Архивы могъҗиза - Tatar Today - татар яңалыклары.

Казан янында “Пыялалы пляж” [фото]
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Васильево бистәсендәге Идел ярында — Казаннан 40 км ераклыкта уникаль пляж урнашкан. Ком һәм елга чуерташы урынына – ватык пыяла. Көчле елга дулкыннары ул пыялаларны шулкадәр ышкылаган ки, пыяла өстеннән яланаяк йөрергә дә була кебек тоела. Кызганычка каршы, җирле истәлекле урын булырга мөмкин булган пляж төзекләндерелмәгән. Шунлыктан балыкчылар һәм матур пыяла кисәкләре җыерга яратучылар өчен генә популяр.

Кайчандыр бу урында ватылган пыяла чүплеге — Васильево пыяла заводы калдыклары булган, ләкин ул күптән бөлгенлеккә төшкән.

Дулкыннар, пыяланы төрле төстәге шома “чуерташ” ка әйләндерер өчен, күп еллар кирәк була. Табигать чираттагы тапкыр кеше тормышының теләсә нинди эзләрен җир йөзеннән юарга сәләтле икәнлеген раслый.

Уникаль пляж Идел буенда берничә чакрымга сузылган. Җирле халык сөйләвенчә, биредә коенучы кешеләрне очратып булмый, ә менә балыкчылар һәм пыяла сувенирларын яратучылар — еш кунаклар. Алар гадәти булмаган формадагы үтә күренмәле «ташлар» эзли.

Чыганак: Kazancat сайты

Запись Казан янында “Пыялалы пляж” [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Динар Хафизов умыртка сөягенә зыян килгәннән соң ничек аякка баса?
Тормыш кадерен белер өчен, авырлык күрергә кирәк! Балтач районының Көек авылында яшәүче 26 яшьлек Динар Хафизов әнә шулай ди. Фаҗигагә очрап, егетнең умыртка сөягенә зыян килә. Шулай да яңадан аякка баса, язарга, укырга, сөйләшергә өйрәнә.

Очыш

– Гап-гади авыл малае мин. Аркада йөрүче 12 болтны исәпкә алмаганда, башкалардан бер җирем белән аерылмыйм, – дип сөйли Динар. – Мәктәптә 9 нчы класска кадәр укыдым да һөнәри лицейга кердем. Аны тәмамлагач, армиягә алдылар. Кайткач, үз эшемне ачасым килде. Бәйрәмнәрдә баллы мамык сата башладым. Бу эшем үземә бик ошап китте. Әкренләп бизнесымны җәелдердем. Балалар өчен аттракционнар урнаштырдым, бассейннарда йөзү мөмкинлеге тудырдым.

Шушы мәшәкатьләр арасында Динар балачак хыялын тормышка ашыра. Параплан йөртергә өйрәнә, летчик булырга укый. Тормышының иң матур вакытлары була бу. Янәшәсендә – мәхәббәте, әти-әниләре исән-сау, кечкенә генә бизнесы гөрләп бара. Һәр эшендә ярдәм кулы сузам дип торучы апасы, абыйсы бар. Динар рәхәтләнеп күкне иңли, буш вакытында гел оча. Тик беркөнне бәхеткә күз тия. Ул, парапланда очканда, өермәгә очрый. Биеклек җитмәү аркасында, запас парашют ачылмый. Егет 35 метр биеклектән егылып төшә. Хәле авыр була, каты имгәнә. Умырткаларына зыян килә. “Ашыгыч ярдәм” машинасын да үзе чакыра.

– Балтач табиблары мине шундук Казанга җибәрде. Җәрәхәтләрем катлаулы һәм көчле булган. Казан табибы умырткалыгымны күреп шаккаткан. Кешеләрнең бер умырткасында кечкенә генә чатнау булса да, авыр төзәлә икән. Ә минем умырткаларым саен сигезәр, уникешәр чатнау булган. Табиблар сүтеп җыйган дисәк тә була. Аркамда хәзер тимер пластинка тора, – дип сөйли Динар. –  Минем өчен бөтен туганнарым борчыла иде. Ә мин нигәдер үзем белән булган хәлне куркыныч итеп кабул итмәдем. Аяк-кул сынган кебек кенә ятам да тереләм дигән уй белән яшәдем. Бу хәл килеп чыкканчы көрәштем, чаңгыда йөрдем. Казан табибы  әле дә: “Бары тик  спортны яратуың белән авыруыңны җиңә алдың. Синең кебек чирен җиңүчеләр мең бер очрак кына”, – ди.

Төш

Динар алты ай буе урында ята. Хәленең бик авыр чаклары да була. Тик яшьлеге белән үлем хакында уйламый. Хастаханәдә чакта йөрәге дә туктап ала. Табиблар аның клиник үлем кичергәнен әйтәләр. Әмма ул боларны ишетергә теләми. Аның яшисе килә! Хастаханәдә ятса да, бизнесын ташламый.

– Егылдым дип тормадым, эшемне дәвам иттердем. Баштарак кеше ялларга туры килде. Киләчәккә өмет-хыяллар, яраткан кешемнең янәшәдә булуы да яшәтте мине, – ди ул. Ярату дигәннән, Арбаш кызы Салисә белән армиядән кайткач таныша алар.  Егете урын өстенә ятка чакта да янәшәсендә була кыз. Динар әнә шуңа сөенә.

– Әгәр Салисә ташласа, белмим, нәрсә булыр икән. Якыннарымның, туганнарымның минем өчен өзелеп торуы – бер хәл, Салисәнең яратуы күзләренә чыккан иде. Шулчакта ук: “Бу – чын ярату, үземә дигән кызны дөрес сайлаганмын”, – дип уйладым. Мин аңа бүген дә рәхмәтле. Мәхәббәтнең көче зур икән аның, – ди Динар.

Аякка басачагын егет төшләрендә күрә. Баштарак көлке кебек тоелса да, клиник үлемнән соң, аңа рас төшләр керә башлый. Беренче вакытта ул аларны аңлап та бетерми. Иң элек Казан хастаханәсендә ятканда, аякка басканын күрә.  Озакламый урыннан тора. Аягына басса да, йөри алмый. Дәвалану дәвам итә. Көннәрдән беркөнне Динар үзен култык таягы белән күрә. Озак та үтми, ул атлап китә. Әмма таяксыз булмый. Авырлык белән булса да, яңадан яшәргә өйрәнә. Хәтта яңабаштан язарга, укырга, тәпи китәргә туры килә аңа. Соңрак тагын бер төш керә. Монысында инде култык таягын ташлаган икән. Әнә шул чакта егетнең күңеленә җылы йөгерә. Бу  бит – бәхет. Димәк, алга таба ул йөриячәк! Хыял озак көттерми, фаҗигагә ике ел дигәндә, Динар элеккеге халәтенә кайта.  Бар да – үз урынында, тик умырткалары гына башка төрле.

– Узган ел Салисәм белән өйләнештек. Аллага шөкер, мин бик бәхетле. Авылда әти-әнием, апам, абыем белән бергә яшибез. Авырлыклар белән сыналган мәхәббәткә берни комачау итми. Мин хатынымны бик яратам. Алдагы көннәребезне борчусыз үткәрәсе иде, – ди ул. – Нинди генә хәлгә юлыксаң да, үлем хакында уйларга кирәкми. Яшим, дияргә, язмышның якасына ябышырга кирәк. Мине аякка бастырган табибыма рәхмәтлемен. Әти-әниемә дә хөрмәтем зур. Бу авырлык якыннарымны тагын бер кат яратырга өйрәтте. Тормышны да башкача күрәм хәзер. Юк-барга игътибар бирмичә, кешеләрне яратып яшәргә кирәк. Бары тик шул вакытта гына бәхетле булып була.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Чыганак: Ватаным Татарстан Сайты

Запись Динар Хафизов умыртка сөягенә зыян килгәннән соң ничек аякка баса? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..