Архивы ялгыз калу - Tatar Today - татар яңалыклары.

Таракан алып килә күрмә!
Бер ир белән танышкан идек. Телефон аша аралашып тордык-тордык та, бу мине үзенә чакыра башлады. Нурлаттан Ильяс исемле кеше иде ул, әллә исемен дә алдашкан, белмим. Кил дә кил, ди.

Җыенып юлга чыгып киттем беркөнне. Барып кергәч, бу ир мине каршы алды да, башта сумкаларны тиз генә актарып бәрде. “Таракан алып килмәдең микән дип тикшерәм”, – ди. Мунча ягыйммы, ди. Як мәйтәм. Шуннан мунчасына кереп киттем, яхшылап, эсселәр салып мунча керергә тотындым. Анда да иркенләп керергә ирек бирмәде, кычкыра, чык та чык, ди.

Чыккан идем, әйберләреңне җыеп куй, иртән биштәге автобус белән китәсең, ди. Иртәгә монда минем хатын килә, өйне бүлешәсебез бар ди. Шаккаттым!
Әллә кайлардан танышырга дип киләсең кешегә, ә ул шулай кыланды, бик аптырадым.

71 яшьтә акыл юктыр инде ул, нишләтәсең. “Син монда килгән 251нче кеше”, – ди, миңа әйтә. Миндә дә юктыр инде ул акыл, шулай юлга чыгып киткәч. Югыйсә, бу адәм телефоннан бик матур сөйләшкән иде.
Әле килгәч тә, әйбәт кенә итеп өйләрен күрсәтеп йөргән иде. Хәзер уйлыйм, ярар инде, исән-сау йөреп кайттым, дип шатланам. Башка хатыннар да белеп торсыннар иде, тәбәнәк кенә буйлы ир ул, шулай кылана. Мин дә әллә кайларга барырга дип аралашмаган идем аның белән. Телефоннан бик матур сөйләшкәч кенә барып карарга уйладым, ятып калганчы атып кал, имеш. Егерме ел ялгыз яшәп арыдым шул.

Уфа.
https://vk.com/beznen_avil

Запись Таракан алып килә күрмә! впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Парсыз калдым дип, үземне түгел, яши алмады дип, иремне генә кызгандым”
Улым өй каршындагы бакчага сыерчык оялары урнаштырып киткән иде, икенче көнне чылтырата: “Килделәрме?” – ди. Башта аңламый тордым, аннан соң гына сыерчыклар турында сүз барганын чамалап: “Парлашып килделәр”, – дидем, сөенеп. Башта ана сыерчык кереп, ояны бәяләп чыкты, аннан ата сыерчык керде, ошаттылар кебек. Берничә көн үтүгә урын-җир хәстәрен күреп, ишегалдында йөгереп йөри башладылар.

…Чебенле авылында кечкенә генә өйдә яшәдек. Аннан Боерганда хуш исле нарат бүрәнәләрдән олы өй җиткезеп кердек. Әле өйдә бер җиһаз да юк, Аллага шөкер дип, сокланып карап йөрим, тәрәзә яңагына таянып, урамны да күзәтәм. Сизми дә калганмын: Мирзанур, эштән кайтып, миңа карап тора икән. “Сөендеңме?” – дип, мине кочаклап алды – керфекләремә шатлык яшьләре эленде. Яңа өйдә ике кызым янына ир бала да тудырдым, нур өстенә нур булды. Төялеп табигатькә дә чыгарбыз дип, бишекле мотоцикл да алып җибәрдек – дөньябыз түгәрәкләнде. Ләкин парлы булып озак яши алмадык: иптәшем 39 яшендә авырып үлеп китте…

“Парлы” – тирән эчтәлекле, яшәргә дәрт бирә торган илаһи мәхәббәтле сүз ул. Аллаһы Тәгалә дә, парлашып яшәгез, игелекле, иманлы балалар үстерегез, ди. Табигатьтә барысы да парлы бит, хайваннар да, хәтта үсемлекләр дә. Авыл җирендә парсыз яшәү бик читен. Ирләр кулы тимәгәч, ихата да гел җимерелеп тора. Кеше ирләрен ярдәмгә чакыру бигрәк авыр – эшләгән өчен акча түгел, ә аракы сорыйлар. Эчеп кайткан ирләрнең кыланмышлары кырга сыймый кайвакыт, аннан син гаепле буласың. Нишлисең, ирләр эшенә үзеңә өйрәнергә туры килә. “Дружба” пычкысы белән утын да кистем, утын яру гомер буе башкарган эш инде. Йон теттем, итек бастым, печән кибәнен берүзем салдым. Авыр чакта туганнарыма, дусларыма таяндым.

