Архивы русфонд - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Русфонд” Жанна Фрискеның әти-әнисе кайтарырга тиешле бурычны гафу итә
Жанна Фрискеның яман чир белән авыруы билгеле булгач, туганнары һәм дуслары аны дәвалау өчен акча җыю турында игълан иткән иде. “Русфонд” хәйрия фондына барлыгы миллионнарча сум акча җыелды. Ләкин, кызгынычка каршы, рак җырчыны аямады: моннан өч ел элек аның гомере өзелде.

Соңрак әлеге җыелган акчаларның бер өлеше генә дәвалауга тотылганлыгы турында билгеле булды. Калган акчаны Жаннаның әти-әнисе кайтарырга тиеш булды. Ләкин алар кайтармады. Инде судка биреп тә карадылар, Фрискеның яңа йортына арест та салдылар, ләкин үзгәреш булмады.

Һәм менә “Русфонд” әлеге гаилә кайтарырга тиеш булган 21 миллион сумны өч тапкыр киметүе турында белдергән. Хәзер Фрискеның гаиләсе 7 миллион сум гына кайтарырга тиеш, калганын фонд үз хисабына ябачак, башкача әйтсәк, сызып ташлый дигән сүз.

Бу карар күпләрдә канәгатьсезлек тудырды, дип яза Кызыл таң. Моны ике сүз белән “урлашу” һәм “оятсызлык” дип атыйлар.

Фото: Вконтакте

Запись “Русфонд” Жанна Фрискеның әти-әнисе кайтарырга тиешле бурычны гафу итә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Табиб хатасын төзәтергә кирәк: Исән кал­са – ка­ла, кал­ма­са – юк, ди­де­ләр”
Ба­ла­сын дә­ва­лау­га яр­дәм эз­ләп йө­рү­че ата-ана­лар – поч­мак са­ен. Бул­ган һәм бул­ма­ган мөм­кин­лек­ләр­не та­бар­га, ни­чек тә ча­ра­сын кү­рер­гә ты­ры­ша алар. Әле ан­да бә­ре­лә, әле мон­да су­гы­ла…

Ту­лы га­и­лә бу­лып ки­леп кер­де без­гә Са­фи­ул­лин­нар. Ил­шат, Эль­ви­ра һәм ул­ла­ры Та­һир­җан. Ма­лай­ның кул­тык та­як­ла­рын­да бу­лу­ын күр­гәч үк, сүз­нең ни ха­кын­да бу­ла­ча­гы аң­ла­шыл­ды.

Та­һир­җан 2005 ел­да ту­ган. Ба­ла ту­ып озак та үт­мә­гән, та­биб­лар ана­га ан­да ар­ка ми­е бү­се­ре бу­лу­ын, ки­чек­мәс­тән опе­ра­ци­я ки­рәк­ле­ген, югый­сә, ба­ла­ның бө­тен­ләй аяк­ка ба­са ал­ма­я­ча­гын әйт­кән­нәр. Әле ба­ла ту­у­дан ай­нып та җит­мә­гән ана­га ба­ла­сы­ның авы­ру­ы ту­рын­да ише­тү бер кур­кы­ныч бул­са, опе­ра­ци­я­гә ча­бар­га ки­рәк­ле­ге та­гын бер шом­лы яңа­лык бу­ла.

Мин: «Ир­тә­рәк бит әле аңа опе­ра­ци­я ясар­га», – дип өз­гә­лән­дем, ә алар, ба­ла йө­ри ал­ма­я­чак, дип кур­кы­тып бе­тер­де­ләр. Рес­пуб­ли­ка кли­ник хас­та­ха­нә­сен­дә ба­ла тап­кан идем, без­не шун­нан туп-ту­ры Ба­ла­лар кли­ник хас­та­ха­нә­се­нә кү­чер­де­ләр, 10 көн­нән опе­ра­ци­я яса­ды­лар, – дип сөй­ли Эль­ви­ра. – Ан­на­ры опе­ра­ци­я­дән соң үп­кә­се ял­кын­сы­нып, пнев­мо­ни­я баш­лан­ды, ан­ти­би­о­тик­лар ка­бул итә ал­мый иде. «Исән кал­са – ка­ла, кал­ма­са – юк», – ди­де­ләр.

