Архивы 18 сентябрь - Tatar Today - татар яңалыклары.

Сайлау көнне кызлар Казанда “Мин сайладым!” тасмасы белән бушка йөреп, ашап, биеп карый [видео]
Русия тарихында бу Дума сайлауларына сайлаучыларның иң аз килү очрагы теркәлде. Сайлаучыларның 47,81% тавыш бирүдә катнашты. Мәскәү белән Петербурда сайлаучылар дачада ял итүне хуп күрде, бу шәһәрдә иң түбән күрсәткечләр иде. Татарстан белән Башкортстан исә алдынгылар рәтендә. Татарстаннарның 95,49%ы тавыш бирде. Хакимият административ ресурс кулланып та халыкны сайлауга китерде, шул ук сайлаучылар акчасына түләнгән “перәннек” белән дә кызыктырды. //Азатлык радиосы//

Русия тарихында бу Дума сайлауларына сайлаучыларның иң аз килү очрагы теркәлде. Сайлаучыларның 47,81% тавыш бирүдә катнашты. Мәскәү белән Петербурда сайлаучылар дачада ял итүне хуп күрде, бу шәһәрдә иң түбән күрсәткечләр иде. Татарстан белән Башкортстан исә алдынгылар рәтендә. Татарстаннарның 95,49%ы тавыш бирде. Хакимият административ ресурс кулланып та халыкны сайлауга китерде, шул ук сайлаучылар акчасына түләнгән “перәннек” белән дә кызыктырды.

Татарстанда сайлау алды кампаниясе киң колач белән узды. Республикада сайлауга килү мөһимлеге турында матбугат бертуктаусыз сөйләп торды. Өлкәннәр болай да сайлауга йөри, ә менә яшьләрне бу сәяси вакыйганың мөһимлегенә төшендерү авыррак булды, күрәсең. “Татарстанны яратам! Сайлауга барам!” марафоны да күбрәк яшьләргә юнәлгән иде.

Татарстан бу юлы тавыш бирүчеләрнең кулына беләзек тагып кешеләрне сайлауда катнаштыру хикмәтен кулланды. Беләзек кешегә җәмәгать транспортында түләүсез йөрү дә, бушка концерт карау да, иң мөһиме – эш урынында җитәкчелек кушканны үтәгәнлекне раслау мөмкинлеген дә бирә. Күпләр әнә шуңа кызыгып, яки эшсезлек арткан бүгенге авыр хәлдә киләчәген уйлап сайлауга килә дә. Ни дисәң дә, бушлай дигән сүз кызыктыра!

Лилия Туктарова һәм Фәнүзә Сираҗиева

Лилия Туктарова белән Фәнүзә Сираҗиева – КФУ студентлары, киләчәктә журналист булырга телиләр. 18 сентябрьдә алар икәүләшеп сайлауга килде. Лилия былтыр Татарстан президенты сайлавында да катнашкан. Ә Фәнүзә өчен бу беренче сайлау. Авылдан бер атна алдан “открепительный” кәгазен алып Казанда тавыш бирәм дип килгән, әмма паспортын оныткан булып чыкты. Ул тавыш бирүдән мәхрүм калды.

Фәнүзә башта борчылды, чөнки сайлау бүлекләренә килеп тавыш бирүчеләргә төрле бонуслар каралган иде. “Мин сайладым” дигән язулы беләзеккә ия булсаң, Казанда көн дәвамында җәмәгать транспортында бушлай йөрергә мөмкинлек тудырылды. Урысча гына язылган бу беләзек – “Казан Арена”да узган концертка, “Юркингпарк”ка керү билеты да иде. Алардан кала да төрлесе тәкъдим ителде. Бу чараны рес­публиканың кече һәм урта эшмәкәрләр берләшмәсе оештырды. Берләшмә җитәкчесе Хәйдәр Хәлиуллин әйтүенә караганда, “Болганчык суда балык тоту” “ВЫгодная БОльшая РЫбалка” (бу сүзләрнең беренче ике хәрефләрен кушсаң, “выборы” була) дип аталган акциягә республика хакимияте этәргеч биргән. “Сайлаучылар күбрәк булган саен, демократия дә арта”, ди Хәлиуллин.

