Архивы 1 сентября - Tatar Today - татар яңалыклары.

1 сентябрь – Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова, Алсу Фазлыева балаларына нигә татар мәктәбе сайлый? [видео]
Русиядә 1 сентябрь – Белем көне. Быел ул ял көненә туры килгәнгә, мәктәпләрдә уку 2 сентябрьдә башлана. Белем көне уңаеннан Азатлык сәнгать әһелләреннән балаларын кайда укытулары, мәктәпне ничек сайлаулары турында сорашты.

Дүшәмбе, 2 сентябрьдә яңа уку елы башлана. Балалар белән бергә әти-әниләр дә бу көнгә әзерләнә. Кемдер тиздән нарасыйларын беренче сыйныфка озата һәм дулкынлана, кемдер инде тәҗрибәле, нәрсә һәм ничек буласын бераз чамалый. Укытучыга дигән гөлләмәләр дә әзерләнә. Ә бәйрәм алдыннан чәчәкләрнең бәясе арта. Мәктәп киемнәре беренче уку көнен көтә, букча инде кирәк-ярак белән тутырылган, балалар дуслары, сыйныфташлары белән очрашу, ә укытучылар балалар белән күрешү турында уйлана.

Шушы мәшәкатьләрне күзаллап Азатлык танылган шәхесләр белән аралашып, балаларының кайсы мәктәптә укуын белеште, ни өчен нәкъ менә шул уку йортын сайлаулары турында сорашты. Татар яки урыс телле мәктәпләрнең өстенлекләре, кимчелекләре турында фикерләрен белеште.

Җырчылар Алсу һәм Азат Фазлыевларның улы Аяз Казанның 149-нчы санлы лицеенда белем ала, быел ул 4-нче сыйныфка бара. Алар икенче улларын да бирегә китерергә ниятли. Мәктәп ерак булса да, җырчылар балаларының татар мәктәбендә укуыннан канәгать.

Мәктәпнең өстенлекләре:

Сыйфатлы белем

Татар телле мохит

Милли җанлы укытучылар

“Билгеле, мәктәпкә барганчы без кешеләрдән сораштык, киңәшләштек. Дусларның балалары шушы лицейда укый. Алар канәгать булгач, без дә шунда бирергә булдык. Улыбыз мәктәпкә сөенеп йөри, без дә шат.

Сыйныф укытучысы да, барлык мөгаллимнәр дә ошый. Биредә татар җанлы педагоглар эшли. Ни өчен татар мәктәбенә бирдекме? Балаларыбызның татар телле булып үсүен телибез. Өйдә тулысынча туган телдә аралашабыз, әмма урамдагы мохит урыс телле. Ике татар баласы очраша икән, шунда ук урысчага күчә. Ниндидер бер чир бугай ул. Урысчаны ишетеп бик тиз оталар. Ә туган телне саклап калу өчен тырышлык салу кирәк. Бу очракта безгә татар мәктәбе ярдәм итә. Мәктәптә татарча мохит, балалар бер-берен танып, аралашып үсә.

Безнең дә башка мәктәпләрне сайларга мөмкинлек булды, өйгә якынраклары да бар иде. Бу лицей ерак, баланы машинада, җәмәгать транспортында йөртергә туры килә. Әмма безгә кыен түгел, шәһәрнең бер очыннан икенче очына илткән кешеләрне дә беләм. Афәрин аларга! Андыйлар – үрнәк кешеләр, аларга карап, бездән дә телнең үсешенә өлеш керсен дип татарныкында укытабыз. Бәлки без дә башкаларга уңай мисал булырбыз. Андыйлар инде бар. Кече улыбызны да шушында бирәчәкбез”, ди Алсу.

Гүзәл Уразова да кызына мәктәпне тел факторына карап сайлаган. Ул шулай ук Миңтимер Шәймиев җитәкчелегендәге “Яңарыш” фонды төзи башлаган полилингваль мәктәпнең ачылуын көтүе турында да әйтте.

