Архивы телевидение - Tatar Today - татар яңалыклары.

Тагын бәяләр күтәрелә ди…
Операторлар өй интернеты һәм телевидениесенә бәяләрне күтәрергә ниятли. Моның сәбәбе-инфраструктура төзелешенә һәм аны карап тотуга чыгымнарны арттыру.

Россиядә өй интернеты һәм телевидениесенә бәяләр артырга мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасы тармакның төрле компанияләреннән килгән экспертларга һәм iKS-Consulting агентлыгы тикшеренүләренә сылтама белән хәбәр итә.

IKS-Consulting фаразына караганда, быел телевидение һәм өй интернеты өчен абонент түләве 10-15% ка артырга мөмкин.

Чыганак:kazanfirst.ru

Запись Тагын бәяләр күтәрелә ди… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Айгөл Нәбиуллина: “Аллам сакласын, чирләп китсәң, чит илдә син кемгә кирәк?”
“Монда, башка еллардагы кебек үк, гадәти тормыш. Үземне элеккеге тормышка кире кайткан кебек хис итәм. Бернинди вирус та юк шикелле. Халык рәхәтләнеп ял итә. Кеше бик күп. Чит илгә чыга алмагач, кеше бирегә киләдер, мөгаен…”

“TV BEZ” каналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Нәбиуллина пандемия булуга карамастан, кызы Әминә белән Анапага ял итәргә киткән. Айгөл белән элемтәгә кереп, андагы вәзгыять турында сораштык.

– Айгөл, ялга барырга ничек тәвәкәлләдең?

Иң элек, Әминәне лагерьгә илтергә уйлаган идек. Тик үзен генә җибәрергә шикләндек. Ә минем белән ул барыбер күзәтү астында. Шуңа күрә ирем Илдар сакланып кына йөрегез дип, ял итәргә барырга тәкъдим итте.

– Анда да Казандагы кебек саклану чаралары бармы?

Казанда барысы да бик җитди. Аэропортта тән температурасын тикшерәләр. Самолетта да битлекне салырга ярамый. Анапага килүгә исә, барысы да битлекләрне салды. Монда бөтенләй башка тормыш. Шунысы гына бар: отельдә көн саен иртән температураны тикшерү мәҗбүри.

– Ни өчен Анапаны сайладың?

Сочи, Абхазия, Анапа – вариантлар күп иде. Ләкин Анапа – балалар өчен иң уңайлысы дип уйладым. Монда тулаем комлы пляжлар. Бер атнага килдек. Беләсеңме, гадәти тормыш мохитен тою күңелдә уңай хисләр уятты. Биш ай буе изоляциядә утырганнан соң, бу миңа үзенә күрә бер экзотика сыман.

– Анапада нинди вәзгыять? Кеше бер-берсенә шикләнеп карамыймы?

Монда, башка еллардагы кебек үк, гадәти тормыш. Үземне элеккеге тормышка кире кайткан кебек хис итәм. Бернинди вирус та юк шикелле. Халык рәхәтләнеп ял итә. Кеше бик күп. Чит илгә чыга алмагач, кеше бирегә киләдер, мөгаен. Ни өчендер бер-береңнән шикләнү, читтәрәк тору дигән нәрсә юк. Кеше көч җыеп, курыкмыйча ял итәргә чыгып киткән икән, бу – үзе батырлык. Шикләнүчеләре өйдә утырадыр. Битлек кию бөтенләй юк.

– Айгөл, бу ял күпмегә төште?

Бәясе кыйммәт түгел – 33 мең сум. Бу бәягә юл, яшәү һәм өч тапкыр ашату кергән. Юлламаны таныш туроператор аша июнь аенда ук алып куйдык. Россиянең Кара диңгез буендагы курортлары рәсми рәвештә ачылгач, бәяләр күтәрелә башлады.