Тавыш бирергә кыстау өмәсенә кушылып,18 сентябрьдә сайлау урынына килүчеләргә кибет, ягулык салу станцияләре, аквапарк, музейлар да ташламалар вәгъдә итте. Бу чарада катнашучы оешма-ширкәтләр исемлегеvibirai.tatar сайтында урнаштырылды. Ширкәтләрнең күбесе бу эштә үз ихтыярлары белән катнашуы хакында әйтте.

Транспорт чыгымнары бюджеттан каплана

Беләзек алу мөмкинлеге Лилиянең күңеленә хуш килде, ул Азатлыкка бер көн элек кенә транспорт картасында акчасы бетүен искә алып: “Бүген беләзек белән автобусларда түләүсез йөрү мач килде. Транспорт картасы урынына беләзекне күрсәтәсе дә рәхәтләнеп йөрисе!” диде.

Якшәмбе, сайлау көнендә Казанның җәмәгать транспорты гадәти эш көнендәгечә йөрде. Ял көне булуга карамастан, автобуслар бер-бер артлы, 5-6 минут белән тукталышка килеп торды, электр транспорты да.

2нче санлы АТП башлыгы урынбасары Рамил Исмәгыйлев Азатлыкка якшәмбе көнне төрле маршрутларга 293 автобус чыгуын әйтте. “Моңа кадәр ничек эшләдек, шулай эшлибез. Ял дип тормадык, автопаркта булган автобусларны чыгардык. Кичен концерттан соң да кешеләрне кирәкле урыннарына илтеп җиткерү мәшәкате бар. Көн дәвамында пассажирларны түләүсез йөртү күпмегә төшкәнен әйтә алмыйм әлегә. Әмма чыгымнар Казан бюджетыннан капланачак диелде. Без санап бирергә тиеш, аннары алар түләячәк булып чыга”, диде ул. Бюджеттан икән – димәк, салым түләүчеләр акчасы дигән сүз!

Автобус кондукторы гадәттә ял көне кеше бу кадәр күп булмый дип аптыравын белдерде. “Басып торырга да урын юк, якшәмбе мондый хәл сирәк була. Күрәсең, беләзеккә кызыгып йөриләр. Безгә алдан әйтелде: беләзекле кешеләр бушлай йөри. Әмма акча эшләү планы да куелды. Мәсәлән, без якшәмбе көнне бер автобуска 5 мең 500 сум эшләргә тиеш. Тулырмы-юкмы, әйтә алмыйм”, диде ул.

Троллейбус кондукторы Нәргизә Кәримова да көне буе халыкны бушка ташыйбыз диде. “Алтын беләзек такканнармени! Шатланып керәләр. Мин дә аларга шат. Без якшәмбе, план нигезендә, 8 мең сум акча эшләргә тиеш. Әмма җыя алмаячакбыз. Пассажирларның күбесе беләзекле. Аңа карап хезмәт хакыбызны кисмәсләр дип өметләнәм”, диде Нәргизә.

Чаллыда да, Әлмәттә дә җәмәгать транспортында бушлай йөрү оештырылмаган иде. Бу Казанда гына күзәтелде. Лилия белән Фәнүзә дә бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмады. Үзәк тирәсен булса да урап чыктылар, “Бәхетле” кибетенә дә сугылдылар. Биредә дә азык-төлеккә 5 процентлы ташлама иде. Кызлар “Әбинеке. Каймаклы” дип исемләнгән кечкенә торт сатып алды. Кассада да бернинди дә каршылык тумады, ташлама турында барысы да хәбәрдар. Бу хакта кибеттә дә берничә урында мәгълүмат урнаштырылган. Шулай да, кызларның беләзекләренә күз салмый калмады сатучы. Артык игътибарлылык комачауламас! Кызлар 219 сумлык татлы ризыкка 5 процентлы ташлама белән 208 сум 48 тиен түләде. Әниләргә күчтәнәчкә булыр, диделәр.

