Архивы порт - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Аена 70 мең сум кредит түләп бара – тагын барысын да нульдән башларга кирәк”
Казанда «Порт» сәүдә үзәге янды. Тик бу янгын хәбәрен әллә ни зурга җибәрмәделәр. Корбаннар булмагач микән, өч ел элек янган «Адмирал», әле быел 25нче мартта гына Кемеровода янган «Зимняя вишня» дәрәҗәсендә үк шауламадылар. Тик «Порт» сәүдә үзәгендә сату иткән сатучылар бу янгынны пүчтәккә санамый.

«Порт» януы турында хәбәр 5нче июнь көнне иртәнге 9нчы яртылар тирәсендә килеп ирешә. Сәүдә үзәге 8дән эшли башлый, шуңа күрә сатып алучылар әллә ни күп булмаган. Өстәвенә атна уртасы да бит – сишәмбе көн. Күпләрнең: «Әле ярый ял көне булмаган, көн уртасына туры килмәгән», – дип сөенүе аңлашыла да, ник дигәндә, «Зимняя вишня» ял көнендә (каникулның беренче көне) өйлә вакытында янды бит, шул сәбәпле анда балалар да, гомумән кеше дә күп иде. Ә «Порт» әле ачылган гына, сатучылар килеп, товарларын тезеп салган, сатып алучыларны көтә башлаган. Менә берән-сәрән сатып алучы да күренгән. Һәм шул вакыт янгын сигнализациясе кычкырган.

Әле утны сүндергәнче үк: «Утны төрткәннәр икән», – дигән фаразлар ишетелә башлаган иде инде. Шунысы кызык: беренче булып бу версияне янгын чыкканда сәүдә үзәгендә булган, утны үз күзләре белән күргән кешеләр түгел, «диван аналитик»лары яңгыратты.

Ә утны озак сүндерделәр – 7 сәгатькә якын. Бәхеткә, эчтә кеше калмаган, барлык сатучылар урамга чыгып бетә алган. Ләкин өйләренә дә таралышырга ашыкмаган алар. 7 сәгать буе «Порт»ның, ә димәк, эш урыннарының, керем чыганагының янганын карап утырганнар. Тыныч кына утырмаганнар, билгеле. Тыныч кына утырырлыкмыни: кайбер эшмәкәрләрнең икенче, хәтта өченче тапкыр януы бит инде бу. Әнә эшмәкәр Лилия Черникованың (ул әле «Адмирал» сәүдә үзәге эшмәкәрләренә ярдәм фонды рәисе дә. – Авт.) өченче тапкыр януы икән инде. «Башта 2013нче елда «Яңа Тура»да яндым. Шуннан соң «Адмирал»га барып урнашып, «Тура»ның әҗәтләрен түләп бетерергә дә өлгермәдем – 2015нче елда «Адмирал» янды. «Адмирал»да янып көл булган товарым өчен әҗәтләрдән котылырга өлгермәдем – «Порт» та янды», – дип сөйләгән ул матбугат чараларына. «Адмирал»дагы сату ноктасы янганнан соң, Лилия Черникова ташламалы 8,25 процент белән 2 млн сум кредит алуга ирешкән булган. Ул акчага яңадан товар кайтартып, «Порт»та сату итә башлаган, үзе әйтүенчә, аена 70 мең сум кредит түләп барган. Һәм менә тагын барысын да нульдән башларга кирәк. Ә бит товарлар янып көл булса да, кредит «янмый». «Синең товарың янып беткән икән, яшәреңә акчаң калмаган икән», – дип кенә банклар кредитыңны кичерми. Димәк, Лилия Черниковага да банкка әҗәтен түләүне дәвам итәргә туры киләчәк. Ә моның өчен йә яңадан товар алып кайтып, сату итә башларга (өченче тапкыр янганнан соң!), йә бөтенләй башка бер өлкәдә эшли башларга, кыскасы, аена кимендә 70 мең сум табыш китерерлек эш табарга туры киләчәк. Лилия Черникова андый бердәнбер эшмәкәр түгел. Республика хакимиятенә, ярдәм сорап, 400ләп эшмәкәр мөрәҗәгать иткән инде. Товарларын иминиятләштермәгән дә булганнар.

МЧС әлегә өч версияне тикшерә: электротехник җитешсезлекләр, ут белән саксыз эш итү һәм ут төртү. «Зимняя вишня» янганнан соң ил күләмендә тикшерүләр башланган иде. Менә шул тикшерүләр вакытында «Порт»та янгын куркынычсызлыгы буенча биш җитешсезлек ачыкланган булган. «Ләкин алар ике атна эчендә төзәтелде», – дип сөйләде журналистлар алдында «Порт»ның хосусый милек иясе Булат Нагиев. Дөрестән дә, янгынга каршы система эшләгән. Моны рәсми затлар да, сатучылар үзләре дә раслый.

