1 сентябрь — Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова, Алсу Фазлыева балаларына нигә татар мәктәбе сайлый? [видео]

-- Alfia

Русиядә 1 сентябрь – Белем көне. Быел ул ял көненә туры килгәнгә, мәктәпләрдә уку 2 сентябрьдә башлана. Белем көне уңаеннан Азатлык сәнгать әһелләреннән балаларын кайда укытулары, мәктәпне ничек сайлаулары турында сорашты.

Дүшәмбе, 2 сентябрьдә яңа уку елы башлана. Балалар белән бергә әти-әниләр дә бу көнгә әзерләнә. Кемдер тиздән нарасыйларын беренче сыйныфка озата һәм дулкынлана, кемдер инде тәҗрибәле, нәрсә һәм ничек буласын бераз чамалый. Укытучыга дигән гөлләмәләр дә әзерләнә. Ә бәйрәм алдыннан чәчәкләрнең бәясе арта. Мәктәп киемнәре беренче уку көнен көтә, букча инде кирәк-ярак белән тутырылган, балалар дуслары, сыйныфташлары белән очрашу, ә укытучылар балалар белән күрешү турында уйлана.

Шушы мәшәкатьләрне күзаллап Азатлык танылган шәхесләр белән аралашып, балаларының кайсы мәктәптә укуын белеште, ни өчен нәкъ менә шул уку йортын сайлаулары турында сорашты. Татар яки урыс телле мәктәпләрнең өстенлекләре, кимчелекләре турында фикерләрен белеште.

Җырчылар Алсу һәм Азат Фазлыевларның улы Аяз Казанның 149-нчы санлы лицеенда белем ала, быел ул 4-нче сыйныфка бара. Алар икенче улларын да бирегә китерергә ниятли. Мәктәп ерак булса да, җырчылар балаларының татар мәктәбендә укуыннан канәгать.

Мәктәпнең өстенлекләре:

  • Сыйфатлы белем
  • Татар телле мохит
  • Милли җанлы укытучылар

«Билгеле, мәктәпкә барганчы без кешеләрдән сораштык, киңәшләштек. Дусларның балалары шушы лицейда укый. Алар канәгать булгач, без дә шунда бирергә булдык. Улыбыз мәктәпкә сөенеп йөри, без дә шат.

Сыйныф укытучысы да, барлык мөгаллимнәр дә ошый. Биредә татар җанлы педагоглар эшли. Ни өчен татар мәктәбенә бирдекме? Балаларыбызның татар телле булып үсүен телибез. Өйдә тулысынча туган телдә аралашабыз, әмма урамдагы мохит урыс телле. Ике татар баласы очраша икән, шунда ук урысчага күчә. Ниндидер бер чир бугай ул. Урысчаны ишетеп бик тиз оталар. Ә туган телне саклап калу өчен тырышлык салу кирәк. Бу очракта безгә татар мәктәбе ярдәм итә. Мәктәптә татарча мохит, балалар бер-берен танып, аралашып үсә.

Безнең дә башка мәктәпләрне сайларга мөмкинлек булды, өйгә якынраклары да бар иде. Бу лицей ерак, баланы машинада, җәмәгать транспортында йөртергә туры килә. Әмма безгә кыен түгел, шәһәрнең бер очыннан икенче очына илткән кешеләрне дә беләм. Афәрин аларга! Андыйлар – үрнәк кешеләр, аларга карап, бездән дә телнең үсешенә өлеш керсен дип татарныкында укытабыз. Бәлки без дә башкаларга уңай мисал булырбыз. Андыйлар инде бар. Кече улыбызны да шушында бирәчәкбез», ди Алсу.

Гүзәл Уразова да кызына мәктәпне тел факторына карап сайлаган. Ул шулай ук Миңтимер Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» фонды төзи башлаган полилингваль мәктәпнең ачылуын көтүе турында да әйтте.