30 сумлык музейга аншлаг булды

Сайлау көнендә күңел ачу програмы белән дә җәлеп иттеләр. Берничә музей түләүсез эшләде. Әмма исемлек искитәрлек түгел. Интернет сәхифәгә күз салсаң, тавыш биргән кешеләр өчен Бакый Урманче, Меңъеллык музейларына ишекләр ачык иде. Моннан тыш Константин Васильевның картина галереясына барырга мөмкинлек булды. Күбесенең бушка “Эрмитаж” яки Милли музейга барырга теләге булса да, алар нигәдер бу чарага кушылмаган булып чыкты.

Көтелмәгән хәл – 18 сентябрьдә Бакый Урманче музеенда аншлаг. Азатлыкка музей хезмәткәре бу кадәр күп кеше килүне хәтерләмәвен әйтте.

“Иртәннән бирле дулкын-дулкын кеше килде. Күрәсең, бушка дигән сүзгә кызыктылар. Безнең музейга көн дәвамында иң күбе 2-3 кеше килә. Билет бәясе дә зур түгел. 30 сум инде ул. Студентларга – 20 сум, мәктәп укучыларына – 10 сум. Бушка булса да, кешеләрнең килүенә куанабыз. Бу үзенә күрә бер реклам. Шул рәвешле булса да, Бакый Урманче иҗаты белән танышсыннар”, диде ул.

Лилия белән Фәнүзә Константин Васильевның картина галереясын бутап башка галереяга барып керде. Шуның белән алар андагы хезмәткәрне бераз аптырашта да калдырды.

“Бернинди дә ташлама турында ишетмәдем. Беренче катны карау – түләүсез, икенче катка менәм дисәгез, акча түләгез, 30 сум”, диде ул. Шулай да, җитәкчелеккә шалтыратып белешәм дип, сайлауда катнашучыларны бушка кертергә ярау-ярамаганын кат-кат сорады. Нәтиҗәдә яшел ут бирелде. Кызлар үзләре дә белмәстән тагын бер галереяны бу чарага кушты булып чыкты. Шулай да Лилия белән Фәнүзә бу “рухи азык”тан тулысынча канәгать булмады. Алар “Эрмитаж” белән Тукай музейларына керү ник бушка ясалмады икән дип аптырады.

Мичтәге коймак яки шушымы инде демократия?

Vibirai.tatar интернет сәхифәсендәге мәгълүматларга караганда, беләзекле сайлаучыларны төрле кафе-рестораннарда да көтәләр иде. Кемдер 5 процент, кемдер 10 процент ташлама тәкъдим итте. Юмартлары 15-20 процентны да кызганмаган, Рекордсмен – “Планета фитнесс”. Анда спорт белән шөгыльләнүчеләргә бер көнлек абонемент 50 процент ташлама белән сатылды.

Салкыннан туңган кызлар “Туган авылым”а барып мич коймагы белән чәй эчеп җылынырга теләде. Әмма кафедагы сатучы аларның ташлама сүзенә каршы төшеп: “Берни белмим, әнә хаклар язылган. Теләсәгез, ресторанда җитәкчелек утыра, алардан белешегез”, дип кырт кисте. Студентлар аптырап тормады, ресторанга юнәлде.

Официант кыз Румия сайлау ташламасы белән чәй эчәргә килүчеләр арасында Лилия белән Фәнүзәнең беренче булмавын, кешеләрнең ни өчен сайлауларга йөргәнен аңлый алмавын әйтте.

“Барысы да билгеле бит. Ник бу фарста катнашырга? Кемнең җиңәчәген барысы да белә. Кешеләрне сайлауга барырга кыстыйлар, студентлардан селфи ясап хисап бирү таләп ителә. Бу беләзекләр – барысы да күз буяу, бу демократия түгел. Кем тели – барсын, кем теләми – кыстамасыннар”, дип ачынып сөйләде ул. Биредә коймак белән сыйлану 250 сумга төште. Ташлама 10 процент иде.

