Архивы Фәния Хәлиуллова - Tatar Today - татар яңалыклары.

Бөтендөнья татар конгрессында Гөлназ Шәйхи Фәния Хәлиуллованың фаҗигале үлеменә комментарий бирә
Сәхнәдән үз эшенең остасы булып, “елама” дип китеп барды. 20 гыйнвар кичендә Димитровград шәһәренең “Восход” мәдәният йортында концертта чыгыш ясаганда кинәт кенә сәхнәдә вафат булган “Карлыгач” балалар музыкаль ансамбле җитәкчесе Фәния Хәлиуллова турында әйтелгән сүзләр бу. Концертта булган кешеләр мәрхүмәнең чыгышын видеога төшерә.

Фәния Хәлиуллова үзе җитәкләгән “Сүнмәс йолдызлар” ансамбле концертын ачып җибәргәндә, сәхнәдән “Елама, ярсыма” җырын башкарган вакытта, егыла. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре аны хастаханәгә алып китә, әмма җырчының гомерен саклап кала алмыйлар. Беренчел мәгълүматларга караганда, үлемнең сәбәбе – баш миенә кан саву, юан тамыры шартлауда. Соңгы арада кан басымының югаруы булуыннан зарланган ул. Әмма табибларга күренеп, дәваланып йөрергә вакыт тапмаган, эшләгән, иҗатта кайнаган, дип әйтә якын дуслары. Фәния Хәлиулловага 53 яшь иде. Аның белән хушлашу чарасы 22 гыйнварда, Ульян өлкәсенең Мәләкәс районындагы Филипповка авылында узды.

Артистны сәләтле җырчы һәм вокал буенча искиткеч укытучы буларак искә алырга калды. Ул Габдулла Тукай исемендәге 22 нче мәктәптә музыка укытучысы булып та эшләгән. Фәния Хәлиуллованы Димитровградта уза торган күп кенә милли чараларның алып баручысы итеп тә беләләр.

Мәрхүмәнең сәхнәдә чыгыш ясаган видеосы берәүне дә битараф калдырмаган. Социаль челтәрләрдә аңа карата әйтелгән сүзләр үзе үк моңа дәлил: “Бик яхшы кеше иде”, “Аны киң күңелле кеше буларак та яраттык”, “Фәния Саматовнага соңгы тапкыр чәчәк бирүем булган, берничә минуттан ул безне мәңгегә ташлап китте”. Ульян өлкәсе Сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгы матбугат хезмәтенең “ВКонтакте”дагы төркемендә кайгы уртаклашу хәбәрендә дә бу хакта искәртелә. “Фәния Саматовна хәтердә үз һөнәренә һәм халкына тугры кеше булып уелып калды. Ул сүнмәс тормыш энергиясе, тормыш яратучанлыгы һәм кешелеклелек сыйфатлары белән дә истә калачак”, – диелгән хәбәрдә.

Фәния Самат кызы белән таныш булган Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмати-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи:

– Бу хәбәрне ишетү минем өчен шок булды. Видеоны күргәннән соң, нәрсә кичергәнне дә аңлата алмыйм, әле дә шулай. Фәнияне күргәнем бар, аның иҗатын беләм. Ульян өлкәсендә иҗади сәфәрләр барышында ансамбль чыгышларын тыңлаган бар. Соңгы арада минем аның белән элемтәгә кергәнем булмады шул. Аның ансамбле, ул тәрбияләгән балалар – искиткеч тавышлы җырчылар. Фәния – милләтне һәм мәдәниятне саклап торучы кеше иде. Урыны оҗмаһта булсын! – диде.

(Чулпан Гарифуллина/“Ватаным Татарстан”, /№ 8, 22.01.2019/)

Запись Бөтендөнья татар конгрессында Гөлназ Шәйхи Фәния Хәлиуллованың фаҗигале үлеменә комментарий бирә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гөлнур Айзат: “Сәхнә түрләрендә җыр сузды да, туктап калды җырчы сандугач”
20 гыйнварда сәхнәдә “Елама, ярсыма” җырын башкарганда җан биргән укытучы, җырчы, “Карлыгач” ансамбле җитәкчесе, Сембер, Дмитровград сандугачы Фәния Хәлиуллованың якты истәлегенә багышлап, Гөлнур Айзат шигырь иҗат иткән. Аны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Сүнде йолдыз

Сәхнә – серле, сәхнә – фаҗигале,

Мин ышандым ничә мәртәбә.

Гомерләрен аңа багышлаган

Чын артистлар үлә сәхнәдә!

Мироновны кара, Соломинны,

Глузский, Тальков, Барыкин!

Бик күп алар: барлый, саный китсәң,

Сәхнә чиратында тагын кем?

Тукай үлемен уйнап Дамир китте,

Рәхимкулов, инде Фәния!

“Сүнмәс йолдызлар”ның чын йолдызы

Кинәт сүнде, язмыш, я нигә?!

“Карлыгач”лы иде бит ул әле,

Күпме бала көтәр остазын.

Соңгы тапкыр сәхнә алкышлады

Фәниянең моңлы, тын сазын.

Җыр – ул шундый галиҗанәп нәрсә:

Ул исемең күккә күтәрә.

Аннан кинәт мәңгелеккә ата –

Сагыш утын ташлап күпләргә.

Моңга гашыйк балаларга – кояш,

Бөтен җиһан иде Фәния!

Сембер карлыгачы канаткаен

Ник көйдердең, язмыш, я нигә?!

Үз моңнарын ихлас яратканнар

Чынлап җырлый, өзеп йөрәктән.

“Елама” дип җырлап моңсулатты,

Елатты да җырчы кинәттән.

Сәхнә түрләрендә җыр сузды да

Туктап калды җырчы сандугач.

Тик исемен телләр тибрәтерләр

Сагынып аны һәр көн таң тугач.

Тыныч йокла, Сандугач!

Запись Гөлнур Айзат: “Сәхнә түрләрендә җыр сузды да, туктап калды җырчы сандугач”  впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ансамбль җитәкчесе Фәния Хәлиуллованың сәхнәдә үлү сәбәбе билгеле [видео]
Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендәге “Восход” мәдәният йорты сәхнәсендә җырлаганда Фәния Хәлиуллованың баш миенә кан савып, юан кан тамыры шартлаудан вафат булган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә җырчының дусты, шәһәрнең 22нче мәктәп директоры Мөнирә Джумаева сөйләде.

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by ⚡️TATAR TODAY агентлыгы⚡️🌍 🔊📺 (@tatar_today)

Мөнирә Джумаева – 20 гыйнвар көнне мәдәният йортында булган хәлнең шаһиты. Дусты сәхнәдә авып киткәндә, ул залда – тамашачылар арасында була.

Мөнирә Джумаева дустының авырып йөргәнен хәтерләмәсә дә, кан басымыннан зарланганын ишеткән.

“Соңгы вакытта кан басымы уйный әле”, – диде. “Фәния, табибка бар, ул бит инде тиешле даруны, тиешле нормада язып бирә”, дидем. “Әй, эчтем инде мин, хәзер төште”, дия иде. Бөтенебез шул бит инде. Ә аның баш миенә кан сауган. Юан тамыры кинәт шартлаган диделәр”, – дип сөйләде ул “Татар-информ”га.

Запись Ансамбль җитәкчесе Фәния Хәлиуллованың сәхнәдә үлү сәбәбе билгеле [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..