Архивы Торак-коммуналь хезмәтләре - Tatar Today - татар яңалыклары.

ТКХ хезмәтләре өчен бәя арта. Бу айдан ничә процентка күтәрелде?
1 июльдән, гадәткә кергәнчә, коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта. Бу айдан түләү 4 процентка күтәрелде.

Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев журналистларга хәбәр иткәнчә, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр каты көнкүреш калдыклары өчен 89,8 сум, шәхси йортларда көн күрүчеләр 97,4 сум түләячәк. Газның бер кубометры өчен 5,72 сум түләү алыначак.

Электроэнергия дә артмый калмый, әлбәттә. Аңа тариф 3 сум да 93 тиен күләмендә билгеләнгән, электр плитәсеннән файдаланучы авыл халкы һәм шәһәрдә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр 2 сум 77 тиен түли башлый.

Тарифлар арту бер нәрсә, халыкның су, ут, газны күпме куллануына да игътибар итәргә кирәк. Акчаны бераз янга калдыру өчен исәпләү приборларыннан куллану хәерле. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов шуны киңәш итте. Югыйсә нормативлар белән түлисе була. Куллану нормативы исә фатирда ничә кеше яшәвенә бәйле. Шулай ук сантехниканы да дөрес куллану зарур.

Пандемия торак-коммуналь хуҗалык тармагына да тәэсир итми калмаган. Сәнәгать предприятиеләре эшләми торгач, хезмәт күрсәтү оешмалары да ябык булгач, су һәм электр энергиясен куллану кимегән. Узган ел белән чагыштырганда, апрель һәм май айларына республика буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү 3 процентка кимегән. Татарстан буенча җыелган сумма 300-400 млн сумны тәшкил итә. Июнь аенда түләү дисциплинасы яхшырган. Министр урынбасары моны балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтелү белән бәйләп аңлата.

Чыганак: Шәһри Казан

Запись ТКХ хезмәтләре өчен бәя арта. Бу айдан ничә процентка күтәрелде? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Түләмәсәң була дигән сүзгә карап, бурычлы булып калмагыз!”
Коронавирус эпидемиясе аркасында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгәнгә пенялар булмаячак.

Газ, су, утны да өзеп китмәячәкләр. Хәтта исәпләгеч ватылып, вакытында күрсәткечләрне тапшырмасагыз да, артык акча түләргә туры килмәячәк. Әлеге кичектереп түләү мөмкинлеге кешеләрнең өйдән чыгып йөрмәвен һәм күпләрнең интернет аша түли алмавын, кайберәүләрнең эшсез калып, акчасыз утыруын күз алдына тотып эшләнә. Түли алмаучыларның 2021 елның гыйнварына кадәр вакыты бар.

Бу хәбәргә ачыклык кертү өчен Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Миңнеханова белән элемтәгә кердек.

– Дөрестән дә үзизоляция вакытында коммуналь хезмәтләр өчен пеня исәпләнмәячәк. Димәк, быелның апрель аеннан түләмәгән очракта артык акча бирәсе булмый. Идарәче оешмалар берничек тә пеня өстәргә тиеш түгел. Әгәр дә инде “намуссыз”лар табылып, квартплатаны арттырып түләтәләр икән, бу очракта дәүләт торак фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди ул. – Үзизоляция вакытыннан чыккач, барыбер бурычларны кайтарырга кирәк булачак. Әгәр күрсәтелгән вакытка кадәр түли алмасагыз, аннан соң да хәлегез авыр икән, бу очракта идарәче оешмага барып реструктизация яки гади генә итеп әйткәндә түләүне килешеп, яңа график алырга кирәк булачак. Әмма түләмәсәң була дигән сүзгә карап бурыч җыймаска тырышыгыз. Соңыннан берничә ай өчен түләү авыр булачак.

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Запись “Түләмәсәң була дигән сүзгә карап, бурычлы булып калмагыз!” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..