«БИЗНЕС Online» электрон газетасы «Порт» сәүдә үзәге белән идарә итә торган «Вазифа» сәүдә үзәге» ҖЧҖ директоры урынбасары Дамир Шәңгәрәевтән шәрехләмә алуга ирешкән. «Һәр сәүдә павильонында яктырту приборы һәм электр розеткасы бар иде. Ул розетка – касса аппаратын тоташтыру өчен. Ләкин кайбер арендаторлар аны тиешле максатында файдаланмады: су кайнаткыч та, фен да, телефоннарын да куялар иде. Шундый берәр җиһаздан очкын чыгуы һәм ут капкан булуы ихтимал. Ә бәлки, берьюлы берничә җайланманы кую аркасында линиягә көчәнеш килгәндер һәм, нәтиҗәдә, ут чыккандыр. Ләкин утның нәкъ менә кайсы розеткадан чыкканлыгын ачыклау кыен булачак: ике катлы бинада 600гә якын сәүдә павильоны урнашкан бит», – дигән ул.

Русиянең Татарстан буенча МЧС баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Рафаиль Мотыйгуллин, янгын гидрантлары тулы көченә эшләсен өчен суның басымы җитмәгән, дип белдергән иде. Соңрак шул ук МЧС – бу юлы инде җитәкче Рафис Хәбибуллин үзе моны кире какты. Янәшәдә генә сәүдә үзәгенең икенче корпусы урнашкан, анда да гидрантлар бар, шлангларны шунда тоташтырганнар, диде. Ә менә Дамир Шәңгәрәев суның басымы җитеп бетмәвен таныган. Норматив буенча янгын сүндерү өчен ул 4 атмосфера булырга тиеш, ләкин «Порт» янган көнне ул басым 1,5 атмосфера гына булган, дигән ул. Ни өчен алай булган – анысына җавап бирә алмаган.

Җитешсезлекләр төзәтелгән һәм кәгазьләр буенча барысы да тәртиптә булган, ә барыбер янгын чыккан – шунысы гаҗәп. Хәер, ут чыгуы гаҗәп түгел. Ут чыкмас дип берәү дә гарантия бирә алмый, бер генә бинага да «монда янгын чыкмаячак» дип әйтеп булмый. Ихтималлык һәрвакыт бар. Ә менә «монда янгын чыга калса да, ул тиз арада сүндереләчәк» дип әйтеп тә, моңа гарантия биреп тә була бит. Бары тик барлык янгын куркынычсызлыгы таләпләре дә үтәлгән, тиешле җайланмалар урнаштырылган һәм тикшерелгән булырга гына тиеш. Ике ел элек кенә сафка бастырылган «Порт»та барысы да булган, барысы да эшләгән диләр бит, ләкин ут 2800 квадрат метрны чолгап алган, аны 7 сәгать буе сүндергәннәр. Димәк, объектның яңа булуы да, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирүе (кәгазьдә) дә гарантия була алмый икән. Шунысы куркыта да инде.

«Порт» күпләп һәм ваклап сату үзәге әле чагыштырмача яңа – ике ел элек кенә ачылган иде. Ул ике корпустан тора, гомуми мәйданы – 26,5 мең квадрат метр. Иң төп арендаторы – «Ашан» кибете. Аннан кала тагын 800дән күбрәк вак арендатор сату иткән. Аренда бәясе бер квадрат метр өчен аена 250 сумнан башланган.

ХИСАП

«Зимняя вишня» нинди сабак бирде?

Кемеровода сәүдә үзәге янып, дистәләгән кеше (башта 64 дигәннәр иде, соңрак 60 кеше, диделәр) үлгәннән соң, бөтен ил буенча сәүдә үзәкләрен тикшерә башладылар. Ике ай ярым вакыт үтте, хәзер билгеле бер нәтиҗәләр ясасак та була торгандыр.

Прокуратура биргән мәгълүматка караганда, Татарстанда кеше күп йөри торган 6 162 җәмәгать урыны бар икән. Болар сәүдә үзәкләре генә түгел, мәдәният сарайлары һәм клублар, китапханәләр, бассейннар, спорт үзәкләре. Барлыгы 666 объект тикшерелгән (186сы – муниципаль). Әле тикшерүләр моның белән генә бетми, диделәр. Шулай да тикшерелгән кадәресе буенча хисап тоттылар.