Парсыз калдым дип, үземне кызганмадым, яши алмады дип, иремне генә кызгандым, сагынып еладым. Аллаһы Тәгалә олы сабырлык бирде. Әнкәй авыр елларда да дүртебезне әйбәт итеп үстергән бит әле дип юандым.

“Учыңда кайнар күмер тотып тора алсаң, ир белән яши аласың”, – ди Мөнәздәһә апа. Дөрес, ир-ат көй кешесе бит ул, ир белән җүнле итеп яши алу – талант. Күзәткәнем бар: көнчел, холыксыз ире үлгәч йә аннан аерылгач, хатыны матурланып, яшәреп китә (ир-атлар гафу итсен…)

48 ел бергә яшәгәч ире үлеп китте аның. Күзеннән яше кипмәде – бик авыр кичерде. “50 елга якын бергә яшәгәч бик зур куаныч бит инде ул, икең бергә кабергә кереп булмый, сабыр итәргә тырыш”, – дип киңәш бирдем. Тыңламады, үзе авыруга сабышты… 25 еллап бергә торганнан соң үлем сезне аерса да сабыр итәргә кирәк. Мин дә нык еладым, аерылу сагышлары бик ачы. Үземнән күпкә яшь хезмәттәшем: “И-и, апа, алай ук елама инде, синең әйбәт кеше белән ун ел торуың берәүнең холыксыз ир белән 40 ел торуыннан күпкә артык бит”, – дип киңәш бирде. Шәп киңәш бит!

Хатын-кызлар советы рәисе булып эшләдем. Күп гаилә буталчыкларын уңай чишәргә туры килде. Авылга эшкә килгән гаилә башлыгыннан: “Хатыным гүләйт итә, чара күрегезче”, – дигән гариза керде. Авыл советына үзе, хатыны, хатынының сөяркәсе килде. “Акыллы ирең, балагыз бар, ник чит ир белән йөрисең?” – дибез. “Нык яратам, шуңа йөрим, и-и, сез – авыл хатыннарынамы соң мәхәббәтне аңлау?..” – ди бу. Менә сиңа мә, мәхәббәт авылча да, шәһәрчә дә була икән! Авыл ирләрен бозып бетергәнче дип, бу гаиләне Чаллыга кайтарып җибәрдек.

Татарстан яшьләре
Фото: Оnedio.ru

Запись “Парсыз калдым дип, үземне түгел, яши алмады дип, иремне генә кызгандым” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Хәле бик авыр булса да: “Яшим әле”, – диде. Булмады… “[гыйбрәт өчен]
Бар җиһан яшеллеккә күмелгәнгә, тереклек уянганга сөенеп яшисе генә иде дә, әмма хәсрәт арты хәсрәт килеп, иңне баса, рәхәтләнеп, канатланып яшәргә ирек бирми. Әллә яман күзләр тиде, хатыннары өчен өзелеп яшәгән өч ир туганым, балаларын гаиләле итеп, аларның уңышларына сөенеп, оныклар сөеп яшәгәндә генә бер-бер артлы тол калдылар. Матур йортлар җиткереп, шау чәчәкле бакчалар үстереп, ипле, тәмле итеп яшәп ятканда…

Бер ел элек Галимҗан абыемның һинд хатын-кызлары кебек чибәр, абый исемен шулкадәр ягымлы, үзенә бер төрле итеп әйтә белүче, искиткеч уңган, тормыш йөген абый белән бергә тартучы Нәфисәбез, яман шеш белән чирләп, терелә алмыйча, мәңгелеккә күчте. 58 яшь кенә иде әле үзенә…

Нәфисәбез үлгәнгә нәкъ бер ел узгач, Мөнир абыемның алмадай түгәрәк, нурлы йөзле, искиткеч юмарт, әти-әниебезне 20 ел кадерләп тәрбияләп, соңгы юлга озаткан, кунакчыл, гадел, ак күңелле хатыны – Фәридәбездә кисәк нәкъ шундый чир килеп чыкты. Табиблар: “Вакытында килгәнсез, йөз ел яшәр әле”, – дигәннәр иде, әмма җиңгәбез бер ел да яши алмады. Чәчәк кебек хатынын терелтү өчен Мөнир абыем өйләрен сатып, алачыкта калырга да риза иде. Никадәр тырышып та, фәлән кадәр акчалар түгеп тә, кадерле туганыбызны хәзер котырып чәчәк атучы, халыкны кыручы яман чирдән йолып кала алмадык. Балалары, абыебыз, без – туганнар, хәсрәткә чумып калдык.

