Архивы наил алан - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Никләр генә рәнҗеттек икән?” [мәрхүм журналист Наил Алан истәлеге]
«Сәлам, Илфат! Барысы да үз җаенамы? Хәлләрең?» дип башлана иде аның белән һәр сөйләшү. Телефоннан да шалтыратышып тордык. Контактта да языштык. Эш буенча да, тик торганда да аның белән аралашып алу, эчне бушату ниндидер күтәренке рух, күңелгә рәхәт җиңеллек бирә иде. Гомумән, җиңел иде аның белән… Тик гомере генә кыска булды шул. Рәхимсез үлем аны бөтенләй уйламаганда арабыздан алып китте. Инде менә без, татар дөньясы милли җанлы, үткен каләмле, кыю журналист Наил Аланнан башка 1 ел яши. Теләче районының Алан авылында туып, Төмән радиосында, аннан «Азатлык» радиосында эшләгән Наил Хисамиев-Аланның йөрәге узган елның 11нче июнендә тибүдән туктады. Ул ерак Африка илендә ял иткән җиреннән туган авылына алып кайтып җирләнде. Якын дустыбыз, олуг шәхес Наил Аланның рухы күңелләребездә мәңге сакланыр. Бу көннәрдә аны искә алу чаралары үтә. Кызганыч, шундый чараларның берсенә, туган авылына чакырулы булып та, газета эшеннән китә алмау сәбәпле кайта алмадым.

Мин узган ел аны соңгы юлга озатып кайтканнан соң язган мәкаләмдә («БГ» 27 июнь, 2018 ел) шундый юллар китергәнмен: биш ел элек нәкъ шушы вакытларда 50 яшен тутырган Наил Алан хезмәттәшләренә интервью биреп, үзенең бәхетле булуы турында сөйләгән иде: «Кемдер бу яшьтә нәтиҗә ясый, нинди максатка ирешелде, дип уйлый башлый. Шөкер, бервакытта да машина алам, коттедж салам, фәлән кадәр капитал булдырам, хезмәтем өчен медаль, орден алачакмын дигән максат куймадым һәм шуның белән бәхетлемен дә. Булганга шөкер итә белү белән дә бәхетлемен. Мин ирекле шәхес, яраткан эшем бар, сәяхәт итәм, төрле илләргә барам, таныша алам. Мин укучыларыма файдалы мәгълүмат җиткерә алам, аннан җәмгыятькә файда бар икән, Аллаһы Тәгаләгә шуның өчен мең рәхмәтлемен», – дигән юлларны укыйбыз «Азатлык» сәхифәсендәге язмада.

Бу чын мәгънәсендә, үрнәк, өлге итеп алырлык тормыш шигаре…

«Сафларыбыз сирәгәя, димәк безгә арабыздан вакытсыз киткән Наилләр, Илфак Шиһаповларлар өчен дә эшләргә, үзебезгә алмаш тәрбияләргә кирәк!» Наилне гүргә иңдергәндә мин шулар турында уйланып тордым. Хисапсыз җыелган халыкка, таныш-белешкә ара-тирә күтәрелеп карыйм: бар да күз яшен сөртә, хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә…

Наилне озатып кайткач, әнә шулай язганмын.

Наил белән бер язышканда ул миңа бер хикәясен җибәргән иде. «Кара әле, мин кичә хисләнеп китеп бер нәрсә язып ташлап, шуны Фейсбукка элгән идем. Халык гәҗиткә бас дип ду килде. Сиңа салам. Әмма бу басар өчен түгел әле. Карап кына чык. Әгәр басарга була дисәң, мин әзрәк үзгәрешләр кертәм. Бу социаль челтәр өчен генә язылды», – дигән иде ул сүз башында. Мин карап алдым да, газетада басарбыз, аз гына төзәтмәләр керт, дип килештек. Тик Наил минем киңәшне тыңламады шул – өлгермәде, арабыздан китеп барды. Менә әлеге тормыш хикәясен редакциябез папкасында саклап, укучыларыбызга аны тагын бер кат искә төшерергә форсат бирер өчен, газетабызда бирергә булдым. Наил аңа исем дә куймаган иде. Исемен дә үзем билгеләдем.

Наилне юксынып, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Шук һәм исәр яшьлек…

Авыл белән сөйләшкән саен үсмерчак хатирәләре хәтерне айкап уза да, хет ичмасам исәннәрдән ничекләр генә гафу үтенәсе, дип уйлана башлыйм. Бүген сыйныфташ Нурислам белән скайп аша хәл-әхвәлләрне барлаштык. Элекке милиционер, хәзер колхозның (бездә бетмәде әле күмхуҗ, исеме генә башка) умартачысы ул һәм шул ук вакытта мәчет тирәсендә дә, мәетләр дә юа башлаган… Тагын бер яхшы эшне төгәлләп килә икән, мәчеттә тәһарәтханә төзүне үз өстенә алган. «Менә су җылыткыч алырга акча таба алсам, иске батареяларны алыштырсам, хан йорты була аннары!», – ди Нурислам. Исеме дә игелекләренә туры килеп тора аның. Нур һәм ислам! «Айсак, син генеральный инде анда хәзер», – дип шаярам мин. «Кая инде, безнең генеральныйлар җитәрлек. Сиксән яшәр Гәтият абый белән Әнәс абый бар бит әле», – ди ул.

Әнәс абый үсмер чакта безгә мәктәптә трактор укытты. Ул вакытларда Әнәс абыйны «Шрипт» дип йөртә идек. Аланда һәркем кушаматлы. Йөртә белмәсәк тә III класслы тракторчы катыргылар да алып чыктык без. «80гә җитсә дә, Гәтият абый һәр җәй ындыр табагында эшли», – ди Нурислам. Авылда бригадир иде Гәтият абый. Күптән күргән юк инде аны. Һаман шул кап-кара эшләпәсен, пөхтә кәчтүнен киеп, җигүле ат арбасына утырып йорт саен туктап эшкә әйтеп йөрүе генә күз алдында. Салмак, беркайчан да тавыш күтәрмәс абзый ул безнең. Узган гасырның 70-80 елларында үсмердән, яшь-җилкенчәктән әнә шундый итагатьле, сабырларга күбрәк эләкте микән? Ә нигә аларга? Авылда ыжгырып торганнар да җитәрлек иде бит.

1976 еллар булды микән, авылга телефон керттеләр. Аңарчы авылда «контор» дип атала торган җирдә генә кара һәм кырыена чыккан кечкенә таякны әйләндерә торган телефон бар иде. Күкчәгә бер тапкыр әйләндерәсең, Теләчегә ике кат… Контор ишегендә беркайчан да йозак булмады, идәне юылмый иде, тәмәке төтене исе өйалдына кергәнче үк борынны яра. Бу ярым караңгырак, төтенгә ысланган өй түрендә эленеп торган Карл Маркс һәм Ленин бабай рәсемнәре әле дә хәтердә. Кышларын «өчборынга» керүчеләр дә шул конторда булды, Маркс һәм Ильич компаниясендә кәеф-сафа корды. Көндезләрен ул колхоз эшенә нәрәт бирү вазифасын башкара торган офис иде.

Инде бер челтәр ясап унлап кешегә телефон кертелү авыл өчен көтелмәгән яңалык булды. Предтә (Мансур абый Хөсәенов), мәктәп директоры Павалда (Павел Андреевич Дадуков), силсәвиттә, клубта һәм тагын авылдагы берничә кешегә генә телефон чыбыгы сузылды. Шул исәптән, Гатият абыйлар һәм Сабирҗан абыйлар да телефонлы булды.

