Айгөл Нәбиуллина: «Аллам сакласын, чирләп китсәң, чит илдә син кемгә кирәк?»

-- kadria

«Монда, башка еллардагы кебек үк, гадәти тормыш. Үземне элеккеге тормышка кире кайткан кебек хис итәм. Бернинди вирус та юк шикелле. Халык рәхәтләнеп ял итә. Кеше бик күп. Чит илгә чыга алмагач, кеше бирегә киләдер, мөгаен…»

«TV BEZ» каналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Нәбиуллина пандемия булуга карамастан, кызы Әминә белән Анапага ял итәргә киткән. Айгөл белән элемтәгә кереп, андагы вәзгыять турында сораштык.

— Айгөл, ялга барырга ничек тәвәкәлләдең?

  • Иң элек, Әминәне лагерьгә илтергә уйлаган идек. Тик үзен генә җибәрергә шикләндек. Ә минем белән ул барыбер күзәтү астында. Шуңа күрә ирем Илдар сакланып кына йөрегез дип, ял итәргә барырга тәкъдим итте.

— Анда да Казандагы кебек саклану чаралары бармы?

  • Казанда барысы да бик җитди. Аэропортта тән температурасын тикшерәләр. Самолетта да битлекне салырга ярамый. Анапага килүгә исә, барысы да битлекләрне салды. Монда бөтенләй башка тормыш. Шунысы гына бар: отельдә көн саен иртән температураны тикшерү мәҗбүри.

— Ни өчен Анапаны сайладың?

  • Сочи, Абхазия, Анапа — вариантлар күп иде. Ләкин Анапа — балалар өчен иң уңайлысы дип уйладым. Монда тулаем комлы пляжлар. Бер атнага килдек. Беләсеңме, гадәти тормыш мохитен тою күңелдә уңай хисләр уятты. Биш ай буе изоляциядә утырганнан соң, бу миңа үзенә күрә бер экзотика сыман.

— Анапада нинди вәзгыять? Кеше бер-берсенә шикләнеп карамыймы?

  • Монда, башка еллардагы кебек үк, гадәти тормыш. Үземне элеккеге тормышка кире кайткан кебек хис итәм. Бернинди вирус та юк шикелле. Халык рәхәтләнеп ял итә. Кеше бик күп. Чит илгә чыга алмагач, кеше бирегә киләдер, мөгаен. Ни өчендер бер-береңнән шикләнү, читтәрәк тору дигән нәрсә юк. Кеше көч җыеп, курыкмыйча ял итәргә чыгып киткән икән, бу — үзе батырлык. Шикләнүчеләре өйдә утырадыр. Битлек кию бөтенләй юк.

— Айгөл, бу ял күпмегә төште?

  • Бәясе кыйммәт түгел — 33 мең сум. Бу бәягә юл, яшәү һәм өч тапкыр ашату кергән. Юлламаны таныш туроператор аша июнь аенда ук алып куйдык. Россиянең Кара диңгез буендагы курортлары рәсми рәвештә ачылгач, бәяләр күтәрелә башлады.

— Ялгышмасам, хәзер чит илгә бару мөмкинлеге дә ачылган…

  • Әйе, шулай. Әлбәттә, чит илгә барып ял итәсе килә. Ләкин анда бару шикләндерә, чөнки, Аллам сакласын, чирләп китсәң, чит илдә син кемгә кирәк? Монда, үз илеңдә булгач, күңелгә тыныч.

— Айгөл, яңа гына ачылган «TV BEZ» каналының бүгенге хәле ничек?

  • Безнең телевидение узган елның ноябрьдә генә ачылды. Дөньяга чыгып, баш калкытып килгән вакытта, ягъни мартта бөтен нәрсә тыелды. Сүз дә юк, ниндидер керемнәр турында уйларга да мөмкин түгел. Әлбәттә, телевидениебыз эшли, Аллага шөкер. Әмма зур үсешкә барып булмый. Хәзер онлайн трансляцияләр бик актуаль. Туры эфирда онлайн спорт чаралары һәм башка тапшырулар эшләдек. Арендасына да түләргә кирәк бит. Чыгымнарны капларлык булса да, эшләргә тырышабыз.

Фото: Шәһри Казан

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле