Ландыш & Иркәне җырчы иткән «Барс-Медиа»ның «әтисе» Марат Гәрәев кызы Динә, «Барс»ның киләчәге турында [видео]

-- Alfia

20 ел буе эреле-ваклы җырчыларны туплап торган, аларга эш биргән «Барс-Медиа» ширкәте какшап маташа. Ширкәтне җитәкләгән бертуган Камил һәм Марат Гәрәевләр уртак фикергә килә алмый…

Узган гасырның 90 нчы елларында филармония үзенең эстрада бүлеген кыскарткач, җырчылар үз көннәрен үзләре күрергә тиеш булып, урамда калды. Кемнәрдер мөстәкыйль концерт төркемнәре төзеп, гастрольләргә чыкты, кемнәрдер башка өлкәгә күчте, кемнәрдер югалды… “Барс-Медиа” компаниясе нәкъ менә татар җыры дәүләт тарафыннан кирәксезгә чыгарылган, ятим калган чорда барлыкка килде. Яхшымы, начармы, 20 ел буе ул татар җырын тиражлап торды. “Татар җыры” фестивале, “Татар радиосы” брендка әйләнде. Ширкәт тарафыннан елына миллион данә татар дисклары (CD, DVD) сатыла иде. 1998 елда дисклар җитештерүче завод буларак ачылган “Барс-Медиа” 20 ел эчендә продюсерлык үзәген, реклама агентлыгын, TMTV телеканалын, “Татар радиосы”н һәм “Татар җыры” фестивален эченә алган зур ширкәткә әверелде. Ләкин бүген ширкәт сыналу чорына керде: аның белән даими хезмәттәшлек иткән 30 лап җырчы китеп барды (Р.Фасыйхов, Л.Гыймаева, М.Рахмаев, И.Бах һ.б.), оешманың төрле бүлекләреннән белгечләр китте (продюсерлар  Р.Артемьев, Г.Абаева, “Татар радиосы”ның баш мөхәррире А.Садыров һ.б.)

Озак еллар «Барс–Медиа»да эшләгән җырчы Л.Нигъмәтҗанова, ширкәтнең таркалып баруында җырчы Иркәне гаеп­ләп, инстаграмдагы блогында видео урнаштырды, журналистларны җыеп матбугат очрашуы үткәрде. Ширкәтнең бүген таркалу хәленә җитүен, җырчыларга тигез булмаган шартлар тудырылуны ул Иркәнең «Барс-Медиа» җитәкчелегенә йогынты нәтиҗәсе дип бәяләде. Аны башка кайбер җырчылар да хуплап чыкты. Зур бер ширкәтне ничек итеп бер җырчы мондый гауга чыгарлык хәлгә җиткерә алды икән? Ни өчен Марат Гәрәев ширкәттән китеп барган? Компания җитәкчелегендәге Динә Марат кызы ни өчен җырчы Иркә кулындагы курчакка әверелгән? Әлеге сорауларга ачыклык кертү өчен ширкәтне 21 ел буе җитәкләгән Марат ГӘРӘЕВ белән әңгәмә кордык.

– Озак еллар буе сезнең ширкәт гөрләп эшләп торды, бүгенге шау-шу күпләрне гаҗәпкә калдырды. Сезнең карашыгызча, «Барс-Медиа»дагы бу күңелсез хәлләрнең сәбәбе нидә соң? 