Мәктәпнең өстенлекләре:

Татар теле укытыла

Өйгә якын

Сыйныфта балалар саны артык күп түгел

“Мәктәпне үзебезгә якынрак, яхшы булсын дип сайладык. Анда татар теле булырга тиеш дип санадык. Кызым Камиләгә мәктәп сайлаганда тел факторы мөһим роль уйнады. Анда татар, рус һәм инглиз телләре булырга тиеш иде. Икенчедән, якынрак булсын дип эзләдек. Өченчедән, сыйныфтагы балалар санына игътибар иттек, ул шулай ук белемнең сыйфатына тәэсир итә. Сыйныфта 20 бала булса, бик яхшы. Урысча гына укыта торган мәктәпкә кертергә дигән сүзләр булмады. Мондый мәктәпне махсус эзләдек һәм таптык. Миңтимер Шәймиевнең мәктәбе төзелеп беткәч, бәлки анда да күчәрбез. Миңа калса, Казанда мәктәп сайлау мөмкинлеге бик киң, ләкин һәрбер әти-әни үзенә ничек җайлы – шуны сайлыйдыр дип уйлыйм. Беренчедән инде, йөртергә уңайлы булырга тиеш. Кызымны мәктәпкә минем әти белән әни йөртәчәк. Гастрольләрне, бераз үзебез ияләшергә дип, махсус сентябрь уртасыннан башлыйбыз”, диде Гүзәл.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова һәм мәрхүм Илфак Шиһаповның улы Нариманбыел 10-нчы сыйныфка бара. Башта ул Казанның 17-нче санлы татар гимназиясендә укыган булса, хәзер Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар гимназиясендә белем эсти. “Мин татар буларак, улымның татар мәктәбендә укуын теләдем һәм шуның белән бәхетлемен”, диде җырчы Азатлыкка.

Мәктәпнең өстенлекләре:

Укытучылар – балалар өчен икенче әни

Балалар өстәмә һөнәрләргә өйрәнә

Татар мәдәнияте белән якыннан таныштыра

“Баламны урыс мәктәбендә укытуымны күз алдына да китерә алмыйм. Ничек инде ул, татар буларак, баланы урыс мәктәбендә укыту? Башта 17-нче санлы татар гимназиясендә укыды, аннары, күченгәч, мәктәпне алмаштырдык. Икесе дә татар белем учаклары. Баламның татар мохитендә, үз милләт кешеләре белән дуслашып, кайнашып үсүен теләдек. Нариманның бүлмәсендә берничә түбәтәе тора, ул аларны алмаш-тилмәш яратып кия. Мәктәп кызлары да калфактан була. Урыс мәктәбендә укыган булса, бәлки, кимсенер иде.

Аралашу, белем алу татар телендә барганга сөенәм. Кайчак Нариман мин белмәгән әдәби сүзтезмәләр белән сөйләп китсә, күңелем тула. Безнең ата-аналарның WhatsApp төркемендә ник берсе урысча сөйләшеп китсен!

Урыс мәктәбен белмим, чагыштыра алмыйм, әмма татар мәктәбендә ата-ананың күңеле тыныч. Укытучылар балаларга әни кебек карый. Үз баласыдай саклый. Балалар төп белем алудан тыш өстәмә һөнәрләргә өйрәнә”, дип шатлана Илсөя.

Ландыш Нигъмәтҗанова фикеренчә, Татарстанда яшибез икән, кеше татарча сөйләшә белергә тиеш. Татарга исә ипилек-тозлык кына түгел, әдәби телне дә белү кирәк, ә телнең нәфис нечкәлекләренә бары тик мәктәптә генә өйрәнеп була ди ул. Өч балаларының өлкәне Әнвәр быел Казанның 149-нчы санлы татар лицеена укырга бара.