Сабирҗан ага – диаметры метр ярымлык имәннәрне авылда «дружба» пычкысы белән беренче булып кискән кеше. Аны авылда бөкре Сабир дип йөртә иделәр. «Дружба»сын җилкәсенең бөкресез ягына асып, кулына күн сумкасын тотып (портфель иде ул – һич онытмам), трактор белән капка төбенә тартып кайтартылган юан имәнне биш тәңкәгә кисәргә йөри иде ул. Күн сумкасында цепьләре иде. Һәрберсе елан кебек уралган һәм кайралып солярка сеңдерелгән чүпрәккә төрелгән. Имән кискәндә гел алыштыра иде ул аларны.

Хәйран кыз-кыркын Сабирҗан ага ясаган сандыклар белән кияүгә китте. Калай кисеп бизәкли, йә яшелгә, йә зәңгәргә буйый иде ул аларны. Олыгая төшкәч «тегене» бөтенләй тотмас булды. Алан халкының теле әшәке, ди Балыклы белән Күкчә халкы. Тел әшәкелегеме, чынмы-ялганмы белмим, бер көздә «Сабирҗан хәйран салып өенә кайтып җитә алмаган, өйләре каршындагы пычракка түнгән, иртән Гыйззи апа (карчыгы) лом белән каткан пычракны каерып-каерып коткарып Сабирҗанны күтәреп алып кереп киткән», – дип тә сөйләгән иделәр. Ни генә димәсеннәр, кулы алтын булганга, турысын бәреп әйткәнгә Сабирҗан абыйның авылда абруе зур иде. Шуңа беренчеләрдән телефон да аларга керде.

Әле кияүгә китәргә өлгермәгән кыз-кыркынның, өйләнмәгән егетләрнең һәм алар тирәсендә әвәрә килгән үсмернең клубта «танцы» беткәч, инде нинди этлек кылыйк, дигән уйларына телефон кертү өр-яңа төсмер өстәде. Төннәрен берәүләрнең өй каршындагы мунча бурасын көтү куа алмаслык итеп капкага терәп күчерү дисеңме, алма басу дисеңме, тәрәзәгә шакылдавык куеп бәрәңге бакчасына кереп качып, шуны шакылдатып яту дисеңме… телефонга кадәр берсе дә калмаган иде инде.

Һәр көнне клубта кино беткәч «танцы» була. Аннары 80нче еллар башына бу «танцы» дигән сүзне «дискотека» дигәне алыштырды. Кинодан соң егетләр тәмәке тартып алгач, кыз-кыркын карлыгачлар кебек фойе урындыкларына тезелешеп «соңгы хәбәрләр» белән уртаклашкач, Куян Хәмите (Хәмит абый – клуб мөдире) электробаянын шыңгырдатып килеп чыгар иде. Авылның иң кәттә киенүче кешесе иде ул. Егетләргә янып торган кып-кызыл, йә булмаса ап-ак чалбар, чәчәкле күлмәк киюне дә Хәмит абзыйдан белдек без. Авылга клюшны да (чалбар балагының аскы өлеше бик киң итеп тегелгән) ул беренче кертте. Ул киде беренче. Мәскәүгә баргалап соңгы мода киемнәре белән аланлыларны куандыргалый да иде.

Кинодан соң баянның дәртле көенә татарча биетә, бишле һәм башка уеннарын уйната иде ул. Аннан инде – кызларны чакырып вальс әйләнү башлана. Инде парлылар ипләп кенә «йолдыз санарга» киткәч, грампластинкага заманча «әйттерү» башлана: «Кленовый лист», «Листья желтые» һәм башкалар… Шулай итеп төнге 12ләр җитә. «Бүгенгә бетте, барыгыз, кайтыгыз!» – дип һәр көн әйтелә торган сүзләр бар кешегә дә кагылмый иде шул. Хәмит абыйның ахирәтләре, үз командасы бар әле. Янәсе, без аның эшен бетереп, бүлмәләрен бикләп чыкканны фойеда көтәбез. Без дигәнебез бер көтү – унлап кеше. Нәримә, Сания, Илһам һәм башкалар.

Клуб ишеге эчтән бикләнер һәм без фойедагы утны сүндереп мөдир бүлмәсенә керәбез. «Өч литр балым (брашка) бар, тотабызмы?» Күңел күтәрелсенгә әзрәк кәгелә инде. Кайберәүләр күңелендә клуб ишек алдында йотканга иш өстенә куш була ул бал. Шуннан арадан берәү: «Әйдә, Гәтият абыйга шалтыратабыз», димәсенме. Бу теләк шундук хуплана! Төнге бер бит, ник шалтыратмаска ди! Трубканы Гәтият абыйның җәмәгате ала. Бу яктан сөйләшә торган кеше тавышын үзгәртеп «Гәтият абыйны чакырмассыз микән?» дип ялына. Тынлык… Ике-өч минуттан элемтәнең теге ягыннан «Әйе, мин тыңлыйм», дигән тавыш килә. Бу як: «Гәтият ага Көнбатыштан бал кортлары килә, тизрәк кач!», дип трубканы куя. Клуб түшәмен күтәреп бәрерлек шаркылдау тәрәзәләрне зыңлата. Ни әйтсәң дә этлек җиренә җиткереп башкарылды бит. Гәтият абыйның бал корты агуына аллергия икәнен авылда белмәгән кеше юк. Бер генә корт чакса да аны ашыгыч рәвештә больницага алып китә иделәр…

«Тәәәк, чиратта кем безнең?» «Придкә шалтыратма, милиция чакырыр», «Кем булган ул кадәр, әйдә җый – ферма яна диярбез», «Тиле баш син, төрмәдә черисең килә мәллә?», «Павал беләчәк безне»… Салган башка бәхәсләр хәйран озакка сузыла. «Хәзер Сабирҗанга шалтыратам айсак», – дип берәү трубканы ала.

– Исәннәрмесез, Сабирҗан абзый кирәк иде (трубкада Гыйззи апа).

– Балалар, Сабирҗан агагыз йоклый инде.

– Гыйззи апа бик кирәк иде бит, зинһарлар чакырыгыз инде?

– Юк, балалар булмый, иртүк торасы бар аның, чакырмыйм.

– Гыйззи апа, зинһар чакырыгыз инде, хәл итәсе бер әйбер бар иде. Иртәгә соң була.

– Хәзер айсак, уятып карыйм. (2-3 минут вакыт уза)

– Әйе, тыңлыйм (Сабирҗан ага бу)

– Сабирҗан ага, бар пес итеп кер әле!

Сабирҗан ага күптән бакый дөньяда инде. Белмим, кемнәрдә сакланды икән ул ясаган сандыклар? Ә әшәкелекләребез, этлекләребез һаман күңелдә. Никләр генә рәнҗеттек икән дип әле дә уйга батам мин… Яшьлек җүләрлегеме? Тәрбиясезлекме? Корбан гаетен Гәтият абый укыган… Мәчет халык белән тулган иде, дип сөйләде энем бәйрәмнең икенче көнендә скайптан… Бәлки гает намазында этлек кылган заманнарда телефонның саннар сугылган түгәрәген әйләндерүчеләр дә булгандыр…

Наил АЛАН, Прага

Мәгълүмат Безнең гәҗит.ru сайтыннан

Запись “Никләр генә рәнҗеттек икән?” [мәрхүм журналист Наил Алан истәлеге] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татар журналисты Наил Алан үләр алдыннан йөрәгенә операция ясата
Үлем үкенечле була. Хәер, бу сүз өчен генә әйтеләдер төсле, үлем башкача була да алмый бит ул. Менә узган шимбәдә татар милләте тагын бер ирекле, кыю улын җир куенына иңдерде: татар журналистикасы бер милли җанлы хезмәткәргә кимеде. Халыкның яраткан улы Наил Алан (Хисамиев) бик иртә арабыздан китеп барды.