– Ялгышмасам, хәзер чит илгә бару мөмкинлеге дә ачылган…

Әйе, шулай. Әлбәттә, чит илгә барып ял итәсе килә. Ләкин анда бару шикләндерә, чөнки, Аллам сакласын, чирләп китсәң, чит илдә син кемгә кирәк? Монда, үз илеңдә булгач, күңелгә тыныч.

– Айгөл, яңа гына ачылган “TV BEZ” каналының бүгенге хәле ничек?

Безнең телевидение узган елның ноябрьдә генә ачылды. Дөньяга чыгып, баш калкытып килгән вакытта, ягъни мартта бөтен нәрсә тыелды. Сүз дә юк, ниндидер керемнәр турында уйларга да мөмкин түгел. Әлбәттә, телевидениебыз эшли, Аллага шөкер. Әмма зур үсешкә барып булмый. Хәзер онлайн трансляцияләр бик актуаль. Туры эфирда онлайн спорт чаралары һәм башка тапшырулар эшләдек. Арендасына да түләргә кирәк бит. Чыгымнарны капларлык булса да, эшләргә тырышабыз.

Фото: Шәһри Казан

Чыганак: Шәһри Казан

Запись Айгөл Нәбиуллина: “Аллам сакласын, чирләп китсәң, чит илдә син кемгә кирәк?” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Татарстан” каналының “Туган як” тапшыруы “атасы” мәрхүм Алик Зыятдинов хатирәләре [видео]
“Халык синоптиклары”ның хәвефле ел дигәннәре шушы бугай. Көн туды исә, кайгылы хәбәр килеп ирешә башлады. 31 июньдә Илфак Шиһаповны җирләгәннән соң, күп тә үтмәде, озак еллар телевидениедә эшләп, авыл хуҗалыгы программасын алып барган, ветеран-журналист Алик Зыятдиновның бакыйлыкка күчүе мәгълүм булды.//Интертат//

Аны замандашлары, хезмәттәшләре, зәңгәр экраннарда  эшчәнлеген дәвам итүче “телевизионщик”лар, язучылар һәм якыннары соңгы юлга озатты. Хушлашу чарасы Алик абзыйның гомер иткән йорты – Казанның Серов урамында булды. Якын кешеләренең, чордашларының күзләрендә яшь иде.

Алик Зыятдиновның “Туган як” тапшыруыннан өзекләр. “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе архивыннан

“Помидорларым саргая, ник икән дип борчылып шалтыратты”

– Без аның белән телевидениедә эшли башлаганнан бирле, ярты гасыр дуслар, – диде җәмәгатьчелеккә бакчачы буларак таныш Фарсель Зыятдинов. – Башта авыруын әйтмәде. Иртәрәк белгән булсак, дәваларга да мөмкин булыр иде. Операция ясадылар. Шул вакытта койрык сөягенә зыян килде. Шуннан  мантый алмады. Өч еллап йөрде әле ул аннан соң. Ачыктан-ачык начар авыру икәнен үзеңә әйтмиләр дә бит әле ул. Гел сөйләшеп тордык. “Бик авырыйм, түзеп булмый”, – диде. Кытайдан алып кайткан уколларның файдасы тиде-тиюен.  Элек бишәр укол ясыйлар иде, шуны берне генә салдылар. Соңгы тапкыр өч көн элек сөйләштек.  “Бик якын кешем булдың, рәхмәт”, – дип елады.

Яшәргә омтылды. Әле апрель аенда гына: “Рассада утырттым, беразы саргая башлады, нигә алай икән?” – дип шалтыратты. “Быел да бакчага чыгып утыртыр идем, әле рәт бар кебек”, – дип әйткән иде…

“Әти бит ул шундый кеше, ул русчага үзлегеннән өйрәнгән

Әтисе белән аерылуын улы Альберт бик авыр кичерә. Ир-ат булса да, күз яшен эчкә йота-йота гына аралашты.

