Архивы җырлы язмыш - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Уртак бала дип өйләнешкән кешеләр идек бит без…”
Мин балалы хатынга өйләндем. Бер тапкыр да өйләнеп караганым юк иде. Безнең туганнар арасында минем сыманнар юк. Бар егетләр дә кызларына өйләнделәр, кыз туганнар егетләренә кияүгә чыктылар.

Хәзер кеше кешегә бик кысылып бармый. Кем белән кем өйләнешкән икән – белмичә дә калалар. Чөнки артык зурга китеп туйлар оештырган юк бит.

Шулай да, миңа әйтүчеләр булды: җан төсле акыллы кызлар тулып яткан заманда, кияүдә булып кайткан, балалы хатын алмасаң инде ул кадәр диделәр.
Өйләнгәндә аны уйламыйсың бит. Балалымы, юкмы – миңа барыбер иде. Без өйләнешкәндә малай мәктәптә укый иде. Хатын уртак балага да каршы түгел иде. Үзе дә әйтә иде әле: малай үсеп чыгып китәчәк, икенчесе кирәк дип әйтә иде. Әмма яшибез-яшибез, бала юк әле һаман. Хатын теләми, кая инде, бу малайны үстереп аякка бастырсак әле, ди. Малай дигәнең дә зур егет инде хәзер.

Мәктәпне бетерде, институтка керде. Мәктәптә үк шәләй-вәләй йөрде ул. Аңа ул белеме белән училище-мазарга гына кереп эшлисе иде, анасы теләмәде бит. Армиягә алырлар, рәтләп эш тә булмас диде. Институтка кереп укыса, әйтерсең, эш китереп тоттыралар ди аңа. Малай 3нче курста укый. Ул укырга кергәннән бирле минем дә, анасының да ял күргәнебез юк, шул бугайны ашатырга, аның укуына түләргә кирәк дип, эшлибез дә эшлибез.
Хатын икенче эшкә урнашты хәтта, мин аны күрмим дә диярлек. Иртән китә, кич кайта. Әле кайткач та кереп кенә ята алмый бит ул хатын-кыз: керләрне юарга куя, көтеп тора, ул арада ашарга пешерә.
Миңа 44 яшь, хатын бер яшькә кечерәк. Малайга да әйтеп-әйтеп карыйм инде, анаңа җиңелрәк булыр, бераз үзең дә эшли аласың бит инде, укудан соң вакыт кала бит инде дим. Әмма малай теләми, уку калдырмыйм, ди. Соң, калдырмасын, кем аңа калдырып эшләргә куша.

Хатын да малаен якларга гына тора. “Һәр нәрсәнең үз вакыты: укыганда – укырга кирәк. Аннан гомер буена эшлисе була әле”, – ди. Миңа сүз дә әйттерми ул. Үпкәли әле, малай синеке түгел бит, шуңа бәреләсең син аңа, ди. Бәрелү алай булмый бит инде ул. Мин бит малайны мәктәптә укыган чакта эшкә кумадым. Училищеда гына укыган булса, күптән эшләп ашаган булыр иде инде. Ә болай тагын ике елы бар бит әле аның. Без аңа хәзер 120 мең сум түлибез. Ел саен арта ул бәя. Хатынга да әйтәм: укып бетергәнче генә эшлим дисең, аннан соң да туктамаячаксың син дим. Аннан соң машинасы, башкасы кирәк булачак. Ул арада өйләнеп куйса, нишләрсең.
Без бит башта уртак балабыз булыр дип яши башладык. Ике бала булса, бу кадәр кыланмаслар иде. Малае да артыгын кыланмас иде, хатын да бу кадәр өфләп тормас иде малаен. Хәзер утыра әнә: кырыктан соң бала тапмыйлар инде, ди. Ник, ни булган шулкадәр кырыктан соң? Мине, мәсәлән, әни кырык икедә тапкан. Әнигә күз тимәсен, пенсиядә булса да, эшләп йөри әле ул, өйдә утырырга яратмый. Әз булса да, тама, кеше арасында йөреп кайтам дип әйтә.
Мин институтларда укымадым, бәлки заманасы да башкачарак булгандыр. Без эшләп ашадык бит. Мин мәктәптән соң әнидән акча алырга ояла башладым. Техникумда укыдым, эшләми идем, әмма әнидән акча алырга оят иде. Тартып-сузып стипендияне җиткердем, аннан эшли башладым. Ну мин малайны күреп торам бит, берничә генә сәгать булса да эшли ала ул. Юлына булса да акча эшләмәслекме инде шәһәр егетләре? И-и, мин ул яшьтә булсаммы? Кайтып та кермичә эшләр идем. Эш – эш бит инде ул, яшь чагында рәттән барысына алынырга була.

