Ринат Рахматуллин “Чакыр гына мине” һәм “Тукта яңгыр”ны ничә сумга сата? — Акчарлак

-- Лэйсирэ

«Акчарлак» журналы җырчы һәм композитор Ринат Рахматуллин белән интервью корган. Артист җырларына һәм соңгы арада эстрадада бик популярлашып киткән авторлык хокукларына кагылышлы сорауларга җавап биргән. Әңгәмәдән өзек китерәбез:

– “Чакыр гына мине” җырыгызны күпмегә сатар идегез?

– 60-70 меңгә.

– Ә “Тукта яңгыр”ны?

– Анысы 100 мең.

– Сезне популяр иткән җырны да шулай сатып җибәрергә ризамы сез?

– Юк инде, шаяртам гына. Ул җырларны сатмыйм, алар мин үлгәнче минем белән бара инде. Алар белән беррәттән “Картайма әле, әнкәй”, “Тормыш китабы” – шулай ук иң-иңнәре.

Яшь җырчы Марат Яруллин сезнең “Чакыр гына мине” җырын җырлый бит…

– Ул аны Мәскәүдә 2 март көнне минем концертта җырлады. Марат миннән: “Җырлыйм әле”, – дип сорагач, “Ярар, минем концертта җырла”, – дидем. Әле “Тукта яңгыр”ны Динара Рәхимова исемле кыз сорап җырлады. Маратны “Чакыр гына мине” исеме астында диск чыгарган дип тә ишеттем.

Чыганак: "Акчарлак"

Фото: https://vk.com

Бәйле