Архивы Ростов - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Тагын шундый ук һәлакәт… Язмышның ачы шаяртуымы, әллә…”
Яңа ел алдыннан Магнитогорскида газ шартлаудан килеп чыккан фаҗигагә тет­рәнеп, 20 градус суыкта 35 сәгать буе таш плитә хәрабәләре астында ятканнан соң могҗиза белән исән калган Ваня исемле 10 айлык нарасыйны кызганып, аның өчен сөенеп бетәргә дә өлгермәдек, тагын шундый ук һәлакәт турында ишетеп, өнсез калдык.

Бу юлы Ростов өл­кә­сенең Шахта шәһәрендәге бер торак йортта газ шартлаган. Әлбәттә инде, үлүчеләр дә бар. Ни хикмәт, тегесе – Яңа елда, монысы – Иске яңа елда. Бу нәрсә – язмышның ачы шаяртуымы, әллә…

Фаҗи­ганең икесе дә иртәнге сәгать алтылар тирәсендә булган. Җылы­лык җитмәү аркасында газ плитәсен кабызып куйганнар да, шул сүнеп, газ чыгып торган. Һәрхәлдә, Россия Тикшерү комитетыннан Магнитогорскидагы тугыз катлы йортның бер подъезды ишелеп төшүне шулай дип аңлатып, халыкның башка сәбәпләрдән шикләнүләрен алып ташларга тырыштылар. Федераль каналлардан хәбәр ителгәнчә, Ростов өлкәсендәге фаҗиганең дә сәбәбе нәкъ шундый, дип яза ВТ.

Мондый хәлләр алга таба кабатланмасын өчен нишләргә соң? Яшен бер генә түгел, инде икенче тапкыр яшьнәде бит! Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты башлыгы Галина Хованская күп фатирлы йортларда газ шартлауны булдырмау буенча закон проекты әзерләүгә керешкән. Документта яңа төзелгән, шулай ук капиталь төзекләндерү аша үткән йортларга бары тик автомат сүндерү җиһазы белән тәэмин ителгән газ плитәләрен генә урнаштыру тәкъдим ителә. Төзелеш ми­нистр­лыгы, үз чиратында, исе тизрәк сизелсен өчен, газга одорант дигән сасы матдәне күбрәк кушарга кирәк, дигән фикердә тора. Хөкүмәт тә аптырашта. Ул шушы көннәрдә көн­күреш газын хәвеф-хәтәрсез куллану буенча чаралар планын карарга җыена.

Шулай итеп, озакламый илебездә газны дөрес кулланырга өйрәтү, газ плитә­ләрен автомат сүнә торганнарына алыштыру кампаниясе башланырга мөмкин. Тик газ шартлауны булдырмау мәсьәләсен шул плитәләр генә хәл итсә иде икән?! Кеше дә яңа плитә өчен акчасын кызганып маташмас иде. Әмма моның өчен иң элек, газ плитәсе генә гаеплеме икән монда, дигән шикләнүләрне күңелдән ничек тә алып ташларга кирәк.

Запись “Тагын шундый ук һәлакәт… Язмышның ачы шаяртуымы, әллә…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Шартлаган йорт җимерекләре арасыннан ике яшьлек сабыйны коткаралар. Видеосы бар
Социаль челтәрләрдә Ростов өлкәсендә торак йортта көнкүреш газы шартлаган урыннан видео дөнья күрде. Кадрларда шартлау нәтиҗәсендә тугыз катлы йортның сигезенче һәм тугызынчы катлары өлешчә җимерелеп төшүе күренә.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Шахты шәһәренең Хабаров урамындагы 19нчы йортта көнкүреш газы шартлау хакында хәбәр иткән иде. Җимерекләр арасыннан җиде кешене, шул исәптән ике яшьлек сабыйны коткарганнар. Бер кешенең гомере өзелгән. Җиде кешенең язмышы әлегә билгесез. Коткаручылар йорттан 140 кешене эвакуацияләгән.

Фаҗига булган урында ашыгыч хезмәт вәкилләре эшли.

Фото, видео: соцсети

Запись Шартлаган йорт җимерекләре арасыннан ике яшьлек сабыйны коткаралар. Видеосы бар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..