Архивы җиләк-җимеш - Tatar Today - татар яңалыклары.

Яз көне ашарга кирәкле 5 төрле азык
Язның беренче аена аяк бастык. Азык-төлек рационына да үзгәрешләр кертергә кирәк дигән сүз. Язга кергәч, аш-су өстәленә ниләр куярга?

Цитрус җиләк-җимешләр. Әфлисун, мандарин Яңа ел өстәлендә генә түгел, язгы рационда да булырга тиеш. Моңа өстәп, лимон, помело, грейпфрут кебек җимешләр хакында да онытмагыз. Аларда С витамины күп. Ул исә тән тиресенең матурлыгын, сәламәтлеген саклауда, кан тамырларын ныгытуга ярдәм итә, салкын тиюдән саклый. Цитрусларда пектин күп була. Ә ул организмнан токсиннарны чыгара.

Шпинат. Аны теләсә кайсы ризыкка өстәмә буларак кулланырга мөмкин. Шпинат бик файдалы санала. Анда А, Е, С, К витаминнары, каротин, фолий кислотасы һәм башка микроэлементлар бар. Яшь шпинат яфракларыннан салат ясарга, ә катырагын табада май белән кыздырырга була.

Пекин кәбестәсе. Клетчатка, тимер, витаминнар, минераллар… Болар барысы да – пекин кәбестәсендә. Аның файдалы үзлекләре организмны, чәч тамырларын ныгыта, йөрәк ритмын көйли, организмны чистарта.

Тозлы кәбестә. Биредә В, К, С витаминнары, файдалы бактерияләр күп. Тозлы кәбестәне үзен генә ашамыйча, аңа чөгендер, алма, кызыл борыч, сарымсак өстәп, төрләндерергә мөмкин.

Балык. Дөнья диетологлары Омега-3 май кислоталарының төп чыганагы балык дип саный. Кышкы йокыдан уянган организм өчен балыкны рационга кертү бик файдалы булыр. Балык сөякләрне, тешләрне ныгытачак.

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Запись Яз көне ашарга кирәкле 5 төрле азык впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Иң сусыл алма, әфлисун, ананас сайлауның җиңел юллары
Материалны Гүзәл Гыйбадуллина әзерләде //Тatar today//

Бу киңәшләр сезгә җиләк-җимешләрне дөрес сайларга, бәйрәмнәр узгач та аларны озак сакларга ярдәм итәчәк. Сүзебез ананас, әфлисун, алма, виноград һәм анар хакында

Ананас

Пешкән ананас овал формасында, төбе коры, сабаклары куе һәм 10-12 см озынлыкта була. Бу җимешнең яшел төстәгесе, аның өлгермәгәнлеге, ә көрән төстәсе, аның бозылуы хакында сөйли. Шуңа күрә, сары-көрән төстәге ананас сайлагыз.

Тышына басып карагач, эз кала һәм яңадан урынына кайтмый икән, димәк җимеш бозыла башлаган, әгәр ананас кокостан да каты икән, ул әле өлгермәгән. Тышы каты һәм сыгылмалы ананас эзләгез.

Ананасның авырлыгына игътибар итегез. Ул уртача 1-2 кг булырга тиеш. Җимешне кулга алгач, авырлыгы сизелмәсә, ул корый башлаган була.

Ананас сайлаганда, аңа шакып карагыз. Тонык тавыш йомшаклыгын һәм сусыллыгын, ә яңгыравыклы тавыш, киресенчә, искерә башлавын белгертә.

Иснәп карагыз. Яхшы ананастан татлы хуш ис килә.

Шуны истә тотыгыз, ананаслар кискәннән соң өлгерми. Шуңа күрә җитешкән җимешен сайлагыз.

Ананасны кәгазь пакетка төреп, суыткычта саклагыз. Болай иткән очракта, 1 атна тотарга була. Ә саклау вакытын арттырасыгыз килсә, аның йомшагын турап, туңдыргычка куегыз. Бу вакытта саклау вакыты 2-3 айга кадәр җитәргә мөмкин.

Әфлисун

Сатыла торган партиянең кайчангы уңыш булуын ачыкларга тырышыгыз. Иң яхшы уңыш декабрь-гыйнварныкы.

Фреш һәм соклар өчен Мисырдан кайтартылган әфлисун туры килә. Ашау өчен иң татлысы булып испан һәм американыкын алыгыз.