– Бу ширкәттә оешкан көннәреннән башлап 2018 елның августына кадәр эшләдем. Үз теләгем белән киттем, чөнки алга таба үсеш юлларын күрмәдем, акционерлар белән уртак фикергә килә алмадык. Мин компаниянең 25 процент акцияләренә хуҗа, калган ике акционерда – Камил абый Гәрәев белән Наил Баһаветдиновта – 37,5әр процент. Мин киткәч, кызым Динә бу урынны алырга теләде. Гәрчә аның мондый зур структураны җитәкләргә әхлакый яктан да, эшлеклелек сыйфатлары буенча да әзер түгеллеген белсәм дә, мин каршы килмәдем. Ул бу вазифага тиешле барлык баскычларны да узмаган килеш алынды. Камил абый да аның бу урынга килүен бик теләде. Шулай итеп, мин киткәч, урыныма Динә калды. Бер ел буе компания эшләренә бөтенләй катнашмадым. Компаниядәге хәлләр турында күңелсез хәбәрләр килә башлагач, 2019 елның июнендә «Барс–Медиа»га кире кайттым. Бөтен сфераларда да тәртипсезлек хөкем сөрүен күреп, чәчләрем үрә торды. Элек компаниядә хисап бирү системасы бик төгәл куелган иде, ел башында кабул ителгән бюджетның үтәлешен тиененә кадәр тикшереп бара идек. Карыйм, хисаплар чагышмый. 2016 елда Президент Р.Миңнеханов бер проект өчен 12 миллион акча биргән иде. Ә 2019 елда бу проектны бөтенләй дә дәвам итмәгәннәр.

– Нинди проект турында сүз бара? 

– Бу проект буенча ширкәт 4 яшь җыр­чыны дөньякүләм дәрәҗәдә чыгарлык итеп әзерләргә тиеш иде. Күп турлардан соң 2 егет, 2 кыз сайлап алынган, алар арасыннан 1 егет белән 1 кыз – халыкчан юнәлештә, ә 1 егет белән 1 кыз – эстрада юнәлешендә әзерләнергә тиеш иде. Мәдәният министры соравы буенча, өстәп, тагын бер кыз баланы алдык. Алар педагог­лар, продюсерлар белән эшләп, сыйфатлы җырчылар итеп халыкка чыгарылырга тиеш иде. Ләкин мин киткәннән соң, бу проектны беркем дә эшләмәгән, проект өчен бирелгән акчалар үзләштерелмәгән. Бу хәлләрне белгәч, мин Динәгә гариза язып, компаниядән китәргә куштым. Ширкәтне җитәкли алырлык кеше табылганчы, үзем эшләргә булдым. Ләкин башта ризалашсалар да, акционерлар ахыр чиктә моның белән килешмичә, Уфадан үз кешеләрен – Павел Волонихинны китереп утыртты, Динә дә кире кайтты.

– Җырчы Иркә ни рәвешле ширкәттәге күп нәрсәне хәл итәрлек кодрәткә ия була алган? 

– Иркә – кызым Динә белән бик якын мөнәсәбәтләрдә, ул аңа нык тәэсир итә… Радио, концерт эшчәнлеге – барлык сфераларда да үз тәэсирен куллана, карарлар да аның шәхси теләге белән кабул ителә. Мин Иркәнең кызыма тискәре тәэсир итә башлаган моментын күздән ычкындырдым…

– Ширкәт ни өчен башка бинага күчте? 

– Компаниягә идарәче итеп Павел ча­кыртылгач, мин Голубятников урамындагы бинага сак хезмәте чакыртып, аны кертмәскә куштым, чөнки ул законсыз рәвештә чакыртылды. Ул бина 65 процентка минеке. Бу адымым акционерлар яңадан җыелып, уртак фикергә килә алырбыз дигән максат белән эшләнгән иде. Ләкин Камил абый башкача хәл итте, яңа бинага күчәргә булды.

– «Барс–Медиа»ның киләчәген ничек күзаллыйсыз? 

– Компания бу акционерлар составы белән сакланып калыр дигән өметем юк инде. Акцияләремне нишләтергә икәнен әле уйламадым. Башта кызыма тапшырып китәргә уйлаган идем дә, ләкин ул моны көтеп җиткерә алмады, ашыкты…

– Ширкәт яхшы гына эшләп килгәндә, 2008-2009 елларда да анда кыскартулар, үзгәрешләр булган иде бит. 

– Ул чактагы үзгәрешләр DVD, CD диск­ларының кулланылыштан төшә башлавы, дөньяның цифрлы форматка күчүе белән бәйле иде. Дисклар җитештерүне 2015 елда бөтенләй туктаттык һәм компания­дә үзгәрешләр булып алды. Бу дисклар сатудан кергән төп керемнең юкка чыгуы белән бәйле иде. Без ул чакта интернет челтәрендә үз контентыбызны яуларга тырыштык.

