Архивы РәсимНизамов - Tatar Today - татар яңалыклары.

«Ак каеннар арасында» хитын башкаручы Рәсим Низамов кем белән очрашырга хыяллана?
Татарстанның атказанган җырчысы Рәсим Низамов инде егерме ел сәхнәдә. Аның белән иҗат, эстрада һәм үзе катнашындагы концертлар турында сөйләштек. //Tatar today//

– Җырчыларның күбесе: “Мин үземне белә башлаганнан җырлыйм”,  диләр. Әлеге сүзләр сезгә дә кагыламы?

– Әйе, җыр гел минем белән булды. Әйтерсең лә “җырлап” туганмын, ләкин халык мине Рәсим Низамов буларак таный башлауга быелны нәкъ 20 ел. 2018 елда миңа 45 тә тула. Әлеге ике датаны кушып, матур гына бәйрәм ясарга планнаштырам.

– 20 ел – аз вакыт түгел. Эстрадада үзгәрешләр дә булмый калмагандыр…

– Хәзер татар эстрадасының начарлануы хакында сүзләр күп йөри. Минемчә, татар җыры әшәке якка үзгәрде, дисәк, гаепне үзебездән эзләргә кирәк. Димәк, без – җырчылар да, әлеге күренешкә юл куйганбыз. Шуны әйтә алам: мин бәхетле чорга эләктем, чөнки җырның сәнгать буларак кадере бар иде. Татар җырының дәрәҗәсе юкка чыкты дип әйтеп булмый, тик шулай да түбәнәйде.

– Хәзер сәхнәдә җырчылар саны бик күп. Ничек уйлыйсыз, әлеге күренеш татар җырының аска таба тәгәрәвенә тәэсир итәме?

– Кайвакыт радионы кушасың һәм андагы җырларны ишеткәч, күңел әрнеп куя. Хәзер кемнең теләге бар, шул җырлый. Шуны онытмаска кирәк: сәхнәнең үз законнары, таләпләре бар. Бу – беренчедән. Икенчедән, җыр сәнгатен җиңел сәнгать дип табалар. Сара апа Садыйкова заманнарыннан ук әйтелгән сүз бар: сәхнә – изге урын ул. Нәрсә турында җырлавыңны аңлап җырларга кирәк.

– Сезнеңчә, җырчы булыр өчен югары уку йортын тәмамларга кирәкме?

– Кирәк дип уйлыйм – юкка гына бишешәр-алтышар ел укытмыйлар бит сәнгать уку йортларында. Җырчы, җыр – товарга әйләнде. Урамнан, бераз гына булса да, таланты булган яшьләрне табалар да, җырчы ясарга уйлыйлар. Радиодан әйләндерәләр, телевизордан күрсәтәләр… Минемчә, бу шәхес – бары тик вакытлы товар гына.

– Тамашачының теләге үзгәрдеме?

– Тамашачы артыннан без иярергә тиеш түгел, киресенчә, без аларны тәрбияләргә тиеш. Халык бит ул бүген кул чабар, ике атнадан “Афәрин”,  дияр, 2-3 айдан синең концертыңа килмәскә дә мөмкин. Мин беркайчан да үземне йолдыз булып хис итмәдем. Башлангыч чорда популяр булып алганмындыр бераз, чөнки ул елларда халык өчен яңалык идем. Хәзер исә мин булганына рәхмәтлемен. Иң авыры – сәхнәдә үз урыныңны булдырып, аны тотып тору. Тамашачыны хәзер иркәлиләр: кайсысын тыңлыйсы килә, шуны тынлый – бары тик шул. Аны гаепләргә кирәкми.

– Сезгә популяр җырчы булырга һәм әле һаман да төшеп калмавыгызга нәрсә ярдәм итте?

– Беренчедән, “мәктәп” дигән зур баскычны үттем. Әйткәнемчә, ансыз булмый һәм ярамый. Икенчедән, халык күңеленә үтә торган җырларны сайлау. Мине популяштырган җыр – ул “Ак каеннар арасында” җыры. Әлеге җырны миңа тәкъдим иткәч, бер дә тамашачыга ошар дип уйламаган идем. Дуслар, гаиләм минем өчен – иң беренче тәнкыйтьчеләр. Тамашачы сиңа кул чабачак, ә менә якын кешең кимчелегеңне “бәреп” әйтәчәк. Тормыш иптәшем дә иҗатка якын кеше, без бергә укыдык. Казанга килүемнең максаты – музыка укытучысы булу иде, тик тормыш юлым башка якка алып китте.

– Җырны сайлаганда, нәрсәсенә игьтибар итәсез?