Мәктәпнең өстенлекләре:

Белемле укытучылар

Инглиз, төрек телләрен өйрәнү мөмкинлеге

Татар телле мохит

“Мәктәпне сайлаганда безнең өчен татар булуы мөһим иде. Өебезгә якын да булсын дип теләдек. 149-нчы санлы лицейда педагоглар көчле дип ышандырдылар һәм ул чыннан да шулай булып чыкты. Әнвәр өстәмә төрек телен дә өйрәнә, инглиз теленә дә яхшы өйрәтәләр.

2017 елда мәктәпләрдә татар телен кысу башлангач, бездә сәгатьләр саны кимемәде. Мәктәп мөдире дә, укытучылар да балаларга татар теленә мәхәббәтне, кызыксынуны арттырырга тырыша. Татар теле кирәкми, барыбер бетәчәк, ник татар мәктәбендә укытып азапланырга дигән фикерләрне ишеткәнем бар. Әмма безнең үз фикеребез бар. Кеше колагына да салмыйм, башкаларны күнедерергә дә теләмим. Әмма балабыз татар мәктәбендә укуына сөенәм.

Ләйлә кызым, Гомәр улымның да мәктәпкә барасы бар. Без гомумән аларны барлык фәннәрне дә татарча укыткан мәктәпкә бирәсебез килә”, ди Ландыш.

Җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Сафинә быел Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Казанга килгәч карап чыккан 186-нчы санлы “Перспектива” лицееның беренче сыйныфына бара. Бу – татар мәктәбе түгел. Җырчы фикеренчә, туган телне өйдә дә саклап була.

Мәктәпнең өстенлекләре:

Өйгә якын

Таныш укытучылар

Музыкага да өйрәтә

“Беренчедән, мәктәп бала үзе йөрерлек якын булуы мөһим минем өчен. Икенчедән, кимендә, татар теле дәресләре булсын дидем. Өченчедән, музыка, сәнгать мәктәбе кебек мәктәпләр шунда ук булса бик яхшы, әлбәттә. Тагын бер мөһим момент – укытучы. Таныш яисә тикшерелгән, кешеләр киңәш иткән укытучы.

Барлык миңа мөһим пунктлар “Перспектива” дип аталган 186-нчы лицейда бар. Без яшәгән йорттан 5 минут җәяү барырлык аралыкта гына урнашкан. Ул татар уку йорты түгел, әмма татар теле дәресләре булачак. Туган телне өйдә саклыйбыз, Аллаһ боерса.

Укытучы белән бигрәк тә яхшы килеп чыкты. Ике ел “Белая ворона” дигән мәктәпкә йөргән идек. Булачак сыйныф укытучысы безне бер ел укыткан иде. Кызым аны яратып калган иде. Менә шул мөгаллимдә белем алачак та. Укуы да җиңел булыр дип ышанабыз”, дип өметләнә Дилә.

“Татарлар” тапшыруын алып баручы Роза Әдиятуллинаның кызы Алисә Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2-нче санлы татар гимназиясендә белем ала. Улы Алихан шул гимназия каршындагы “Мәрҗән” балалар бакчасында тәрбияләнә.

Мәктәпнең өстенлекләре:

Гаилә мохите

Сыйфатлы белем

Көчле традицияләр

“Мин башка мәктәпкә бирү турында уйламадым да. Үзем шушы гимназияне тәмамладым, ул миңа зур тормышка канатлар куйды. Әле сабыйлар туганчы ук ирем белән балаларыбызны шушы мәктәпкә йөртәчәкбез дигән теләк, хыял белән яшәдек.

Андагы барлык укытучыларны беләм, балаларга мөнәсәбәтне беләм, алар барысы да бала җанлы. Кешеләр кая бирик дип уйлана, баш вата. Татар мәктәбендә белем бирү дәрәҗәсе түбән дип уйлаучылар да бар. Әмма бу – ялгыш фикер. Минемчә, балага белемгә омтылыш орлыкарын ата-ана сала, өстәмә белем бирәме алар, нинди кыйммәтләр сеңдерә, бергәләп ниләр өйрәнәләр – болар барысы да мөһим. Җаваплылыкны укытучыга, мәктәпкә генә тагу дөрес түгел.

