Архивы Марат Гәрәев - Tatar Today - татар яңалыклары.

Ландыш & Иркәне җырчы иткән “Барс-Медиа”ның “әтисе” Марат Гәрәев кызы Динә, “Барс”ның киләчәге турында [видео]
20 ел буе эреле-ваклы җырчыларны туплап торган, аларга эш биргән «Барс-Медиа» ширкәте какшап маташа. Ширкәтне җитәкләгән бертуган Камил һәм Марат Гәрәевләр уртак фикергә килә алмый…

Узган гасырның 90 нчы елларында филармония үзенең эстрада бүлеген кыскарткач, җырчылар үз көннәрен үзләре күрергә тиеш булып, урамда калды. Кемнәрдер мөстәкыйль концерт төркемнәре төзеп, гастрольләргә чыкты, кемнәрдер башка өлкәгә күчте, кемнәрдер югалды… “Барс-Медиа” компаниясе нәкъ менә татар җыры дәүләт тарафыннан кирәксезгә чыгарылган, ятим калган чорда барлыкка килде. Яхшымы, начармы, 20 ел буе ул татар җырын тиражлап торды. “Татар җыры” фестивале, “Татар радиосы” брендка әйләнде. Ширкәт тарафыннан елына миллион данә татар дисклары (CD, DVD) сатыла иде. 1998 елда дисклар җитештерүче завод буларак ачылган “Барс-Медиа” 20 ел эчендә продюсерлык үзәген, реклама агентлыгын, TMTV телеканалын, “Татар радиосы”н һәм “Татар җыры” фестивален эченә алган зур ширкәткә әверелде. Ләкин бүген ширкәт сыналу чорына керде: аның белән даими хезмәттәшлек иткән 30 лап җырчы китеп барды (Р.Фасыйхов, Л.Гыймаева, М.Рахмаев, И.Бах һ.б.), оешманың төрле бүлекләреннән белгечләр китте (продюсерлар  Р.Артемьев, Г.Абаева, “Татар радиосы”ның баш мөхәррире А.Садыров һ.б.)

Озак еллар «Барс–Медиа»да эшләгән җырчы Л.Нигъмәтҗанова, ширкәтнең таркалып баруында җырчы Иркәне гаеп­ләп, инстаграмдагы блогында видео урнаштырды, журналистларны җыеп матбугат очрашуы үткәрде. Ширкәтнең бүген таркалу хәленә җитүен, җырчыларга тигез булмаган шартлар тудырылуны ул Иркәнең «Барс-Медиа» җитәкчелегенә йогынты нәтиҗәсе дип бәяләде. Аны башка кайбер җырчылар да хуплап чыкты. Зур бер ширкәтне ничек итеп бер җырчы мондый гауга чыгарлык хәлгә җиткерә алды икән? Ни өчен Марат Гәрәев ширкәттән китеп барган? Компания җитәкчелегендәге Динә Марат кызы ни өчен җырчы Иркә кулындагы курчакка әверелгән? Әлеге сорауларга ачыклык кертү өчен ширкәтне 21 ел буе җитәкләгән Марат ГӘРӘЕВ белән әңгәмә кордык.

– Озак еллар буе сезнең ширкәт гөрләп эшләп торды, бүгенге шау-шу күпләрне гаҗәпкә калдырды. Сезнең карашыгызча, «Барс-Медиа»дагы бу күңелсез хәлләрнең сәбәбе нидә соң?

– Бу ширкәттә оешкан көннәреннән башлап 2018 елның августына кадәр эшләдем. Үз теләгем белән киттем, чөнки алга таба үсеш юлларын күрмәдем, акционерлар белән уртак фикергә килә алмадык. Мин компаниянең 25 процент акцияләренә хуҗа, калган ике акционерда – Камил абый Гәрәев белән Наил Баһаветдиновта – 37,5әр процент. Мин киткәч, кызым Динә бу урынны алырга теләде. Гәрчә аның мондый зур структураны җитәкләргә әхлакый яктан да, эшлеклелек сыйфатлары буенча да әзер түгеллеген белсәм дә, мин каршы килмәдем. Ул бу вазифага тиешле барлык баскычларны да узмаган килеш алынды. Камил абый да аның бу урынга килүен бик теләде. Шулай итеп, мин киткәч, урыныма Динә калды. Бер ел буе компания эшләренә бөтенләй катнашмадым. Компаниядәге хәлләр турында күңелсез хәбәрләр килә башлагач, 2019 елның июнендә «Барс–Медиа»га кире кайттым. Бөтен сфераларда да тәртипсезлек хөкем сөрүен күреп, чәчләрем үрә торды. Элек компаниядә хисап бирү системасы бик төгәл куелган иде, ел башында кабул ителгән бюджетның үтәлешен тиененә кадәр тикшереп бара идек. Карыйм, хисаплар чагышмый. 2016 елда Президент Р.Миңнеханов бер проект өчен 12 миллион акча биргән иде. Ә 2019 елда бу проектны бөтенләй дә дәвам итмәгәннәр.