Сырхауханәдә йөргән кешеләр белә инде, анда киткән акча, анда беткән нервылар… Абыем, балалары ни сораса шуны үтәп, газапларын күтәрешеп һәрвакыт янында тордылар, яшәү өметен сүндермәскә тырыштылар. Фәридәдә әнием сабырлыклары бар иде. Хәле бик авыр булса да, “үләм инде мин” димәде. “Яшим әле, җәйләргә аякка басармын, бакчада яшелчә үстерермен”, – диде. Булмады… Аңа да 58 яшь иде.

Соңгы көннәрен яшәгәндә, абыема: “Әлфинурның тавышын ишетәсем килә”, – дигән, ике тапкыр чылтыратты. Тавышы колагымда әле дә яңгырый… “Җиңгиләремнең гомерен саклап калчы?” – дип, Ходайга елап-елап ялварсам да, тәкъдиргә язылганы үтәлде шул.

Кайгы моның белән генә бетмәгән икән әле. Гаиләдәге иң олы туганыбыз, Рәшит абыемның шулай ук Нәфисә исемле хатыны минем кебек янгыннан саклау хезмәтендә озак еллар эшләп, пенсиягә чыккан иде. 20 ел полиартрит, кан басымы чирләреннән җәфаланды, сулышы кыса иде. Ирем белән РКБга барыр алдыннан, хәлләрен белеп китим әле дип, 15 апрель көнне шушы олы абыйларга бардым. “Нәфисә белән Фәридәне төштә күрдем, – диде Нәфисә апа. – Ап-ак ромашкалы болында йөриләр, башларына тәкыя үреп кигәннәр, монда шундый рәхәт, безнең янга кил диделәр”. 16 апрельдә без Казанга киттек, ә 17 апрельдә шушы Нәфисә апабызның да үлде дигән хәбәре килде. 17 апрель – совет чорында Янгыннан саклаучылар көне иде һәм Нәфисә апа гомере буе бары шул көнне генә һөнәри бәйрәме дип санады. Кирәк бит, нәкъ шул көнне гомере өзелде. Фәридәбезнең кырыгы узган гына иде әле. Аңымны җуям дип торам… Йә, Алла, әллә нәселебезне кырау сукты инде!..

Бер-беребез өчен өзелеп торган туганнар бит без! Арада көнләшү, күпсенү дигән нәрсәнең әсәре дә булмады.

“Абый-энеләрнең хатыннарын да шулкадәр яратып буламыни?” – дип гаҗәпләнүчеләр табылыр. Була икән. Без биш туган. Дүрт абыемның хатыннары миңа үз апаларым кебек. Биш гаилә бергә укмашып, кайгыларны күтәрешеп, шатлыкларны уртаклашып, туганлык кадерен белеп, бер-беребезне санлап, саклап яшәдек, шулай яшибез. Балаларыбызның да туганлык җепләрен һичкайчан өзмәүләрен телибез, шуңа өйрәтәбез. Яман чир ябышкан туганнарыбызга акчалата да, рухи яктан да ярдәмләшеп тордык, хәлләрен ничекләр генә җиңеләйтергә соң дип өзгәләндек.

Минем үз тормышым да җиңелләрдән түгел. Иремне яшәтү өчен инде 14 ел көрәшәм. Җитди чирләүче Нәфисәне, Фәридәне күреп, соңгы тапкыр кысып кочаклап, нурлы йөзләреннән үбеп калу өчен иремнең яраларын тизрәк төзәтим дип, өч ай көне-төне бәйләгән идем – бик нык тәрбиягә мохтаҗ авыруны кешегә озакка калдырып китеп булмый бит. Мин киленнәребезне күреп килгән арада иремне күршеләрем (зур рәхмәт аларга) карап торган иде…

Ахирәткә дә яхшы кешеләр кирәктер шул. Якты җанлы, мәрхәмәтле туганнарыбыздан якты эзләр, җылы хисләр калды. Авыр туфраклары җиңел, рухлары шат булсын иде.

Ә галимнәр яман чирдән дәва уйлап тапсыннар иде инде! Шушы чир япь-яшь гомерләрне өзмәсен иде!

Татарстан яшьләре
Әлфинур ГАЛИЕВА. Азнакай.

Запись “Хәле бик авыр булса да: “Яшим әле”, – диде. Булмады… “[гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..