Иң сусыл алма, әфлисун, ананас сайлауның җиңел юллары

-- Гузель
Материалны Гүзәл Гыйбадуллина әзерләде //Тatar today//

Бу киңәшләр сезгә җиләк-җимешләрне дөрес сайларга, бәйрәмнәр узгач та аларны озак сакларга ярдәм итәчәк. Сүзебез ананас, әфлисун, алма, виноград һәм анар хакында

Ананас

  1. Пешкән ананас овал формасында, төбе коры, сабаклары куе һәм 10-12 см озынлыкта була. Бу җимешнең яшел төстәгесе, аның өлгермәгәнлеге, ә көрән төстәсе, аның бозылуы хакында сөйли. Шуңа күрә, сары-көрән төстәге ананас сайлагыз.
  2. Тышына басып карагач, эз кала һәм яңадан урынына кайтмый икән, димәк җимеш бозыла башлаган, әгәр ананас кокостан да каты икән, ул әле өлгермәгән. Тышы каты һәм сыгылмалы ананас эзләгез.
  3. Ананасның авырлыгына игътибар итегез. Ул уртача 1-2 кг булырга тиеш. Җимешне кулга алгач, авырлыгы сизелмәсә, ул корый башлаган була.
  4. Ананас сайлаганда, аңа шакып карагыз. Тонык тавыш йомшаклыгын һәм сусыллыгын, ә яңгыравыклы тавыш, киресенчә, искерә башлавын белгертә.
  5. Иснәп карагыз. Яхшы ананастан татлы хуш ис килә.
  6. Шуны истә тотыгыз, ананаслар кискәннән соң өлгерми. Шуңа күрә җитешкән җимешен сайлагыз.
  7. Ананасны кәгазь пакетка төреп, суыткычта саклагыз. Болай иткән очракта, 1 атна тотарга була. Ә саклау вакытын арттырасыгыз килсә, аның йомшагын турап, туңдыргычка куегыз. Бу вакытта саклау вакыты 2-3 айга кадәр җитәргә мөмкин.

Әфлисун

  1. Сатыла торган партиянең кайчангы уңыш булуын ачыкларга тырышыгыз. Иң яхшы уңыш декабрь-гыйнварныкы.
  2. Фреш һәм соклар өчен Мисырдан кайтартылган әфлисун туры килә. Ашау өчен иң татлысы булып испан һәм американыкын алыгыз.
  3. Әфлисун кабыгына игътибар итегез. Ул бер төстә генә булырга тиеш. Көрән яки яшел таплар булуы, җимешнең бозыла башлавын искәртә.
  4. Җимешнең йомшак, чери башлаган урыннарын билгеләү өчен бераз басып карагыз.
  5. Артык эре булмаган, әмма авыр әфлисун сайлагыз. Чөнки җитешкәнлек билгесе төс түгел, ә авырлык.
  6. Иснәп карарга да онытмагыз. Әгәр исе бөтенләй юк икән, бу җимешнең җитешмәве яки химик матдәләр белән эшкәртелгәнен билгели.
  7. Әфлисунне суыткычта яки базда саклагыз!

Алма

  1. Таплары һәм корт эзләре булмаган алма эзләгез.
  2. Аның тышы каты яки аз гына йомшак булырга тиеш (бик йомшак алмалар артык җитешкән була һәм тәмен югалта).
  3. Яхша алманың кабыгы бер төстә генә булмаска мөмкин, әмма табигый тышлысын карагыз.
  4. Алманың урта зурлыктагысын сайлагыз! Артык зур җимеш – үстерү өчен махсус матдәләр куллану нәтиҗәсе булырга мөмкин.
  5. Алма тышы юеш яки майлы булып тора икән, андыйны алмагыз. Мондый алмалар махсус препаратлар белән эшкәртелгән була. Бу җимешләрне ашау организмга зыян салырга мөмкин.
  6. Алманы юмыйча, сөртмичә пакеттагы килеш суыткычта саклагыз.

Виноград

  1. Әгәр җимешләр йомшак һәм тышы салынырга тора икән, димәк алар суыкта озак торган. Виноград бөтен, ә тәлгәшләре сыгылмалы булсын.
  2. Озак салкында торса да, бу җимешләрнең кара төстәге сортлары үзең тәмен һәм файдалы үзлекләрен озак саклый. Шундыйларга өстенлек бирегез.
  3. Виноград тәлгәшен селкеп карагыз. Алар артык коелмаска тиеш. Тышы тыгыз, каты булган җимешләрне сайлагыз.
  4. Кара таплары булган виноградларны алырга курыкмагыз. Бу бары тик аларның өлгергән һәм химик матдәләрсез булуын дәлилли.
  5. Сабагына игътибар итегез. Ул яшел төстә һәм корымаган булсын. Мондый җимешләр генә файдалы үзлекләрен саклый.
  6. Күңелегезгә ошаган сортның исемен истә калдырыгыз. Икенче юлы сайлавы җиңел булыр.
  7. Виноградны суыткычта тотыгыз.

Анар (гранат)

  1. Анарның кабыгы аша җимешләре беленеп торырга, тышы коры, юка, тапларсыз булырга тиеш.
  2. Үзбәкстан яки Төркиянекенә өстенлек бирегез. Алар татлы һәм сусыл була.
  3. Авыр анарны сайлагыз. Җитешкәннәре авыр була.
  4. Башындагы “чәчәге” коры һәм яшеллексез булсын. Бу шулай ук өлгергәнлек билгесе.
  5. Тышы каты һәм тапсыз җимеш эзләгез.
  6. Яхшы анар иссез була. Иссезен алыгыз.
Фото ru.pngtree.com сайтыннан алынды.

Бәйле