Архивы София Ротару - Tatar Today - татар яңалыклары.

София Ротаруның чын фамилиясе һәм сукыр апасы – биографиядән кызыклы фактлар
Эстрада артистларыннан иҗади карьерасында бер тапкыр да шау-шулы җәнҗалга эләкмәгән кеше София Ротару гынадыр, мөгаен. Шулай да җырчының биографиясендә кызыклы вакыйгалар җитәрлек.

Чын фамилиясе

София Ротару Украинаның Черновицк өлкәсенең Маршинцлар авылында туган. Әлеге җирләр Бөек Ватан сугышына кадәр Румыния территориясенә кергән. Сугыш тәмамлангач, военкомат хезмәткәре җырчының әтисенә румынча Ротару фамилиясен, украинча Ротарьга алыштырырга киңәш итә. Шуннан бирле аларның барысы да Ротарь фамилиясен йөрткәннәр. София Михайловна җырчы булып таныла башлаган елларда да Ротарь фамилиясен йөрткән. Аңа киредән Ротару фамилиясенә кайтырга Эдита Пьеха киңәш иткән.

Сукыр апасы

Михаил Федоровичның калган балалары гомер буе Ротарь фамилиясен йөртәләр. Анатолий һәм Евгений Ротарь молдаваннарның “Оризонт” вокаль инструменталь ансамблендә чыгыш ясыйлар, ә Аурелия Ротарь хәтта Украинаның халык артисты исеменә лаек була. Софияны җырларга олы апасы Зинаида өйрәткән. Соңрак апасы авырудан соң сукырая. Зинаида белән София радиодан ишеткән җырларны кабатлап җырлаганнар. Булачак йолдыз җырларга шулкадәр яраткан, хәтта чиркәү хорына йөри башлаган. Бу хәлдән соң классташлары анардан көлгәннәр. Аны хәтта пионер оешмасыннан чыгарырга теләгәннәр.

Партия сафларыннан куу

Бервакыт Ротарулар гаиләсе белән партия арасында каршылык килеп чыккан. Шул сәбәпле, танылып килүче җырчы Черновицк өлкәсеннән Кырымга күчә. Эш шунда, 70нче еллар уртасында Иске Яңа елны каршылар алдыннан, София Михайловнаның туганнары – Анатолий һәм Евгений салмыш килеш авыл клубыннан чыршыны алып чыгып, шуны урам буйлап сөйрәп йөргәннәр. Кемдер яшьләрнең кыРусская семеркаланмышларын күреп, болар ниндидер дини йола башкаралар дип уйлап, милициягә хәбәр иткән. Нәтиҗәдә, Ротаруның әтисен партиядән, туганнарын исә комсомол сафларыннан чыгарганнар. София үзенең карьерасына куркыныч янаганны сизеп, Кырымга күчеп китә. Вакытында китеп кала: шул ук елны Ротаруга Украина ССР халык артисты исеме бирелә.

Бер ир һәм бер бала

София Ротаруны 60нчы елларда ук белә башлыйлар. 1964 елда яшь җырчының фотосын зур иттереп журналда бастырып чыгаралар. Нәкъ менә шушы сурәт аркасында ул булачак ире – Анатолий Евдокименко белән таныша. Анатолий журналдагы сөйкемле җырчының сурәтен күргәч, аны эзли башлый. Ул Ротару артыннан бик озак йөргәч кенә хыялына ирешә алган. 1970 елда аларның уллары Руслан туа.

Гаилә башлыгы бакыйлыкка күчкәнче, алар бергә 30 ел гомер кичерәләр. Евдокименко 2002 елда хатыны кулында инсульттан җан бирә. Эстрада артистларының күбесеннән аермалы буларак, София Ротару башка ир-атларга карамаган һәм бүгенге көндә дә парсыз яшәвен дәвам итә.

tatyash.ru

Фото: Легион Медиа

Запись София Ротаруның чын фамилиясе һәм сукыр апасы – биографиядән кызыклы фактлар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Пугачева, Боярский һәм Ротару күпме пенсия ала?
Җырчылар һәм актерлар үзләренең пенсияләренең күләмен еш кына игълан итә, чөнки кайчагында алар бик аз булып чыга. Әйтик, Владимир Винокур нибары 10 мең сум, ә Алла Пугачева 17 мең сум пенсия ала икән.

Җанатарлар артистларның гонорарларын кайчагында миллионнар белән исәпләүгә күптән күнеккән инде. Һөнәренә ихтыяҗ булу аркасында музыкантлар һәм актерлар күчемсез милек сатып ала һәм күп сәяхәт итә. Әмма бу киләчәктә йолдызлар зур пенсияләргә исәп тота ала дигән сүз түгел. Шушы көннәрдә Роза Сябитова аңа тиешле түләүләр күләме турында сөйләгән. Телевидениедә тапшырулар алып баручыга аена нибары 14 мең сум акча түлиләр икән. Нәкъ менә шуңа күрә ул актив эшләвен дәвам итә, фанатларны яңа иҗади проектлар белән сөендерә.

Иң зур пенсияләрнең берсен София Ротару ала: йолдызның пенсиясен рубльгә күчереп исәпләгәндә 35 меңгә якын, ә менә Михаил Боярскийның айлык түләүләр күләме нибары 20 мең сум тәшкил итә икән.

Автор: Александра Иванова

Сәхнә

Запись Пугачева, Боярский һәм Ротару күпме пенсия ала? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

София Ротару Уфада реанимациягә эләгә
София Ротару Уфада ашыгыч рәвештә реанимациягә эләккән. Бу хакта UFA1 порталы хәбәр итә.

Портал язуынча, җырчы Уфада корпоратив чарада чыгыш ясаган. Кинәт хәле начарланган артистканы 23:00 сәгатьтә экстрен рәвештә хастаханәгә китереләр.

Бу вакыйганың тулы сәбәпләре һәм диагнозы хәбәр ителми.

Запись София Ротару Уфада реанимациягә эләгә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..