«Табиб хатасын төзәтергә кирәк: Исән кал­са – ка­ла, кал­ма­са – юк, ди­де­ләр»

-- Лэйсирэ

Ба­ла­сын дә­ва­лау­га яр­дәм эз­ләп йө­рү­че ата-ана­лар – поч­мак са­ен. Бул­ган һәм бул­ма­ган мөм­кин­лек­ләр­не та­бар­га, ни­чек тә ча­ра­сын кү­рер­гә ты­ры­ша алар. Әле ан­да бә­ре­лә, әле мон­да су­гы­ла…

Ту­лы га­и­лә бу­лып ки­леп кер­де без­гә Са­фи­ул­лин­нар. Ил­шат, Эль­ви­ра һәм ул­ла­ры Та­һир­җан. Ма­лай­ның кул­тык та­як­ла­рын­да бу­лу­ын күр­гәч үк, сүз­нең ни ха­кын­да бу­ла­ча­гы аң­ла­шыл­ды.

Та­һир­җан 2005 ел­да ту­ган. Ба­ла ту­ып озак та үт­мә­гән, та­биб­лар ана­га ан­да ар­ка ми­е бү­се­ре бу­лу­ын, ки­чек­мәс­тән опе­ра­ци­я ки­рәк­ле­ген, югый­сә, ба­ла­ның бө­тен­ләй аяк­ка ба­са ал­ма­я­ча­гын әйт­кән­нәр. Әле ба­ла ту­у­дан ай­нып та җит­мә­гән ана­га ба­ла­сы­ның авы­ру­ы ту­рын­да ише­тү бер кур­кы­ныч бул­са, опе­ра­ци­я­гә ча­бар­га ки­рәк­ле­ге та­гын бер шом­лы яңа­лык бу­ла.

Мин: «Ир­тә­рәк бит әле аңа опе­ра­ци­я ясар­га», – дип өз­гә­лән­дем, ә алар, ба­ла йө­ри ал­ма­я­чак, дип кур­кы­тып бе­тер­де­ләр. Рес­пуб­ли­ка кли­ник хас­та­ха­нә­сен­дә ба­ла тап­кан идем, без­не шун­нан туп-ту­ры Ба­ла­лар кли­ник хас­та­ха­нә­се­нә кү­чер­де­ләр, 10 көн­нән опе­ра­ци­я яса­ды­лар, – дип сөй­ли Эль­ви­ра. – Ан­на­ры опе­ра­ци­я­дән соң үп­кә­се ял­кын­сы­нып, пнев­мо­ни­я баш­лан­ды, ан­ти­би­о­тик­лар ка­бул итә ал­мый иде. «Исән кал­са – ка­ла, кал­ма­са – юк», – ди­де­ләр.

Ба­ла исән ка­ла. Өй­гә кай­та­лар, нев­ро­па­то­лог­та кү­зә­те­леп то­ра­лар. Бар да ях­шы ке­бек… Ба­ла үсә, кү­тә­ре­лә баш­ла­гач кы­на, нәр­сә­дер дө­рес тү­гел ке­бек то­е­ла ана­га. Ба­ла ка­ра­ват­ка то­ты­нып кү­тә­ре­лә, ә аяк­ла­ры­на ба­сар­га уй­лап та ка­ра­мый. Үр­мә­лә­ми, ә шу­ы­ша… Әни­се бас­тыр­ган­да да, аяк­ла­ры­на ба­сар­га ом­тыл­мый.

Ба­ла­ны көн­дез­ге ста­ци­о­нар­га, па­ра­фин те­ра­пи­я­се­нә, мас­саж­га йөрт­тек. Бер мас­са­жист: «Сез­гә нев­ро­па­то­лог­ка ба­рыр­га ки­рәк, ба­ла­да – па­ра­па­рез бу­гай», – ди­де. Бе­рен­че тап­кыр бу сүз­не шун­да ишет­тек, – ди Эль­ви­ра Са­фи­ул­ли­на. – Ре­а­би­ли­та­ци­я үзә­ген­дә: «Сез ин­де соң­га кал­ган­сыз, ба­ла­гыз бер­кай­чан да йөр­мә­я­чәк. Сез, ки­чек­мәс­тән, си­ге­зен­че хас­та­ха­нә­гә ятар­га ты­ры­шып ка­ра­гыз, ан­да яр­ты ел­лап чи­рат то­рыр­га ки­рәк, бәл­ки, ир­тә­рәк ке­рә алыр­сыз», – ди­де­ләр. Без нин­ди­дер мог­җи­за бе­лән ан­да ята ал­дык һәм һәр өч ай са­ен дә­ва­ла­ну курс­ла­ры уза баш­ла­дык, – ди ха­тын.

Хә­зер Та­һир­җан­га 13 яшь һәм ул хә­зер һәр яр­ты ел са­ен бер дә­ва­ла­ну кур­сы узар­га ти­еш.

Өч яше дә бул­ма­ган ба­ла­быз­ның авыр­ту­ла­ры төн­лә баш­ла­на иде. Төн­ге 2дән ир­тән­ге 6га ка­дәр тил­ме­рә. Ул үзе йок­лый, ә үзе елый, тир­ли. Әле без төр­ле та­биб­лар­га мө­рә­җә­гать ит­кәч, бер­се: «Бәл­ки, ул кы­ла­на гы­на­дыр», – ди­де. Ни­чек шул кеч­ке­нә ба­ла, төн­лә йок­ла­мый­ча, тир­гә ба­тып кы­ла­нып ят­сын ин­де, йә?! Төр­ле та­биб­лар­ны күр­дек ин­де, – ди Эль­ви­ра.