Татар язучылары чакырылмаган, әмма китаплары сатылды

Тамак ялгагач, Лилия белән Фәнүзә “Казан Арена”га юл тотты. Машина паркында ыгы-зыгы юк, теләгән кешегә урын җитәрлек. Күбесе җәмәгать транспортында килгән һәм шуның белән кайтып та китәргә планлаштырыла иде. ЮХИДИ хезмәткәрләренә дә мәшәкате азрак.

Халык “Казан Арена”га тимер капкалар аша тикшереп кертелде. Кеше мыжлап торган урын “Юркингпарк” булды. Биредә сайлау көнендә 50 мең кеше булды диләр. Аңлашыла да, түләүсез булганда халык форсатны кулдан ычкындырмаска тырыша. Гадәти көндә бирегә керү бәясе – 750 сум.

“Казан Арена” мәйданында төрле чатырлар куелган иде. “Әдәбият дөньясы”нда Вениамин Смехов белән очрашу оештырылды. Татар язучыларын, шагыйрьләрен чакырып тормаганнар. Әмма татар китапларын сату оештырылган иде. Сатучылар әйтүенчә, иң күп сатып алынган китаплар – Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” белән Нәбирә Гыйматдинованың яңа хикәяләр җыентыгы. Башка чатырларда “Что? Где? Когда?” уенын уйнадылар, кайберләрендә ГТО нормаларын тапшырдылар. Әле тегендә, әле монда 200 сумлык кәгазь акчада Казан сурәте булырга тиеш дип тавыш бирүдә катнашырга кыстап йөрүчеләр агитация эшен алып барды.

Мәйданда зур концерт алдыннан яңгыр да сибәли башлады. Халыкның бер өлеше кулчатырлары астында Сергей Лазаревны көтеп калды, бер өлеше салкынга чыдый алмыйча, кайтып китте. Салават җырлаячак дигәне дә кызыктырмады аларны. Лилия белән Фәнүзә концертны бераз карады да, Тинчурин театрына бару хәерлерәк дип спектакль карарга китте. Анысына ташлама юк иде.

Запись Сайлау көнне кызлар Казанда “Мин сайладым!” тасмасы белән бушка йөреп, ашап, биеп карый [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

18 сентябрь кичендә Казанны Сергей Лазарев, Игорь Николаев һәм Салават Фәтхетдинов гөрләтте
18 сентябрьдә, сайлаулар көнендә, үзенең матур җырлары белән Мәскәү йолдызлары Сергей Лазарев һәм Игорь Николаев, шулай ук Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Казан тамашачының күңелен ачты. Казан-Арена янында, яңгыр явып торса да, йолдызларга ул халыкка үз иҗат җимешләрен бүләк итәргә комачауламады.

“V_Kazani” инстаграмында Сергей Лазарев җырлаганның бер мизгелен күрә аласыз.

https://www.instagram.com/p/BKgd5UYDDCx/

Игорь Николаев шулай ук бу вакыйгага кагылышлы социаль челтәрендә фото керткән. ” Аның музасы, “Голос” җиңүчесе һәм бик яхшы кеше Динә Гарипова белән Казанга килеп җиттек. Бүген кичтән Сережа Лазарев белән Казан-Арена мәйданында концерт булачак. Барыбыз да сайлауларга барыйк, ә аннары монда! Бергәләп җырларбыз!” дигән җырчы.

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by Игорь Николаев/Igor Nikolaev (@igor_nikolaev_music)

Салават Фәтхетдинов “Инстаграм”ында концерттан бер ролик куелган.

https://www.instagram.com/p/BKhsbtYDYem/

Тавыш биргән сайлаучыларны Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков котлады. 2015нче елда Казанга сайлаулар көнендә Елка һәм Лев Лещенко, ә 2014нче елда – Валерий Меладзе килгән иде.