– Бүген җыр язучылар шактый. Социаль челтәрләр заманында яшибез, шуңа күрә Интернет аша да җырлар тәкъдим итүчеләр бар. Минем өчен җырның сүзләре мөһимрәк. Әле менә күптән түгел Германиядә яшәүче җырлар авторы Ирек Габдрахманов үзенең җырын тәкъдим иткән иде. Бер яктан караганда, Интернет аша гына аралашу җайлы кебек, тик, икенче яктан, син башкаручы җырның авторын күреп белмәү – яхшы күренеш түгел.

– Тинчурин театрында 12 февральдә Ирек Габдрахманов иҗатына багышланган иҗат кичәсе узачак. Сез кунаклар арасында бар. Ирек абый белән ничек табыштыгыз?

– Аның белән без, гомумән, таныш түгел идек. Ул социаль челтәрдә минем белән элемтәгә кергәч, мин аны башта яшь егет дип күзалладым. Аралаша башлагач кына, аяныч хәлдә булуын аңладым. Җырына килгәндә, көе дә, сүзләре дә күңелемә ятышлы булдылар, һәм без үзара килештек. Аның иҗат кичәсен үткәрүләрен белгәч, бик теләп катнашырга ризалаштым.

– Чара хәйрия концерты буларак үтәчәк. Ничек уйлыйсыз, Ирек абыйга ярдәм итеп булырмы?

– Аның авырлыктан бимазаланганын белгәч, кызганып куйган идем. Билгеле, кемнең туган ягына кайтасы килмәсен, ди?! Тик эш анда гына түгел: бәлки аңа Германиядә ярдәм ягыннан күбрәк булышырлар. Аның белән якыннан күрешү теләге дә бар.

Хөрмәтле дуслар, сезне 12 февраль көнне 18:30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин театрында көтеп калабыз! Җырчылар арасында Ландыш Нигъмәтҗанова, Рәсим Низамов, Гүзәлия, Гөлназ Сираева һәм башкалар булачак. Билетлар kassir.ru сайтында. Очрашканга кадәр!

Запись «Ак каеннар арасында» хитын башкаручы Рәсим Низамов кем белән очрашырга хыяллана? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рәсим Низамов: «Авырлык кешене берләштерә»
Дистә еллар “Ак каен” җыры белән танылган җырчы Рәсим Низамов  хәйрия чараларында катнашуны изге эш, дип саный. Мондый чараларда ул үзе дә бик еш катнаша. //Tatar today//

– Башка кешеләргә ярдәм итеп, үзебезгә дә савап алабыз, – ди ул. – Хәйрия эше белән шөгыльләнү – ул акчалата ярдәм күрсәтү генә түгел. Әлбәттә, мондый чаралардан күпмедер дәрәҗәдә матди ярдәм дә җыела. Ил төкерсә, күл була дигән кебек, хәйрия чараларында катнашып, башка кешеләрне, тамашачыларны да изге эшләр эшләргә җәлеп итәбез.

Рәсим Низамов фикеренчә, беркемнең дә капчыгы буш түгел. Тормышта һәркем авырлыкларга дучар була, ләкин авырлык кешене берләштерә. “Бу сыйфат татар милләтенә генә түгел, гомумән, Рәсәй халкына хас. Моны без даими рәвештә үткәрелгән смс-ярдәм һәм башка хәйрия чараларыннан күреп беләбез”,  дип уйлый җырчы. Рәхмәт сүзен Рәсим Низамов аңа яхшылык кылган һәркемгә әйтә икән.

Популяр җырлар авторы, хәзерге көндә Германиядә яшәүче ярдәмгә мохтаҗ Ирек Габдрахманов Рәсим Низамовка Интернет аша үзе иҗат иткән җырын җибәрә. Шул рәвешле алар танышып китә.  Бүгенге көнгә кадәр очрашып-күрешкәннәре булмаса да, һәрвакыт хәбәрләшеп тора алар.

– Ирек абый иҗатының үзенчәлекле ягы нидә?

– Иҗат кешесе хыялый, бераз самими булырга тиеш. Ирек абый шундыйлардан. Гади, нечкә күңелле кеше, һәрбер язган шигыренә, җырына сөенә – нәкъ шул сыйфаты күңелгә якын, – дип җаваплый Рәсим Низамов.

“Мең рәхмәт” хәйрия концертында да Рәсим Низамов Ирек Габдрахманов иҗат иткән җыр белән чыгыш ясаячак. Килегез, күрегез, изге эштән читтә калмыйк!

Энҗе Ризванова

Запись Рәсим Низамов: «Авырлык кешене берләштерә» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..