– Нинди проект турында сүз бара?

– Бу проект буенча ширкәт 4 яшь җыр­чыны дөньякүләм дәрәҗәдә чыгарлык итеп әзерләргә тиеш иде. Күп турлардан соң 2 егет, 2 кыз сайлап алынган, алар арасыннан 1 егет белән 1 кыз – халыкчан юнәлештә, ә 1 егет белән 1 кыз – эстрада юнәлешендә әзерләнергә тиеш иде. Мәдәният министры соравы буенча, өстәп, тагын бер кыз баланы алдык. Алар педагог­лар, продюсерлар белән эшләп, сыйфатлы җырчылар итеп халыкка чыгарылырга тиеш иде. Ләкин мин киткәннән соң, бу проектны беркем дә эшләмәгән, проект өчен бирелгән акчалар үзләштерелмәгән. Бу хәлләрне белгәч, мин Динәгә гариза язып, компаниядән китәргә куштым. Ширкәтне җитәкли алырлык кеше табылганчы, үзем эшләргә булдым. Ләкин башта ризалашсалар да, акционерлар ахыр чиктә моның белән килешмичә, Уфадан үз кешеләрен – Павел Волонихинны китереп утыртты, Динә дә кире кайтты.

– Җырчы Иркә ни рәвешле ширкәттәге күп нәрсәне хәл итәрлек кодрәткә ия була алган?

– Иркә – кызым Динә белән бик якын мөнәсәбәтләрдә, ул аңа нык тәэсир итә… Радио, концерт эшчәнлеге – барлык сфераларда да үз тәэсирен куллана, карарлар да аның шәхси теләге белән кабул ителә. Мин Иркәнең кызыма тискәре тәэсир итә башлаган моментын күздән ычкындырдым…

– Ширкәт ни өчен башка бинага күчте?

– Компаниягә идарәче итеп Павел ча­кыртылгач, мин Голубятников урамындагы бинага сак хезмәте чакыртып, аны кертмәскә куштым, чөнки ул законсыз рәвештә чакыртылды. Ул бина 65 процентка минеке. Бу адымым акционерлар яңадан җыелып, уртак фикергә килә алырбыз дигән максат белән эшләнгән иде. Ләкин Камил абый башкача хәл итте, яңа бинага күчәргә булды.

– «Барс–Медиа»ның киләчәген ничек күзаллыйсыз?

– Компания бу акционерлар составы белән сакланып калыр дигән өметем юк инде. Акцияләремне нишләтергә икәнен әле уйламадым. Башта кызыма тапшырып китәргә уйлаган идем дә, ләкин ул моны көтеп җиткерә алмады, ашыкты…

– Ширкәт яхшы гына эшләп килгәндә, 2008-2009 елларда да анда кыскартулар, үзгәрешләр булган иде бит.

– Ул чактагы үзгәрешләр DVD, CD диск­ларының кулланылыштан төшә башлавы, дөньяның цифрлы форматка күчүе белән бәйле иде. Дисклар җитештерүне 2015 елда бөтенләй туктаттык һәм компания­дә үзгәрешләр булып алды. Бу дисклар сатудан кергән төп керемнең юкка чыгуы белән бәйле иде. Без ул чакта интернет челтәрендә үз контентыбызны яуларга тырыштык.

– «Татар радиосы» һәм TMTV каналы үзләрен асрарлык табыш китердеме?

– Радио үзен туендыра, ТВ зыянга эшли, чыгымнарын каплый алмый. Ләкин ул җырчыларның пиары өчен кирәк. Татар телле каналга реклама бик аз килә.

– Сезнең компания бик күп җыр­чыларны халыкка чыгарды, хәтта җырлый белмәгәннәреннән дә йолдыз ясадыгыз. Ә соңгы араларда 30лап артист ширкәттән китеп барды. Сез бу хәлләргә берничек тә катнашмыйча карап утырасызмы? Акционер буларак, акча югалтуыгыз Сезне борчымыймы?