ДРКБга бар­гач, алар­га МРТ ясар­га ки­ңәш итә­ләр һәм шун­да­гы су­рәт аша гы­на алар опе­ра­ци­я ва­кы­тын­да бү­сер­нең алы­нып бет­мә­вен кү­рә. «Без­нең ба­ла­да экс­пе­ри­мент уз­дыр­ма­ган­нар ми­кән?» – дип шик­лә­нә баш­лый ата-ана.

6 яше тул­гач, ба­ла­га Мәс­кәү­дә та­гын бер кат опе­ра­ци­я ясый­лар һәм шун­да про­фес­сор­лар Ка­зан­да­гы опе­ра­ци­я яса­ган та­биб­лар­ның ял­гыш­ла­рын күр­сә­тә-күр­сә­тә аң­ла­та. Кыс­ка­сы, ба­ла­ның шу­шы яше­нә җит­кән­че иза чи­гү­лә­ре та­биб ял­гыш­лы­гы бе­лән бу­лу­ы ачык­ла­на.

Ба­ла­быз опе­ра­ци­я­дән соң ме­нин­гит бе­лән авыр­ды, өч ай бу­е тем­пе­ра­ту­ра­сын тө­ше­рә ал­мый ин­тек­тек. Мәс­кәү­дән без­не үзе­без­нең Ка­зан­да­гы ДРКБга җи­бәр­де­ләр, ә ан­да бер ай ят­кач, «без сез­не ниш­лә­тер­гә дә бел­ми­без», дип кай­та­рып җи­бәр­де­ләр. Өй­гә кай­тып өч көн уз­гач, ба­ла­ның тем­пе­ра­ту­ра­сы төш­те, те­рел­де… Хә­зер яр­ты ел са­ен дә­ва­ла­ну­дан тыш, ре­а­би­ли­та­ци­я үзәк­лә­рен­дә дә да­и­ми дә­ва­ла­ныр­га ки­рәк. Ала­ры без­нең шә­һәр­дә бик күп үзе, кы­тай­лар да ки­леп дә­ва­лый­лар, ток бе­лән реф­лекс те­ра­пи­я­се дә алып бу­ла, лә­кин бө­тен җир­дә ак­ча ки­рәк, – ди Эль­ви­ра.

Сүз­гә Та­һир­җан­ның әти­се Ил­шат ку­шы­ла:

– Кы­тай­да һәм Та­и­ланд­та хәр­би гос­пи­таль­ләр бар икән. Шун­да ба­ла­ны алып ба­рып дә­ва­лап бу­ла, дип бе­леш­тек. Аны шун­да алып ба­ра­сы­быз ки­лә. Ан­да дә­ва­ла­ну­ның бер кур­сы өчен 3 мең 600 дол­лар со­рый­лар. Ә без­гә, ки­мен­дә, өч курс узар­га ки­рәк. Ка­зан­да, 20 ел бу­е урын өс­тен­дә ят­кан ха­тын бар, аны шун­да алып ба­рып дә­ва­ла­ган­нар да, хә­зер ул йө­ге­рә икән. Без дә шун­да дә­ва­ла­нып бул­мас­мы дип ыша­на­быз, – ди га­и­лә баш­лы­гы.

Ил­шат Са­фи­ул­лин ма­лай­ның опе­ку­ны, ул биш ел эш­кә дә ур­на­ша ал­мый. Үзе 19 мең ти­рә­се пен­си­я ала, ә Эль­ви­ра подъ­езд­лар юа – 12 мең сум хез­мәт ха­кы­на эш­ли. Бу ак­ча­га га­и­лә көч­кә очын-оч­ка ял­гый: 12 мең сум­га фа­тир арен­да­лый­лар, 4 мең сум­ны фа­тир тү­ләү­лә­ре­нә би­рә­ләр. Ашар­га, ки­е­нер­гә дә ки­рәк бит.

– Без­нең рес­пуб­ли­ка­да та­биб ха­та­сын үз ке­сәң­нән ге­нә тө­зә­тү мөм­кин, – ди Ил­шат. – Без «Рус­фонд»ка да мө­рә­җә­гать ит­тек, Дәү­ләт те­ле­ра­ди­о­ком­па­ни­я­се аша да ха­лык­ка мө­рә­җә­гать ит­тек. Шу­лай итеп ба­ла­ның ая­гы­на 320 мең сум­лык мах­сус ап­па­рат ку­яр­га дип ак­ча җый­ган идек. Ин­де ме­нә дә­ва­ла­ну­ны аза­гы­на җит­ке­реп бул­мас­мы ди­гән өмет бе­лән та­гын ха­лык­ка мө­рә­җә­гать итә­без, – ди ул.

Та­һир­җан­га яр­дәм итәр­гә те­ләү­че­ләр өчен рек­ви­зит­лар:
Банк по­лу­ча­те­ля Доп.офис №8610/0125 ПА­О Сбер­банк
Кор/счет банк 30101810600000000603
БИК бан­ка 049205603
Счет по­лу­ча­те­ля 42307810662260774587
Са­фи­ул­ли­на Эль­ви­ра Ри­вов­на

Фә­ри­дә ЗА­РИ­ПО­ВА, Сираҗи сүзе

Бәйле