Архивы мэхэббэтсынавы - Tatar Today - татар яңалыклары.

«Оныта алмаган ул хатынын, юксынган… Үзенә үлем теләп, аны көтеп йөргән»
Ул мотоциклының тизлеген арттырганнан-арттыра барды. Кинәт аның күз аллары караңгыланып китте һәм шул караңгылык эченнән суырылып яктылык пәйда булды. Бераздан ул әкренләп кеше сынына әверелде – ниндидер җансыз таш сынга. Аннары гәүдә селкенеп, ап-ак бармаклы нечкә кулларын алга таба сузды. Ир аңлап алды: чакыра бит ул аны, үз янына дәшә. Бәй, бу аның сөеклесе, ләбаса! //Акчарлак//

Ап-ак күлмәктән, озын чәчләре иңнәренә таралып төшкән, олы зәңгәр күзләре аңа төбәлгәннәр. Тик алар, нишләптер, зур булып ачылып катып калганнар, күз төпләре кара көеп тора. Ир тизлекне арттырды. Тик сөеклесе якынаймады, дулкын өстеннән йөзеп барган аккоштай, ераклашканнан-ераклашты.

– Хатирә-ә-ә-м! Тукта, көт мине!

Аның йөрәк түреннән бәреп чыккан сыктау авазын мотоциклның яман үкергән тавышы күмеп китте…

Шул секундта мотоцикл коточкыч улау тавышлары чыгарып, юл читендә яткан олы ташка барып менде дә әйләнеп китеп җиргә капланды. Тәгәрмәчләр генә туктый алмыйча зырылдап әйләнделәр дә әйләнделәр. Ирнең гәүдәсе, очып китеп, күп еллар элек яңгыр сулары агар өчен юл аркылы салып калдырылган тимер торбаның чыгып торган башына барып бәрелде.

Якын-тирәдәге өйләрдән кешеләр йөгерешеп чыкты. Берничә кеше, саклык белән генә күтәреп, җансыз гәүдәне юл кырыена, чирәмгә сузып салдылар. Аның чалбар кесәсеннән, тырпаеп, шешә муены күренеп тора иде. Бер абзый шешәне тартып чыгарды. Адәм ышанмаслык хәл: аракы шешәсенә берни булмаган, пыяласы да чатнамаган иде. Абзый, ачу белән, шешәне тыкрык башындагы ихатасыз йортның таш нигезенә бәрде. Шешә челпәрәмә килде.

Җыелган халык, бу хәлләргә исе китеп, аптырап басып тора иде. Шулчак кемдер:

– Хатирәсе янына китте, – дип куйды.

Халык айнып киткәндәй булды. Тиз генә, каршы чыгып, юлдан килгән йөк машинасын туктаттылар. Күмәкләшеп җансыз гәүдәне кузовка күтәреп салдылар. Кемдер, йөгерә-атлый, өеннән мәетне капларга одеял алып чыгып бирде. Берничә кеше машина башына үрмәләде. Машина тузан туздырып күздән югалды.

Тетрәнгән халык төркеме, тарала алмый, хәтсез вакыт юл читендә басып торды. Беркемнең дә сөйләшәсе килми иде.

Бу фаҗиганың шаһиты булганнар арасында яшь кенә кыз бала – мин дә бар идем.

Үскәчрәк белдем. Яшь кәләшен мәңгелеккә югалткан бу ир үзенең аңа булган мәхәббәтеннән арына алмаган. Ата-анасының киңәше белән хатынының сеңлесенә дә өйләнеп караган. Апасына бик тә охшаган бу кыз төс-кыяфәте белән аның хис-тойгыларын гел яңартып кына торгандыр, күрәсең. Оныта алмаган ул яраткан хатынын. Яшәү ямен югалткан. Гел аны юксынган, сагынган. Соңрак яшел елан белән дуслашып киткән. Үзенә үлем теләп, аны көтеп йөргән.

Инде күп еллар узса да бу хәлләр бүгенгедәй әле дә күз алдымда торалар.