Фото: google.ru сайтыннан

Запись 18 сентябрь кичендә Казанны Сергей Лазарев, Игорь Николаев һәм Салават Фәтхетдинов гөрләтте впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстаннар: “Кемнәрне сайлыячагыбызны белмибез, баргач күрербез әле” [кызык видео]
18 сентябрь – Бердәм сайлау көнендә Татарстанда Думага һәм республиканың барлык районнарында диярлек җирле үзидарә шураларына йөзләрчә депутат сайланырга тиеш. Азатлык кайда нинди сайлаулар үтүе һәм нинди намзәтләр күрсәтелүе белән таныштыра. //Азатлык радиосы//

1. Дума сайлавы катнаш систем белән уздырыла

Русия Дәүләт Думасына сайлау катнаш систем белән үткәрелә. Ягъни, Русия парламентында Татарстан өчен аерылган 12-13 урынның 6-сын бермандатлы бүлгеләрдә сайланган депутатлар, калганнарын фирка исемлекләре белән үтә алган 6 яки 7 кеше алачак. Шунсы кызык – бу сайлау кампаниясен Татарстан парламенты рәисе һәм Бердәм Русия фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин парламентта Татарстанга караган һәр урынны алачакбыз дигән белдерү белән башлаган иде. Күп кенә күзәтүчеләр бермандатлы бүлгеләрдә сайлау уздыру хакимият фиркасенә партия исемлеге нигезендәге сайлауда булачак югалтуларны капларга ярдәм итәчәк дип исәпли.

Фәрит Мөхәммәтшин “Татарстан – Яңа Гасыр” хәрәкәте утырышында

2. Бер мандатлы бүлгеләр

Татарстан бермандатлы алты бүлгегә аерылган. Аларның һәрберсенә авыл һәм шәһәр районнары керә. Әлеге принципны “ромашка” дип атыйлар һәм аның кулланышка кереп китүен Русия Үзәк сайлау комиссиясенең элекке башлыгы Владимир Чуров исеме белән бәйлиләр.

26нче Идел буе сайлау бүлгесенә Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары, Балтач, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Саба муниципаль районнары керә. Сайлучылар саны – 480 мең кеше.

Монда төп көрәш “Бердәм Русия”дән Думага берничә тапкыр сайланган Фатих Сибагатуллин һәм коммунистлар фиркасеннән Виктор Пешков арасында барыр, мөгаен. Татарстанда моңарчы коммунистлардан да берничә кеше үтә ала иде. “Гадел Русия”дән Раушания Билгилдиева да сайлауалды кампаниясен бик актив алып барды. Шулай ук бу бүлгедә ПАРНАС фиркасеннән һәм “Ачык Русия” оешмасы ярдәме белән сайлауалды көрәшен алып барган Илья Новиковта игътибарны җәлеп итә. Бу бүлгедә тагын “Родина”, “ЛДПР” һәм “Русия коммунистлары”ннан да намзәтләр бар. “Яблоко” фиркасеннән сайланырга теләгән Ирек Мортазин Русия Югары мәхкамәсе карары белән сайлауданчитләштерелде. Әмма бюлеттеньнәр бастырылганда аның төшеп калачагы әле билгеле түгел иде. Аның исеме исемлектән сызылачак.

27нче Мәскәү сайлау бүлгесенә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары, Апас, Арча, Әтнә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары керә. Сайлаучылар саны – 519,2 меңкеше.

Бу бүлгедә “Бердәм Русия” фиркасеннән намзәт Илдар Гыйлметдинов, коммунистлардан Хафиз Миргалимов һәм ПАРНАСтан Марсел Шәмсетдинов игътибарны җәлеп итә.

