең?

А). Зарар юк, диям. Аның үз хокуклары.

Б). Барлык тырышлыгым белән аны тыңларга күндерәм.

С). “Мин синнән моны көтмәгән идем,” – диячәкмен.

2. Эшне һәм шәхси тормышны бутарга ярамый дигән фикер белән килешәсеңме?

А). Коллегалар белән тыгыз элемтәдә тору кирәк. Эш атмосферасыннан тыш та аралашу мөһим.

Б). Әйе, дуслык нык булырга тиеш. Югыйсә, проблемалар туарга мөмкин.

С). Ситуациягә бәйле. Әмма чама хисен югалтырга ярамый.

3. Берәр дустың соңгы арада зар капчыгына әверелеп бара. Син аның белән ничек аралашачаксың?

А). Аның начар кәефенә игътибар итмәскә тырышам.

Б). Саклык белән генә хәлләрен сорашам.

С). Үз – үзен кулда тотарга киңәш итәм.

4. Авыр эш көне азагында өйгә ашыгасың. Ишегалдында сине “тел бетчәсе” булган күршең туктатмакчы була. Аңа ни диярсең?

А). Күрмәмешкә салышам.

Б). Исәнләшеп, тизрәк өйгә ашыгам.

С). Сөйләшеп алам.

5. Ничек уйлыйсың: әйләнә тирәдәгеләр синең нинди сыйфатыңны югары бәяли?

А). Оптимизм.

Б). Ихласлык.

С). Ишетә, тыңлый белү.

1

2

3

4

5

A

2

1

1

3

1

Б

1

3

2

2

3

C

3

2

3

1

2

5 – 8 балл Син тумышың белән дипломат, үзеңә ошамаган кеше белән дә үзеңне итагатьле тотасың. Дөрес, кайвакыт синең ихласлыгыңа шикләнүчеләр дә табылыр.

9 – 12 балл Син күпләр белән уртак тел таба аласың. Әмма кирәк чакта үзеңне башкалар урынына куеп карап, үз –үзеңнән дә көләргә әзер.

13 – 15 балл Аз белгән кешеләр арасында үзеңә урын таба алмыйсың. Сиңа туры сүзле булу, ихласлылык сыйфатлары хас. Ә бу сыйфатлар күпләргә ошап бетми. Деликат булырга тырыш.

Запись Берәү дә үзендә көнчелек хисе барлыгын танырга ашыкмый [психолог киңәше] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..