– Мин бу вәзгыятьнең чишелешенә тәэсир итә алмыйм, миндә акцияләрнең 25 проценты гына…

– «Татар җыры»ның 20 нче юбилей концертында күренмәдегез, президент мактаулы исем тапшырганда сәхнәгә менмәдегез…

– «Татар җыры»н, үзем киткәндә, 80 процентка әзерләп калдырган идем. Беренче бүлектә теге проектка әзерләнгән яшь җырчылар 8 дуэт башкарырга тиеш иде, икенче бүлек 20 елның иң яхшы җырларыннан төзелгән иде. Мин китүгә, бөтен концепцияне җимергәннәр, нәтиҗәсен үзегез күрдегез. Ә бүләк алырга чыкмавымның сәбәбе – мине «Татар җыры»на чакыручы булмады.

– Туганнарны, абый-энеләрне дә талаштыра торган «ут» бар – ул акча. «Барс-Медиа» ике туганның арасын бозарлык шундый зур акчалар белән эш иттеме?

– Компаниядә генераль директор булып утырганда, 20 ел буе хезмәт хакы алмадым, акцияләрем өчен генә керем алдым. Абый – ул бик акыллы кеше, математик, шахматчы, зиһенле зат. Ләкин беркайчан да администратор булмады. Ул идея бирә, юнәлешне күрсәтә ала иде, ә аны гамәлгә ашырырга, логик яктан тәмамларга мин бар идем. Без һәрвакыт бер-беребезне тулыландыра идек. Бүген минем башка өлкәләрдә бизнесларым бар.

– Җырчыларны яңа бер компаниягә тупларга уйламыйсызмы?

– Бу – хәзер бик хәвефле эш… Минемчә, сыйфатлы татар җырлары, җырчылары әзерләү өчен дәүләт катнашындагы структура төзелергә тиеш. Әйтик, парк-скверлар буенча Президент каршында дирекция төзелде, финанслар бер кулга бирелде һәм ул чыннан да барлык бакча-паркларны тәртипкә салды. Җыр сәнгатендә дә шулай булырга тиеш. Бу шул ук «Рубин» футбол клубы кебек:  югары лига, түбән лига, балалар спорты бар. Балалар киләчәктә «Рубин» спортчыларны читтән сатып алмасын өчен әзерләнә. Җыр өлкәсендә дә шушы ук система белән бердәм оешма булдырырга кирәк.

P.S. Язма әзерләнгән арада «Бизнес онлайн» электрон газетасында «Барс-Медиа» ширкәтенең хуҗаларының тагын берсе – Камил Гәрәев белән әңгәмә дөнья күрде. Аның сүзләренә караганда, компаниядә бернинди проблемалар да юк, кайбер җырчылар үзләрен пиарлау өчен төрле сүзләр тарата;  «Татар җыры» концертлары төрле шәһәрләрдә гөрләп уза һәм шул рәвешчә милләтне берләштерергә омтыла. Күңелгә ятышлы фикерләр. Ләкин берләшү юлына басканда, бертуган ике ага-эне башта үзара уртак тел таба алса, дөресрәк булыр иде.

Эльмира СИРАҖИ

Мәгълүмат: madanizhomga.ru

Запись Ландыш & Иркәне җырчы иткән “Барс-Медиа”ның “әтисе” Марат Гәрәев кызы Динә, “Барс”ның киләчәге турында [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Барс-Медиа” ширкәте җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре арасында аңлашылмаучанлыкның чын сәбәбе
Соңгы көннәрдә социаль челтәрләрдә “Барс Медиа” ширкәте белән бәйле имеш-мимешләр таралды. Татар эстрадасы өлкәсендә профессиональ дәрәҗәдә продюсерлык белән шөгыльләнүче ширкәт җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре арасында аңлашылмаучанлык иң югары ноктасына барып җитәргә охшаган.

Камил һәм Марат Гәрәевлар

29 гыйнвар җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова 15 ел килешү белән эшләгәннән соң “Барс Медиа”дан китүен белдерде. Бу хакта ул видео яздырып Instagram-га элде. Видеоның сыйфаты яхшы, ул студиядә төшерелгән һәм профессиональ дәрәҗәдә монтажланган, тексты алдан әзерләнгәне күренеп тора. Ул ширкәттән китүенең сәбәбе дип “компаниядәге бертуган абыйлар арасындагы низаг”ны атый, ләкин нечкәлекләрен аңлатып тормый.