– Әти мине, беренче чиратта, тормышны, кешеләрне яратырга өйрәтте, – диде ул.  – Өч ел элек шушы куркыныч диагнозны куйгач та, ул авыруы белән озак көрәште, аны җиңәргә омтылды. Аның кебек ихтыяр көче нык булган кеше тагын бармы икән? Андагы ихтыяр көче биш кешегә җитә иде.

Әти – тормышның төбеннән күтәрелгән кеше. Әнисе үлгәч, 18 яшендә авылдан чыгып китә. Һөнәр училищесына керә, аны тәмамлагач – театр училищесына. Торыр урыны булмаганлыктан, театр чардагында яши. Ул бик күп укыды. Үзенең шәхси китапханәсе бар иде. Авылда яшәгәндә ул шәм яктысында русча китаплар укып, рус телен үзлегеннән өйрәнгән.

Телевидениедән эштән киткәч тә ул тик торуны белмәде, балыкка йөрде, бакчачылык белән шөгыльләнде.

“Сара Садыйкова аңа “Алик” буласың” дигән

Алик исеме журналистка очраклы гына килеп ябыша. Дөресрәге, аны композитор Сара Садыйкова куша аңа. Мулла биргән исеме Галәветдин була.

Әмма аны дуслары “Алик” дип йөртә.

– Әтинең күчмә театрда эшләгән еллары. Галәветдин исеменең яңгырашы да юк дипме, татарча исемнән качарга тырышып микән, Сара Садыйкова аңа исем кушкан. “Син сәхнәгә Алик булып чыгасың”, – дигән. Шуннан бу исем аңа ябышып калган инде. 90нчы еллардан соң кире үз исеменә Галәветдингә кайтты. Әмма дуслары өчен ул барыбер Алик булып калды, – ди кияве Самат Бәдретдинов.

Аның сүзләренчә, Алик абый яман шеш белән өч ел интеккән. Соңгы ярты елны бары тик урын өстендә генә уздырган.

“Кайсы авыл фермасында кем эшләвен дә белә иде”

Коллегаларын соңгы юлга озатырга килүчеләр шактый иде. Бер елларда, бер хезмәт казанында кайнаган Индус абый Сарматов мәрхүмне чын профессионал, чын кеше дип бәяләде:

– Алик телевидениегә килгәндә, мин  яшьләр өчен тапшырулар редакциясендә редактор булып эшли идем. Ул безгә режиссер ассистенты булып эшкә килде. Аның бурычы – булган материалларны эфирга әзерләү, режиссерга ярдәм итү, кайвакыт, режиссер булмаганда үзе әзерләп эфирга бирү. Безгә Алик Күчмә театрдан килде. Күренекле генә актер иде инде ул. Артистлык сәләте аңа телевидение коллективы белән тиз, җиңел аралашырга ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Бер сүзне әйтүдән аңлап эшли иде. Үзе дә журналист кеше, яхшы гына яза иде. Ул вакытта бит безнең хәзерге кебек видеоматериаллар әзерләү юк, күбрәк фото белән эшлибез. 1 сәгатьлек тапшыруга 3 минутлык кино белән генә чыга иде. Менә шуңа күрә режиссер ассистентының бурычы күрсәтмә материаллар белән эфирны мөмкин кадәр тутыру, баету иде. Бу материалларны каян табарга кирәк? Күбрәк инде аны архив материаллары арасыннан эзлисең, фотолар… Алик шуларны “момент” әзерләп өлгертә иде. Ул шул вакытта фотога төшерү белән дә шөгыльләнә башлады. Телевидениене аңлап, үзенә кирәкле материалларны белеп, җаена төшенеп эшли башлады.

Үзе дә язгач, соңрак авыл хуҗалыгы редакциясенә журналист булып күчте. Менә шунда ул үз талантын ныклап торып күрсәтте дә инде. Анда берничә ел эшләде ул, йөрмәгән районы калмагандыр. Аның инде үзенең планы бар иде. Язгы чәчү алдыннан кайсы районга, урып-җыю алдыннан кайсыларына барасын белә. Аннан кайсы районның кайсы фермасында кем сыер сава  дип сорасаң,  аларны белеп тора иде.