«Безнең гәҗит» укучылары аны газетабызда урын алган язмалары аша белә. Ул «Азатлык» радиосында саллы, төпле язмалары белән аерылып тора иде. Әле июнь аенда гына 55 яшен тутырды. Сәяхәт итәргә яратты. Гел аралашып яшәдек. Бервакыт, үзем сәяхәт итәргә яратмагангамы (сәфәрләрдә йончыйм, иң яхшы ял авылымда), аның сәяхәтләренә аптырап сораганым хәтердә: «Җәһәннәм почмакларына барасың, аннан кайтасы да бар бит. Ни булмас?!» – дигән идем.

Ул көлде генә: «Мин бер урында тора алмыйм, дөнья гизәргә яратам, минем өчен шундый тормыш кирәк, йөри алмагач, пенсиягә чыккач, авылыма кайтып яшәрмен», – дигән иде. Туган нигезендә иске өйне дә сүттермәгән икән, шунда үзе кайтмакчы булган.

Ул чагында кем уйлаган, Наил Аланның чираттагы шундый сәяхәте шулай тәмамланыр дип.

Йөрәгенә зарланганын ишеткәнем булды, ә менә май башында аңа операция кичергәнен әйтмәде. Туганнарына да соңыннан гына җиткергән: «Мин хәзер күбәләк кебек очып кына йөрим, – дип сөенгән дә әле. – Күптән ясатасым калган икән», – дигән… Һәм туганнарының, хезмәттәшләренең үгетләренә карамастан сәфәргә киткән. Көнбатыш Африкадагы Атлантик океанда урнашкан утрау дәүләт Сал Кабо-Верде да ял иткәндә йөрәге тотып алган. 11нче июньдә безнең вакыт белән иртәнге 6да авылдагы энесенең хатыны Гөлнурның телефоны смс хәбәр кабул итә. Нишләптер йөрәгем көйсезләнә әле, борчылмагыз… дигән ул тавышлы хәбәрендә. Бу аның соңгы хәбәре була. Туганнары аңа шалтыратырга тотына. Тик телефон дәшми. Бу вакытта Африкада төнге 2 сәгать. Авылдан Прагага «Азатлык» радиосына хәбәр итәләр. Һәм тагын бер көннән Наилнең үлеме тәгаенләнә. Бик күп проблемалар аша Наилнең җасәде бары тик 23нче июньдә генә туган авылы зиратына иңдерелде. Мәрхүмнең туганнары «Азатлык» радиосына, аның хезмәттәшләренә, дусларына рәхмәтле. Татарстан хөкүмәте дә илчелек дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтә. Бүген Наилнең туганнары, «Җәсаден генә булса да кайтарта алдык, юкса, барып та җитә алмаслык кыйтгада каласы иде якын туганыбыз», – дип үзләрен юата.

Наил Алан җеназасында кемнәр генә юк иде. Ләкин рәсми затлардан, шулай ук рәсми мәгълүмат чараларыннан гына булмадылар. Рәсми мәгълүмат чаралары аның үлеме турындагы хәбәрне җиткерергә дә, туганнарының кайгысын уртаклашырга да урын тапмады. Чөнки Наил алар өчен милли җанлы журналист түгел, илгә каршы сөйләүче чит ил радиосы хезмәткәре. Бүген Наил һәм шундый ук дөреслекне яратучы, кыю сүзле журналистлар өммәтеннән булганым өчен мин дә «дөрес журналистлар» исемлегендә түгелмен. Һәм шуңа да рәсми даирәләрдән зурлауның булмавына аптырамыйм. Аның каравы Наилнең җеназасына эчкерсез халык җыелган иде. Һәркем ихлас иде, күңелен бушатты, якын дустының, туганының арабыздан китүенә күз яшьләрен тыя алмады. Шушындый ихлас җеназаны мин моннан бер ел элек шулай ук талантлы журналист, яхшы кеше Илфак Шиһаповны озатканда күргән идем.

Наил турысын сөйләүче, фидакарь йөрәкле, тынгысыз журналист иде. «Азатлык» радиосына төрле телләрдә сөйләүче редакцияләрнең эшчәнлеге белән танышырга баргач, Прагада ул миңа борынгы шәһәрнең бөтен почмакларын күрсәтеп чыккан иде. Кызганыч, вәгъдә итсә дә, Казанга кайткач, мин генә аны кунак итә алмадым. Кайтуга авылына ашыга, аннан кабат сәфәргә. Гел икенче юлы, дип ышандыра килде.

Инде менә якын дустыбыз, коллегабызның сәяхәтнамәсе дә, бу тормыштагы гомер китабы да ябылды. Кызганыч, милли җанлы, ватанпәрвәр журналистлар сафы сирәгәя. Эш өчен яну, дөреслек өчен көю, милләт өчен борчылу җитенкерәми. Җеназада сүз алырга курыктым, тамагым тыгылыр да, сүземне әйтә алмам, дидем. Хәзер әйтәм: «Сафларыбыз сирәгәя, димәк безгә арабыздан вакытсыз киткән Наилләр, Илфаклар өчен дә эшләргә, үзебезгә алмаш тәрбияләргә кирәк!» Наилне гүргә иңдергәндә мин шулар турында уйланып тордым. Хисапсыз җыелган халыкка, таныш-белешкә ара-тирә күтәрелеп карыйм: бар да күз яшен сөртә, хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә.

Ирләрне дә елаттың шул син Наил!!! Вакытсыз елаттың… Сине гомер буе юксыначакбыз, без генә түгел, җиңел, йөгерек сөйләмле, оптимист рухы тавышында яңгырый торган Наил Алан укучыларыңа, тыңлаучыларыңа, бөтен татар халкына җитмәс. Хуш, бәхил бул! Урының оҗмах түрендә булсын, ахирәттә шул бакчаларда безне дә каршы алсаң иде! «Безнең гәҗит»не татар рухы өчен битараф булмаган укучылар укый. Алар өчен дә синең арабыздан китүең тирән кайгы, дип уйлыйм. Туганнарыңа, якыннарыңа шушы тирән кайгыны күтәрергә көч һәм сабырлык бирсен!

ЯТИМЛЕКТӘН ОЛЫ ШӘХЕСКӘ ЮЛ

Наил Алан сабый чагында ук ятим кала: әнисе вакытсыз гүр иясе була. Үги әнисе дә ул үсмер чакта дөнья куя. Казанда университетның татар филологиясе факультетын тәмамлаганнан соң ул 1986нчы елда Төмәнгә татар теле укытучысы булып китә. Һәм өлкә радиосында «Дусларга сукмак» дип исемләнгән татар телле тапшыруга нигез сала. «Азатлык» радиосы белән хезмәттәшлек итә башлый. Шул чагында Наил үзенең Хисамиев фамилиясен Алан тәхәллүсенә алыштыра. «Себердә радиога хатлар бик күп килә иде, фамилиямне хаталы язалар, шуннан авылымның исемен алырга булдым», – дип аңлата ул бу гамәлен. Аны шул Наил Алан дип беләләр, ул туган авылы исемен бар дөньяга таныта. Кызганычка каршы милләтләр өчен хөррият кысыла башлагач, татар телле радиотапшыру ябыла. Наил эшсез кала. Төмәндә 17 ел эшләгәннән соң 2004нче елда Казанга кайтып «Азатлык» радиосының Казандагы бюросында эшли башлый. Соңгы елларда Прагада яшәп эшләде. Алан авылында җеназасына кайткач авыл халкы, Наилнең кайтуы бар авыл өчен бәйрәм була торган иде, ниләр генә оештырмады, дип бик юксынып сөйләде. Авыл мәктәбендә (аның сакланып калуында Наил Аланның тырышлыгын сөйләделәр) аның музеен оештырырга килештеләр.

