Джиу-джитсу турниры: Татарстан мөфтие нинди билбау иясе? Хаҗга юллама кемгә эләгә?

-- Гузель

23 февральдә Казанда джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге III Бөтенроссия турниры тәмамланды. Монда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 1 дандагы кара билбау иясе булды. Әлеге титулга лаек булуы турындагы сертификатны аңа джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге III Бөтенроссия ярышларын рәсми рәвештә ачу тантанасында Россия джиу-джитсу федерациясе вице-президенты Георгий Куковеров тапшырды. 

Джиу-джитсуда кара билбау, көрәш сәнгатенең башка күпчелек төрләрендә кебек үк, спортчының югары дәрәҗәдәге техник һәм практик күнекмәләргә ия булуын белдерә. Ул осталык дәрәҗәсенә, ягъни данга ирешүне раслый.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: Камил хәзрәт Сәмигуллин актив рәвештә джиу-джитсу белән шөгыльләнә, шулай ук балачактан (классик) грек-рим көрәше белән кызыксына.

Искәртеп үтик: джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге III Бөтенроссия ярышларында Идел буе, Кавказ, Себер төбәкләре шәһәрләреннән, шулай Мәскәүдән 120ләп спортчы катнаша.

Җирәбә нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасында төп бүләк – хаҗга юлламаны 44 яшьлек казанлы Гомәр Метеков алды, ул 94+кг үлчәү категориясендә беренче урын яулады. Икенче төп бүләк – гомрәгә юлламага Самарадан 18 яшьлек Әмирхан Гуданатов лаек булды, ул исә 94 килога кадәр үлчәү категориясендә чемпион. Төп бүләкләрне спортчылар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстанда хаҗны оештыру буенча рәсми оператор “ДУМ РТ хаҗ” генераль директоры Ранис Вахитов тапшырдылар. Әлеге бүләкләр үз үлчәү категорияләрендә җиңү яулаган барлык мөселман ир-атлар арасында җирәбә ярдәмендә уйнатылды.

Моннан тыш, Дагыстан Республикасы Хөкүмәтенең Татарстан Республикасындагы вәкиллегеннән дә махсус бүләк тапшырылды.

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӨСЕЛМАННАРЫНЫҢ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ

Бәйле