Безнең гимназияне тәмамлаганнарның күбесе балаларын да шунда китерә. Без ата-аналар бер-беребезне беләбез, кемнең нинди нәселдән булуын да чамалыйбыз, бер зур гаилә кебек яшибез. Безнең мәктәптә барысы да татарча, барысы да туган телдә сөйләшә һәм барысы да бер идея белән янып йөри. Татарчасы начаррак булганнар да телне үзләштерәм дигән максат белән яши. Фәнни терминнарны аңламаска да мөмкиннәр, тәрҗемә итәләр. Әйдә, өйрәнү авыр булсын, әмма баш мие яхшырак эшләсен өчен бу бик яхшы мөмкинлек.

Балалар укытучыларга, тәрбиячеләргә Рөстәм абый яки Лилия апа дип өйдәгечә, туганнарча эндәшә. Бала өчен психологик яктан җиңел, без ата-аналар да тыныч. 2017 елдан соң татар теле бетәр инде дигән кәефләр барлыкка килсә дә, балабызны бары тик шушы мәктәптә укытачакбыз. Киңәш сораучыларга, һишиксез, баланы өйдәгечә мохит булган татар мәктәбендә укытыгыз дияр идем”, ди Әдиятуллина.

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by Азатлык Радиосы (@azatliq)

Мәгълүмат: azatliq.org

Запись 1 сентябрь – Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова, Алсу Фазлыева балаларына нигә татар мәктәбе сайлый? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

6 балалы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин гаиләсе мәктәпкә ничек әзерләнә?
Балаларыбызны мәктәпкә җыйнап мәш киләбез. Кием-салым алынды, дәфтәр-карандаш, бозгыч-сызгычлар әллә кайчан сумкада. Ул-кызла­ры­бызны, тәртипле булсыннар, яхшы укысыннар, телебезне онытмасыннар, дип киңәшләр биреп озатасы гына калды. Ә дини гаиләләр моңа ничек әзерләнә, алар балаларына нинди үгет-нәсыйхәт­ләр бирә икән? Шул уңайдан Казандагы Кабан арты мәчете имам-хатыйбы, алты бала атасы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән әңгәмә кордык.

– Өч балабыз мәктәптә укый. Казанга күченеп килгәч тә, иң беренче татар мәктәпләре белән кызыксына башладым, – ди Йосыф хәз­рәт. – Балаларга мәктәп тапкач кына, шул тирәдән фатир алу ягын кайгыртырга керештек. Өйдә татар телендә генә сөйләшәбез.

– Шәһәр баласы, өйдә татарча сөйләшсәң дә, күпмедер вакыттан урысчага күчә…

– Кечкенә кызым да шулай, мультфильмнар карап утыра да, үзеннән-үзе урыс телендә сөйләшә башлый. Татарча сөйләш, дип тө­зәтеп торырга кирәк. Шөкер, татар мәктәбендә барыбер үзебезнең мохит хөкем сөрә. Татарча ши­гырь­ләр ятлыйлар, бәйрәмнәр вакытында да милли рух сизелә. Соңгы вакытларда мәчетләрдә дә тел мәсьәләсе шактый авыр була башлады: күп бала татарча белмәгәч, дәресләрне урысча да алып барырга туры килә.

– Динне саклау буенча гаи­ләдә нинди чаралар күрелә?

