Архивы ризатзинира - Tatar Today - татар яңалыклары.

Ризат Рамазанов хатыны Зинираның яраткан ризыгын белми [әңгәмә]
Гаиләгездә ризык сатып алу күбрәк кем җилкәсенә төшә?

Ризат: Кемгә булсын, миңа инде! Мин машинада йөрим бит, Зинира заказ гына бирә: шуны ал, моны ал… Мин юл уңае кереп, алып чыгам.

Зинира: Кемгә дисәм дөресрәк булыр икән? Ризаткадыр, мөгаен… Мин дә алмый тормыйм анысы. Алай да күбрәк Ризат сатып ала.

Савыт-сабаны кем ешрак юа?

Ризат: Зинира юа. Инде берәр җиргә барасы булып, Зинира өлгермим, дисә, мин дә юыштыргалыйм.

Зинира: Мин, билгеле!

Тәртипне кем күбрәк ярата?

Ризат: Зинира бик ярата. Гел тәртипләп, чистартып кына торыр иде. Әйберләрне урынына куймасак, безгә дә эләгә.

Зинира: Мөгаен, миндер. Ирләрнең алай тәртип, чисталык дип бик исе китми бит аларның.

Кем ягына ешрак кайтыла?

Ризат: Сабага – минем якка.

Зинира: Хәзер Сабага еш кайтыла. Башкорстанга гел дә гел кайтып булмый, ерак бит. Алай да гастрольләргә чыксак, минем якка – Башкорстанга – Караиделгә ешрак тукталабыз. Әле Пенза якларына китеп барышыбыз, барышлый безгә дә кереп чыктык.

Акчага кем хуҗа?

Ризат: Бездә алай, син, мин хуҗа дигән дигән сүз юк. Билгеле бер урыны бар, кемгә кирәк, шул ала.

Зинира: Акча белән күбрәк мин идарә итәм. Өйгә нәрсә алырга кирәген, балага нәрсә кирәген күбрәк мин хәл итәм. Зур әйберләрне, әлбәттә, бергә уйлыйбыз инде.

Акчаны кем күбрәк туздыра?

Ризат: Зинира туздыра бездә.

Зинира: Күбрәк мин тотам. Чөнки кызыбызга да тегесен-монысын: күлмәген, бантигын, тәтиләрне мин алам. Хатын-кызга әйбер күбрәк кирәк, безнең косметика да аласы бар, үзеңне дә карап тотасы…

Кием шкафында кемнең киеме күбрәк?

Ризат: «Угадайте с одного раза». Зинираныкы инде.

Зинира: Минеке. Ризат кием-салым алырга, кибеттә өстенә карап йөрергә яратмый. Безнең бер кибеттә гел ала торган бер урын бар. Андагы сатучы кызлар да безне белә. Ризатны шунда алып барам да: «Кызлар, киендерергә кирәк!» – дим. Бөтен-бөтен нәрсәне сайлап бирәләр. Теге кибеттән, чалбар, монысыннан күлмәк аласы булса, Ризатны кибеткә алып кереп тә булмас иде.

Сез нинди ризык яратасыз?

Ризат: Мантый яратам. Ә Зинира пылау.

Зинира: Ризат ул итле-бәрәңгеле ризыклар, камыр ашлары, «второй»лар ярата. Баллы өчен үлеп китә. Ә мин бик тә аш яратам.

Ашарга әзерләү күбрәк кемгә эләгә?

Ризат: Зинира да, мин дә пешерәм. Күбрәк Зинирага эләгәдер дип беләм.

Зинира: Күбрәк мин пешерәм. Мин өйдә булмасам, Ризат пешерә. Аның фирменный ризыгы – йомырка тәбәсе. Аныкы бик тәмле килеп чыга. Аннары мичкә чүлмәк тыгып та пешерә, балыкны тәмле кыздыра.

Соңгы тапкыр кайчан бергәләп кинога барган идегез?

Ризат: Ике атна элек.

Зинира: Ун көнләп булгандыр инде.

Казанда иң яраткан урыныгыз?

Ризат: Өй.

Зинира: «Мега» кибете.

Бер-берегезнең телефон парольләрен беләсезме?

Ризат: Беләбез. Минем телефонда гомумән пароль юк, ә Зинираныкын беләм.

Зинира: Бергә эшләгәч, телефоннар уртак безнең. Ризат пароль куймый ул, ә минекен белә. Кайчак мин парольне алыштыргалыйм, әмма барыбер Ризатка әйтергә туры килә, чөнки эш белән бәйле шалтыратулар булып кына тора.

Сез бер-берегезнең телефоннарына ничек дип язылган?

Ризат. Мин аны «җаным» дип язып куйдым, ә ул мине «җимеш» дип язган.

Зинира: Миндә ул “җимеш” дип язылган. Ә ул мине… «җаным» дип язган иде шикелле.

​Лилия Гәрәева, Сөембикә

Запись Ризат Рамазанов хатыны Зинираның яраткан ризыгын белми [әңгәмә] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ризат Рамазанов: «Автобус тәрәзәсен ватып Зинираның әнисенә алынган мультиварканы урлаганнар»
Ризат һәм Зинира Рамазановларның микроавтобусын басканнар. Ышанасызмы, юкмы, дуслар, әлеге хәл күптән түгел генә була. Бу хәбәрне Ризатка, иртән иртүк автобус йөртүчеләре – Алмаз шалтыратып җиткерә. //ТМТВ//

“Автобусның тәрәзәсен ватып, шапка, одеколон, һәм Зинираның әнисенең туган көненә алынган мультиварканы алып киткәннәр,” – дип сөйләде Ризат.  Әлеге вакыйга аркасында Рамазановлар, инде күптәннәр планлаштырылган, концертларына ике сәгатькә соңга калып киләләр. “Аллага шөкер, аппаратурага тимәгәннәр. Тәрәзәне куеп, гастрольләр графигын бозмый, бүгенге көндә дә концертлар куеп йөрибез”, — дип өстәде Ризат.

Запись Ризат Рамазанов: «Автобус тәрәзәсен ватып Зинираның әнисенә алынган мультиварканы урлаганнар» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..