Ризат Рамазанов: «Автобус тәрәзәсен ватып Зинираның әнисенә алынган мультиварканы урлаганнар»

-- Чулпан

Ризат һәм Зинира Рамазановларның микроавтобусын басканнар. Ышанасызмы, юкмы, дуслар, әлеге хәл күптән түгел генә була. Бу хәбәрне Ризатка, иртән иртүк автобус йөртүчеләре – Алмаз шалтыратып җиткерә. //ТМТВ//

«Автобусның тәрәзәсен ватып, шапка, одеколон, һәм Зинираның әнисенең туган көненә алынган мультиварканы алып киткәннәр,» – дип сөйләде Ризат.  Әлеге вакыйга аркасында Рамазановлар, инде күптәннәр планлаштырылган, концертларына ике сәгатькә соңга калып киләләр. “Аллага шөкер, аппаратурага тимәгәннәр. Тәрәзәне куеп, гастрольләр графигын бозмый, бүгенге көндә дә концертлар куеп йөрибез”, — дип өстәде Ризат.

Бәйле