Мәхәббәт һәм үлем янәшә йөри, диләр бит.

Мәхәббәт үлемсез һәм үлем мәңгелек шул.

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА

Запись «Оныта алмаган ул хатынын, юксынган… Үзенә үлем теләп, аны көтеп йөргән» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Минем малай – кияү, синең кызың – кәләш дип, язмышны үртәде безнең әти-әни…”
Минем әти белән аның атасы ничек дуслашканнардыр – белмим. Нишләптер, аларга бик еш бара идек без. //Сөембикә//

Шулай да Нуретдин абый белән бер табында утырганда, әти, көлемсерәп, болай диде: «Бигрәк шаярышалар бу балалар. Әйдә колакларын тешләтик әле. Минем малай – кияү, синең кызың кәләш булып китәр, бәлки».

Шаяру шаяру инде, мин аның кызының колагын тешләгәнмен. Шуның белән эш тә беткән.

Бу хәлгә мин бөтенләй игътибар итмәгәнмен. Әти дә уенга гына санаган. Шунысы бар: без ул кыз белән бер класста укыдык. Тәнәфес вакытында кызлар белән шаярасың инде. Аңа бер заман күзем төшкән бит. Ничектер аңлашырга кирәк. Бусы инде чынлап.

Шулай бервакыт Октябрь бәйрәме уңаеннан дәресләрдән соң икебез дә репетициягә йөрибез.

Шунда аңлашырга исәп. Ләкин менә бәла: дәресләр тәмамлануга, сеңлесе килә дә җитә – кайда ул сөйләшү-аңлашу! Хатны болай гына тапшырып булмый. Бер көн үтә, ике, өч көн… Аннан тәвәккәлләргә булдым. Хатны, җаен туры китереп, Розалиянең учына салдым. Бер сүз дә әйтмәде. Сеңлесенең генә бик беләсе килә – тыкырдата апасын. Ләкин минем ул мәхәббәт хатлары язуларым озакка сузылмады.

Розалия дә бик ашкынып тормый иде бугай – минем беренче мәхәббәтем бераз гына пыскыды да сүнде. Барып чыкмады, ахрысы.

Инде заманалар үтеп, университетта укый башлагач, бөтенесе башкача булып чыкты. Бер заман дус егет белән кызлар янына киттек. Аңа рәхәт: яратып йөргән кызы шунда. Ләкин ул кыз иптәшләре белән кинога киткән булып чыкты. Ә бүлмәдә бөтенләй башка бер кыз утыра. Дус егет телгә оста – сөйләштерепме-сөйләштерә. Анысы да чая күренә!

– Иптәшең нигә бер дә сөйләш­ми? – дип ычкындырмасынмы! Оялудан кызарып чыктым. Нәр­сәдер мыгырдандым бугай шунда. Барыбер сүзгә кушылып китә алмадым. Күрешү шуның белән тәмамланды. Гап-гади очрашу иде инде ул. Тик әллә нәрсә булды бит миңа. Күңелдә әллә нинди бер хис кабынды. Их, танышасы иде шул кыз белән! Озак уйлап тормадым – берүзем киттем янына! Дус кешегә әйтү юк.

Бу юлы да ул үзе генә иде. Укы­ган җиреннән бер генә күтәре­леп карады да тагын китабына чумды. Ә мин, нәрсә әйтергә дә белмичә, аптырап басып торам. Уңайсыз инде. Аннан… Каян килгәндер ул

кыюлык?!

– Сез кирәк идегез миңа, – дидем…

Таныштык. Аңлаштык. Актаныш ягыннан, Агыйдел буйларында үскән сылукай икән. Шаян үзе. Көлеп кенә сөйләшә. Ул да беренче күрүдә үк ошаткан икән мине. Кыз бала бу хакта башлап әйтә алмый бит инде! Уйнап-көлеп сөйләшүдән әнә шулай йөреп киттек. Кайчак сүзгә килеп, үпкәләшеп тә бетә идек – тик тирәнгә җибәрмәдек. Яраттым мин аны.

