«Гомере буе мыскыл итеп яшәде»

-- Лейла

Без ирем белән 28 ел яшәдек. Шулай озак яшәсәк тә, әйбәт тормадык. Беренче бала туу белән үк читкә йөри башлаган иде, соңгы көненә кадәр талашып ятты.

Икенче хатыннан малае да туды, башка хатыннары да булды. Ул хатыннар берзаман өйгә үк килә башладылар. Без утыз яшебездән үк аерым бүлмәләрдә, күршеләр булып кына яшәдек. Аның миңа кагылганы да булмады. Ә мин шулай яшәп тә, аерылмадым. Әйбәтләнер дигән өмет тә булды дип әйтә алмыйм. Мине нык мыскыл итеп, үзенең хатыннары белән чагыштырып яшәде. Кайта иде дә, хатыннарын сөйли иде. Мин гомерем буе шуны тыңлап яшәгән хатыны булдым. Бер генә хатынын да яманлап сөйләмәде ул миңа.

Ә шулай да, өйне ташлап китмәде. Керләрен дә гомер буе мин юдым, мин үтүкләп әзерләп куя идем. Ахырда, ул авырып, урын өстенә калды. Анда да телләшеп ятты минем белән. Мин әйтә идем инде, кая шул чибәр хатыннарың, ник берсе дә килеп карамый, ник малай табып биргән хатының үзенә алып китми, дидем. Шулай дип әйткәч тә, гаебен танып гафу үтенмәде. Ул вакытта безнең ике кызыбыз да кияүгә чыгып, аерым яшиләр иде инде. Бер җылы сүз әйтмәде шунда ирем. Югыйсә, миңа аның бер “рәхмәт”е дә җитә иде ул вакытта. Ул рәхмәт әйтмәде дип, ташламадым инде, билгеле. Ап-ак урын-җирдә ятты, кирәкле дарулары, ашау-эчү – бар да янында булды.

Менә шушылай итеп яшәгән кешене хәзер дә бер генә сүз белән дә яманлап сөйләмим мин. Яманлап уйлаганым да юк. Чөнки үлгән кеше һәрвакыт әйбәт була ул. Нишләтәсең инде, ул шундый булган. Яшьлектән шул кешегә тап булып, минем тормыш шундый булган. Кабат кияүгә чыгу турында уйлаганым да юк минем. Кызыкмыйм да, хәзер яшь тә узды инде. Икенчегә чыгармын да, бәхеткә күмелермен дип уйламыйм. Кабат чыгып, кемнең бәхетле булганы бар микән ул? Юктыр, минемчә, андый кешеләр. Бәхетең булса, яшьлектә кавышкан үз иреңнән уңасың инде. Аннан соң буш талпыну гына.

Энҗе, Чаллы.

https://vk.com/beznen_avil

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий