Казан янында «Пыялалы пляж» [фото]

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Васильево бистәсендәге Идел ярында — Казаннан 40 км ераклыкта уникаль пляж урнашкан. Ком һәм елга чуерташы урынына — ватык пыяла. Көчле елга дулкыннары ул пыялаларны шулкадәр ышкылаган ки, пыяла өстеннән яланаяк йөрергә дә була кебек тоела. Кызганычка каршы, җирле истәлекле урын булырга мөмкин булган пляж төзекләндерелмәгән. Шунлыктан балыкчылар һәм матур пыяла кисәкләре җыерга яратучылар өчен генә популяр.

Кайчандыр бу урында ватылган пыяла чүплеге — Васильево пыяла заводы калдыклары булган, ләкин ул күптән бөлгенлеккә төшкән.

Дулкыннар, пыяланы төрле төстәге шома «чуерташ» ка әйләндерер өчен, күп еллар кирәк була. Табигать чираттагы тапкыр кеше тормышының теләсә нинди эзләрен җир йөзеннән юарга сәләтле икәнлеген раслый.

Уникаль пляж Идел буенда берничә чакрымга сузылган. Җирле халык сөйләвенчә, биредә коенучы кешеләрне очратып булмый, ә менә балыкчылар һәм пыяла сувенирларын яратучылар — еш кунаклар. Алар гадәти булмаган формадагы үтә күренмәле «ташлар» эзли.

 

 

Чыганак: Kazancat сайты

Бәйле