Архивы 1000 рәхмәт - Tatar Today - татар яңалыклары.

300 килолы Ирек Габдрахмановка туган ягына кайтырга ярдәм кирәк
Төрле сәбәпләр аркасында чит илгә китеп урнашкан һәм туган ягына кайтырга зар-интизар булып яшәгән кешеләр бар. Кемдер, Ватанын бик сагынса да, чит илдәге йортын, эшен, анда корган тормышын калдырып китәргә теләми. Ә менә Германиядә яшәүче Ирек Габдрахманов бүген үк туган ягы Башкортстанга кайтып китәр иде – чит илдә бернәрсә дә тотмый аны. Кайтыр иде, тик кайта алмый: гәүдә авырлыгы 300 килограммнан арткан Ирек әфәндене бер генә самолет та туган ягына алып кайтырга теләми. //Безнең гәҗит//

Ирек Габдрахманов Башкортстанның Бүздәк районы, Яңа Актау авылыннан. Халыкка бик күп җырлар авторы буларак таныш ул. Аның җырларын Айдар Галимов, Рәсим Низамов, Габделфәт Сафин кебек танылган җырчылар да, яңа гына сәхнәгә чыккан яшь башкаручылар да җырлый. Һәм менә 12нче февраль көнне Тинчурин театры сәхнәсендә Ирек әфәнденең иҗат кичәсен билгеләп үтәргә җыеналар. Иҗат кичәсеннән бигрәк, хәйрия концерты инде ул. Концерттан кергән акчаны Ирек Габдрахмановка күчерергә, шул рәвешле аңа туган ягына кайтырга ярдәм итәргә телиләр.

«Мең рәхмәт» дип аталган концертны оештыручы – журналист Рөстәм Исхаков. Без аның белән элемтәгә кереп, Ирек Габдрахмановның хәлләрен сораштык. Җыр-моң сөючеләр хәтерли булыр: ноябрь азагында Казанда «Мең рәхмәт» дип аталган бер хәйрия концерты узган иде инде, аның афишасы газетабызда да басылды. Шул концерттан кергән акчаның бер өлеше – хосписка, ә 70 мең сумы Ирек Габдрахмановка тапшырылган булган инде. Менә хәзер тагын ярдәм итәргә җыеналар.

Ирек әфәнде 2012нче елда Франциягә чыгып китәргә мәҗбүр булган, аннан Германиягә күченгән. Артык авырлыктан котылырга ярдәм итмәсләрме, дип шулай эшләгән. Германиядә аңа «эндокрин системасы какшау» дигән диагноз куйганнар, шуның белән эш беткән – ярдәм итә алмыйбыз, дигәннәр. Ирек Габдрахманов кире туган ягына кайтып китәргә теләгән, тик бу очракта теләк кенә җитми икән шул. Хәтта акча гына да җитми. 300 килодан артыграк авырлыктагы ир-атны бер генә самолет та үз бортына алырга теләми. Моның өчен махсус сертификат кирәк. Аллаһ сакласын, самолет һавада вакытта бер-бер хәл булып куя күрсә…

Рөстәм Ирек Габдрахманов белән интернетта танышкан. «Контактларын эзләп таптым да, журналистлардан беренче булып Ирек абый белән интервью эшләдем. Шулай сөйләшеп киттек. Ул гел туган ягыма кайтасым килә, бу – минем хыялым, дия иде. Бәлки, җырчылар белән хәйрия концерты оештырырсың, дип үзе мөрәҗәгать итте. Шуңа ярдәм итәсе килеп тотынган эш бу», – ди Рөстәм Исхаков.

Ирек Габдрахмановның Башкортстандагы йорты бик начар хәлдә. Аны төзекләндерергә кирәк, ә ремонтка акча кирәк. Авыру кеше ул җимерек йортка кайтып та утыра алмый бит әле.

