«Түләмәсәң була дигән сүзгә карап, бурычлы булып калмагыз!»

-- Alina

Коронавирус эпидемиясе аркасында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгәнгә пенялар булмаячак.

Газ, су, утны да өзеп китмәячәкләр. Хәтта исәпләгеч ватылып, вакытында күрсәткечләрне тапшырмасагыз да, артык акча түләргә туры килмәячәк. Әлеге кичектереп түләү мөмкинлеге кешеләрнең өйдән чыгып йөрмәвен һәм күпләрнең интернет аша түли алмавын, кайберәүләрнең эшсез калып, акчасыз утыруын күз алдына тотып эшләнә. Түли алмаучыларның 2021 елның гыйнварына кадәр вакыты бар.

Бу хәбәргә ачыклык кертү өчен Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Миңнеханова белән элемтәгә кердек.

– Дөрестән дә үзизоляция вакытында коммуналь хезмәтләр өчен пеня исәпләнмәячәк. Димәк, быелның апрель аеннан түләмәгән очракта артык акча бирәсе булмый. Идарәче оешмалар берничек тә пеня өстәргә тиеш түгел. Әгәр дә инде “намуссыз”лар табылып, квартплатаны арттырып түләтәләр икән, бу очракта дәүләт торак фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди ул. – Үзизоляция вакытыннан чыккач, барыбер бурычларны кайтарырга кирәк булачак. Әгәр күрсәтелгән вакытка кадәр түли алмасагыз, аннан соң да хәлегез авыр икән, бу очракта идарәче оешмага барып реструктизация яки гади генә итеп әйткәндә түләүне килешеп, яңа график алырга кирәк булачак. Әмма түләмәсәң була дигән сүзгә карап бурыч җыймаска тырышыгыз. Соңыннан берничә ай өчен түләү авыр булачак.

 

 

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Бәйле