Татар-тудей журналистлары «Порт» сәүдә үзәгендә [эксклюзив фото-видео]

-- Лэйсирэ

Татар-тудей журналистлары Казанның «Порт»ында булып кайтты. Бүген иртән Оренбург трактындагы “Порт” сәүдә үзәгенең “Б” блогында янгын чыгуын хәбәр иткән идек. Берничә сәгать эчендә ун тапкырга артып , янгын 200 квадрат метрга кадәр җәелде. Татарстанның МЧС идарәсе әлеге минутларга янгын тулысынча сүндерелде дип хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәл булган урында Казан янгын- коткару гарнизоныннан 319 кеше һәм 74 берәмлек техника эшләде. Коммуналь хезмәт күрсәтү машиналары оператив рәвештә су ташыды.

Бинадан 20 хезмәткәр һәм сак хезмәтендәге кешеләр чыгарылган. Зыян күрүче юк, әмма миллионлаган сумлык товарларын югалткан эшмәкәрләр бик борчыла. Аларны бинага ике көннән соң гына кертәчәкләр дигән сүз бар.

 

Бәйле