Алик Зыятдинов хатыны Нина белән

Кеше буларак та, бер кешегә дә зыяны тимәде. Журналистлар арасында кайвакыт төрттерүләр була, килешеп бетмәүләр булгалый, аның холкында андый нәрсәләр юк иде.

Без аның гаиләсе белән дә аралашып яшәдек. Телевидениедән кайткан вакытта сугыла идек.  Аларның фатиры нәкъ шәһәрнең уртасында, элеккеге “Совет” кунакханәсе тирәсендә иде. Без шунда тукталып, чәй эчеп, иртәгә булачак тапшыруларны, алдан булганнарын сөйләшеп утыра идек. Кешеләр белән аралашырга, сүз табарга бик оста иде ул. Актерлыгы да ярдәм иткәндер, холкы да шундый булгандыр, күрәсең.

Авырып китүен белгәч тә, мин аңа шалтыраттым. Без аның белән соңгы өч елда туктаусыз телефоннан сөйләшеп тордык. Соңгы тапкыр 10 көн элек сөйләштек. “Сәгать саен укол салалар, барыбер авырта”,  – диде. Өч-дүрт көн элек кенә хатыны Нина белән аралаштык, үзе сөйләшә алмады инде…

“Аның өйдә торырга вакыты булмагандыр”

Алик абый телевидениедә эшләгән чор белән бүгенге көн нык аерыла. Техника да, аппаратура да башка хәзер. ГТРК “Татарстан” каналында “Авыл офыклары” тапшыруын алып баручы Раиф Гыймадиев та шушы якка басым ясады:

– Үзең авыл малае булгач, анда туып-үскәч, авыл тормышын белү өчен агроном яки колхоз рәисе булырга кирәкми, аны болай да беләсең. Ә менә тапшыруны әзерләү чынан да озак, катлаулы процесс. Атна саен республика буенча бөтен авылларда йөрергә кирәк. Үзең күрмичә, үзең барып төшермичә, архив материалы белән генә репортаж ясап булмый хәзер. Мәшәкате бик күп.

Мәрхүм  Алик абый ничә еллар буе “Авыл” тапшыруын алып барды, ул бер дә районнардан кайтып керми иде. Әле ул вакытта оператив эшләү мөмкинлеге юк иде бит. Киноаппаратлар белән, исәпле пленкалар белән “УАЗ”га утырып чыгып китә иде ул.  Шулай да ул авыллардан кайтып кермичә, бер тапшыру эшләү өчен ике-өч көн йөреп кайта иде.  Шуннан соң кайтып тапшыруны эшли дә, тагын чыгып китә. Аның өйдә торганы да булмагандыр инде. Әле без оператив йөреп тә уртача ике көн командировкада булабыз. 25-30 минутлык бер тапшыру ясар өчен атна саен ике көн командировка, 3-4 репортаж ясау өчен 2-3 районны үтәргә кирәк.

Алик абый ул заман шартларына яраклашып, сыйфатлы тапшырулар эшли белде.

“Шәп хезмәткәр булудын тыш, оста бакчачы да булды”

– Алик абый Зыятдинов пенсиягә киткәч, бу тапшыруны эшләү безгә калды, – дип сөйләде ГТРК “Татарстан” каналы режиссеры Зәйтүн абый Яркәев. – Без авыл халкы ничек яши, җырлый-бии, эшкә бара, аларның нинди уңышлары бар – шул турыда, уңай якларын гына күрсәтә идек. Кирәкмәгән якларны күрсәтмәдек, шуңа күрә 5-6 елдан соң  ул тапшыру ябылды.

Ә Алик абый оста эшләде, ничек тә читләтеп кайбер җитешмәгән якларны әйтергә тырыша иде.