Илдар Гыйлметдинов сайлауга якынлашкан саен телевизор экраннарыннан төшмәде, республикада үткәрелгән һәр чарада диярлек катнашты һәм дәүләт мәгълүмат чараларына көненә берничә тапкыр интервьюлар бирде. Хафиз Миргалимовның һәр адымы турында Татарстан мәгълүмат чаралары тәфсилләп хәбәр итеп тормады. ПАРНАС фиркасе вәкиле Марсель Шәмсетдинов исә, телевидениедә бушлай бирелгән эфир вакытында да ара-тирә генә күренеп китте. Бу бүлгедә теркәлгән Людмила Кукоба (Родина),Дмитрий Карымов (Русия коммунистлары), Андрей Кудряшов (ЛДПР), Рөстәм Рамазановны (Гадел Русия) бөтенләй күреп булмады.

28нче Түбән Кама сайлау бүлгесенә Аксубай, Алексеевски, Әлки, Зәй, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Норлат, Спас, Чирмешән һәм Чистай муниципаль районнары керә. Сайлаучылар саны – 452,2 мең кеше.

Монда үзләрен кызганмыйча, көн-төн сайлаучылар игътибары өчен моңарчы Думада берничә мөтдәт утырган Айрат Хәйруллин һәм “Ачык Русия” ярдәмендә, ПАРНАС фиркасе исеменнән баручы эшмәкәр Андрей Лукин җәлеп итәргә тырышты. Бу бүлгедә Ринат Закиров исемле үз-үзен тәкъдим иткән намзәт дә игътибарны җәлеп итә, ул Алексеевски муниципаль районы депутаты икән. Алардан тыш Гадел Русия, ЛДПР, ике төрле коммунистлар фиркаләре активистлары намзәт буларак теркәлгән иде һәм булдыра алганча сайлауалды кампанияләрен алып барды. Бу бермандатлы бүлгедә дә 7 намзәт булачак.

29нче Чаллы сайлау бүлгесенә Чаллы шәһәре, Әгерҗе, Актаныш, Менделеевски, Минзәлә һәм Тукай муниципаль районнары керә. Сайлаучылар саны – 520, 9 мең кеше.

Монда игътибар үзәгендә “Бердәм Русия” фиркасе намзәте Әлфия Кагогинаторды. Аның белән “Ачык Русия” оешмасы ярдәмендә ПАРНАС фиркасе исеменнән элекке хакимият фиркасе әгъзасы, шәһәр депутаты, журналистРузил Мингалимов аяусыз сайлауалды көрәшен алып барды.

Алардан тыш, бу бүлгедә сайлаучылар игътибары өчен “Родина”, ике төрле коммунистлар фиркаләреннән, ЛДПР һәм Гадел Русиядән тагын 5 кандидат җәлеп итәргә тырышты.

30нче Әлмәт сайлау бүлгесенә Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорски, Мөслим, Сарман, Ютазы районнары керә. Сайлаучылар саны – 441 мең кеше.

Монда сайлаучылар бюльлетеньдә хакимият фиркасеннән моңарчы да Русия Думасы депутаты булып килгән, Татарстан һәм Русия дәрәҗәсендәге элекке түрә Ринат Хайровны күрәчәк. Аннан тыш коммунистлардан Александр Агафонов исемле фирка активисты, “Яблоко”чыларан – Марат Корбанов, Гадел Русиядән – Зәкәрия Минһаҗев һәм башка бик үк билгеле булмаган шәхесләр бар. Бер мандатка барлыгы 7 кеше дәгъва итә.

31нче Үзәк сайлау бүлгесенә Казанның Авиатөзелеш, Яңа Савин һәм Совет районнары, Питрәч һәм Теләче муниципаль районнары керә. Сайлаучылар саны – 517,4 мең кеше

Бу бүлгедә 7 намзәт теркәлгән. “Бердәм Русия фиркасе бу бүлгедә үз намзәте итеп элекке Казан һәм республика дәрәҗәсендәге түрә Иршат Минкинны күрсәткән, КПРФ – Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Артем Прокофьевны, “Яблоко” фиркасе – җирле бүлек җитәкчесе Руслан Зиннәтуллинны, Гадел Русия үзенең активисты Айгөл Фәйзуллинаны сайлауга чыгарган.

