Татар журналисты Наил Алан үләр алдыннан йөрәгенә операция ясата

-- Лэйсирэ

Үлем үкенечле була. Хәер, бу сүз өчен генә әйтеләдер төсле, үлем башкача була да алмый бит ул. Менә узган шимбәдә татар милләте тагын бер ирекле, кыю улын җир куенына иңдерде: татар журналистикасы бер милли җанлы хезмәткәргә кимеде. Халыкның яраткан улы Наил Алан (Хисамиев) бик иртә арабыздан китеп барды.

«Безнең гәҗит» укучылары аны газетабызда урын алган язмалары аша белә. Ул «Азатлык» радиосында саллы, төпле язмалары белән аерылып тора иде. Әле июнь аенда гына 55 яшен тутырды. Сәяхәт итәргә яратты. Гел аралашып яшәдек. Бервакыт, үзем сәяхәт итәргә яратмагангамы (сәфәрләрдә йончыйм, иң яхшы ял авылымда), аның сәяхәтләренә аптырап сораганым хәтердә: «Җәһәннәм почмакларына барасың, аннан кайтасы да бар бит. Ни булмас?!» – дигән идем.

Ул көлде генә: «Мин бер урында тора алмыйм, дөнья гизәргә яратам, минем өчен шундый тормыш кирәк, йөри алмагач, пенсиягә чыккач, авылыма кайтып яшәрмен», – дигән иде. Туган нигезендә иске өйне дә сүттермәгән икән, шунда үзе кайтмакчы булган.

Ул чагында кем уйлаган, Наил Аланның чираттагы шундый сәяхәте шулай тәмамланыр дип.

Йөрәгенә зарланганын ишеткәнем булды, ә менә май башында аңа операция кичергәнен әйтмәде. Туганнарына да соңыннан гына җиткергән: «Мин хәзер күбәләк кебек очып кына йөрим, – дип сөенгән дә әле. – Күптән ясатасым калган икән», – дигән… Һәм туганнарының, хезмәттәшләренең үгетләренә карамастан сәфәргә киткән. Көнбатыш Африкадагы Атлантик океанда урнашкан утрау дәүләт Сал Кабо-Верде да ял иткәндә йөрәге тотып алган. 11нче июньдә безнең вакыт белән иртәнге 6да авылдагы энесенең хатыны Гөлнурның телефоны смс хәбәр кабул итә. Нишләптер йөрәгем көйсезләнә әле, борчылмагыз… дигән ул тавышлы хәбәрендә. Бу аның соңгы хәбәре була. Туганнары аңа шалтыратырга тотына. Тик телефон дәшми. Бу вакытта Африкада төнге 2 сәгать. Авылдан Прагага «Азатлык» радиосына хәбәр итәләр. Һәм тагын бер көннән Наилнең үлеме тәгаенләнә. Бик күп проблемалар аша Наилнең җасәде бары тик 23нче июньдә генә туган авылы зиратына иңдерелде. Мәрхүмнең туганнары «Азатлык» радиосына, аның хезмәттәшләренә, дусларына рәхмәтле. Татарстан хөкүмәте дә илчелек дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтә. Бүген Наилнең туганнары, «Җәсаден генә булса да кайтарта алдык, юкса, барып та җитә алмаслык кыйтгада каласы иде якын туганыбыз», – дип үзләрен юата.

Наил Алан җеназасында кемнәр генә юк иде. Ләкин рәсми затлардан, шулай ук рәсми мәгълүмат чараларыннан гына булмадылар. Рәсми мәгълүмат чаралары аның үлеме турындагы хәбәрне җиткерергә дә, туганнарының кайгысын уртаклашырга да урын тапмады. Чөнки Наил алар өчен милли җанлы журналист түгел, илгә каршы сөйләүче чит ил радиосы хезмәткәре. Бүген Наил һәм шундый ук дөреслекне яратучы, кыю сүзле журналистлар өммәтеннән булганым өчен мин дә «дөрес журналистлар» исемлегендә түгелмен. Һәм шуңа да рәсми даирәләрдән зурлауның булмавына аптырамыйм. Аның каравы Наилнең җеназасына эчкерсез халык җыелган иде. Һәркем ихлас иде, күңелен бушатты, якын дустының, туганының арабыздан китүенә күз яшьләрен тыя алмады. Шушындый ихлас җеназаны мин моннан бер ел элек шулай ук талантлы журналист, яхшы кеше Илфак Шиһаповны озатканда күргән идем.

Наил турысын сөйләүче, фидакарь йөрәкле, тынгысыз журналист иде. «Азатлык» радиосына төрле телләрдә сөйләүче редакцияләрнең эшчәнлеге белән танышырга баргач, Прагада ул миңа борынгы шәһәрнең бөтен почмакларын күрсәтеп чыккан иде. Кызганыч, вәгъдә итсә дә, Казанга кайткач, мин генә аны кунак итә алмадым. Кайтуга авылына ашыга, аннан кабат сәфәргә. Гел икенче юлы, дип ышандыра килде.