Ландыш үзе Азатлыкка “әлегә берни әйтә алмыйм, ләкин моны кемдер әйтергә тиеш иде, бу болай дәвам итә алмый” дип кенә чикләнде.

31 гыйнвар ул журналистлар белән очрашу уздырачак диелде.

Әлеге хәлгә аңлатма сорап, Азатлык “Барс Медиа”ның баш продюсеры Гөлнара Абаевага шалтыратты. Ул “бу сорауга җавап бирмим, үзем дә ике көннән китәм дип белдерде. Абаева продюсерлык үзәгендә 15 ел эшләде. Әлегә кая китәсемне белмим, берни эзләмәдем диде. Шул ук вакытта вазифасыннан үз теләге белән китүен дә әйтте.

Гөлнара Абаева сүзләренчә, продюсерлык үзәге башка форматта эшли башларга мөмкин. Киләчәктә артистлар белән “генераль килешү” төзелмәячәк. Ягъни бушлай кемне дә булса сәхнәгә чыгару туктатылачак. Җырчылар белән түләүле нигездә генә эшләячәкләр.

“Барс Медиа”да озак еллар эшләгән, концертлар оештыруда, җырчыларны популярлаштыруда ширкәт җитәкчесе Марат Гәрәевның уң кулы булган, ширкәтнең “төп баганасы” булган Радик Артемьевның да былтыр җәй үк киткәне билгеле булды. Ул “Барс Медиа” продюсерлык үзәген җитәкли иде.

Радик Артемьев

Радик Артемьев Азатлыкка сөйләвенчә, Ландыш Нигъмәтҗанова “Барс Медиа”дан килешүдә каралган таләпләрнең үтәлмәве сәбәпле киткән. “Аның проекты белән эшләмәделәр. “Татар җыры” фестиваленнән дә алып ташладылар. Җитәкчелекнең аңа карата начар мөнәсәбәте турында да әйтеп торды”, дип сөйләде Радик Артемьев. Ул да ширкәт продюсерлык үзәген ябарга җыенуын, күп хезмәткәрләрнең, артистларның китүен хәбәр итте.

“Мин ширкәткә яңа хуҗалар килгәч, аларның сәясәте белән килешмәдем. Минем җитәкче Марат Гәрәевка китәргә туры килде. Миңа да эштән китү турында гариза язарга куштылар. “Барс Медиа”ның күп хезмәткәрләре китте, яки аларны җибәрделәр. Кемдер китәргә җыена. Кемгәдер китәргә туры киләчәк”, диде Артемьев.

“Барс Медиа” белән хезмәттәшлек иткән, ләкин ахыр чиктә ширкәтнең “кара исемлегенә” эләккән популяр җырчы Фирдүс Тямаев әлеге шау-шудан соң 30 гыйнварда “Барс Медиа”ның Голбуятников урамында урнашкан бинасында журналистлар белән очрашты. Әлеге бинаның күп өлеше төрле оешмаларга арендага бирелеп беткән. “Барс”ның тавыш яздыру студиясе генә калган. Аның да җитәкчесе, ширкәттә җитештерелгән җырларның 80 процентына аранжировкалар ясаучы Адель Хәмзин эшеннән киткән.

Фирдүс Тямаев очрашу алдыннан Азатлыкка сөйләвенчә, “Барс Медиа”ның хәле ширкәт хуҗалары бертуган Марат һәм Камил Гәрәевлар арасында килеп туган аңлашылмаучанлык нәтиҗәсендә мөшкелләнгән.

“Барс медиа”ның соңгы бер елда рейтингы төште. “Балалы солянка”да да зал җыя алмадылар. Безнең белән эшләгәндә, Марат Гәрәев, Радик Артемьев чорында Мәскәүдә хәтта Кремль заллары да тула иде. Проектлары күп иде. Ә соңгы бер ике елда бик мондагы белгечләрне эштән җибәрделәр. Көчле белгечләр иде. “Барс Медиа” бердәнбер зур продюсер үзәге иде. Һәрбер җырчыга исем ясый иде, күтәрә иде. Студентлар 7 ел эчендә тәҗрибә ала, аларның исеме, юлы бар иде. Гаиләсен ашатырлык эше була торган иде.

