Архивы Татарстан мөфтие - Tatar Today - татар яңалыклары.

Татарстан мөфтие Башкортстанда: “Хыянәтче булмагыз!”
6 март Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Уфаның «Ихлас» мәчетендә җомга намазын алып барды. Әйтергә кирәк, мөфти хәзрәтләре Башкортстан башкаласына шушы мәчет имам-хатыйбы Мөхәммәд хәзрәт Галләмов чакыруы белән килде. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җомгага җыелган милләттәшләр һәм башкорт кардәшләр алдында кунак булып килгән мөфти ике тугандаш халык арасында татулык, туган тел, милли үзаң турында вәгазь сөйләде. Аерым алганда, хәзрәт татар һәм башкорт милләтләре арасындагы туганлык җепләрен, кардәш һәм күрше хакларын, гаиләдә һәм өммәттә дини һәм милли гореф-гадәтләрне сакларга өндәде.

Вәгазен тәмамлап, Камил хәзрәт туган телнең Аллаһ Тәгаләдән бирелгән әманәт икәнен әйтә: «Әманәт итеп безгә тапшырылган туган телебезне югалту — Аллаһ әмерен үтәмәү ул. Әгәр туган телләребезне онытсак, оныкларыбыз безне дә онытачак. Туган телегезне өйрәнегез, кадерле дин кардәшләрем! Өйрәнү, белем алу — мөселманның иң зур бурычларның берсе ул. Туган телегезне һәм милләтегезне сатмагыз — бабаларыгызга хыянәтче булмагыз!».

Вәгазьдән соң Камил хәзрәт җомга намазын алып барды. Аңа ияреп Башкортстанда яшәүче 400дән артык мөселман гыйбадәт кылды.

Мәгълүмат Татар-Информ

Запись Татарстан мөфтие Башкортстанда: “Хыянәтче булмагыз!” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Джиу-джитсу турниры: Татарстан мөфтие нинди билбау иясе? Хаҗга юллама кемгә эләгә?
23 февральдә Казанда джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге III Бөтенроссия турниры тәмамланды. Монда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 1 дандагы кара билбау иясе булды. Әлеге титулга лаек булуы турындагы сертификатны аңа джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге III Бөтенроссия ярышларын рәсми рәвештә ачу тантанасында Россия джиу-джитсу федерациясе вице-президенты Георгий Куковеров тапшырды.

Джиу-джитсуда кара билбау, көрәш сәнгатенең башка күпчелек төрләрендә кебек үк, спортчының югары дәрәҗәдәге техник һәм практик күнекмәләргә ия булуын белдерә. Ул осталык дәрәҗәсенә, ягъни данга ирешүне раслый.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: Камил хәзрәт Сәмигуллин актив рәвештә джиу-джитсу белән шөгыльләнә, шулай ук балачактан (классик) грек-рим көрәше белән кызыксына.

Искәртеп үтик: джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге III Бөтенроссия ярышларында Идел буе, Кавказ, Себер төбәкләре шәһәрләреннән, шулай Мәскәүдән 120ләп спортчы катнаша.

Җирәбә нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасында төп бүләк – хаҗга юлламаны 44 яшьлек казанлы Гомәр Метеков алды, ул 94+кг үлчәү категориясендә беренче урын яулады. Икенче төп бүләк – гомрәгә юлламага Самарадан 18 яшьлек Әмирхан Гуданатов лаек булды, ул исә 94 килога кадәр үлчәү категориясендә чемпион. Төп бүләкләрне спортчылар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстанда хаҗны оештыру буенча рәсми оператор “ДУМ РТ хаҗ” генераль директоры Ранис Вахитов тапшырдылар. Әлеге бүләкләр үз үлчәү категорияләрендә җиңү яулаган барлык мөселман ир-атлар арасында җирәбә ярдәмендә уйнатылды.

Моннан тыш, Дагыстан Республикасы Хөкүмәтенең Татарстан Республикасындагы вәкиллегеннән дә махсус бүләк тапшырылды.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӨСЕЛМАННАРЫНЫҢ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ

Запись Джиу-джитсу турниры: Татарстан мөфтие нинди билбау иясе? Хаҗга юллама кемгә эләгә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга Рөстәм Исхакый Рамазанга бәйле көтелмәгән сораулар бирде [видео]
25 май Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Рамазан ае алдыннан журналистлар белән очрашты һәм Азатлык сорауларына җавап бирде. //Азатлык радиосы, Татар тудей//

Рамазан аенда Татарстан районнарына Төркиядән Коръән хафизлар киләчәк. Билгеле булганча, Әнкара белән Мәскәү арасындагы низаг сәбәпле узган елны Төркиядән хафизлар чакырылмады.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Азатлыкка әйтүенчә, быел алар киләчәк. “Иртәгә төнлә 38 хафиз килергә тиеш. Аларны каршы алачакбыз”, диде ул.