Ирек әфәндене туган ягына кайтару эше белән Германиядәге консуллык шөгыльләнә башлаган инде. Хәзер бездән – аның җырларын яратып тыңлаучы тамашачыдан, битараф булмаган кешеләрдән – ярдәм кирәк. 12нче февраль көнне сәгать 18.30да Тинчурин театрында узачак «Мең рәхмәт» концертына билет алып, Ирек Габдрахмановка ярдәм итеп була. Җавапка җырлар гына түгел, мең рәхмәт тә, димәк, савабы да булачак.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Запись 300 килолы Ирек Габдрахмановка туган ягына кайтырга ярдәм кирәк впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Ак каеннар арасында» хитын башкаручы Рәсим Низамов кем белән очрашырга хыяллана?
Татарстанның атказанган җырчысы Рәсим Низамов инде егерме ел сәхнәдә. Аның белән иҗат, эстрада һәм үзе катнашындагы концертлар турында сөйләштек. //Tatar today//

– Җырчыларның күбесе: “Мин үземне белә башлаганнан җырлыйм”,  диләр. Әлеге сүзләр сезгә дә кагыламы?

– Әйе, җыр гел минем белән булды. Әйтерсең лә “җырлап” туганмын, ләкин халык мине Рәсим Низамов буларак таный башлауга быелны нәкъ 20 ел. 2018 елда миңа 45 тә тула. Әлеге ике датаны кушып, матур гына бәйрәм ясарга планнаштырам.

– 20 ел – аз вакыт түгел. Эстрадада үзгәрешләр дә булмый калмагандыр…

– Хәзер татар эстрадасының начарлануы хакында сүзләр күп йөри. Минемчә, татар җыры әшәке якка үзгәрде, дисәк, гаепне үзебездән эзләргә кирәк. Димәк, без – җырчылар да, әлеге күренешкә юл куйганбыз. Шуны әйтә алам: мин бәхетле чорга эләктем, чөнки җырның сәнгать буларак кадере бар иде. Татар җырының дәрәҗәсе юкка чыкты дип әйтеп булмый, тик шулай да түбәнәйде.

– Хәзер сәхнәдә җырчылар саны бик күп. Ничек уйлыйсыз, әлеге күренеш татар җырының аска таба тәгәрәвенә тәэсир итәме?

– Кайвакыт радионы кушасың һәм андагы җырларны ишеткәч, күңел әрнеп куя. Хәзер кемнең теләге бар, шул җырлый. Шуны онытмаска кирәк: сәхнәнең үз законнары, таләпләре бар. Бу – беренчедән. Икенчедән, җыр сәнгатен җиңел сәнгать дип табалар. Сара апа Садыйкова заманнарыннан ук әйтелгән сүз бар: сәхнә – изге урын ул. Нәрсә турында җырлавыңны аңлап җырларга кирәк.

– Сезнеңчә, җырчы булыр өчен югары уку йортын тәмамларга кирәкме?

– Кирәк дип уйлыйм – юкка гына бишешәр-алтышар ел укытмыйлар бит сәнгать уку йортларында. Җырчы, җыр – товарга әйләнде. Урамнан, бераз гына булса да, таланты булган яшьләрне табалар да, җырчы ясарга уйлыйлар. Радиодан әйләндерәләр, телевизордан күрсәтәләр… Минемчә, бу шәхес – бары тик вакытлы товар гына.

– Тамашачының теләге үзгәрдеме?

– Тамашачы артыннан без иярергә тиеш түгел, киресенчә, без аларны тәрбияләргә тиеш. Халык бит ул бүген кул чабар, ике атнадан “Афәрин”,  дияр, 2-3 айдан синең концертыңа килмәскә дә мөмкин. Мин беркайчан да үземне йолдыз булып хис итмәдем. Башлангыч чорда популяр булып алганмындыр бераз, чөнки ул елларда халык өчен яңалык идем. Хәзер исә мин булганына рәхмәтлемен. Иң авыры – сәхнәдә үз урыныңны булдырып, аны тотып тору. Тамашачыны хәзер иркәлиләр: кайсысын тыңлыйсы килә, шуны тынлый – бары тик шул. Аны гаепләргә кирәкми.

– Сезгә популяр җырчы булырга һәм әле һаман да төшеп калмавыгызга нәрсә ярдәм итте?

