Архивы җырлар - Tatar Today - татар яңалыклары.

Рәсим Низамов: «Авырлык кешене берләштерә»
Дистә еллар “Ак каен” җыры белән танылган җырчы Рәсим Низамов  хәйрия чараларында катнашуны изге эш, дип саный. Мондый чараларда ул үзе дә бик еш катнаша. //Tatar today//

– Башка кешеләргә ярдәм итеп, үзебезгә дә савап алабыз, – ди ул. – Хәйрия эше белән шөгыльләнү – ул акчалата ярдәм күрсәтү генә түгел. Әлбәттә, мондый чаралардан күпмедер дәрәҗәдә матди ярдәм дә җыела. Ил төкерсә, күл була дигән кебек, хәйрия чараларында катнашып, башка кешеләрне, тамашачыларны да изге эшләр эшләргә җәлеп итәбез.

Рәсим Низамов фикеренчә, беркемнең дә капчыгы буш түгел. Тормышта һәркем авырлыкларга дучар була, ләкин авырлык кешене берләштерә. “Бу сыйфат татар милләтенә генә түгел, гомумән, Рәсәй халкына хас. Моны без даими рәвештә үткәрелгән смс-ярдәм һәм башка хәйрия чараларыннан күреп беләбез”,  дип уйлый җырчы. Рәхмәт сүзен Рәсим Низамов аңа яхшылык кылган һәркемгә әйтә икән.

Популяр җырлар авторы, хәзерге көндә Германиядә яшәүче ярдәмгә мохтаҗ Ирек Габдрахманов Рәсим Низамовка Интернет аша үзе иҗат иткән җырын җибәрә. Шул рәвешле алар танышып китә.  Бүгенге көнгә кадәр очрашып-күрешкәннәре булмаса да, һәрвакыт хәбәрләшеп тора алар.

– Ирек абый иҗатының үзенчәлекле ягы нидә?

– Иҗат кешесе хыялый, бераз самими булырга тиеш. Ирек абый шундыйлардан. Гади, нечкә күңелле кеше, һәрбер язган шигыренә, җырына сөенә – нәкъ шул сыйфаты күңелгә якын, – дип җаваплый Рәсим Низамов.

“Мең рәхмәт” хәйрия концертында да Рәсим Низамов Ирек Габдрахманов иҗат иткән җыр белән чыгыш ясаячак. Килегез, күрегез, изге эштән читтә калмыйк!

Энҗе Ризванова

Запись Рәсим Низамов: «Авырлык кешене берләштерә» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илназ Гарипов төрмәгә эләгә
Җырчы Илназ Гарипов төрмәгә эләккән. Аның өстеннән кызлар гариза язган. //Интертат.ру//

– Ярты ай элек Казан үзәгендә машина белән парковкадан чыгып барганда, бер кунакханәнең баскыч төбенә ялгыш көпчәк тиеп китте. Нәтиҗәдә ике плитка урыныннан төшкән, мин исә моны күрмичә китеп бардым. Анда мин булган кафе һәм янәшәдәге кунакханә белән икесенә бер парковка. Машина белән чыкканда, урын тар булу сәбәпле, кунакханәдә эшләүче кызлар ничек чыгарга күрсәтеп торды. Һәм үзләре үк минем өстән гариза язган, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Лексус машинасында йөрүче Илназ Гарипов.

Закон буенча бу күренеш юл-транспорт һәлакәте булган урынны калдырып китү дип атала һәм моның өчен 1-1,5 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү яки 15 тәүлеккә административ арест каралган. Илназ әйтүенчә, суд булганнан соң, җырчы “эш”не Арчага күчерүләрен үтенгән, чөнки ул Арчада теркәлгән. “Арчада бу хәлне белгәч көлделәр, “бу малайны ник алып килдегез монда?” дип әйтүчеләр булды. Тик мин гаделлек яклы. Юридик белем алган кеше буларак, законны үтәргә кирәк дип саныйм. 15 тәүлеккә үк булмаса да, 1 тәүлек утырып чыктым. Шул ук вакытта кунакханәгә китергән зыянны да капладым. Шунысын аңламыйм: мин утырып чыкканнан дәүләткә нинди файда булды? Штраф түләтсәләр, файдалырак булыр иде”, – диде Илназ.

Җырчы зур камерада үзе генә утырган. “Ашарга китерделәр, тик ул ризыкны никтер ашыйсым килмәде. Кофе эчтем. “Арча радиосы”н тыңладым, үземне дә ишеттем. Бик күп татар газетасы укыдым. Моңа кадәр аның кадәр газета укыганым юк иде әле. Күңелсез булмады, киресенчә, ял иттем. Биредә эшләүчеләр миңа карата яхшы мөнәсәбәттә булды, хөрмәт белән сөйләштеләр. Аннан соң чисталыкка игътибар иттем. Мин төрлесен күргән артист буларак шуны әйтә алам, камера кайбер район-авыллардагы гримеркалардан да чистарак булып чыкты”, – дип белдерде Илназ Гарипов.

Эльвира ШАКИРОВА

Запись Илназ Гарипов төрмәгә эләгә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..