– Намазларны бергәләп укыйбыз. Рамазанда бергә сәхәр ашыйбыз. Балалар белән күрешү форсатлары туганда, үгет-нәсыйхәт тә бирергә тырышабыз. Аллага шө­кер, Казанда гаилә белән җы­елып берәр кая барырга чыксаң, “бө­ке”ләрдә утырырга туры килә. Анда вакытны әрәм итмәскә ты­рышасың. “Улларым, Аллаһы Тә­галә файдалы кешеләрне ярата. Тормыш сезне кем белән генә бәй­ләмәсен, янә­шәгездәге кешеләр сөенерлек итеп яшәгез. Хатыныгыз: “Бу хайван белән яшәп гомерем әрәм булды”, – дип әйтсә, ниш­ләрсез? Хезмәт­тә­шегез: “Ярый шушы кеше белән эшлим әле”, җитәк­чегез: “Нинди тырыш кеше таптым”, гаиләгез: “Әтие­без бик яхшы”, – дип сөйләрлек булсын! Шундый киңәшләрне кат-кат кабатлып торам.

– Ә балага әйткән керәме? Бер үк гаиләдә үсүчеләрнең дә холыклары төрле була. – Тәүфыйк – Аллаһы Тәгаләдән. Ата-ана тәрбиясен бирсен һәм һәр­чак алар өчен дога кылсын. Бала-чага дип заяга әйтмәгән халык. Чыннан да, чага алар. Урамга да куып чыгара алмыйсың, кыйнап та ташлап булмый. Үз балаң, үз җи­мешең, сабырлыгыңны җыеп тәр­биялисең. Бер ишектән үтә алмасаң, икенчесен эзлисең.

– Баланы тәрбияләмәгез, ул барыбер сезнең үзегезгә охшаячак, дигән бер акыл иясе. Күпме генә акыллы сүзләр сөйләп, өй­рәтеп утырма, бала синең га­мәлеңне кабатлаячак…

Алма агачыннан ерак китми, дигән сүз бар. Кайчак: “Кемгә ох­шап шундый булдыгыз сез?” – ди­сәм, хатын шыпырт кына: “Гел үзең инде”, – дип куя. Бала холкы кемне­кенә охшасын инде: безгә – әти-әнигә, әби-бабайга, абый-апага… Яхшысын гына алсалар ярар иде, ким­челекләреңне бик тиз эләкте­рәләр. Шуңа күрә, ата-ана иң элек балаларына күркәм үрнәк күрсә­тер­гә тиеш. Әгәр гаиләдә ана тарафыннан атага ихтирам юк икән, кызының да иренә хөрмәт күрсәтә алуы шикле. Әгәр атасы хатын-кызга кешечә мө­гамәләдә булмаса, улының да бу кагыйдәне үзгәртүе икеле. Шуңа күрә, борынгылар: “Мең матур сүз сөйләүчегә караганда, бер үрнәк күрсәтүче хәер­лерәк”, – дигән.

– Кайбер ата-ана, ана телендә укыган балага имтихан бирү кыен, аның киләчәге ничек булыр, дип борчылып, татар мәктә­беннән читләшү ягын карый. Юкса урысча укыган баланың да һәрберсе профессор булып кит­мәвен дә беләбез.

–Укымаган бала кайда да укымый инде ул. Без Сарманда гомуми фән­нәрне урыс телендә укыдык. Рус теле, әдәбияты укытучысы Сәил Әхәтович бик әйбәт иде, урыны җәннәттә булсын. Шөкер, ана телебезне дә беләбез, Пушкин телен дә яратабыз. Ана телен белү, татарча уйлау, матур төшләреңне татар те­лендә күрү бик мөһим, әмма урысчасын да күп кенә урыслардан да яхшырак белергә тырышырга ки­рәк. Дөресен әйткәндә, мин мәктәп елларында бик шук малай идем, укы­тучыларның иң яхшы, иң тың­лаулы укучысы була алмадым. Анда укымаган романнарны хәзер вакыт табып укыштырам. Машинада йөр­гән­дә дә аудиокитаплар тыңларга тырышам. Ә техник телдә язылган, бизнес китаплары укып кына тел­нең серләренә төшенеп булмый Стив Джобс бөтен дөньяны гаджетларга утыртса да, үз өенә берсен дә кертмәгән диләр. Компьютерда уйнап, ватсап, фейсбукта утырып, вакыт сарыф иткәнче, китаплар укысак, күпкә белемлерәк булыр идек.