– «Татар радиосы» һәм TMTV каналы үзләрен асрарлык табыш китердеме? 

– Радио үзен туендыра, ТВ зыянга эшли, чыгымнарын каплый алмый. Ләкин ул җырчыларның пиары өчен кирәк. Татар телле каналга реклама бик аз килә.

– Сезнең компания бик күп җыр­чыларны халыкка чыгарды, хәтта җырлый белмәгәннәреннән дә йолдыз ясадыгыз. Ә соңгы араларда 30лап артист ширкәттән китеп барды. Сез бу хәлләргә берничек тә катнашмыйча карап утырасызмы? Акционер буларак, акча югалтуыгыз Сезне борчымыймы? 

– Мин бу вәзгыятьнең чишелешенә тәэсир итә алмыйм, миндә акцияләрнең 25 проценты гына…

– «Татар җыры»ның 20 нче юбилей концертында күренмәдегез, президент мактаулы исем тапшырганда сәхнәгә менмәдегез…

– «Татар җыры»н, үзем киткәндә, 80 процентка әзерләп калдырган идем. Беренче бүлектә теге проектка әзерләнгән яшь җырчылар 8 дуэт башкарырга тиеш иде, икенче бүлек 20 елның иң яхшы җырларыннан төзелгән иде. Мин китүгә, бөтен концепцияне җимергәннәр, нәтиҗәсен үзегез күрдегез. Ә бүләк алырга чыкмавымның сәбәбе – мине «Татар җыры»на чакыручы булмады.

– Туганнарны, абый-энеләрне дә талаштыра торган «ут» бар – ул акча. «Барс-Медиа» ике туганның арасын бозарлык шундый зур акчалар белән эш иттеме?

– Компаниядә генераль директор булып утырганда, 20 ел буе хезмәт хакы алмадым, акцияләрем өчен генә керем алдым. Абый – ул бик акыллы кеше, математик, шахматчы, зиһенле зат. Ләкин беркайчан да администратор булмады. Ул идея бирә, юнәлешне күрсәтә ала иде, ә аны гамәлгә ашырырга, логик яктан тәмамларга мин бар идем. Без һәрвакыт бер-беребезне тулыландыра идек. Бүген минем башка өлкәләрдә бизнесларым бар.

– Җырчыларны яңа бер компаниягә тупларга уйламыйсызмы?

– Бу – хәзер бик хәвефле эш… Минемчә, сыйфатлы татар җырлары, җырчылары әзерләү өчен дәүләт катнашындагы структура төзелергә тиеш. Әйтик, парк-скверлар буенча Президент каршында дирекция төзелде, финанслар бер кулга бирелде һәм ул чыннан да барлык бакча-паркларны тәртипкә салды. Җыр сәнгатендә дә шулай булырга тиеш. Бу шул ук «Рубин» футбол клубы кебек:  югары лига, түбән лига, балалар спорты бар. Балалар киләчәктә «Рубин» спортчыларны читтән сатып алмасын өчен әзерләнә. Җыр өлкәсендә дә шушы ук система белән бердәм оешма булдырырга кирәк.

P.S. Язма әзерләнгән арада «Бизнес онлайн» электрон газетасында «Барс-Медиа» ширкәтенең хуҗаларының тагын берсе – Камил Гәрәев белән әңгәмә дөнья күрде. Аның сүзләренә караганда, компаниядә бернинди проблемалар да юк, кайбер җырчылар үзләрен пиарлау өчен төрле сүзләр тарата;  «Татар җыры» концертлары төрле шәһәрләрдә гөрләп уза һәм шул рәвешчә милләтне берләштерергә омтыла. Күңелгә ятышлы фикерләр. Ләкин берләшү юлына басканда, бертуган ике ага-эне башта үзара уртак тел таба алса, дөресрәк булыр иде.

Эльмира СИРАҖИ

 

Мәгълүмат: madanizhomga.ru

Бәйле