– Беренчедән, “мәктәп” дигән зур баскычны үттем. Әйткәнемчә, ансыз булмый һәм ярамый. Икенчедән, халык күңеленә үтә торган җырларны сайлау. Мине популяштырган җыр – ул “Ак каеннар арасында” җыры. Әлеге җырны миңа тәкъдим иткәч, бер дә тамашачыга ошар дип уйламаган идем. Дуслар, гаиләм минем өчен – иң беренче тәнкыйтьчеләр. Тамашачы сиңа кул чабачак, ә менә якын кешең кимчелегеңне “бәреп” әйтәчәк. Тормыш иптәшем дә иҗатка якын кеше, без бергә укыдык. Казанга килүемнең максаты – музыка укытучысы булу иде, тик тормыш юлым башка якка алып китте.

– Җырны сайлаганда, нәрсәсенә игьтибар итәсез?

– Бүген җыр язучылар шактый. Социаль челтәрләр заманында яшибез, шуңа күрә Интернет аша да җырлар тәкъдим итүчеләр бар. Минем өчен җырның сүзләре мөһимрәк. Әле менә күптән түгел Германиядә яшәүче җырлар авторы Ирек Габдрахманов үзенең җырын тәкъдим иткән иде. Бер яктан караганда, Интернет аша гына аралашу җайлы кебек, тик, икенче яктан, син башкаручы җырның авторын күреп белмәү – яхшы күренеш түгел.

– Тинчурин театрында 12 февральдә Ирек Габдрахманов иҗатына багышланган иҗат кичәсе узачак. Сез кунаклар арасында бар. Ирек абый белән ничек табыштыгыз?

– Аның белән без, гомумән, таныш түгел идек. Ул социаль челтәрдә минем белән элемтәгә кергәч, мин аны башта яшь егет дип күзалладым. Аралаша башлагач кына, аяныч хәлдә булуын аңладым. Җырына килгәндә, көе дә, сүзләре дә күңелемә ятышлы булдылар, һәм без үзара килештек. Аның иҗат кичәсен үткәрүләрен белгәч, бик теләп катнашырга ризалаштым.

– Чара хәйрия концерты буларак үтәчәк. Ничек уйлыйсыз, Ирек абыйга ярдәм итеп булырмы?

– Аның авырлыктан бимазаланганын белгәч, кызганып куйган идем. Билгеле, кемнең туган ягына кайтасы килмәсен, ди?! Тик эш анда гына түгел: бәлки аңа Германиядә ярдәм ягыннан күбрәк булышырлар. Аның белән якыннан күрешү теләге дә бар.

Хөрмәтле дуслар, сезне 12 февраль көнне 18:30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин театрында көтеп калабыз! Җырчылар арасында Ландыш Нигъмәтҗанова, Рәсим Низамов, Гүзәлия, Гөлназ Сираева һәм башкалар булачак. Билетлар kassir.ru сайтында. Очрашканга кадәр!

Запись «Ак каеннар арасында» хитын башкаручы Рәсим Низамов кем белән очрашырга хыяллана? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Нияз Мәгасумов Ирек Габдрахмановның иҗат кичәсенә чакыра [видео]
12 февральдә эстрадабызның дистәләгән җырчылары сезне Тинчурин театрында көтеп кала. Исегезгә төшерәбез, 12 февральдә Ирек Габдрахмановның иҗат кичәсе узачак. “Җырлы язмыш” концертында Миләүшә Хуҗина, Римма Никитина, Нияз Мәгъсумов, Алмаз Хәсәнов, Риназ Мостафин, Илнур һәм Алия Сәхбетдиновлар, Марат Яруллин, Илсөяр Зарипова, Марсилия, Фирүзә Сибгатуллина, Сара, Рәсим Низамов, Гүзәлия, Гөлназ Шакирова, Марат Файрушин, Гүзәл ханым, Нурия Ярмөхәммәтова, Резедә Бүләкова, Фәнил Вакказов, Гөлнара Габидуллина катнаша. //Tatar today//

Нияз Мәгасумов исә иҗат кичәсенә чакырып, видеомөрәҗәгать кертте.  Ул да концертта Ирек Габдрахманов иҗат иткән җыр белән чыгыш ясаячак. Килми калмагыз!

https://www.instagram.com/p/Bd-CQVzliTt/?taken-by=magasumov_niyaz

Запись Нияз Мәгасумов Ирек Габдрахмановның иҗат кичәсенә чакыра [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..