Әфлисун кабыгына игътибар итегез. Ул бер төстә генә булырга тиеш. Көрән яки яшел таплар булуы, җимешнең бозыла башлавын искәртә.

Җимешнең йомшак, чери башлаган урыннарын билгеләү өчен бераз басып карагыз.

Артык эре булмаган, әмма авыр әфлисун сайлагыз. Чөнки җитешкәнлек билгесе төс түгел, ә авырлык.

Иснәп карарга да онытмагыз. Әгәр исе бөтенләй юк икән, бу җимешнең җитешмәве яки химик матдәләр белән эшкәртелгәнен билгели.

Әфлисунне суыткычта яки базда саклагыз!

Алма

Таплары һәм корт эзләре булмаган алма эзләгез.

Аның тышы каты яки аз гына йомшак булырга тиеш (бик йомшак алмалар артык җитешкән була һәм тәмен югалта).

Яхша алманың кабыгы бер төстә генә булмаска мөмкин, әмма табигый тышлысын карагыз.

Алманың урта зурлыктагысын сайлагыз! Артык зур җимеш – үстерү өчен махсус матдәләр куллану нәтиҗәсе булырга мөмкин.

Алма тышы юеш яки майлы булып тора икән, андыйны алмагыз. Мондый алмалар махсус препаратлар белән эшкәртелгән була. Бу җимешләрне ашау организмга зыян салырга мөмкин.

Алманы юмыйча, сөртмичә пакеттагы килеш суыткычта саклагыз.

Виноград

Әгәр җимешләр йомшак һәм тышы салынырга тора икән, димәк алар суыкта озак торган. Виноград бөтен, ә тәлгәшләре сыгылмалы булсын.

Озак салкында торса да, бу җимешләрнең кара төстәге сортлары үзең тәмен һәм файдалы үзлекләрен озак саклый. Шундыйларга өстенлек бирегез.

Виноград тәлгәшен селкеп карагыз. Алар артык коелмаска тиеш. Тышы тыгыз, каты булган җимешләрне сайлагыз.

Кара таплары булган виноградларны алырга курыкмагыз. Бу бары тик аларның өлгергән һәм химик матдәләрсез булуын дәлилли.

Сабагына игътибар итегез. Ул яшел төстә һәм корымаган булсын. Мондый җимешләр генә файдалы үзлекләрен саклый.

Күңелегезгә ошаган сортның исемен истә калдырыгыз. Икенче юлы сайлавы җиңел булыр.

Виноградны суыткычта тотыгыз.

Анар (гранат)

Анарның кабыгы аша җимешләре беленеп торырга, тышы коры, юка, тапларсыз булырга тиеш.

Үзбәкстан яки Төркиянекенә өстенлек бирегез. Алар татлы һәм сусыл була.

Авыр анарны сайлагыз. Җитешкәннәре авыр була.

Башындагы “чәчәге” коры һәм яшеллексез булсын. Бу шулай ук өлгергәнлек билгесе.

Тышы каты һәм тапсыз җимеш эзләгез.

Яхшы анар иссез була. Иссезен алыгыз.

Фото ru.pngtree.com сайтыннан алынды.

Запись Иң сусыл алма, әфлисун, ананас сайлауның җиңел юллары впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Нефтекама халкы сатып алган бананнарының эчендә канга охшаш кызыл таплар барлыгын күреп шакката
Нефтекама шәһәрендә яшәүчеләр чаң суга: алар урындагы кибетләрнең берсендә сатып алган бананнарының эчендә канга охшаш кызыл таплар барлыгын күреп шаккаткан.

Әлбәттә, мондый азыкны беркем дә ашамаган. “Канлы” бананнар хакында халык социаль челтәрләргә язып салган. “Сак булыгыз, моның нәрсә белән бәйле икәнен белмибез!” – дигән әлеге күңелсез хәлгә таручылар.

Ә менә азык-төлекнең сыйфатын тикшерү белән шөгыльләнүче оешмалар банандагы кызыл тапларның аларның бактерияләр белән зарарлануы сәбәпле барлыкка килүен билгеләгән.

Бозыла башлаган азык-төлекне ашап агулануың да бик мөмкин, шуңа күрә шикле бананнарны чыгарып ташлау хәерлерәк, әлбәттә.

Кызыл таң

Запись Нефтекама халкы  сатып алган бананнарының эчендә канга охшаш кызыл таплар барлыгын күреп шакката впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..