Наилнең исеме халык белән бәйле. Ул аны яратты, дөньяның төрле почмагындагы кешеләр аның рухына дога кылып искә алып соңгы юлга озатты. Үзе халкын ничек ихлас яратты, милләте дә шул рәвешле бәгырьләре сыкрап җавап кайтарды.

Биш ел элек нәкъ шушы вакытларда 50 яшен тутырган Наил Алан хезмәттәшләренә интервью биреп, үзенең бәхетле булуы турында сөйләгән иде: «Кемдер бу яшьтә нәтиҗә ясый, нинди максатка ирешелде, дип уйлый башлый. Шөкер, бервакытта да машина алам, коттедж салам, фәлән кадәр капитал булдырам, хезмәтем өчен медаль, орден алачакмын дигән максат куймадым һәм шуның белән бәхетлемен дә. Булганга шөкер итә белү белән дә бәхетлемен. Мин ирекле шәхес, яраткан эшем бар, сәяхәт итәм, төрле илләргә барам, таныша алам. Мин укучыларыма файдалы мәгълүмат җиткерә алам, аннан җәмгыятькә файда бар икән, Аллаһы Тәгаләгә шуның өчен мең рәхмәтлемен», – дигән юлларны укыйбыз «Азатлык» сәхифәсендәге язмада.

Мәрхүмнең туганнары, якыннары кайгысын уртаклашып, иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ, Безнең гәҗит

Фотода: Наил Алан Африкага барган саен, урындагы балалар бакчаларына, мәктәпләргә кереп балаларга бүләкләр тапшыра торган булган

Запись Татар журналисты Наил Алан үләр алдыннан йөрәгенә операция ясата впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Наил Аланның нинди эз калдырганын хөкүмәт тә, халык та белеп бетерми” [соңгы юлга озату видеосы]
Татар дөньясында танылган журналист, хезмәттәшебез Наил Аланның җәсәде Кабо Верде-Лиссабон-Мәскәү-Казан юлы белән кайтып туган авылы зиратында җирләнде. Аны бөтен авыл халкы “сөекле авылдашыбыз” дип соңгы юлга озатты.

Наил Аланны туганнары, дуслары Казан һава аланында ук каршы алды. Туган җире – Теләче районы Алан авылына кайта алмаучылар аны Казанда озатып калды. Филология фәннәре докторы, озак еллар дәвамында татар журналистларын әзерләгән Васыйл Гарифуллин Наил Алан белән югары уку йортында “Каз канаты” ансамблендә бергә биегәннәрен дә искә алды, аның үлем хәбәре барысын да тетрәндерде һәм моңа ышану бик авыр дип сөйләде.

“Наил Аланны югалту – бөтен татар халкы өчен югалту. Татарның мәнфәгатен яклауга тормышын багышлады, милләт өчен җан атып яшәде, гомерен, иҗатын халкыбыз өчен фида кылган шәхес дип беләбез. Ул зур мирас калдырды, аның эшчәнлеген барларга, истәлек итеп сакларга кирәк. Рухы безнең белән яшәр, Аллаһ Тәгалә аңа оҗмах бүләк итсен”, дип әйтте Васыйл әфәнде.

Туган авылына кайту юлында ярты җир шарын әйләнеп кайткан мәрхүмне аның туган нигезе капкалары төбендә бөтен авыл зарыгып көтә иде. Наил Алан лаеклы ялга чыккач туган авылына кайту ниятендә булды. Шуңа күрә дә туган нигезен сүттермәгән, “Алла бирса, кайтып үзем яшим” дигән сүзләрне еш кабатлаган иде. Кайтты, әмма туган авылында картлыгын каршыларга насыйп булмаган Наилгә. Соңгы тапкыр кайтуы апрель аенда булды, анда ул сеңлесенең улын җирләргә дип кайтты. “Матур озаттык балакайны, авылдашларыма рәхмәт, җиренә җиткереп бар эшне башкарырга ярдәм итте”, дип сөйләде. Күп тә узмас, үзе дә туганнарын, авылдашларын кайгыга салып туган туфрагына кереп ятар өчен кайтыр дип кем уйлаган. Ул барысына да ярдәмгә ашыга иде, никадәр эше ярылып ятса да булышырга ашкынды, торып чапты, ашыгыч ярдәм кебек эш итте, әмма үзенә ярдәм итәргә мөмкинлек булмады.

“Наил китү хәбәрен алгач, авыл кешеләре мәчеттә Рамазан аеның Кадер кичәсен каршы алырга дип җыелдык. Наилне искә алдык, аның рухына дога кылдык. Изге айларда китеп барды Наилебез, Аллаһ Тәгалә аңа җәннәт бүләк итсен. Туганнары, дуслары җеназа намазын укып зурлап озатабыз сине, кадерле энебез. Игелекле эшләрең кабул булсын, хата-кимчелекләрне гафу әйләсен. Хуш, бәхил бул!” диде авыл картлары мәрхүмне соңгы юлга озатканда.

Журналистның якын дусты, Төмән өлкәсендәге эшмәкәр Ринат Насыйров та мәрхүмне олылап соңгы юлга озатыр өчен кайткан иде.

“Наил араларны, кыйтгаларны кыскарта торган шәхес иде. Дустыбыз җәннәттә булсын дип дога кылабыз. Бүген аның иң яраткан кешеләре биредә, аны зурлаган кешеләр, кайта алмаучылар да күп, алар да сыкрый. Наил Аланның нинди эз калдырганын хөкүмәт тә, халык та белеп бетермәде. Әле дә аңламый. Гәүдәгә кечкенә булса да, ул бик зур эшләр башкарды. Төмәндә, Прагада Азатлыкта эшләгәндә дә, Казанда да иҗат иткән вакыт аралыгында аның шактый зур мирасы тупланды. Алан авылы мәктәбендә аның шәхесе истәлегенә музей да булдырып булыр иде. Бу эшкә аның авылдашлары алынса, дөрес булыр иде, без аңа бәйле булган мирасны тупларга ярдәм итәр идек”, диде ул.

КДУның татар теле һәм әдәбияты факультетында бергә белем алган дусты, галимә Дания Заһидуллина татар дөньясы ирекле фикерли торган, милләте өчен җанын биреп эшләгән көчле журналистын югалтты дип сөйләде.

“Тора-бара аның нинди шәхес булганын аңларбыз, аның җитмәгәне дә үзен сиздерәчәк. Наил Аланның һәр язмасы татар халкына багышланды, халык яхшырак яшәсен өчен, тел-мәдәниятебез сакланып калсын өчен бертуктаусыз эзләнде, эшләде, үзенең сүзе белән халыкны уятырга омтылды. Туган авылында да, республика, Русия буйлап чәчелгән күп кенә татар авылларының мәктәпләрен саклап калу өчен тырышлык салды. Мәктәпләрдә татар теле сакланып калган икән, Наилнең өлеше бик зур.