Яши-яши башыма төрле уйлар килә хәзер. Мин сау-сәламәт ир бит инде, нишләп минем балам булмаска тиеш әле дип тә уйлыйм кайчак. Уртак бала дип өйләнешкән кешеләр идек бит без. Ничә ел буе ышанып яшәгән хатынга да ачу килә башлады әле. Минем менә рәтләп ял да иткәнем юк, малайны укытасы бар дип, акча җыябыз да акча җыябыз. Аның бит атасы да исән, болай гына уйлап карасаң. Әмма үзенең баласына беркайчан да булышканы булмады аның.
Өйләнешкән мәлне бер генә сөйләшеп алган идек ул турыда, бүтән кузгаткан юк. Ярдәме булса, хатын миңа әйтер иде инде, үзе икешәр эштә эшләп газапланмас иде. Бала, бала дигән булам да, тагын берәү булса, анысын да шулай ук укытасы, ашатасы булачак инде дип куям. Монда берсенә ничекләр итеп җиткерергә белмисең әле, тагын булса, анысының да ашыйсы киләчәк, укыйсы киләчәк бит инде. Әллә анысы һава белән торырмы? Юк бит инде. Ул яктан хатын дөрес тә уйлый сыман.
Ришат, Батыр районы.

"Язмыш кочагы"

Запись “Уртак бала дип өйләнешкән кешеләр идек бит без…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Җитешермен!” – диясе түгел!
Минем яшьлек еллары совет чорына туры килде. Әти белән әни мине авылда, үз яннарында калдырырга дип үстерсәләр дә, мәктәпне тәмамлау белән шәһәргә чыгып киттем.

Ул вакытта патриотик хисләр әкәмәт иде бит. Кыз бала булсак та, үзебезне ниндидер зур төзелешләрдә, заводларда эшләгән атлы итеп күз алдына китерә идек. Авылдан шәһәргә килеп урнашкан бер төркем яшьләрнең кайсы вертолет, кайсы компрессор заводында яисә итек басу цехларында үзләренә урын тапты. Берничәбез, аларның арасында мин дә бар, типографиягә урнаштык. Типография эше галәмәт нык авыр иде инде. Әмма яшьлек, ниндидер бер серле дулкын авырлыкны әлләни сиздермичә уздырырга ярдәм итте. Эштән соң Кызыл почмакта җырлап, биеп, күңел ачырга да җай таба идек әле хәтта.