– Соңгы вакытта нинди матур әдәбият укыдыгыз?

– Дини китаплар уку – көн­дә­лек эш, шулар аша вәгазьләргә, дә­ресләргә әзерләнәсең. Ә әдә­бият­ка килгәндә, соңгыла­рыннан истә кал­­ганнары Гаяз Исхакыйның “Сөн­­нәтче бабай”, Л. Толстойның “Хаджи Мурат” әсәрләрен аудиоязма рәвешендә тыңлап чыккан идем.

– Балаларның өстәленә нинди китаплар куясыз?

– Әлбәттә, дини китаплар күп бүген. Әмма, гел бергәләп китап укып утырабыз, дип мактана алмыйм. Колхоз эшенә чумып, кайчак балаларга игътибар җитеп бетми.

– Беренче сентябрьдә укырга барганда нинди киңәшләр биреп озатасыз?

– Үгетне беренче, икенче сен­тябрьдә генә түгел, гел тукып торырга кирәк. Аллаһы Тәгалә кешегә бү­ләк итеп биргән иң кыйммәтле нәр­сәләрнең берсе – акыл. Вакытында акылы эшләп бетермәгән ке­шенең кулларына, аякларына күб­рәк авырлык төшә. Ә акыл сандыгына белем кирәк. Өй салырга уй­ласаң, проект сыздырырга, санап-хи­сап­лап эш итеп була. Ә бала тәр­бияләү буенча беркем дә төгәл сызым сыза алмый. Бала үсте­рү­че­ләргә Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен! Бөтен го­мерләрен бала тәр­бия­ләү­гә, педагогикага багышлаган кеше­ләр­нең дә кайчак балалары тәр­биясез булып чыга. Алла­һы Тә­галә­дән балаларыбызга тәү­фыйк-һи­даят сорарга кирәк. Без бит күп вакыт сәламәтлек сорыйбыз, анысы да бик мөһим. Әмма, балаң сә­ламәт булып, гомер буе синең ка­ныңны эчеп яшәсә, аның саулыгыннан кемгә файда? Сукса тимерне өзәр­дәй таза улың, үзен кая куярга бел­мичә, урамда кеше кыйнап йөр­сә, сырхау булуы хәерлерәк түгелме икән дип уйлап куярсың. Бүген заманалар, дөньялар бик матурланды, бай, ялтыравык тормыш яшь­ләрне нык алдый, акылдан яздыра. Аллаһы Тәга­ләдән, балаларым ялгыш юлларга, ялгыш адымнарга кереп китә күр­мәсен, дип сорарга кирәк.

– Кайбер ата-ана баланың сумкасына дога салып җибәрә. Сездә андый гадәт бармы?

– Доганы баланың йөрәгенә салмасаң, букчасына кыстырып җи­­бәргәннән артык файда булмас. Баланы үз сүзе белән, үз телендә Ал­лаһы Тәгалә белән сөйләшергә өй­рәтергә кирәк. Өйдән чыкканда, хә­ерле көннәр, янында хәерле ке­ше­ләр булуын сорасын. Мине хә­ерсез кешеләрдән арала, үземне хәерсез кеше булудан сакла дип теләсен. Хөкүмәт мәктәпләренең максаты – балаларга күбрәк дөнья­ви белем бирү. Ә рухи тәрбия бирү иң элек ата-аналарның җилкәсенә төшә.

Фәния Арсланова, Ватаным Татарстан

Запись 6 балалы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин гаиләсе мәктәпкә ничек әзерләнә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ата-аналарга баланы мәктәпкә әзерләүдә киңәшләр
Күп кенә ата-аналар баланың мәктәпкә әзерлеге аның укый, яза, саный белүендә генә дип уйлыйлар. Әмма бу мәсьәләнең бары тик бер генә ягы. Чынлыкта исә, баланы мәктәпкә әзерләү тирәнрәк һәм катлаулырак мәсьәлә.

