Архивы Мәрҗәни - Tatar Today - татар яңалыклары.

Рөстәм Миңнеханов Мәрҗани һәйкәлендә язуларның нинди телдә булырга тиешлеген әйтә
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Мәдәният министрлыгына Казанда дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанигә куелган һәйкәлгә татар, инглиз һәм гарәп телләрендәге язулар өстәргә күрсәтмә бирде.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Президенты Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәлендә язуның бары тик рус телендә генә булуына игътибар итте һәм ТР Мәдәният министрлыгына татар, инглиз һәм гарәп телләрендә язулар өстәргә кушты», – диде Лилия Галимова.

Казанда мәшһүр татар дин галиме, фәлсәфәче, тарихчы һәм мәгърифәтчегә беренче һәйкәл 2018 елның 20 ноябрендә Кабан күле буенда тантаналы төстә ачылды. Ул «Әл-Мәрҗани» мәчете янында урнашкан һәм сынчы Бакый Урманче проекты буенча ак мәрмәрдән эшләнгән.

Запись Рөстәм Миңнеханов Мәрҗани һәйкәлендә язуларның нинди телдә булырга тиешлеген әйтә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Һәйкәлләр дә урыслаша, Мәрҗәни һәйкәле ачылуга Татарстан Президентына ризасызлык белдерәләр
“Исеме дә юк хәтта. Пушкинның бер генә һәйкәлендә дә фамилия генә язылмаган бит”, дип язалар. Мәрҗани сынындагы урыс язулары татарларны ничек рәнҗетә?

Бүген Казанда татар галиме Шиһабетдин Мәрҗәни һәйкәле ачылды. Чарада Татарстан президенты да катнашты. “Нәкъ Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көнендә бөек татар халкының улы – Шиһабетдин Мәрҗәнигә һәйкәл ачу зур тантана. Быел галимнең тууына 200 ел тулды, ул хезмәтләре белән татар халкын бөтендөнья күләмендә күтәрде”, дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. Мәрҗәни сынын Бакый Урманчы ясап калдырган булган һәм ул аның музеенда сакланган.

Татарстан президенты Мәрҗәни һәйкәле ачылу тантанасыннан фотоларны инстаграмына урнаштыру белән, аның битендә ризасызлык белдерүчеләр артуын күрдек.

“Һәйкәлдә урысча гына “Марджани” дип язылган. Ник анда татарчасы юк? – дигән сорау иде минем, дип яза Гөлназ.

“Мәрҗәни ул Ислами галим, татар гына түгел. Ә Ислам буенча беренче чиратта без мөселман, милләт икенче урында. Шуңа күрә татарча язылмавы шулкадәр борчулы түгел. Әлбәттә, урысча язу да монда аңлашылмый, гарәп телендә, ягъни Коръән телендә язылса яхшырак булыр иде. Динне күбрәк таратыйк! Урыс телле туристлар аңласын дип язылгандыр, мөгаен”, дигән фикер әйтә Айрат.

“Исеме дә юк хәтта. Пушкинның бер генә һәйкәлендә дә фамилия генә язылмаган бит”, “Нигә Марджани ул?”, дип борчыла Айсылу ханым.

“Чөнки урыс теле Рәсәйнең дәүләт теле. Бөтен Рәсәй җирлегендә”, дип җавап кайтара Айрат Абдуллин. Шуннан соң, Айсылу ханым һәм башка телебез өчен борчылган татарлар Республикаларның үз дәүләт телләре барлыгын һәм ике дәүләт теленең дә тигез хокукта булуын искәртә. “Татарстанда татар теле дәүләт теле – Конституциянең 8нче маддәсе”, дип Наил ассызыклап та куя.

Запись Һәйкәлләр дә урыслаша, Мәрҗәни һәйкәле ачылуга Татарстан Президентына ризасызлык белдерәләр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..