Автобусларны уйлашырбыз​

Рамазан ае башланырга санаулы көннәр генә калып барса да, Кол-Шәриф мәчетеннән тәрәвихтан соң мөселманнарны ташучы автобуслар әле хәл ителмәгән. Азатлыкның бу хактагы сорауларына Камил хәзрәт:

“Без әле уйламадык. Әйтүегез өчен рәхмәт. Уйлашырбыз. Кол Шәриф мәчете имамы Илфир хәзрәттән белешеп торырга кирәк”, диде ул.

Кол Шәриф мәчете янына тәравихтан соң бирелә торган автобуслар мөселманнар өчен бик уңайлы. Әлеге хәлне Кол Шәриф мәчетенең элекке имамнары, аерым алганда Рамил хәзрәт Юныс, Рөстәм хәзрәт Зиннуров бик яхшы аңлый һәм моның хәстәрен алдан ук күрә иде.

Төрмәләрдә дә тәравих укылачак

Азатлык Камил Сәмигуллиннан Татарстан төрмәләрендәге мөселманнарга ураза тоту өчен шартлар тудырылу белән дә кызыксынды.

“Төрмәләр каршында мәчетләребез эшли, тәравихларыбыз укыла, ифтарларга да булашыбаз”, диде мөфти.

Республика ифтары көне һәм урыны үзгәрде

Республика ифтары баштарачак 27 май көнне “Казан Арена”да узачак диелсә дә, аның күчерелүе мәгълүм булды. Ул 15 июнь көнне Теннис академиясендә үтәчәк. Баштарак ифтарга 15 мең кеше чакырачакларын әйтсәләр, урыны үзгәргәч анда ул кадәр кеше сыймаячагы билгеле булган. Шуңа 10 мең кеше булыр дип күздә тотыла.

Запись Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга Рөстәм Исхакый Рамазанга бәйле көтелмәгән сораулар бирде [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Кайбер хәзрәтләр камерадан, журналистлардан курка” [видео]
18 май “Русия – Ислам дөньясы: Казан Саммит 2017” икътисади җыен кысаларында социаль челтәрләрдә экстремизм профилактикасы темасына халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге чара Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдиме белән оештырылды. Ул анда үзе дә катнашты.

Конференция Казанның “Корстон” күңел ачу үзәгендәге кечкенә залда үтсә дә, темасы бик киң иде. Фәлсәфи, шәхси фикерләр күп булды, сөйләшү ике сәгатьтән артыкка сузылды. Чараны шәрык белгече Анна Беликова һәм журналист Радик Әмиров алып барды.

Радик әфәнде урыны-урыны белән Русиянең төрле төбәгеннән, чит илләрдән килгән ислам дине вәкилләрен шелтәләп тә алды, барлык борчыган сорауларны, уңайсызларын да уртага салып сөйләшергә тәкъдим итте. Әмма андыйлар табылмады диярлек, күбесе үзенчә сөйләп китте. Шуңа да, ул аларны еш туктатып торды.

“Безгә бүгенге көндә коммуникация җитми. Кайбер хәзрәтләр камерадан, журналистлардан курка, ә аннан соң: “Нигә без күренмибез?” дип сорыйлар. Әлбәттә, күренмисез, чөнки сез журналистлардан куркасыз. Яһүд дини оешмалары мөселманнарга караганда ачыграк. Мин моны үз мисалымда беләм”, диде Радик Әмиров.

Экстремизга килгәндә, ул бүген бар. Безгә моңа каршы көрәшә белергә кирәк, дип сөйләде Мәскәү журналисты.

Экстремизм турында Русия фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты фәнни хезмәткәре, сәясәт белгече Илшат Сәетов та конференциядә фикерен белдерде, илкүләм каналда мөселман тапшыруларын башлау тәкъдимен күтәреп чыкты.

“Экстремизм мөселманнарга гына кагылмый, бу проблеманың чишелешен бөтен җәмгыять белән эзләргә кирәк. Шул ук федераль каналларга килсәк, анда мөселманнар турында бер тапшыру да юк. Шартлау, негатив кына бар. Русия халкы мөселманнарның нормаль гадәти тормышын белми диярлек. Шуңа берәр федераль каналда мөселманнар турында тапшыру кирәк. Бу чараның резолюциясенә ул керсен иде”, диде Илшат әфәнде.

Запись “Кайбер хәзрәтләр камерадан, журналистлардан курка” [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..