Архивы Ринат Рахматуллин - Tatar Today - татар яңалыклары.

Ринат Рахматуллин кабат колониядә
Җырчы Ринат Рахматуллин үзе утырып чыккан Мамадыш районындагы Дегетле колония-поселениесенә барган. Ул дусты һәм тормыш иптәше белән колониядәге дусларының хәлләрен белешеп чыккан.

«Дустым белән колониягә – үзебез булган җиргә – Дегетлегә дусларның хәлләрен белергә килдек. Күчтәнәчләр алдык. Мондагы табигать искитмәле», – дип сөйли ул Дегетлегә керү юлында төшерелгән видеода.

Ринат Рахматуллин белән хатыны Динара да барган.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/rinat-raxmatullin-uze-utyrgan-koloniyaga-duslarynyn-xalen-belerga-bargan-5872890

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Ринат Рахматуллин кабат колониядә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кайсы артист нинди төстәге трусик кия, кем күпме акча эшли – Олесядан сораштыру
Блогер Олеся Лесная артистлар белән “Коллегаларыңа сорау” дигән сораштыру уздырган. Берәр артист сорау әйтә, Олеся шуны беренче очраган артистына бирә.

Беренче сорауны Ришат Фазлыйәхмәтов биргән. “Нинди төстәге трусик киеп чыктыгыз?”

Бу сорау Илнат Фәрхуллинга туры килгән. Ул бу сорауның авторын чамалаган. “Фазлыйәхмәттән андый әйберне булыр!” ди ул.

Оранжевый… Тулы төс түгел ул. Әйтүе кыен.

Илнатның соравы: “Халык ничек кабул итте икән, халыкны күтәреп алып булды микән?”

Илнатның бу соравына Рөстәм Асадуллин җавап бирә.

Бик яхшы, бик шәп каршы алды. Халык һаман шалтырата, – ди дә Рөстәм Асадуллин, шалтыраткан булып кылана: “Әй, халык! Бик хөрмәт итеп җырлашып йөрим”.

Рөстәм Асадуллин соравы: “Бер концертка күпме аласың?”

Бу Гөлназ Асаевага туры килгән:

Чынлап артист бирдеме моны? – дип гаҗәпләнә ул. – Ул артист белергә тиеш бит, төрле җирдә төрлечә.  Бу сезонда иң күбе 160 мең.

Гөлназ Асаева соравы: “Нәрсә дип җәй уртасында концерт куярга булдыгыз?”

Бу сорауга Ринат Рахматуллин җавап бирә:

Җәй уртасында, бер кеше куймаганда Рахматуллин гына куя! Мин көтелмәгәнчә эшлим.

Бөтен кеше ял итә, бәрәңгедә, – ди Олеся.

Килгән кеше килә инде ул! – ди Рахматуллин.

Аның киләсе артистка соравы: “Нәрсә кеше җырларын урлап җырлыйсың?”

Бу сорауга Илназ Гарипов җавап бирә:

Минем гомердә бер генә җырны урлап җырлаган булды. Федор Марунның “Не спеши” дигән җырын “Ашыкма” дип җырлыйм.

Илназ Гариповтан сорау: “Топ артистлардан көнләшүләрен ничек яшерәләр?”

Бу сорауга Гөлназ Сәфәрова җавап бирә.

Мин көнләшмим. Валлаһи, ант итеп әйтәм.

Аның соравы: “Ул үзен башкалардан өстен дип саныймы?”

Илназ Минвәлиев җавап бирә:

–  Юк, санамыйм. Мин үземчә генә Илназ Минвәлиев булдым дип саныйм.

ЧЫГАНАК - Олеся Лесная блогы
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Кайсы артист нинди төстәге трусик кия, кем күпме акча эшли – Олесядан сораштыру впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ринат Рахматуллин: “Быел сәхнәдән китәрмен дигән идем” – Акчарлак
“Тукта яңгыр”, “Чакыр гына мине” – Ринат Рахматуллинны халыкка таныткан җырлар. Әмма беркөнне “Чакыр гына мине” җырының бераз тизләтелгән вариантын яшь бер җырчы башкаруында ишеттем. Ни сәбәпле Ринат Рахматуллин әлеге җырын башка кешегә биргән? Үзенә шалтыраттым. Җырчы көне-төне юлда икән. Уфада узган солянкадан кайтуы иде.

– Концертлар гөр­лиме, Ринат абый?

– Артистның шул концерт та концерт инде. Бер кызык хәл булды әле. Бер җиргә концерт куярга бардым, ә концерт костюмнары тутырылган чехол өйдә калган. Бөтен концертны бер кием белән җырлап чыктым. Халыкка аңлатырга тырыштым инде: “Ринатның кияргә киеме юк дип уйлый күрмәгез тагын”, – дидем. Шундый хәлләр дә була.

– “Чакыр гына мине” җырыгызны күпмегә сатар идегез?

– 60-70 меңгә.

– Ә “Тукта яңгыр”ны?

– Анысы 100 мең.

– Сезне популяр иткән җырны да шулай сатып җибәрергә ризамы сез?

– Юк инде, шаяртам гына. Ул җырларны сатмыйм, алар мин үлгәнче минем белән бара инде. Алар белән беррәттән “Картайма әле, әнкәй”, “Тормыш китабы” – шулай ук иң-иңнәре.

– Яшь җырчы Марат Яруллин сезнең “Чакыр гына мине” җырын җырлый бит…

– Ул аны Мәскәүдә 2 март көнне минем концертта җырлады. Марат миннән: “Җырлыйм әле”, – дип сорагач, “Ярар, минем концертта җырла”, – дидем. Әле “Тукта яңгыр”ны Динара Рәхимова исемле кыз сорап җырлады. Маратны “Чакыр гына мине” исеме астында диск чыгарган дип тә ишеттем. Мин рөхсәт бирмичә андый нәрсә эшләргә тиеш түгел иде ул.

