300 килолы Ирек Габдрахмановка туган ягына кайтырга ярдәм кирәк

-- Чулпан

Төрле сәбәпләр аркасында чит илгә китеп урнашкан һәм туган ягына кайтырга зар-интизар булып яшәгән кешеләр бар. Кемдер, Ватанын бик сагынса да, чит илдәге йортын, эшен, анда корган тормышын калдырып китәргә теләми. Ә менә Германиядә яшәүче Ирек Габдрахманов бүген үк туган ягы Башкортстанга кайтып китәр иде – чит илдә бернәрсә дә тотмый аны. Кайтыр иде, тик кайта алмый: гәүдә авырлыгы 300 килограммнан арткан Ирек әфәндене бер генә самолет та туган ягына алып кайтырга теләми. //Безнең гәҗит//

Ирек Габдрахманов Башкортстанның Бүздәк районы, Яңа Актау авылыннан. Халыкка бик күп җырлар авторы буларак таныш ул. Аның җырларын Айдар Галимов, Рәсим Низамов, Габделфәт Сафин кебек танылган җырчылар да, яңа гына сәхнәгә чыккан яшь башкаручылар да җырлый. Һәм менә 12нче февраль көнне Тинчурин театры сәхнәсендә Ирек әфәнденең иҗат кичәсен билгеләп үтәргә җыеналар. Иҗат кичәсеннән бигрәк, хәйрия концерты инде ул. Концерттан кергән акчаны Ирек Габдрахмановка күчерергә, шул рәвешле аңа туган ягына кайтырга ярдәм итәргә телиләр.

«Мең рәхмәт» дип аталган концертны оештыручы – журналист Рөстәм Исхаков. Без аның белән элемтәгә кереп, Ирек Габдрахмановның хәлләрен сораштык. Җыр-моң сөючеләр хәтерли булыр: ноябрь азагында Казанда «Мең рәхмәт» дип аталган бер хәйрия концерты узган иде инде, аның афишасы газетабызда да басылды. Шул концерттан кергән акчаның бер өлеше – хосписка, ә 70 мең сумы Ирек Габдрахмановка тапшырылган булган инде. Менә хәзер тагын ярдәм итәргә җыеналар.

Ирек әфәнде 2012нче елда Франциягә чыгып китәргә мәҗбүр булган, аннан Германиягә күченгән. Артык авырлыктан котылырга ярдәм итмәсләрме, дип шулай эшләгән. Германиядә аңа «эндокрин системасы какшау» дигән диагноз куйганнар, шуның белән эш беткән – ярдәм итә алмыйбыз, дигәннәр. Ирек Габдрахманов кире туган ягына кайтып китәргә теләгән, тик бу очракта теләк кенә җитми икән шул. Хәтта акча гына да җитми. 300 килодан артыграк авырлыктагы ир-атны бер генә самолет та үз бортына алырга теләми. Моның өчен махсус сертификат кирәк. Аллаһ сакласын, самолет һавада вакытта бер-бер хәл булып куя күрсә…

афиша мең рәхмәтРөстәм Ирек Габдрахманов белән интернетта танышкан. «Контактларын эзләп таптым да, журналистлардан беренче булып Ирек абый белән интервью эшләдем. Шулай сөйләшеп киттек. Ул гел туган ягыма кайтасым килә, бу – минем хыялым, дия иде. Бәлки, җырчылар белән хәйрия концерты оештырырсың, дип үзе мөрәҗәгать итте. Шуңа ярдәм итәсе килеп тотынган эш бу», – ди Рөстәм Исхаков.

Ирек Габдрахмановның Башкортстандагы йорты бик начар хәлдә. Аны төзекләндерергә кирәк, ә ремонтка акча кирәк. Авыру кеше ул җимерек йортка кайтып та утыра алмый бит әле.

Ирек әфәндене туган ягына кайтару эше белән Германиядәге консуллык шөгыльләнә башлаган инде. Хәзер бездән – аның җырларын яратып тыңлаучы тамашачыдан, битараф булмаган кешеләрдән – ярдәм кирәк. 12нче февраль көнне сәгать 18.30да Тинчурин театрында узачак «Мең рәхмәт» концертына билет алып, Ирек Габдрахмановка ярдәм итеп була. Җавапка җырлар гына түгел, мең рәхмәт тә, димәк, савабы да булачак.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Бәйле