Мәктәпнең өстенлекләре:

  • Татар теле укытыла
  • Өйгә якын
  • Сыйныфта балалар саны артык күп түгел

«Мәктәпне үзебезгә якынрак, яхшы булсын дип сайладык. Анда татар теле булырга тиеш дип санадык. Кызым Камиләгә мәктәп сайлаганда тел факторы мөһим роль уйнады. Анда татар, рус һәм инглиз телләре булырга тиеш иде. Икенчедән, якынрак булсын дип эзләдек. Өченчедән, сыйныфтагы балалар санына игътибар иттек, ул шулай ук белемнең сыйфатына тәэсир итә. Сыйныфта 20 бала булса, бик яхшы. Урысча гына укыта торган мәктәпкә кертергә дигән сүзләр булмады. Мондый мәктәпне махсус эзләдек һәм таптык. Миңтимер Шәймиевнең мәктәбе төзелеп беткәч, бәлки анда да күчәрбез. Миңа калса, Казанда мәктәп сайлау мөмкинлеге бик киң, ләкин һәрбер әти-әни үзенә ничек җайлы – шуны сайлыйдыр дип уйлыйм. Беренчедән инде, йөртергә уңайлы булырга тиеш. Кызымны мәктәпкә минем әти белән әни йөртәчәк. Гастрольләрне, бераз үзебез ияләшергә дип, махсус сентябрь уртасыннан башлыйбыз», диде Гүзәл.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова һәм мәрхүм Илфак Шиһаповның улы Нариманбыел 10-нчы сыйныфка бара. Башта ул Казанның 17-нче санлы татар гимназиясендә укыган булса, хәзер Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар гимназиясендә белем эсти. «Мин татар буларак, улымның татар мәктәбендә укуын теләдем һәм шуның белән бәхетлемен», диде җырчы Азатлыкка.

Мәктәпнең өстенлекләре:

  • Укытучылар — балалар өчен икенче әни
  • Балалар өстәмә һөнәрләргә өйрәнә
  • Татар мәдәнияте белән якыннан таныштыра

«Баламны урыс мәктәбендә укытуымны күз алдына да китерә алмыйм. Ничек инде ул, татар буларак, баланы урыс мәктәбендә укыту? Башта 17-нче санлы татар гимназиясендә укыды, аннары, күченгәч, мәктәпне алмаштырдык. Икесе дә татар белем учаклары. Баламның татар мохитендә, үз милләт кешеләре белән дуслашып, кайнашып үсүен теләдек. Нариманның бүлмәсендә берничә түбәтәе тора, ул аларны алмаш-тилмәш яратып кия. Мәктәп кызлары да калфактан була. Урыс мәктәбендә укыган булса, бәлки, кимсенер иде.

Аралашу, белем алу татар телендә барганга сөенәм. Кайчак Нариман мин белмәгән әдәби сүзтезмәләр белән сөйләп китсә, күңелем тула. Безнең ата-аналарның WhatsApp төркемендә ник берсе урысча сөйләшеп китсен!

Урыс мәктәбен белмим, чагыштыра алмыйм, әмма татар мәктәбендә ата-ананың күңеле тыныч. Укытучылар балаларга әни кебек карый. Үз баласыдай саклый. Балалар төп белем алудан тыш өстәмә һөнәрләргә өйрәнә», дип шатлана Илсөя.

Ландыш Нигъмәтҗанова фикеренчә, Татарстанда яшибез икән, кеше татарча сөйләшә белергә тиеш. Татарга исә ипилек-тозлык кына түгел, әдәби телне дә белү кирәк, ә телнең нәфис нечкәлекләренә бары тик мәктәптә генә өйрәнеп була ди ул. Өч балаларының өлкәне Әнвәр быел Казанның 149-нчы санлы татар лицеена укырга бара.

Мәктәпнең өстенлекләре:

  • Белемле укытучылар
  • Инглиз, төрек телләрен өйрәнү мөмкинлеге
  • Татар телле мохит

«Мәктәпне сайлаганда безнең өчен татар булуы мөһим иде. Өебезгә якын да булсын дип теләдек. 149-нчы санлы лицейда педагоглар көчле дип ышандырдылар һәм ул чыннан да шулай булып чыкты. Әнвәр өстәмә төрек телен дә өйрәнә, инглиз теленә дә яхшы өйрәтәләр.

2017 елда мәктәпләрдә татар телен кысу башлангач, бездә сәгатьләр саны кимемәде. Мәктәп мөдире дә, укытучылар да балаларга татар теленә мәхәббәтне, кызыксынуны арттырырга тырыша. Татар теле кирәкми, барыбер бетәчәк, ник татар мәктәбендә укытып азапланырга дигән фикерләрне ишеткәнем бар. Әмма безнең үз фикеребез бар. Кеше колагына да салмыйм, башкаларны күнедерергә дә теләмим. Әмма балабыз татар мәктәбендә укуына сөенәм.