Саннар мондый:

– эвакуация чыгу юллары бикле яисә сәүдә рәтләре белән томаланган – 199 очрак;

– янгынга каршы автоматика эшләми – 175 очрак;

– янгын куркынычсызлыгы өчен җавап бирә торган кешеләр тиешле өйрәтүләрне узмаган – 190 очрак.

Күбесенә җитешсезлекләрне төзәтергә дигән күрсәтмә бирелгән, 12 объектны исә бөтенләй ябуны сорап, судка дәгъвалар тапшырылган.

Дәүләт мәнфәгатьләрен саклау турындагы законның үтәлешен күзәтү бүлеге прокуроры Рамил Әхмәтҗанов кайбер объектларга аерым тукталып китте. Мәсәлән, Алабуга шәһәрендәге «Батыр-фитнес»ны бөтенләй ябарга кирәк, дип белдерде. Ник дигәндә, хәзер фитнес-үзәк буларак эшләүче корылма кулланылышка тапшырылганда автопарковка (!) буларак тапшырылган булган икән. Бу ике төр объектта янгын куркынычсызлыгы таләпләренең дә төрле булуы аңлашыла бит. Фитнес-үзәкне ябу-япмауны суд хәл итәчәк, әлегә бина ишегенә йозак салып торганнар.

Балтач районында бер китапханәгә мансард өстәп салынган, тик моны эшләргә рөхсәт алынмаган булган, эвакуация чыгу юлы да юк. «Өстәмә кат итеп төзелгән бу корылмада муниципаль учреждениеләр, шул исәптән тәртип саклау органы да урнашкан иде», – дип белдерде Рамил Әхмәтҗанов.

Балык Бистәсе агротехникумы тулай торагында икенче һәм аннан өстәге катларда эвакуация чыгу юллары бөтенләй булмавы ачыкланган. Ә бу тулай торакта 33 студент һәм 86 гаилә – барлыгы 200гә якын кеше яши икән.

Казандагы «Фрунзе» сәүдә үзәгендә – 75, «Идел» сәүдә үзәгендә 70 җитешсезлек табылган. Чаллыдагы «Капитан» сәүдә үзәгендә 68 кагыйдә бозу ачыкланган.

102 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылган, салынган штрафларның гомуми суммасы 556 меңнән артып киткән.

Күрше Чувашиядә хәл тагын да мөшкелрәк. Чувашия Республикасы буенча МЧС идарәсе җитәкчесе, генерал-майор Станислав Антонов матбугат чараларына белдергәнчә, республикада 126 җәмәгать урынын, шул исәптән 28 сәүдә үзәген тикшергәннәр. Җәмгысы 1528 (!) җитешсезлек табылган. Мәсәлән, «МТВ Центр» дип аталган сәүдә-күңел ачу үзәгендә генә дә янгын куркынычсызлыгы буенча 149 җитешсезлек теркәлгән. «Каскад» дигәнендә 73 кагыйдә бозу табылган.

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Үз башыннан үткәч – «Адмирал» янып, анда 19 кешенең гомере өзелгәч, Татарстан Думага куркынычсызлык таләпләрен катгыйлату буенча үз тәкъдимнәрен кертеп караган иде. Республика җитәкчелеге сәүдә үзәген янгын куркынычсызлыгына тикшерү барышында кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган хилафлыклар ачыкланса, бу үзәкне 90 көнгә ябып торырга дигән тәкъдим кертте. Шулай ук кеше күпләп йөри торган урыннарны «аерым статустагы объектлар» дип атау һәм аларны елына кимендә бер мәртәбә тикшерү тәкъдиме дә кертелде. Өченче тәкъдим – Госпожнадзорга 2007нче елда тартып алынган функцияләрен кайтару (2007нче елдан башлап, бу орган кулланылышка тапшырылыр алдыннан биналарны тикшерми, соңгы сүзне төзелеш надзоры әйтә. – Авт.). Дәүләт Думасы 2016нчы елның гыйнварында бу тәкъдимнәрнең барысын да кире какты. Шуннан соң Дәүләт Советының законлылык һәм тәртип саклау комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногуманов: «Татарстан әйткән тәкъдимнәрне кабул итсеннәр өчен, тагын биш «Адмирал» фаҗигасе кирәк», – дигән иде.

Менә быелгы тикшерүләрдән соң да РФ административ хокук бозулар турындагы Кодексының 24нче маддәсенә үзгәрешләр кертү тәкъдиме туган. Бу маддә, суд карары үз көченә кермичә, объектны ябып куюны тыя. Ә Татарстан прокуратурасы, объектта җитешсезлек табылуга, аны административ тәртиптә ябып куеп тору тәкъдимен кертергә җыена.