Наил Алан халык кешесе булды, һәр кеше белән уртак тел таба белде, һәрберсенә кирәкле тиешле сүзен җиткерә иде. Бик күп кешеләрне үз янына туплады, берләштерде. Күпләребезнең күңелләренә юл таба белеп яшәде. Күрәсең, ул киткәннән соң да безгә бердәм булып халык өчен яшәргә дигән васыятедер бу. Туган туфрагына кайтты Наил, бу эш бик зур авырлык белән барды,әмма тиз арада җәсәден алып кайтуда хезмәттәшләре, дуслары зур тырышлык куйды, Татарстан хөкүмәте дә булышты. Урыны җәннәттә булсын”, диде ул.

Соңгы юлга озатканда имам артыннан авыл халкы, мәрхүмнең туганнары, дуслары җеназа намазына рәт-рәт булып тезелеп басты. Намаз укылды, имам татарның күптәнге гадәте белән халыккка таба борылып: “Вазыйх улы Наил яхшы кеше идеме?” дип сорады, аңа бертавыштан “Яхшы кеше иде!” дип җавап бирелде һәм Наил Алан җәсәде артыннан халык авыл очында урнашкан зиратка юл тотты.

“Батыр йөрәкле, кече күңелле чын кеше иде. Мәктәбебезне саклап калды гына түгел, ул һәрвакыт авылдагы кешеләрнең нәрсә белән яшәгәнен белеп торды. Хокукларны якларга өйрәтте, булыша иде, кешеләрне кайгыртты. Наил чын-чынлап безнең авылны танытты бит. Тәхәллүс итеп авыл исемен алып ул эшчәнлеге аркылы Алан атамасын татар дөньясына яңгыратты. Наил авылдаш кына түгел, аны күпләр туганыдай кабул итә иде. Ул иң кешелекле кешеләренең берсе булды. Наил туганкаебыз өчен бөтен авыл сыкрый. Күңелне бер уй юата – туган җиренә кайтып җитте”, дип үзара сөйләштеләр зират коймасы артында ирләрнең кабер янында Коръән сүрәсен укыганын күзәтеп торган хатын-кызлар.

Бу көнне өлкәне дә, яше дә, ирләр дә, хатыннар да күз яшьләрен тыя алмады. Аны озатуда рәсмиләр, татар конгрессы кебек иҗтимагый оешмаларның вәкилләре дә юк иде. Әмма Наилнең исеме халык белән бәйле. Ул аны яратты, дөньяның төрле почмагандагы кешеләр аның рухына дога кылып искә алып соңгы юлга озатты. Үзе ничек халкын ихлас яратты, милләте дә шул рәвешле бәгырьләре сыкрап җавап кайтарды.

Биш ел элек нәкъ шушы вакытларда 50 яшен тутырган Наил Алан хезмәттәшләренә интервью биреп, үзенең бәхетле булуы турында сөйләгән иде: “Кемдер бу яшьтә нәтиҗә ясый, нинди максатка ирешелде дип уйлый башлый. Шөкер, бервакытта да машина алам, коттедж салам, фәлән кадәр капитал булдырам, хезмәтем өчен медаль, орден алачакмын дигән максат куймадым һәм шуның белән бәхетлемен дә. Булганга шөкер итә белү белән дә бәхетлемен. Мин ирекле шәхес, яраткан эшем бар, сәяхәт итәм, төрле илләргә барам, таныша алам. Мин укучыларыма файдалы мәгълүмат җиткерә алам, аннан җәмгыятькә файда бар икән, Аллаһы Тәгаләгә шуның өчен мең рәхмәтлемен”.

2016 елда инглиз шагыйре һәм драматург Уильям Шекспир үлеменә 400 ел тулу уңаеннан Азатлык аның “Һамлет” әсәреннән танылган өзекне төрле телләрдә яздырып бер тупланма әзерләгән иде. Татарча өзекне Наил Алан укыды.

Азатлык

Запись “Наил Аланның нинди эз калдырганын хөкүмәт тә, халык та белеп бетерми” [соңгы юлга озату видеосы] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Наил Алан ни өчен өйләнмичә песиләр белән яшәвен һәм Казанга булган үпкәсен сөйли [соңгы әңгәмә]
Кичә “Азатлык” радиосы корреспонденты Наил Аланның Көнбатыш Африканың Кабо-Верде Республикасында ял иткәндә вафат булуын хәбәр иткән идек. “Наил Аланның үлеме – татар халкы өчен зур югалту. Ул үзенең позициясе, стиле белән татар дөньясына танылган шәхес иде”, – дигән Татар-информга “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе җитәкчесе Рим Гыйлфанов.

Аның сүзләренчә, 55 яшьлек Наил Алан йөрәк авыртуларына, сәламәтлегенә зарланган. Әмма , курыкмыйча, Африкага чыгып киткән. Бу – аның Африкага өченче сәяхәте булган.

Соңгы елларда Прагада яшәгән журналист үзенең әйтеп калдырган васыяте буенча туган авылы – Татарстанның Теләче районы Алан авылында җирләнәчәк.

Игътибарыгызга Наил Аланның моннан 5 ел элек “Ирек мәйданы” журналисты Римма Бикмөхәммәтовага биргән соңгы әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

“МИҢА 5 ЯШЬ ВАКЫТТА ӘНИЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ӨЗЕЛДЕ”

— Наил, синең чын фамилияңне белгән кеше юк шикелле… Йә тутырып Наил Алан, йә Алан дип кенә әйтәләр үзеңә. Фамилияң ошамадымы, тәхәллүс булдыру мөгез чыгару идеме?

— Чын фамилиям бар — Хисамиев. Уйлап тапкан тәхәллүсем нык беректе үземә, шуңа чынын белгән кеше сирәк. Төмәндә радиода эшләгәндә “Дусларга сукмак” тапшыруын ул вакыттагы бөтен Төмән өлкәсендәге, хәзер өч кисәктән тора бу яклар — Ханты-Манси, Ямал-Ненец автоном округлары, Төмән өлкәсенең көньягы — бөтен татар-башкортлар тыңлый, хатлар язалар, шалтыраталар иде. Ул заманнарда интернет юк иде бит! Ә Себер татарлары өчен радиода татарча тапшыру булуы, анда үзләрен ишетү мөмкинлеге бер могҗиза. Атна саен кимендә йөзгә якын хат укый идек. Хатларның кайберләрендә фамилиямдә хата яки бозып язылган була. Телефоннан шалтыратсалар да, дөрес атамыйлар иде. Себер татарлары өчен Хисамиев фамилиясе авыр, ятрак иде. Өч ел эшләгәннән соң, “Тукта әле, кеше башын нигә катырам соң мин?” дип эшләрен җиңеләйтергә булдым. Эфирда үземне Наил Алан дип сәламли башладым. Теләченең Аланы — туган авылым. Барысы да тиз ияләнде, Наил түгел, Алан дип дәшә иделәр. Бу мөгез чыгару да, модага иярү дә түгел иде, бары тик тыңлаучыларыма уңайлы булсын өчен эшләнде.

— Мин сине элегрәк Себердә туып-үскән татар дип уйлый идем, әле дә танышларым арасында Наил Аланны Күчем хан нәселеннән дип танучылар бар.