Инде менә якын дустыбыз, коллегабызның сәяхәтнамәсе дә, бу тормыштагы гомер китабы да ябылды. Кызганыч, милли җанлы, ватанпәрвәр журналистлар сафы сирәгәя. Эш өчен яну, дөреслек өчен көю, милләт өчен борчылу җитенкерәми. Җеназада сүз алырга курыктым, тамагым тыгылыр да, сүземне әйтә алмам, дидем. Хәзер әйтәм: «Сафларыбыз сирәгәя, димәк безгә арабыздан вакытсыз киткән Наилләр, Илфаклар өчен дә эшләргә, үзебезгә алмаш тәрбияләргә кирәк!» Наилне гүргә иңдергәндә мин шулар турында уйланып тордым. Хисапсыз җыелган халыкка, таныш-белешкә ара-тирә күтәрелеп карыйм: бар да күз яшен сөртә, хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә.

Ирләрне дә елаттың шул син Наил!!! Вакытсыз елаттың… Сине гомер буе юксыначакбыз, без генә түгел, җиңел, йөгерек сөйләмле, оптимист рухы тавышында яңгырый торган Наил Алан укучыларыңа, тыңлаучыларыңа, бөтен татар халкына җитмәс. Хуш, бәхил бул! Урының оҗмах түрендә булсын, ахирәттә шул бакчаларда безне дә каршы алсаң иде! «Безнең гәҗит»не татар рухы өчен битараф булмаган укучылар укый. Алар өчен дә синең арабыздан китүең тирән кайгы, дип уйлыйм. Туганнарыңа, якыннарыңа шушы тирән кайгыны күтәрергә көч һәм сабырлык бирсен!

ЯТИМЛЕКТӘН ОЛЫ ШӘХЕСКӘ ЮЛ

Наил Алан сабый чагында ук ятим кала: әнисе вакытсыз гүр иясе була. Үги әнисе дә ул үсмер чакта дөнья куя. Казанда университетның татар филологиясе факультетын тәмамлаганнан соң ул 1986нчы елда Төмәнгә татар теле укытучысы булып китә. Һәм өлкә радиосында «Дусларга сукмак» дип исемләнгән татар телле тапшыруга нигез сала. «Азатлык» радиосы белән хезмәттәшлек итә башлый. Шул чагында Наил үзенең Хисамиев фамилиясен Алан тәхәллүсенә алыштыра. «Себердә радиога хатлар бик күп килә иде, фамилиямне хаталы язалар, шуннан авылымның исемен алырга булдым», – дип аңлата ул бу гамәлен. Аны шул Наил Алан дип беләләр, ул туган авылы исемен бар дөньяга таныта. Кызганычка каршы милләтләр өчен хөррият кысыла башлагач, татар телле радиотапшыру ябыла. Наил эшсез кала. Төмәндә 17 ел эшләгәннән соң 2004нче елда Казанга кайтып «Азатлык» радиосының Казандагы бюросында эшли башлый. Соңгы елларда Прагада яшәп эшләде. Алан авылында җеназасына кайткач авыл халкы, Наилнең кайтуы бар авыл өчен бәйрәм була торган иде, ниләр генә оештырмады, дип бик юксынып сөйләде. Авыл мәктәбендә (аның сакланып калуында Наил Аланның тырышлыгын сөйләделәр) аның музеен оештырырга килештеләр.

Наилнең исеме халык белән бәйле. Ул аны яратты, дөньяның төрле почмагындагы кешеләр аның рухына дога кылып искә алып соңгы юлга озатты. Үзе халкын ничек ихлас яратты, милләте дә шул рәвешле бәгырьләре сыкрап җавап кайтарды.

Биш ел элек нәкъ шушы вакытларда 50 яшен тутырган Наил Алан хезмәттәшләренә интервью биреп, үзенең бәхетле булуы турында сөйләгән иде: «Кемдер бу яшьтә нәтиҗә ясый, нинди максатка ирешелде, дип уйлый башлый. Шөкер, бервакытта да машина алам, коттедж салам, фәлән кадәр капитал булдырам, хезмәтем өчен медаль, орден алачакмын дигән максат куймадым һәм шуның белән бәхетлемен дә. Булганга шөкер итә белү белән дә бәхетлемен. Мин ирекле шәхес, яраткан эшем бар, сәяхәт итәм, төрле илләргә барам, таныша алам. Мин укучыларыма файдалы мәгълүмат җиткерә алам, аннан җәмгыятькә файда бар икән, Аллаһы Тәгаләгә шуның өчен мең рәхмәтлемен», – дигән юлларны укыйбыз «Азатлык» сәхифәсендәге язмада.

Мәрхүмнең туганнары, якыннары кайгысын уртаклашып, иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ, Безнең гәҗит

Фотода: Наил Алан Африкага барган саен, урындагы балалар бакчаларына, мәктәпләргә кереп балаларга бүләкләр тапшыра торган булган

Бәйле