Ләйлә кызым, Гомәр улымның да мәктәпкә барасы бар. Без гомумән аларны барлык фәннәрне дә татарча укыткан мәктәпкә бирәсебез килә», ди Ландыш.

Җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Сафинә быел Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Казанга килгәч карап чыккан 186-нчы санлы «Перспектива» лицееның беренче сыйныфына бара. Бу – татар мәктәбе түгел. Җырчы фикеренчә, туган телне өйдә дә саклап була.

Мәктәпнең өстенлекләре:

  • Өйгә якын
  • Таныш укытучылар
  • Музыкага да өйрәтә

«Беренчедән, мәктәп бала үзе йөрерлек якын булуы мөһим минем өчен. Икенчедән, кимендә, татар теле дәресләре булсын дидем. Өченчедән, музыка, сәнгать мәктәбе кебек мәктәпләр шунда ук булса бик яхшы, әлбәттә. Тагын бер мөһим момент – укытучы. Таныш яисә тикшерелгән, кешеләр киңәш иткән укытучы.

Барлык миңа мөһим пунктлар “Перспектива” дип аталган 186-нчы лицейда бар. Без яшәгән йорттан 5 минут җәяү барырлык аралыкта гына урнашкан. Ул татар уку йорты түгел, әмма татар теле дәресләре булачак. Туган телне өйдә саклыйбыз, Аллаһ боерса.

Укытучы белән бигрәк тә яхшы килеп чыкты. Ике ел “Белая ворона” дигән мәктәпкә йөргән идек. Булачак сыйныф укытучысы безне бер ел укыткан иде. Кызым аны яратып калган иде. Менә шул мөгаллимдә белем алачак та. Укуы да җиңел булыр дип ышанабыз», дип өметләнә Дилә.

“Татарлар” тапшыруын алып баручы Роза Әдиятуллинаның кызы Алисә Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2-нче санлы татар гимназиясендә белем ала. Улы Алихан шул гимназия каршындагы “Мәрҗән” балалар бакчасында тәрбияләнә.

Мәктәпнең өстенлекләре:

  • Гаилә мохите
  • Сыйфатлы белем
  • Көчле традицияләр

«Мин башка мәктәпкә бирү турында уйламадым да. Үзем шушы гимназияне тәмамладым, ул миңа зур тормышка канатлар куйды. Әле сабыйлар туганчы ук ирем белән балаларыбызны шушы мәктәпкә йөртәчәкбез дигән теләк, хыял белән яшәдек.

Андагы барлык укытучыларны беләм, балаларга мөнәсәбәтне беләм, алар барысы да бала җанлы. Кешеләр кая бирик дип уйлана, баш вата. Татар мәктәбендә белем бирү дәрәҗәсе түбән дип уйлаучылар да бар. Әмма бу – ялгыш фикер. Минемчә, балага белемгә омтылыш орлыкарын ата-ана сала, өстәмә белем бирәме алар, нинди кыйммәтләр сеңдерә, бергәләп ниләр өйрәнәләр – болар барысы да мөһим. Җаваплылыкны укытучыга, мәктәпкә генә тагу дөрес түгел.

Безнең гимназияне тәмамлаганнарның күбесе балаларын да шунда китерә. Без ата-аналар бер-беребезне беләбез, кемнең нинди нәселдән булуын да чамалыйбыз, бер зур гаилә кебек яшибез. Безнең мәктәптә барысы да татарча, барысы да туган телдә сөйләшә һәм барысы да бер идея белән янып йөри. Татарчасы начаррак булганнар да телне үзләштерәм дигән максат белән яши. Фәнни терминнарны аңламаска да мөмкиннәр, тәрҗемә итәләр. Әйдә, өйрәнү авыр булсын, әмма баш мие яхшырак эшләсен өчен бу бик яхшы мөмкинлек.

Балалар укытучыларга, тәрбиячеләргә Рөстәм абый яки Лилия апа дип өйдәгечә, туганнарча эндәшә. Бала өчен психологик яктан җиңел, без ата-аналар да тыныч. 2017 елдан соң татар теле бетәр инде дигән кәефләр барлыкка килсә дә, балабызны бары тик шушы мәктәптә укытачакбыз. Киңәш сораучыларга, һишиксез, баланы өйдәгечә мохит булган татар мәктәбендә укытыгыз дияр идем», ди Әдиятуллина.

 

Мәгълүмат: azatliq.org

 

Бәйле