Бертуган Гәрәевләрне Марат Гәрәевның кызы Динә генә дуслаштыра ала дип фаразлый Тямаев. “Монда Динә Гәрәева килгәч системны тарткатты. Марат Гәрәев яңадан үз кулына ала алса, “Барс” яңадан кайнаячак, әгәр мондый систем белән барса, бу компания үләчәк. Китмәскә иде аңа, соңгы сулышына кадәр тотып торырга иде. Яки Радик Артемьевка бирергә иде. Динә бүгенге көндә әтисенә каршы. Нәрсә өчен икәнен белә алмыйм. Динә үзе шундый яхшы, дипломатик кыз. Бездә бит әле әти-әнине тыңлау дигән нәрсә бар. Алар дөрес фикер йөртмәгән очракта да, син әти-әни яклы булып калырга тиеш. Күңелендә иманы бар кеше шулай булырга тиеш.

Аларның дуслашуын телибез. Без җырчылар бу бинага кайтып, яңа сулыш кертергә әзер. Бу ширкәт бетсә, монда башкалар яңа проектлар уйлап чыгарачаклар, ләкин бу мондый күләмдә, дәрәҗәдә була алмый”, дип сөйләде Фирдүс Тямаев.

Динә Гәрәева

Ул шулай ук Павел Волонихинны мөдир итеп кую да дөрес булмады дип саный. “Моңа кадәр булган эшне дәвам итү өчен администратор булу гына җитми, 20 ел шушында эшләргә кирәк. “Татар җыры”на Мәскәүдән Лина Арифуллинаны чакырдылар. Нәрсә үзгәрде соң? Адәм көлкесе булды бит. “Татар җыры”ның дәрәҗәсе төште. Моны мин катнашмаганнан гына димим. Үзебезнең Татарстан режиссерлары әйбәт эшләде. Татарның бизәге бар иде”, диде ул.

Фирдүс үзе “Барс Медиа” белән биш ел эшләгән, ләкин килешү сүздә генә булган. Ширкәт җырчыга җырлар яздырган, клиплар төшергән һәм телевидение белән радиода яңгыраткан, ә Тямаев аның концертларында, проектларында катнашкан. Ләкин җырчының 35 яшьлек юбилеен әзерләгәндә “Барс Медиа” ярдәм итүдән баш тарткан, “ни өчен икәнен аңламый калдым”, дип Фирдүс.

Ул елны “Татар җыры”да катнашмаган. 2019 елда да фестивальдә катнашудан баш тарткан. Шуннан бирле ике арада “кара мәче” узган дияргә мөмкин. Тямаев җырларын ТМТВда да, Татар радиосында да әйләндермиләр. Акча түләп тә, бушка да.

Фирдүс “Барс Медиа” кебек ширкәт таралса, алар урынына барыбер кемдер киләчәк, ләкин ул коры бизнеска гына корылачак дип саный.

Адель Хәмзин “Барс Медиа” ширкәтендә 15 ел дәвамында эшләп, 2019 елның декабрендә киткән. Азатлыкка ул аның китүе “Барс Медиа”ның җитәкчелек сәясәте белән килешмәве белән аңлатты.

Адель Хәмзин

“Яратып, күңел биреп эшләдем, әмма ширкәттә булган үзгәрешләргә түзеп булмады. Күп кешеләр китте, мин дә шул исәптән. Сәбәбе бер. Динә Гәрәева мөдир вазифасына килгәч, эш ысуллары үзгәрде, ширкәт таркала башлады. Аңа җырчы Иркәнең тәэсире көчле. Аларның мөнәсәбәтләрен сөйләмим, миңа анысы кызык түгел. Әмма шәхсилек эшкә дә тыгыла башлады. Мәсәлән, Иркәгә кемдер ошамый икән яки башка җырчының әйткән сүзе, гамәле күңеленә ярамый икән, ул Динә Гәрәевага моны әйтә һәм фәлән җырчы йә берәр концертта катнашмыйча төшеп кала, йә фестивальдә җырлатмыйлар. Аны шалт итеп кара исемлеккә кертәләр. Объективлык кая? Ничек бу ошый, тегесе ошамый дип эш итәргә мөмкин? Профессиональ караш булырга тиеш.

