Рөстәм Миңнеханов Мәрҗани һәйкәлендә язуларның нинди телдә булырга тиешлеген әйтә

-- Лэйсирэ

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Мәдәният министрлыгына Казанда дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанигә куелган һәйкәлгә татар, инглиз һәм гарәп телләрендәге язулар өстәргә күрсәтмә бирде.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Президенты Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәлендә язуның бары тик рус телендә генә булуына игътибар итте һәм ТР Мәдәният министрлыгына татар, инглиз һәм гарәп телләрендә язулар өстәргә кушты», — диде Лилия Галимова.

Казанда мәшһүр татар дин галиме, фәлсәфәче, тарихчы һәм мәгърифәтчегә беренче һәйкәл 2018 елның 20 ноябрендә Кабан күле буенда тантаналы төстә ачылды. Ул «Әл-Мәрҗани» мәчете янында урнашкан һәм сынчы Бакый Урманче проекты буенча ак мәрмәрдән эшләнгән.

Бәйле