Алик абыйның Мишә буенда бакчасы бар. Бакчачылыкка хирыс иде бит ул.  Мондый сортлы бәрәңге утырттым, тегендиен чәчтем дип ялкынланып сөйли иде. Балыкка йөрде.

Бик актив кеше, тормыш белән эшнең икесен бергә үреп яшәде.

“Кайсы авылга барма, аны сорыйлар”

– Мин 1987 елда кердем телевидение өлкәсенә, – дип сөйләде шактый еллар телевидениедә эшләп, бүген “Безнең гәҗит” газетасын нәшир итүче Илфат Фәйзрахманов. – Районнан килдем, беркемне белмим. Алик абыйны ишетеп кенә беләм, чөнки ул бик популяр иде. Аның тапшыруларын көтеп алалар, яратып карыйлар.  Җылы, эчкерсез, халыкчан итеп әзерли иде тапшыруларын. Ул заманда видеокадрлар җитми, күбрәк эфирда сөйләп утырырга кирәк. Шундый чорда да  Галәветдин абый кеше карый торган тапшырулар әзерләде. Ялгышмамдыр, ул чакта аның тапшырулары рейтинг буенча безнекеләрдән югарырак булды. Чөнки кайсы авылга барма, аны сорыйлар иде, аның тапшыруларын сөйлиләр иде.

Риман Гыйлемханов һәм Алмаз Хәмзин

Бер редакциядә эшләмәсәк тә, атнага бер тапкыр гомуми җыелышларда очраша идек. Янәшә утырган вакытларымны да хәтерлим. Ул эчкерсез, һәрвакыт ярдәмгә ашыга торган кеше,  яшьләрне дә баласытып карамады.  Шулай күңелемә кереп калган ул. Бүген мин аның белән бәхилләшеп калуны үземнең олы бурычым дип санадым.

Бүген  – экранда, иртәгә – фельетонда

90нчы елларда Алик абый популяр журналист булудан тыш, пародия ясау өчен дә шәп җирлек булган. Кем популяр, кемнең дәрәҗәсе бар, пародияне шуңа ясыйлар бит . Эш шунда – Алик абый әңгәмә вакытында сорау биреп кенә калмыйча, әңгәмәдәшенә җавап бирергә дә булышкан.

– Ул вакытта чоры шундый иде, – ди Илфат Фәйзрахманов. – Бүгенге кебек катгый таләпләр юк иде. Чыннан да, аны кертеп фельетоннар да яздылар. Ул аңа эчтән генә үпкәләгәндер дә инде, үзе дә көлә иде. Ркаил Зәйдулла кызык кына пародия язган иде, хәтерлим. “Бу тегермәнме?” – Әйе. “Ул он да тартадыр инде?” – “Әйе” кебегрәк стильдә аралаша иде ул. Чынлыкта, алай ук булмагандыр инде, пародия бит инде ул арттырыбрак күрсәтеп көлү.

Уйлап карагыз – видеокадрлар җитми, тиз генә эшләргә, кешеләрне сөйләштерергә кирәк. Ул вакытта татарча сөйләштерү бик авыр иде. Урамда, район үзәкләрендә татарча сөйләшергә, татарча җавап бирергә кеше ояла иде. Татарлар русча белми, әмма татарча сөйләшергә кыенсына. Шундый чор булды, безгә ул вакытта эшләү бик авыр булды. Ул чорда эшләп, шундый эз калдырган Галәветдин абый чыннан да зур профессионал, олы мактауга лаек.

Алик Зыятдинов 1 июньдә туган ягы – Татарстанның Теләче районы Кече Мирәтәк авылында мөселманча җирләнде.

Чулпан ШАКИРОВА. Расих ФӘСХЕТДИНОВ фотолары

Запись “Татарстан” каналының “Туган як” тапшыруы “атасы” мәрхүм Алик Зыятдинов хатирәләре [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..