Күбесе моннан туйды. Ландыш Нигъмәтҗанова бөтенесе дә уйлап йөргән сүзләрне әйтте. Бу кайчан да булса тишелеп чыгарга тиеш иде. “Барс медиа” көчле ширкәт иде, алар кебек башка үзәк юк иде. Күзгә карап таркалды. Марат әфәнде Гәрәев кызын мөдир итеп куйды, аннары аның китүен теләде, Павел Волонихинны китереп куйдылар. Әмма Камил Гәрәев энесе Маратның теләгенә каршы килеп, Динәне кире мөдирлеккә утыртты. Бу каршылык коточкыч зур зыян салды. Камил Гәрәевка әйткән кешеләр дә булгандыр, без җыелып кермәкче идек тә. Әмма ул сукырларча эш итә, берсен дә ишетми. Җырчылар, артистлар контрактларның начар шартлар булуыннан китми, алар Динә Гәрәеваның эш алып бару ысулына түзә алмыйча китте”, диде Хәмзин.

Илмира Нәгыймова

Җырчы Илмира Нәгыймова да Динә Гәрәевага җырчы Иркәнең тәэсире көчле булып, кайбер җырчылар “кара” исемлектә булуын раслады.

“Минем килешүем ел ярым элек тәмамланды. Аны мин озайтмадым, чөнки башкалар кебек түзә алмадым. Динә Гәрәева белән мин шәхсән таныш түгел, исәнләшеп кенә йөри идем. Ә Иркә мине дошман итеп күрде. Берничә тапкыр зур низаг чыкты. Мин чыннан да кайбер концертлардан төшеп кала идем, әмма сәбәпләрен аңлатмадылар. Мин “кара” исемлектә булганын белми дә идем. Ышанасы да килмәде, әмма дөрес булып чыкты. “Барс медиа” ширкәтенең таркалуы начар”, диде ул Азатлыкка.

Җырчы Иркә

Азатлык җырчы Иркәгә дә шалтыратты, аның да бу хәлләргә аңлатмасын бирүен сорады, әмма ул “Барс Медиа” ширкәте белән бәйле бер генә сорауга да аңлатма бирмим, дип әйтте.

Марат Гәрәев Интертатка сөйләвенчә, “Барс медиа” бетү чигендә. “Бу күптәннән акционерлар белән каршылык башлангач килеп чыкты, 2-3 ел элек. Алар компания үсешен бер төрле, ә мин башкача күрә идем. Шуңа күрә соңгы 2-3 елда мин: “Китәсем килә. Әйдәгез, бер җитәкче кеше табыйк һәм әкренләп-әкренләп эшләрне аңа тапшырам да, китәм” дип әйтә идем. Чөнки акционерлар компаниянең ничек үсәргә тиешлеген күрмиләр, аңламыйлар.

Элек “Барс Медиа” үсештә иде. CD, DVD аша табыш алып була иде. Бу чор узды. Барысы да интернетта. Шуңа күрә башка бурычларны хәл итәргә кирәк. Дәүләт белән бергә эшли белергә, проектларны үстерергә кирәк. Уртак тел табып булмады, шуңа мин киттем.

Бүген татар медиа-группасы инде юк. Һәм бу факт. Без — бөтен җитәкчеләр, бөтен кадрлар китте. Компаниянең нигезен тәшкил иткән компания юк. “Барс Медиа” төрле кулларда”, дигән Гәрәев. Ул TMTV һәм “Татар радиосы” ябылыр дип тә фаразлый. Радио күп дигәндә ике ел эшләргә мөмкин. “Иң мөһиме, лицензиясе булган татарча радио юкка чыга. Лицензияне болай гына алу мөмкин түгел. Әгәр ул банкротка әйләнә икән, белмим инде…”, ди Марат Гәрәев.

Динә Гәрәева һәм Камил Гәрәев ягыннан аңлатма юк. Азатлык Гәрәеваның кабул итү бүлмәсенә шалтыраткач, үзебез шалтыратып, сөйләшербез диделәр, ләкин көн дәвамында хәбәр булмады.

“Барс Медиа” 1998 елда оеша һәм тиз арада татар эстрадасы базарында иң зур ширкәткә әверелә. Хәзер ул продюсерлык үзәген, реклам агентлыгын, TMTV телеканалын, “Татар радиосы”н һәм “Татар җыры” фестивален берләштерә.

Мәгълүмат Азатлык чит ил агентлыгы

Запись “Барс-Медиа” ширкәте җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре арасында аңлашылмаучанлыкның чын сәбәбе впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..