Шартлаган йорт җимерекләре арасыннан ике яшьлек сабыйны коткаралар. Видеосы бар

-- Лэйсирэ

Социаль челтәрләрдә Ростов өлкәсендә торак йортта көнкүреш газы шартлаган урыннан видео дөнья күрде. Кадрларда шартлау нәтиҗәсендә тугыз катлы йортның сигезенче һәм тугызынчы катлары өлешчә җимерелеп төшүе күренә.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Шахты шәһәренең Хабаров урамындагы 19нчы йортта көнкүреш газы шартлау хакында хәбәр иткән иде. Җимерекләр арасыннан җиде кешене, шул исәптән ике яшьлек сабыйны коткарганнар. Бер кешенең гомере өзелгән. Җиде кешенең язмышы әлегә билгесез. Коткаручылар йорттан 140 кешене эвакуацияләгән.

Фаҗига булган урында ашыгыч хезмәт вәкилләре эшли.

Фото, видео: соцсети

Бәйле