— Себердә озак яшәп эшләгәнгә күрә шулай кабул итәләр! 17 ел шунда гомер иттем, мәзәк эш түгел. Ә чынында Татарстанда тудым, шушында кендек каным тамган урын. Әтием Вазыйхның туган авылында дөньяга килгәнмен. Мин әниләргә, әбиләргә бай кеше. Әнием Зәкия Чистай ягыннан. Алан авылына укытырга килгәч, әти белән өйләнешкәннәр. Алар икесе дә укытучы иде. Әнием урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, әтием гомере буе мәктәптә биология фәнен укытты. Ике яшь укытучы гаилә корып яшәүләре, мәхәббәт җимешләре буларак мин туганмын. Ләкин әнидә йөрәк чире булган, миңа 5 яшь булган вакытта әниемнең гомере өзелде. Икенче әнием дә бар, ул безнең авылныкы, аның исеме Сөембикә. Ул гомере буена авыл советында эшләде. Без гаиләдә өч бала үстек, Наилә исемле сеңлем, Артур исемле энем бар. Артурга һәм аның гаиләсенә рәхмәтләр яусын, төп йортның нигезен суытмадылар, шунда гомер кичерәләр.

Чындырмы, юктырмы, хастаханәдән әти ничек күтәреп чыкканын да хәтерлим кебек. Әни мине үзе белән җитәкләп мәктәпкә алып барганы нык истә калган, әле дә күз алдымда ул. Аннан соң ул миңа борчак чәйнәп авызыма каптырганын яхшы хәтерлим, шул борчакның тәмен әлегәчә тоям. Әни хастаханәдә ятканда ул миңа ике арслан баласы төшкән рәсем җибәргән иде. Яхшы хәтерлим әниемне, урыны җәннәттә булсын!

Сөембикә әнигә килгәндә, ул мине читкә этәрмәде, үз баласы итте. Үз әниләре белән дә уртак тел таба алмаган, бер-берсенең җылысын тоя алмаган, бер-берсенә терәк булып, рәхмәтле булырга кирәклеген аңламаган балалар бик күп. Ә мин инде олыгайган көнемдә Сөембикә әниемне бары тик рәхмәт белән искә алам. Безгә әни булып килгәне, мине караганы, тәрбияләгәне, олы юлга фатыйха биреп озатканына ихлас йөрәктән рәхмәтлемен. Аның турында начар сүз әйтсәм, гөнаһлы булыр идем.

“БЕЗНЕ БИТ ЧЫН ЗЫЯЛЫЛАР УКЫТТЫ!”

— Казанда укытучылыкка укыгансың, Себергә барып урнашып журналистка әверелгәнсең. Мөгаллимлекне сайлап ялгышканыңны аңладыңмы?

— Һич кенә дә алай түгел! Балачакта минем кем генә буласым килмәде, артистлык турында да хыялландым, үземне поезд йөртүче, табиб итеп тә күрә идем. Хәтта университетта укып йөргәндә дә сабакташым Камил Вәлиев белән Щепкин исемендәге театр мәктәбенә талпынып алдык. Марсель Сәлимҗанов янына барып шигырьләр сөйләп, имтихан тотып та кайткан идек. Бу кыңгыр эшебезне университетта сизгәннәр. Мәктәпне тәмамлаганда мин КГУда татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә укыячагымны сизә идем кебек. Татар телен яхшы беләм, телгә зур кызыксынуым, зур мәхәббәтем бар иде дип әйтә алмыйм. Алан мәктәбенең данлыклы чорлары иде ул. Татар теле һәм әдәбияты бүлегенең терәк мәктәбе булып торды. Студентлар практика үтәргә Аланга кайта иде. Казаннан язучылар, тел галимнәре еш килә, авыл халкы, шәкертләр белән очрашалар иде. Мөхәммәд Мәһдиев, Гомәр Саттаров, Хатыйп Миңнегулов килгәнен хәтерлим. Аларның тәэсире тими калмагандыр. Татар филологиясе факультетына барып керү — язмыш. Ул заманда анда укырга керү авыр, белем алу мәртәбә иде. Мин дә беренче елны керә алмадым, конкурс коточкыч зур булды, авылга кире кайтып, бер ел буена пионервожатый булып эшләдем. Татар теле укытучысы һөнәрен үзләштерү — ул вакытта зур дәрәҗә иде. Безне бит чын зыялылар укытты! Себердә өч ел яратып укыттым, әле дә авыл кешеләре, укучыларым сагынып искә алалар. Ул якларга чыгып китү тарихы да шул хыялый мөгаллим булып эшләү теләгенә бәйле булды.

Күренекле тюрколог Диләрә апа Тумашева бишенче курс башында безгә Себергә укытучылар кирәк дип сөйләде. Анда куе урманнар, елга, сазлыклар арасында үзенчәлекле телләрен, гореф-гадәтләрен саклап яшәүче татарлар яши дип рухланып әкияти бер дөньяны сүрәтләде. Башта җиде кеше китәбез дип язылган идек, ләкин нәтиҗәдә без Төмән якларына Фәнзилә Җәүһәрова белән генә чыгып киттек. Үкенмәдем, минем өчен зур мәктәп, тәҗрибә булды ул. Укытучы булып эшләдем, дәүләт радиосында татарча белгеч кирәк булгач, мине чакырдылар, шунда “Дусларга сукмак” исемле тапшыруымны булдырып, радиожурналистикага кереп киткәнемне сизми дә калдым. Укытучылык эшемне яратам, хәзер Прагада яшәсәм дә, татарча өйрәнергә теләгән татар яшьләренә курслар оештырып, аларны татарчага өйрәтәм.

“СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ИҢ КУРКЫНЫЧ ВӘЗГЫЯТЬ АЛДЫНДА”

— Син һәрвакыт Себерне яратып сөйлисең, материалларыңда аларның тормышын яхшы белеп язасың. Себер татарлары Казанга үпкәле, аралар да суына бара кебек, Казанның ул якларга игътибары җитми. Халык санын алуда татар сүзен кушмыйча, үзләрен себерле дип язучылар барлыкка килде, саннар үсә, диләр. Бу четерекле вәзгыятьтән чыгу юллары бармы?

— Барлык четерекле вәзгыятьне еш очрашып, проблеманы уртага салып, үзара берни яшермичә сөйләшеп, килешеп кенә хәл итеп була. Бу бер Себер татарларына гына хас түгел, Башкортостан белән дә шулай ук. Ачыктан-ачык сөйләшүләр ешрак булган саен, мәсьәләне хәл итү юллары да күбәя. Себер үзе бер зур татар дөньясы. Анда да татарлар төрле: Татарстан, Башкортостаннан нефть, газ табу эшләренә юнәлгән татарлар, Столыпин реформасы вакытларында күченеп утырган татарлар, зур дөнья белән элемтәләре өзелгән, сазлыклар арасында аерым-аерым авыллар булып яшәүче җирле себер татарлары, шәһәрдә көн күрүчеләре бар. Бер авыл үзе бер үзгә дөнья кебек ул Себердә. Хәтта аларның сөйләм телләре дә төрле. Төмән проблемалары Тубыл татарларына ят булырга мөмкин, шуңа күрә аларның проблемаларын һич кенә дә бер яссылыкта карарга ярамый. Дөрес, Казанга үпкә белдерү бар. Бер төркем себер татарлары себер телен, мәдәниятын, гореф-гадәтен генә саклыйк, “үсепеснеке” дигән сәясәт алып бара. Татар әдәби теленнән башка түбән тәгәрәячәкбез дигән карашта торучылар да бар. Себер теле бик үзенчәлекле. Төрки татар теленең иң борыңгы формалары саклап калган төбәк бу яклар. Себер телен саклыйк дигәнне Казанга, татар әдәби теле нигезендә себер телен дә үстерик дигәнне себерләргә аңлау кирәк, минемчә. Узган җанисәптә 9 меңнән артык кеше себерле булып язылган икән, бу аларның карары, бу карарга да хөрмәт белән карау кирәк. Гасырлар буе балык тоткан күлләре, печән чапкан болынлыклары, эрбет чикләвеге җыйган урманнары, мүк җиләге җыйган сазлыклары шәхси кулларга күчеп беткәндә, ипләп кенә миллилек юкка чыгарылганда, татар телен һәм әдәбиятын укыту бөтенләй диярлек бетүгә таба барганда башка җирдән аңлашу һәм рәсми ярдәм булмаганга үзебез — аз санлы җирле халык статусы алып булмас микән дигән адымнары дип карыйм аны. Аңлашу җитми. Бүген себер татарлары иң куркыныч вәзгыять алдында. Русиядә соңгы 6-7 ел эчендә алып барылган оптимальләштерү сәясәте башта “пилот” проект буларак Себердә сынап каралды. Татар мәктәпләре, мәдәният йортлары ябылды. Хәзер дә татар телен укыту кими бара, хакимият җирле себер татарларына бу якларга эшкә килгән украиннар, молдованнар һәм башка милләтләргә караган кебек кенә карый. Казан да үз сүзен өздереп әйтә алмый, чөнки башка төбәк бит.