Билгеле, яшьлек янәшәсендә мәхәббәт тә йөри. Авылдан килеп бер-ике ел дигәндә, әллә ничә кеше өйләнешеп, кияүгә чыгарга җитеште, үзләренчә оя корып, гаилә булып яшәп тә киттеләр. Ә мин һаман элеккечә яши бирдем. Яллар җитте исә, авылга, әти-әни янына ашыктым. Анда ике энем, ике сеңелем дә бар бит. Алар да мине: “Казаннан апа кайта!” – дип, дүрт күз белән көтеп торалар. Эшлим, эшлим дә, бөтен акчаны аларга күчтәнәчкә тотып бетерәм. Төянеп кергән шәһәр кызын кем яратмас? Эй, рәхәт тә вакытлар бар иде дә соң! Сумкадагы тәм-томны бушатканымы күзәткән әни хәйраннар кала торган иде инде. “Шуның кадәр тәмле ашап яшисең икән, кызым. Тормышың булган”, – ди иде. Эне-сеңелләрем дә башкалардан бераз булса да аерылып, әзме-күпме шәһәр киемнәре киеп үстеләр. Аларга ни дә булса алыйм дип, әллә никадәр чират торганымны үзем генә беләм. Авылга алып кайткан күчтәнәчләрнең берсен дә шәһәрдә үзем генә авыз итеп караганым булмады. Ничек тә аларны сыйлыйсы, матуррак киендерәсе, акчалата ярдәм итәсе килеп яшәдем. Үзем өчен түгел, алар өчен эшләдем.

Эшләвемә сигезенче ел дигәндә, тулай торактан аерым бүлмә биреп сөендерделәр үземне. Моңарчы 4, 5, хәтта 6 кешелек бүлмәләрдә яшәп ялыктырган иде инде. Җитмәсә, бергә яшәгән кызлар арасында мин иң олысы булдым. Яшь аермасы, ни дисәң дә, сиздерә. Үзләре аерырга тырышмасалар да, миңа алар белән кызык түгел. Ә миңа кызык нәрсәләр – алар өчен күңелсез. Бер цехта эшләгән яшьтәшләрем арасында кияүгә чыга алмый калган бер үзем генә калдым. Тагын бер ялгыз хатын бар, әмма ул аерылып кайткан. Үзе генә ике бала үстерә. Үзем аралашучан, төскә-биткә дә кеше карамаслык түгел, өстәвенә коллективта да ир-атлар күп. Уенда булган хатын-кызга шулар арасынан берәрсен сайлап күз генә сирпе бит инде. Юк, никтер һаман да минем вакыт җитмәгән әле, дигәнгә инанып яшәдем. Әти-әни дә: “Шәхси тормышыңны җайларга вакыттыр, кызым”, – дип, беркайчан да әйтә белмәде. Үзем дә уйламадым.
Эне-сеңелләремә дә минем ялгыз булуым уңайлы булды инде анысы. Үзләренә кирәк чакта минем янга килеп күпме кирәк, шуның кадәр яшәп киттеләр. 18 квадрат метрлы бүлмәдә тормыш итәр өчен барысы да бар иде. Икесе минем янда яшәп укыды, аннан тормышка чыгып, үз тормышларын булдырдылар. Ике энем авылда калды, аларның да үз гаиләләре. Кешедән ким-хур булмасыннар дип, йорт салырга булыштым.
Кызганыч, барысына булышам ди-ди, үземнең тормышның узып киткәнен сизми дә калмаганмын. Баштарак: “Минем барысы да алда әле! Җитешермен!” – дип яшәсәм, хәзер: “Кай арада үткән икән соң бу вакыт?” – дип аптырыйм. Эштә чакта берни сизелмәгән икән бит. Кеше арасында ыгы-зыгысы, бергәләшеп чәй эчеп алулары белән көн артыннан көн үткән.