Шулай матур гына йөргәндә, көннәрдән бер көнне ул тиз генә җыенып Актанышына кайтты да китте: абыйсы белән ниндидер күңелсезлек килеп чыккан ди. Көннәр үтте, атналар… Ә ул юк та юк! Ни хәбәре, ни үзе! Мин газапларга чумдым. Инде тәмам өметемне өзгән идем… Хаты килеп төшмәсенме! Минем хакта авыр хәбәр ирештергәннәр, ул кайдандыр егылып төшеп үлгән, дигәннәр. Һәм көтмәгәндә радиодан тавышымны ишеткән! Сөенечтән хат язарга утырган…

Бераздан ул кабат Казанга килде. Сагынышып күрештек. Бауман урамындагы «Балалар дөньясы» кибетендә эшли башлады. Минем студент тормышы, китаплар, шигърият ошый иде аңа. Университетка имтиханнар да тапшырып карады – укырга керергә баллары җитмәде… Ә мине университеттан соң Апас районы газетасына эшкә җибәрделәр. Очрашулар сирәгәйде. Берчак эш буенча Казанга бару җае чыкты. Ә миңа шул гына кирәк – йомышларны үтәп бетергәч, очтым гына кыз янына! Әнә үзе дә! Горур, чибәр!..

Чү, эше тыгызмы соң – рәтләп сөйләшми дә… Халык та байтак иде бугай. «Теге урында, сәгать сигездә…» – диде дә эшен дәвам итте.

Мин ул көнне Апаска кире кайтмаска булдым. Редактор сүксә сүгәр инде – түзәрмен. Әйткән вакытка барып бастым. Килде. Ике гашыйк бергә очрашкач нәрсә буласы билгеле инде… Аерылыша алмыйча, бер-беребезгә сыенып, озак йөрдек кичке Казан буйлап.

Танышларыма кайтып кундым. Иреннәрдә – аның җылысы, күз алдымда – сурәте…

Редактор бер тузынып алды да тынды. Кайчакларда гына: «Кылны кырыкка ярыр чакта», – дип ачуын чыгаргалады.

Мин – монда, ул – анда. Һәркем үз эшендә, үз дөньясында. Ул заманда тора салып Казанга да чыгып чабып булмый. Аралар ерак. Хәбәрләшкән дә юк.

Ул матур кыз образы җанда гына күңелне ымсындырып яшәвен дәвам итә.

…Бераздан районны бетерделәр. Безнең газетаның да кирәге калмады – кире Казанга кайтырга туры килде. Мин аптырау хәлендә, эш эзләргә кирәк. Көч-хәл белән теле­студиягә урнаштым. Һәм бер көнне эшкә барганда… Ул! Үзе! Мин тораташтай катып калдым. Кулына зур сумкалар күтәргән, үзе йончыган… Ике-өч адым алдан ире атлый. Мин гомер буе хыялланган кыз ир хатыны булып яннан узып бара. Ул да күрде мине – керфеге дә селкенмәде. Боздай салкын карашы белән коендырып, үз юлыннан китте…

Мин аны башка бер тапкыр да күрмәдем. Күңелне юатырлык бер җыр гына калды. Ул – минем «Беренче мәхәббәт» шигыренә Сара апа Садыйкова язган җыр.

Беренче мәхәббәт

Хәтердә ул тыныч айлы кичләр,

Хәтердә бормалы су юлы.

Онытылмый беренче саф мәхәббәт,

Онытылмый Агыйдел сылуы.

Ул мине утларда яндырды да,

Тилмертте аерылу газабы.

Нигә соң чәчәктәй саф сөюнең

Кавышу булмады азагы?

Юлларда киртәләр очратсагыз,

Күңелегез булса нык яралы.

Сез искә алыгыз яшьли сөйгән

Беренче яраткан ярларны.

Әхмәт Рәшитов

Запись “Минем малай – кияү, синең кызың – кәләш дип, язмышны үртәде безнең әти-әни…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..