Инде биш кенә түгел, унбиш «Адмирал» булды кебек: мартта «Зимняя вишня» янды – ул үзе ничә «Адмирал»лык, аннан соң да эреле-ваклы янгыннар булды, хәзер менә «Порт». Законны катгыйлату өчен тагын ничә «Адмирал» янасы калгандыр…

Фәнзилә МОСТАФИНА, Безнең гәҗит

Запись “Аена 70 мең сум кредит түләп бара – тагын барысын да нульдән башларга кирәк” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Яңа Тура”, “Адмирал”, “Порт” – ни өчен Татарстанда гына яна? [фото, видео]
5 июнь Казанның Оренбур трактында урнашкан “Порт” сәүдә үзәгендә янгын чыкты. Корбаннар һәм яраланучылар юк, әмма күп кенә сәүдәгәрләрнең тауарлары кулланмаслык хәлгә килгән.

Сәүдәгәрләр Азатлыкка сөйләвенчә, кайберләренең тауарлары инде өченче тапкыр янган. “Яңа Тура” базарында янган, аннары “Адмирал” үзәгендә, хәзер менә тауарлары өченче тапкыр әрәм булучылар бар.

“Без бурычка баткан, кредитларны түләргә акча юк. Ник гел безнең республикада гына яна соң ул? “Тура”да яндым, “Адмирал”да яндым, менә хәзер “Порт”та яндым. Ыштансыз калдым. “Ак Барс” банк белән сөйләшегез, мин кредит түләмим. Безне тагын яндырдылар”, дип ярсый-ярсый сөйләде Лилия исемле сәүдәгәр Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Ногманов янында.

Ногманов халык белән аралаша

Рафилә белән Римма исемле эшмәкәрләр әле яңа гына җәйге киемнәр алып кайткан булган.

“Бераз гына сатып та өлгермәдек. 10 миллион сумлык әйберебез янды. Барысы да кредитка алынган акчага”, дип елый-елый сөйләде Рафилә ханым Азатлыкка. Аларның тауарлары инде элегрәк “Адмирал”да да янып беткән булган.

“Адмирал” янгач та булышучы булмады. Барысы да кредитка алынган”, дип сөйләде алар.

Ногманов янына җыелган сәүдәгәрләр бизнес-омбудсменга төрле сораулар бирде. Ногманов биш кешелек инициатив төркем төзергә тәкъдим итте. “Бөтен нечкәлекләрне алар белән сөйләшәчәкбез”, дип ышандырды ул.

Азатлык Татарстанда элегрәк булган янгыннарны барлады.

2013 ел

“Яңа Тура”

Республика җитәкчелеге күзаллавынча, Татарстанның Яшел Үзән районында “Яңа Тура” технополисы Казан базарларыннан бөтен сатучыларны бер мәйданга җыярга тиеш иде. Беренче павильон 2012 елның ахырында тапшырылды. 2013 елның 13 маенда анда янгын чыкты һәм ул тулысынча янып бетте.

“Яңа Тура” базарында янгын

“Технополис” дип аталуга карамастан, “Яңа Тура” гади бер ябык базар иде. Беренче павильондагы янгынны 10 сәгать сүндерделәр. Боралаклар да кулланылды. “Яңа Турада” ул вакытта, төрле мәгълүматларга караганда, 700дән 1300гә кадәр сәүдә ноктасы эшләгән.

“Яңа Тура” хуҗалары (технополисның инвесторлары – Brack Capital американ төркеме һәм FGN Capital инвестицияләр фонды) Казан базарларын контрольдә тотучы криминал белән бәйле затлар яндырды дип белдерде. Ләкин яндыручылар табылмады.

Корбаннар булмады, янгын базарда ял көнне чыкты.

2014 ел

Каравай базары

Казанның Авиатөзелеш районындагы Каравай базары 12 октябрьдә янып көлгә әйләнде. Янгын 2,4 мең дүрткел метрда булды. Корбаннар юк. Тикшерүчеләр янгын чыгу сәбәбе электротехника белән проблемнар белән бәйле, ут белән саксыз эш итү яки ут төртү булырга мөмкин дип аңлатты.

Вьетнам базары

Казанның Совет районында урнашкан Вьетнам базарында янгын 13 октябрьдә чыкты. Ягъни Каравайдагы янгынның икенче көнендә булды. 2,8 мең дүрткел мәйданда чыккан янгыннан соң бер катлы бинадан берни калмады. Янгынны сүндерү 5 сәгать дәвам итте. 15 эшмәкәрнең тауарлары тулысынча ут эчендә калды. Бәхеткә корбаннар булмады, янгын базарның ял көнендә чыкты.