Ә ялгызлык ул лаеклы ялга чыккач үзен нык сиздерә икән. Хәзер элекке кебек алга карап түгел, артка борылып нәтиҗә ясар чакка җиткәнмен икән бит инде. Тулай торактан соң аерым фатир да алуга ирештем, бар дөньям җиткән. Әмма шушы рәхәтлек белән янәшәңдә иртән торып уртаклашыр кешең булмау аңлатып та бетерә алмаслык авыр халәттә яшәтә. Бертуганнарым барысы да исән-саулар, аралашып торабыз. Әмма аларның барысының да үз тормышы бит. Бала үстергәндәге авырлыклары, гаилә эчендәге кыенлыклары булса да, миңа әйтеп бетермиләр инде. Чөнки үземнекен булдырып караган булмагач, төпле киңәшен дә бирә белмимдер.
Өч көнлек тормышта барысына да җитешергә кирәк булган шул. Чамасын белеп, туганнарга ярдәм итү белән бергә шәхси тормышны да артка күчерергә кирәкмәгән. “Җитешермен!” – диясе түгел! Тимерне кызуында сугып, яшьтәшләр белән бер шаукымда кияүгә чыгасы булган икән шул. Тормыш йөген тартып, тәмам арыган чакта сеңелләрем килә дә: “Рәхәттер сиңа, апа, әйме? Ирне, балаларны көйлисе юк, тып-тыныч”, – дигән булалар.
И-и, мондый тынычлык кирәк идеме соң миңа, дим. Кызыгырлыгы юк, әлбәттә. Ыгы-зыгылы, вакыты-вакыты белән җитмәүчәнлеге, тавышланып алу белән дуслашулары белән бергә үрелеп барган гаиләле тормышка ни җитә?
Фәния, Татарстан.

"Ясминә"

Запись “Җитешермен!” – диясе түгел! впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Гомере буе мыскыл итеп яшәде”
Без ирем белән 28 ел яшәдек. Шулай озак яшәсәк тә, әйбәт тормадык. Беренче бала туу белән үк читкә йөри башлаган иде, соңгы көненә кадәр талашып ятты.

Икенче хатыннан малае да туды, башка хатыннары да булды. Ул хатыннар берзаман өйгә үк килә башладылар. Без утыз яшебездән үк аерым бүлмәләрдә, күршеләр булып кына яшәдек. Аның миңа кагылганы да булмады. Ә мин шулай яшәп тә, аерылмадым. Әйбәтләнер дигән өмет тә булды дип әйтә алмыйм. Мине нык мыскыл итеп, үзенең хатыннары белән чагыштырып яшәде. Кайта иде дә, хатыннарын сөйли иде. Мин гомерем буе шуны тыңлап яшәгән хатыны булдым. Бер генә хатынын да яманлап сөйләмәде ул миңа.

Ә шулай да, өйне ташлап китмәде. Керләрен дә гомер буе мин юдым, мин үтүкләп әзерләп куя идем. Ахырда, ул авырып, урын өстенә калды. Анда да телләшеп ятты минем белән. Мин әйтә идем инде, кая шул чибәр хатыннарың, ник берсе дә килеп карамый, ник малай табып биргән хатының үзенә алып китми, дидем. Шулай дип әйткәч тә, гаебен танып гафу үтенмәде. Ул вакытта безнең ике кызыбыз да кияүгә чыгып, аерым яшиләр иде инде. Бер җылы сүз әйтмәде шунда ирем. Югыйсә, миңа аның бер “рәхмәт”е дә җитә иде ул вакытта. Ул рәхмәт әйтмәде дип, ташламадым инде, билгеле. Ап-ак урын-җирдә ятты, кирәкле дарулары, ашау-эчү – бар да янында булды.

Менә шушылай итеп яшәгән кешене хәзер дә бер генә сүз белән дә яманлап сөйләмим мин. Яманлап уйлаганым да юк. Чөнки үлгән кеше һәрвакыт әйбәт була ул. Нишләтәсең инде, ул шундый булган. Яшьлектән шул кешегә тап булып, минем тормыш шундый булган. Кабат кияүгә чыгу турында уйлаганым да юк минем. Кызыкмыйм да, хәзер яшь тә узды инде. Икенчегә чыгармын да, бәхеткә күмелермен дип уйламыйм. Кабат чыгып, кемнең бәхетле булганы бар микән ул? Юктыр, минемчә, андый кешеләр. Бәхетең булса, яшьлектә кавышкан үз иреңнән уңасың инде. Аннан соң буш талпыну гына.

Энҗе, Чаллы.

https://vk.com/beznen_avil

Запись “Гомере буе мыскыл итеп яшәде” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..