Билгеле, теоретик яктан бала укырга керү яшенә җитеп, укый, яза, саный белмәсә дә, мәктәп аны кабул итүгә каршы килә алмый. Ә практик яктан исә, бала үзен «алдынгылар» янында уңайсыз хис итмәсен өчен, аның әзерлекле булуы яхшы.

Мәктәп бусагасын атлап кергәч бала кыен хәлдә калмасын өчен, ата-аналарга сабыйларына ярдәм итәргә кирәк. Беренчедән, вакытны җәлләмичә, бала белән үзлектән шөгыльләнү мөһим. Икенчедән, мәктәп каршында оештырылган мәктәпкә әзерлек курслары ярдәмгә килә (биредә бала мәктәп, укытучылар, булачак сыйныфташлары белән таныша, аларга ияләшә тора). Өченчедән, матди яктан мөмкинлеге булган ата-аналар укытучы, психологлар да яллый ала.

Әти-әниләр, укытучыларның да әлеге мәсьәләгә кагылышлы фикерләре белән кызыксындык.

Мәсүфә ГЫЙМРАНОВА, башлангыч сыйныфлар укытучысы, Казан шәһәре

Мәктәпкә укырга керү – кечкенә кешенең тормышындагы мөһим этапларның берсе. Кайбер балалар яңа шартларга тиз генә ияләшеп китә алмаска мөмкин, шунлыктан алар зур стресс кичерәләр. Булучак укучы белән ата-аналарның шөгыльләнүе мәҗбүри. Әкренләп уку, язу, саный белү күнекмәләрен үстерү, сабыйга үзен ышанычлы хис итүдән тыш, аңарда уку процессына кызыксыну уятырга да ярдәм итә.

Фәнзилә ХӨСӘЕНОВА, Арча районы, Яңа Кенәр авылы

Быел беренче сыйныфка өченче балабыз бара, шуңа күрә үзебезне тәҗрибәле ата-ана, дип әйтә алам. Мәктәпкә әзерлекне без инде күптән башладык. Кызыбыз кечкенәдән укырга, ун эчендә санарга өйрәнде. Ул яктан тулысынча әзер, минемчә. Авылда яшәгәч, психологик яктан да җиңелрәк, чөнки балалар бакчасына бергә йөргән төркем белән, беренче сыйныфка китәләр. Баланың үзенә бикләнмәгән булуы, кеше белән тиз уртак тел таба алуы бик мөһим, шуңа күрә аны төрле түгәрәкләргә, спорт секцияләрен йөртергә киңәш итәр идем. Шулай ук кечкенәдән балада иптәшләренә, өлкәннәргә карата ихтирам, хөрмәт тәрбияләргә кирәк.

Рифат Каюмов, Казан шәһәре

Без баланы мәктәпкә узган елның сентябрь аенда әзерли башладык. Үзебез сайлаган гимназиянең әзерлек төркеменә 9 ай буе йөрдек. Бүгенгесе көндә балам укырга керергә белем һәм психологик яктан әзер. Кызыбыз белән даими рәвештә шөгыльләнебез, Әлифба укыйбыз, 20 эчендә саныйбыз, инглиз, рус телендә яңа сүзләр өйрәнебез. Бала юлдан үткәндә төрле язуларны, кибет исемнәрен, уенчык, китап тышлыгында язылган сүзләрне кызыксынып укый.

Әти-әниләр, беренче чиратта, барасы мәктәпне сайлап, баланы шул мәктәпнең әзерлек төркеменә йөртсеннәр, чөнки аның файдасы бик зур. Бала биредә тугыз ай буе укып, тулысынча мәктәпкә әзерләнеп бетә.

Автор: Айгөл ГАРИФУЛЛИНА

Мәгариф

Запись Ата-аналарга баланы мәктәпкә әзерләүдә киңәшләр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..