Базар хуҗасы Дао Тхи Кой шунда ук моны ут төртү дип бәяләп полициягә мөрәҗәгать итте. Соңыннан шушы базарда сәүдә иткән эшмәкәрнең улы Максим Николаев шикләнеп кулга алынды. Тикшерүчеләр аны исерек килеш ут төрткән дип аңлатты, моны хулиганлык дип бәяләде. Мәхкәмә аңа 4 ел һәм 10 ай төрмә карарын чыгарды.

Ломжинская базары

Казанның Ломжинская урамы тукталышындагы ике катлы бина (анда “Августина” азык-төлек кибете дә урнашкан иде) 27 октябрьдә янды. Ут бинаның 70 дүрткел метрын биләп алган иде. Корбаннар булмады.

“Адмирал” сәүдә үзәге

Казанның Киров районы сәүдә үзәгендәге миллиардер Алексей Семинга караган “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын 2015 елның 11 мартында чыкты. Рәсми мәгълүматларга күрә анда 19 кеше һәлак булган, 70тән артыгы яраланган.

“Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын

Корбаннарның шундый күп булуы күп кенә эшмәкәрләрнең ахыргача үз тауарларын янгыннан саклап калырга тырышу белән бәйле. Фаҗига урынына килгән янгын сүндерүчеләр белән идарә итүче Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы подполковнигы Сергей Костин да шунда һәлак булды.

Белгечләр сүзләренчә, янгын түбәдә эретеп-ябыштыру эшләреннән чыккан.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, элек “Урак һәм чүкеч” заводына караган “Адмирал” бинасы рөхсәт кәгазьләре булмыйча кулланылган. Янгынга каршы иминлек таләпләре истә тотылмаган. Моны күзәтергә тиешле оешмалар барысына да күз йомган.

“Адмирал”дагы янгында мәхкәмә приставлары, төзелешне тикшерүче дәүләт оешмасы (госстройнадзор), кадастр пулаты, техниканы тикшерү бюросы, бина белән идарә итүче “АС Менеджмент” ширкәте идарәсе җитәкчеләре, бинаны яллап торучы “Заря” ширкәте һәм эретеп-ябыштыру эшләрен алып барган эшчеләр җинаять эшенә тартылды.

Семин шулай ук җинаять эшенә тартылды, аңа хәтта читтән торып кулга алу карары да чыгарылды (ул үзе чит илдә иде). Аннары гаепләү аннан алынды. Җинаять эшләре әле дә карала.

Азатлык

Запись “Яңа Тура”, “Адмирал”, “Порт” – ни өчен Татарстанда гына яна? [фото, видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татар-тудей журналистлары “Порт” сәүдә үзәгендә [эксклюзив фото-видео]
Татар-тудей журналистлары Казанның “Порт”ында булып кайтты. Бүген иртән Оренбург трактындагы “Порт” сәүдә үзәгенең “Б” блогында янгын чыгуын хәбәр иткән идек. Берничә сәгать эчендә ун тапкырга артып , янгын 200 квадрат метрга кадәр җәелде. Татарстанның МЧС идарәсе әлеге минутларга янгын тулысынча сүндерелде дип хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәл булган урында Казан янгын- коткару гарнизоныннан 319 кеше һәм 74 берәмлек техника эшләде. Коммуналь хезмәт күрсәтү машиналары оператив рәвештә су ташыды.

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by Tatarstan News. Tatar (@tatnews.tatar)

Бинадан 20 хезмәткәр һәм сак хезмәтендәге кешеләр чыгарылган. Зыян күрүче юк, әмма миллионлаган сумлык товарларын югалткан эшмәкәрләр бик борчыла. Аларны бинага ике көннән соң гына кертәчәкләр дигән сүз бар.

Татарстан президенты ярдәмчесе Тимур Ногманов “Порт” сәүдә үзәге эшмәкәрләрен тынычландырырга тырышса да, зыян күрүчеләргә сәүдәләрен дәвам итәргә реаль ярдәм әйтелмәде, Аллам сакласын мондый хәлдә калырга! #Казань #порт #пожар #Татарстан #предпринимательство

Публикация от  Rustem Iskhakov (@rustem_iskhaki) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2018-06-05T14:52:22+00:00">5 Июн 2018 в 7:52 PDT</time>

Запись Татар-тудей журналистлары “Порт” сәүдә үзәгендә [эксклюзив фото-видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..