Ба­ла исән ка­ла. Өй­гә кай­та­лар, нев­ро­па­то­лог­та кү­зә­те­леп то­ра­лар. Бар да ях­шы ке­бек… Ба­ла үсә, кү­тә­ре­лә баш­ла­гач кы­на, нәр­сә­дер дө­рес тү­гел ке­бек то­е­ла ана­га. Ба­ла ка­ра­ват­ка то­ты­нып кү­тә­ре­лә, ә аяк­ла­ры­на ба­сар­га уй­лап та ка­ра­мый. Үр­мә­лә­ми, ә шу­ы­ша… Әни­се бас­тыр­ган­да да, аяк­ла­ры­на ба­сар­га ом­тыл­мый.

Ба­ла­ны көн­дез­ге ста­ци­о­нар­га, па­ра­фин те­ра­пи­я­се­нә, мас­саж­га йөрт­тек. Бер мас­са­жист: «Сез­гә нев­ро­па­то­лог­ка ба­рыр­га ки­рәк, ба­ла­да – па­ра­па­рез бу­гай», – ди­де. Бе­рен­че тап­кыр бу сүз­не шун­да ишет­тек, – ди Эль­ви­ра Са­фи­ул­ли­на. – Ре­а­би­ли­та­ци­я үзә­ген­дә: «Сез ин­де соң­га кал­ган­сыз, ба­ла­гыз бер­кай­чан да йөр­мә­я­чәк. Сез, ки­чек­мәс­тән, си­ге­зен­че хас­та­ха­нә­гә ятар­га ты­ры­шып ка­ра­гыз, ан­да яр­ты ел­лап чи­рат то­рыр­га ки­рәк, бәл­ки, ир­тә­рәк ке­рә алыр­сыз», – ди­де­ләр. Без нин­ди­дер мог­җи­за бе­лән ан­да ята ал­дык һәм һәр өч ай са­ен дә­ва­ла­ну курс­ла­ры уза баш­ла­дык, – ди ха­тын.

Хә­зер Та­һир­җан­га 13 яшь һәм ул хә­зер һәр яр­ты ел са­ен бер дә­ва­ла­ну кур­сы узар­га ти­еш.

Өч яше дә бул­ма­ган ба­ла­быз­ның авыр­ту­ла­ры төн­лә баш­ла­на иде. Төн­ге 2дән ир­тән­ге 6га ка­дәр тил­ме­рә. Ул үзе йок­лый, ә үзе елый, тир­ли. Әле без төр­ле та­биб­лар­га мө­рә­җә­гать ит­кәч, бер­се: «Бәл­ки, ул кы­ла­на гы­на­дыр», – ди­де. Ни­чек шул кеч­ке­нә ба­ла, төн­лә йок­ла­мый­ча, тир­гә ба­тып кы­ла­нып ят­сын ин­де, йә?! Төр­ле та­биб­лар­ны күр­дек ин­де, – ди Эль­ви­ра.

ДРКБга бар­гач, алар­га МРТ ясар­га ки­ңәш итә­ләр һәм шун­да­гы су­рәт аша гы­на алар опе­ра­ци­я ва­кы­тын­да бү­сер­нең алы­нып бет­мә­вен кү­рә. «Без­нең ба­ла­да экс­пе­ри­мент уз­дыр­ма­ган­нар ми­кән?» – дип шик­лә­нә баш­лый ата-ана.

6 яше тул­гач, ба­ла­га Мәс­кәү­дә та­гын бер кат опе­ра­ци­я ясый­лар һәм шун­да про­фес­сор­лар Ка­зан­да­гы опе­ра­ци­я яса­ган та­биб­лар­ның ял­гыш­ла­рын күр­сә­тә-күр­сә­тә аң­ла­та. Кыс­ка­сы, ба­ла­ның шу­шы яше­нә җит­кән­че иза чи­гү­лә­ре та­биб ял­гыш­лы­гы бе­лән бу­лу­ы ачык­ла­на.