— Төмәндә 17 ел буена эшләгәннән соң аннан ни сәбәпле киттең?

— Русиядә милләтләргә тискәре мөнәсәбәт, сәясәт 2004 елда нык көчәя башлады, шул сәбәпле андагы радиода татар телендәге эфир вакыты кыскара башлады. Без атнасына 2 сәгать татарча сөйли идек, аны 25 минутка гына калдырдылар. Радио җитәкчелеге татар тапшыруыннан тыш өстәмә эш сайлап ал дип тә тәкъдим иткән иде үземә. Күңелемә ятмаган эш белән шөгыльләнәсем килмәде. Мин ул вакытта “Азатлык” радиосы белән тыгыз хезмәттәшлек итә идем. “Азатлык”ның татар-башкорт редакциясе мөдире Рим Гыйлфанов Казанга кайтып эшләргә тәкъдим ясады. Казанга 2007 елда кайттым, инде менә ике ел ярым Прагадамын.

“ДӨРЕСЕН ЯЗСАҢ, ХАЛЫК ТА СИҢА ЫШАНА”

— Мәдәният, мәгариф, кеше хокуклары — “Азатлык”та син яктырткан төп темалар. Язганыңның файдасын күрәсеңме? Журналист буларак эшләвең белән җәмгыятьне үзгәртә алуыңа ышанасыңмы?

— Соңгы мисал, Әгерҗе районындагы Салагыш һәм тагын 4 татар, 2 мари мәктәбен үзгәртергә теләгән иделәр. “Азатлык” радиосы бу турыда язмаса, мәсьәләне даими яктыртып тормаса, кем белә, бәлки ябып та куярлар иде. Азатлык, минемчә, халыкка үз сүзен әйтергә терәк булды. Хакимият моңа игътибар итми калмады.

Азатлыкның Русиядәге җитди проблемаларны уңай якка үзгәртүгә этәргеч бирүен дә сизәм. Милли сәясәт стратегиясен кабул иткәндә “Азатлык” һәм башка ирекле матбугат чаралары язмаса, бу проблеманы җитди күтәрмәсә, бу документ милли республикалар, милләтләргә карата күпкә начаррак вариантта кабул ителер иде. Мәгариф кануны белән дә шулай ук. Хокук яклаучылар, җәмәгать эшлеклеләре моны даими сөйләмәсә, ирекле матбугат күтәрмәсә, мәгариф канунына Татарстан тәкъдимнәренең күбесе керер иде микән? Ай-һай…

Дөресен язсаң, халык та сиңа ышана. Гади халык бодайны кибәктән яхшы аера ул. Укучы, иҗтимагый, сәяси лидерларның кайсысы шыттырганны, кайсының үз ягын каерганын, кем дөресен әйткәнен сизә, белә. Төмәндәге остазым безгә: “Халык сездән күпкә акыллырак, дөресен сөйләгез”, — дип өйрәтә иде.

— “Азатлык”ның FM дулкынында сөйләве бетте, хәзер ул кыска дулкыннан да югалды. Интернетта гына сайты калды, ләкин татар арасында интернетны кулланучы, анда ана телендә үзгә мәгълүмат эзләүче кешеләр әллә ни күп түгел. Аудитория кимүен сизәсеңме? Тыңлаучыларны югалттың дип санамыйсыңмы?

— Бер яктан, кимегән кебек тоела ул. Бүген “Азатлык” сайтына көненә уртача 2 мең кеше керә, укый, бер өлеше форумда катнаша, фикерен яза. Иң актуаль мәкаләләрне “Безнең гәҗит” бастыра. Шулай ук “Матбугат.ру” да язмаларга битараф түгел. Шушы яктан караганда, безнең җитди язмалар белән танышып баручылар аз түгел дип әйтә алам. “Азатлык”ны татар җанлы, милләтне кайгыртучы, дөньяга аек карашлы актив кешеләр, зыялылар укый.

— Татар журналистикасы чит илләрнекеннән нык аерыламы?

— Чит илдә мәгълүмат кыры бик киң, күп төрле. Оператив хәбәрләр җиткерү, туган вәзгыять тирәсендә төрле фикерләр бирү югары дәрәҗәгә куелган. Ничек бар, шулай сөйләү, күрсәтү чит илдә бер норма, гадәти күренеш. Русиядәге кебек хакимият җырын гына җырлау, халыкка бер төрле генә мәгълүмат бирү, инфомацияне чикләү чит ил кешесенең башына да сымый. Бүген кешенең бик тиз хәбәр аласы, яңалыкны, һәм әлбәттә, дөресен ишетәсе килә.

— Син үзеңне кыю журналист дип саныйсыңмы?

— Юк, санамыйм. Сүриягә барып, андагы вәзгыятьне ничек бар, шулай сүрәтли алсам, яки Кавказга барып, федераллар белән җирле халык арасындагы низагның сәбәпләрен, төбендә ни ятканын яза алсам, үземне кыю дип исәпләр идем. Туган проблема турында министрга, йә булмаса хакимият кешесенә шалтырату өчен кыюлык кирәк мени?

— Кыюлык күрсәтер өчен Сүриягә барырга кирәкми, биредә дә очраклар җитәрлек. Татарстандагы кайбер четерекле мәсьәләләрне ачып салырга биредәге журналистларны тотып торган факторлар бар, иминлеге өчен курка ул, “риск”ка барыр иде, “нәрсәгә кирәк ул миңа?” дип уйлый, чөнки аңа ул кадәр эш хакы да түләмиләр, арытабан үзеңә, туганнарыңа мөнәсәбәт нинди булачак, үч алачаклар дип уйлый… Ә менә сезгә карата “чит илдә торып, кыю язмаларыгыз юк” дигән дәгъвалар бар, моның белән килешәсеңме?

— “Азатлык” радиосы алай мич артына качып-посып ята торган матбугат чарасы түгел. Полиция башбаштакларын да яздык, хакимиятнең халыкка карата миһербансызлыгы турында сөйләмибез дип әйтмәс идем. Төрмәләрдәге кешеләрне ничек изалаганнарын сөйләдек, яздык, күрсәттек. Хәрбиләрнең солдатларга көч куллануы да һәрдаим яктыртыла. Думага сайлаулардан соң хәрәмләшүләргә протест белдереп халык урамнарга, шул исәптән Казанда да, агылганда, кем язды? Мондый дәгъвалар белән килешмим. Урыс чыганаклардан күчереп язалар дигәнгә дә аптырарга кирәкми, мәгълүмат кайдандыр дөньяга чыга. Ә “Азатлык” барыбер булган вакыйганы, туган проблеманы кешелеклек, демократия принципларыннан чыгып яза, төрле яклап ача. Һәркем дә форумнарда теләгән фикерен җиткерә ала.