– Ә сез Марат белән якыннан танышмы?

– Аның абый-апалары белән таныш. Ул егет җырымны җыр­лаганга мин каршы түгел. Ләкин миннән сора­мыйча диск чыгаруы белән килешмим. Вакыт табып, сөйлә­шергә кирәк булыр.

– Әгәр Марат сез­нең җырыгыз аша попу­лярлашып китсә?

– Ул җыр Рахматуллинныкы инде барыбер. Маратныкы – “перепевка” гына. Андый җырчылар артканнан артачак. Әнә, Элвин Грей соңгы вакытта гел “перепевка” белән шөгыльләнә башлады. Башта Салаватның “Уфтанма”сын, аннан Рафаэль Латыйповның “Гомерләр үтә икән ул” җырын кабатлап яздырды. Әмма әлеге җырлар халык күңелендә барыбер беренче җырчылар башкаруында истә кала. Мин “перепевка”ларны хупламыйм. Әгәр җыр яшьләргә ошый икән инде, рөхсәт сорап җырласыннар гына дим.

– Җәйләрегез ничек үтте?

– Авылда. Шунда яшәдек. Тавыклар, үрдәкләр, бройлерлар үстердек. Бакча эше. Төп йортны беркайчан ташламыйм. Җәй буе йорт-җирне ремонтладым, мунчаны яңарттым. Әнкәйнең әйткән сүзе бар: “Гомердә дә төп йортны ташламагыз, сатмагыз, кешегә бирмәгез”, –диде. Кыш буе ул йорт­ны җылыттык. Хәзер дә авылда торам әле.

– Яңа җырлар языламы, Ринат абый?

– Авылда күптән түгел биш өр-яңа җыр яздырдым. Сүзләре дә, көйләре дә үземнеке. Авылда күбрәк язам. Анда шундый аура, илһам килә. Үзем генә калам да язам.

– Әниегез төшегезгә керәме?

– Бер дә кергәне юк. Быел кабер ташы куйдык. Шунда абый, мин, абыстай дога кылдык та әнкәйнең ташына күбәләк килеп кунды. Зиратта ничә кабер ташы, ә күбәләк нәкъ менә әнкәйнекенә кунды. Ахыргача шунда торды. Хәзер шул күбәләк мине кая гына барсам да сагалап йөри. Ул күбәләк – әнкәйнең җаны, ул мине саклый. Шуңа шатланам.

– Сез гел юлда. Көнгә ничә сәгать йоклыйсыз?

– 2-3 сәгать. Төнлә ничәдә кайтсам да, иртәнге 5тә торам.

– Барыбер авылда яшим дисез. Гаиләгез белән бөтенләй күчү теләге юкмы?

– Быел күчмәдек инде, шул кош-корт үстердек. Икенче елга бәлки күчеп кайтырбыз, анда рәхәт миңа.

– Соңгы вакытта эстрадада әллә ниләр башланды. Әрләшәләр, тарткалашалар. Сезнең моңа караш ничек? Шоу-бизнеста дуслар була аламы? Сезнеке бармы?

– Әллә нәрсә башланды шул. Быел мин шоу-бизнестан бө­тенләй китәргә уйлаган идем. Шундый уйлар белән йөрдем. Быел китеп булмады инде. Татар эстрадасын русныкына охшатып, судларга бирешеп, бәхәсләшеп яталар инде. Миңа калса, артистлар арасында дуслык юктыр. Бу бит шоу-бизнес, бер-берсеннән көнләшәләр. Дус булса да, санау­лы гына. Минем дустым – Ришат Фазлыйәхмәтов. Үз көче, үз сәләте белән күтәрелгән кеше.

Автор: Румия Сәйфуллина
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының 2018 елгы 42 нче санында басылды.
Фото: https://vk.com

Запись Ринат Рахматуллин: “Быел сәхнәдән китәрмен дигән идем” – Акчарлак впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ринат Рахматуллин “Чакыр гына мине” һәм “Тукта яңгыр”ны ничә сумга сата? – Акчарлак
“Акчарлак” журналы җырчы һәм композитор Ринат Рахматуллин белән интервью корган. Артист җырларына һәм соңгы арада эстрадада бик популярлашып киткән авторлык хокукларына кагылышлы сорауларга җавап биргән. Әңгәмәдән өзек китерәбез:

– “Чакыр гына мине” җырыгызны күпмегә сатар идегез?

– 60-70 меңгә.

– Ә “Тукта яңгыр”ны?

– Анысы 100 мең.

– Сезне популяр иткән җырны да шулай сатып җибәрергә ризамы сез?

– Юк инде, шаяртам гына. Ул җырларны сатмыйм, алар мин үлгәнче минем белән бара инде. Алар белән беррәттән “Картайма әле, әнкәй”, “Тормыш китабы” – шулай ук иң-иңнәре.

– Яшь җырчы Марат Яруллин сезнең “Чакыр гына мине” җырын җырлый бит…

– Ул аны Мәскәүдә 2 март көнне минем концертта җырлады. Марат миннән: “Җырлыйм әле”, – дип сорагач, “Ярар, минем концертта җырла”, – дидем. Әле “Тукта яңгыр”ны Динара Рәхимова исемле кыз сорап җырлады. Маратны “Чакыр гына мине” исеме астында диск чыгарган дип тә ишеттем.

Чыганак: "Акчарлак"

Фото: https://vk.com

Запись Ринат Рахматуллин “Чакыр гына мине” һәм “Тукта яңгыр”ны ничә сумга сата? – Акчарлак впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..