Ба­ла­быз опе­ра­ци­я­дән соң ме­нин­гит бе­лән авыр­ды, өч ай бу­е тем­пе­ра­ту­ра­сын тө­ше­рә ал­мый ин­тек­тек. Мәс­кәү­дән без­не үзе­без­нең Ка­зан­да­гы ДРКБга җи­бәр­де­ләр, ә ан­да бер ай ят­кач, «без сез­не ниш­лә­тер­гә дә бел­ми­без», дип кай­та­рып җи­бәр­де­ләр. Өй­гә кай­тып өч көн уз­гач, ба­ла­ның тем­пе­ра­ту­ра­сы төш­те, те­рел­де… Хә­зер яр­ты ел са­ен дә­ва­ла­ну­дан тыш, ре­а­би­ли­та­ци­я үзәк­лә­рен­дә дә да­и­ми дә­ва­ла­ныр­га ки­рәк. Ала­ры без­нең шә­һәр­дә бик күп үзе, кы­тай­лар да ки­леп дә­ва­лый­лар, ток бе­лән реф­лекс те­ра­пи­я­се дә алып бу­ла, лә­кин бө­тен җир­дә ак­ча ки­рәк, – ди Эль­ви­ра.

Сүз­гә Та­һир­җан­ның әти­се Ил­шат ку­шы­ла:

– Кы­тай­да һәм Та­и­ланд­та хәр­би гос­пи­таль­ләр бар икән. Шун­да ба­ла­ны алып ба­рып дә­ва­лап бу­ла, дип бе­леш­тек. Аны шун­да алып ба­ра­сы­быз ки­лә. Ан­да дә­ва­ла­ну­ның бер кур­сы өчен 3 мең 600 дол­лар со­рый­лар. Ә без­гә, ки­мен­дә, өч курс узар­га ки­рәк. Ка­зан­да, 20 ел бу­е урын өс­тен­дә ят­кан ха­тын бар, аны шун­да алып ба­рып дә­ва­ла­ган­нар да, хә­зер ул йө­ге­рә икән. Без дә шун­да дә­ва­ла­нып бул­мас­мы дип ыша­на­быз, – ди га­и­лә баш­лы­гы.

Ил­шат Са­фи­ул­лин ма­лай­ның опе­ку­ны, ул биш ел эш­кә дә ур­на­ша ал­мый. Үзе 19 мең ти­рә­се пен­си­я ала, ә Эль­ви­ра подъ­езд­лар юа – 12 мең сум хез­мәт ха­кы­на эш­ли. Бу ак­ча­га га­и­лә көч­кә очын-оч­ка ял­гый: 12 мең сум­га фа­тир арен­да­лый­лар, 4 мең сум­ны фа­тир тү­ләү­лә­ре­нә би­рә­ләр. Ашар­га, ки­е­нер­гә дә ки­рәк бит.

– Без­нең рес­пуб­ли­ка­да та­биб ха­та­сын үз ке­сәң­нән ге­нә тө­зә­тү мөм­кин, – ди Ил­шат. – Без «Рус­фонд»ка да мө­рә­җә­гать ит­тек, Дәү­ләт те­ле­ра­ди­о­ком­па­ни­я­се аша да ха­лык­ка мө­рә­җә­гать ит­тек. Шу­лай итеп ба­ла­ның ая­гы­на 320 мең сум­лык мах­сус ап­па­рат ку­яр­га дип ак­ча җый­ган идек. Ин­де ме­нә дә­ва­ла­ну­ны аза­гы­на җит­ке­реп бул­мас­мы ди­гән өмет бе­лән та­гын ха­лык­ка мө­рә­җә­гать итә­без, – ди ул.

Та­һир­җан­га яр­дәм итәр­гә те­ләү­че­ләр өчен рек­ви­зит­лар:

Банк по­лу­ча­те­ля Доп.офис №8610/0125 ПА­О Сбер­банк

Кор/счет банк 30101810600000000603

БИК бан­ка 049205603

Счет по­лу­ча­те­ля 42307810662260774587

Са­фи­ул­ли­на Эль­ви­ра Ри­вов­на

Фә­ри­дә ЗА­РИ­ПО­ВА, Сираҗи сүзе

Запись “Табиб хатасын төзәтергә кирәк: Исән кал­са – ка­ла, кал­ма­са – юк, ди­де­ләр” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..