“ҮЗЕМНЕ 30 ГА ДА ҖИТМӘГӘН ЕГЕТ ИТЕП ХИС ИТӘМ”

— Наил, син ник өйләнми калдың? Эш дип гаилә кормый калдыңмы, башка сәбәпләр бармы?

— Дөнья бер төрле генә булмаган кебек, кешесе дә төрле. Ник өйләнмәдең дисең, әле соң түгел бит! Аптырамагыз, кешеләр 70 тә өйләнә һәм бәхетле булалар! Өйләнмим дип беркайчан да өздереп әйткәнем булмады. Һәр нәрсәнең үз вакыты, миңа да вакыты җитәр.

— Димәк, әлегә синең гаиләң — ул син һәм ике песиең?

— Песиләрем аерым бер тарих! Алар минем чын гаилә әгъзаларым, песиләр турында сәгатьләр дәвамында сөйли алам. Гомумән, хайваннарны нык яратам, табигатькә бик сакчыл кеше мин. Тереклекккә зыян салудан куркам. Өйгә чебен керсә дә, мин аны үтермичә тәрәзәдән кире очып чыксын өчен артыннан ярты көн куып йөри алам. Кулымда аның җан тәслим кылуын теләмим. Үрмәкүч миңа комачауламый икән, үз мохитендә әйдә, яшәсен дим, ул да үз өен кора бит.

Әлегә песиләремне апам тәрбияләп тора, аның аларга исе-акылы китә, бу кадәр акыллы песиләр дә булыр икән ди ул. Бар нәрсә хуҗасыннан тора, үземә охшаганнар, дим мин аңа! Матильда — әни песи, Сүзге — аның кызы. Песиләр белән яшәү мине үзгәртте, тормышымны тәртипкә салды. Алар минем очкычтан килеп төшкәнне дә сизә, ишек төбенә килеп утыралар, ди апам.

— Песиләр белән мавыгудан тыш синең аш бүлмәсендә төрле ризыклар пешереп, кунакларыңны сыйларга яратканыңны да беләм.

— Бик яратып әзерлим! Үзем уйлап тапкан ризыкларым да бар. Аш бүлмәсендә кайнаша башлыйм икән, иҗат итәргә тотынам, бу ризыкка ни өстәп була икән дип суыткычны актара башлыйм. Көтелмәгән берәр тәмләткеч, ризык кушып җибәрәм. Үзгә бер тәм белән пешә ул аннары! Кунаклар “ни салдың монда?” дип аптырап баш ватып утыралар. Сарык бавырын антоновка алмалары белән бергә пешерәм. “Наил өчпочмагы” дигән ризыгым да бар. Тавык түше итен, сельдерей сабакларын, суганны турап салам, май урынына дорблю исемле сасы сыр кисеп салам да камырны өчпочмак итеп бөгеп пичкә тыгам. Үземә генә ошый дисәм, башкалар да яратып ашый! Себерчә балык пешерергә яратам. Чит илләргә сәяхәт иткәндә аларның милли ризыкларын ашарга тырышам. Ризык сәнгате белән, ягъни ризыкны сәнгать дәрәҗәсенә җиткерү белән кызыксынам. Кайткач, аларча пешереп караган булам. Ризыкка илһамыңны бирсәң, күңелеңне салсаң, җаныңны биреп тәрбияләгән акыллы бала кебек, тәмле була ул. Хәтта ипигә майны күңел биреп яксаң, аның тәме, минемчә, башкачарак була. Тормышта һәр нәрсәгә күңел бирергә тырышам, һәр язмамны күңелем аша үткәрәм.

— Синең белән аралашканда Казанны яратмавың сизелә, Европаны күккә чөясең. Ник шул кадәр үпкәле син Казанга?

— Казан бик үзгәрде. Аның эчке рухы, миллилеге юкка чыкты, аны таптадылар, җимерделәр, изделәр. Мин Казанга кайткач кына да тарихи һәйкәлләрне вәхшиләрчә җимерделәр. Шуларның берсе — Тукай рухы сеңгән Болгар номерлары булды. Татар теленә тискәре мөнәсәбәте өчен дә Казан җитәкчелегенә рәнҗедем. Казанга кайтсам, әрним. Без укыган вакыттагы Казанның шәһри миһербанлыгы, кешеләр арасындагы җылы, дустанә мөнәсәбәт, кешеләрнең зыялылыгы, эчке шәһәр мәдәнияты юкка чыккан кебек тоела. Шуның белән күңелем ризалашмый. Бер-береңә хөрмәт юк. Кибеттә чират торганда ишетмәгәнне ишетергә мөмкинсең. Иң әшәке сүзләр белән рәнҗетергә дә күп сорамыйлар. Европа кешесе өчен бу башка сыймаслык күренеш. Яратмыйм дип әйтә алмыйм, шәһәрдә татар рухының юкка чыгуы белән килешә алмыйм.

— Үзеңне 50 яшьлек итеп хис итәсеңме? Нинди планнар корып яшисең?

— Бер дә сизелми! Үземне 30 га да җитмәгән егет итеп хис итәм. Кемдер бу яшьтә нәтиҗә ясый, нинди максатка ирешелде дип уйлый башлый. Шөкер, бервакытта да машина алам, коттедж салам, фәлән кадәр капитал булдырам, хезмәтем өчен медаль, орден алачакмын дигән максат куймадым һәм шуның белән бәхетлемен дә. Булганга шөкер итә белү белән дә бәхетлемен. Мин ирекле шәхес, яраткан эшем бар, сәяхәт итәм, төрле илләргә барам, таныша алам. Мин укучыларыма файдалы мәгълүмат җиткерә алам, аннан җәмгыятькә файда бар икән, Аллаһы Тәгаләгә шуның өчен мең рәхмәтлемен!

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

Ирек мәйданы

№ | 06.06.2013

Запись Наил Алан ни өчен өйләнмичә песиләр белән яшәвен һәм Казанга булган үпкәсен сөйли [соңгы әңгәмә] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татар дөньясының атаклы журналисты Наил Алан вафат
11 июньдә бар татар дөньясында танылган күренекле журналист Наил Аланның йөрәге тибүдән туктады.

Наил Алан журналист эшен 80нче еллар азагында ук башлап җибәрә. Нәкъ аның ярдәме белән Төмәндә беренче татар радиотапшырулары чыга башлый, ул халыкка “Дусларга сукмак” програмы белән таныла. Шул елларда ул Азатлык радиосы белән дә хезмәттәшлек итә башлый: башта Төмән өлкәсендәге хәбәрчесе булып эшли, соңрак Казанга кайта һәм Азатлыкның Казандагы бюросында эшли. 2011 елдан бирле Наил Прага редакциясендә эшләде.

Ул татар милләте хокуклары, аның мәдәни үсеше, татар авылы яшәеше, себертатарлар тормышы турында темаларны кыю яктыртуы белән танылды, Азатлыкның күренекле һәм иң оста журналистларның берсе булды.

5 июньдә Наил Алан 55 яшен тутырды. Чыгышы белән Татарстанның Теләче районы Алан авылыннан. 1986 елда Казан университетының татар теле бүлеген тәмамлый һәм татар телен укытырга Төмән өлкәсендәге татар авылына җибәрелә.

Наил Алан (1963-2018)

Наил Алан язмаларын монда укып була.​

Азатлык

Запись Татар дөньясының атаклы журналисты Наил Алан вафат впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..