Бу бүлгедә “Русия коммунистлары”, ЛДПР һәм “Родина” фиркасеннән дә бик үк билгеге булмаган кандидатлар бар. Исемлектә барлыгы 7 кеше.

3. 14 фирка исемлеге

Һәр сайлау урынында, үз сайлау бүлгесенә караган намзәтләр исемлегеннән тыш, һәр сайлаучыга тагын фирка исемлегеннән торган тагын бер бюльлетень бирәчәкләр. Барлыгы бюльлетеньдә 14 фирка булачак.

Бердәм Русия фиркасе исемлеге башында Рөстәм Миңнеханов, Коммунистлар фиркасындә (КПРФ) – Юрий Синельщиков, Гадел Русия исемлегендә Рушания Билгилдиева, Жириновский фиркасендә (ЛДПР) – Ленар Габдуллин, “Яблоко”исемлегендә – Руслан Зиннәтуллин, ПАРНАСта – Марсель Шәмсетдинов, Русия коммунистлары фиркасе исемлегендә – Әлфрид Вәлиев, “Ватандашлар көче” (“Гражданская сила”) исемлегендә – Рамил Петров, Русия патриотларыфиркасендә – Андрей Медведев, Пенсионерлар фиркасе (Российская партия пенсионеров за справедливость) исемлегендә – Альберт Бикмуллин, “Яшелләр” фиркасендә – Гүзәл Вәлиева, “Үсеш фиркасе“ндә – Алексей Чулкин, “Родина”исемлегендә – Евгений Бородин, “Ватандашлар платформасы” (Гражданская платформа“) фиркасендә – Ренат Шәйхетдинов тора.

4. Татарстанда чыннан да бөтен фиркаләр үзләрен таныта алдымы?

Бихисап фирка һәм һәрберсенең күп санлы намзәтләре арасында сайлаучы барысы белән дә танышып өлгерде микән?

Һәр фирка, финанс мөмкинлекләре булганча, үзен рекламаларга тырышты, әлбәттә. Бердәм Русия реклам кампаниясенә караганда, бу фирканең мөмкинлекләре мулдан иде. Хакимият фиркасе төсләрендә бизәлгән урамдагы элмә такталар да, Татарстан президентының йөзе төшкән реклам белдерүләр дә, телевизор һәм радиода барган мәгълүмат агымы да халыкны шактый ялыктырды. Социаль челтәрләрдә “элек һәр үтүктән сөйлиләр иде, хәзер бүлмәдә ут кабызсаң да, плитәдәге кәчтрүл капкачын ачсаң да, килеп чыгарлар шикелле тоела башлады” дигән ачулы язулар күренә башлады.

Рәсми мәгълүмат чараларында коммунистлар һәм Гадел Русия фиркасе намзәтләре еш күренде, ара-тирә “Яблоко” вәкиле Руслан Зиннәтуллинга да урамдагы өндәү чарасын уздырырга маташуы турында сүз әйтергә бирделәр. ПАРНАС вәкиле Марсель Шәмсетдинов канун белән бирелгән бушлай эфир вакытыннан тыш, нейтраль темага берничә сүз әйтә алды. Әмма аларның өндәмәләр ябыштырган реклам шакмакларын куярга рөсхәт ала алмавы, элмә такталарда рекламаларын чыгарттырмау хакында хәбәр ителмәде.

“Яшелләр” вәкиле Гүзәл Вәлиева дә вакыт-вакыт күренеп, Татарстан мәгълүмат чараларындагы сүз иреге һәм күп сәяси фиркаләргә мөмкинлек булуына ышандырырга тырышты.

Башка фиркаләр, акча таба алсалар, реклам видеолар әйләндерде, таба алмаганнары социаль челтәрләрдә булдырган кадәр үзләрен танытырга тырышты.

5. Бөтен республикада җирле үзидарәләргә өстәмә сайлаулар үтәчәк

18 сентябрь Бердәм сайлу көнендә Татарстанда җирле үзидарәләр шураларына өстәмә сайлаулар үтәчәк. Аларда район һәм авыл җирле үзаидарәләренә барлыгы 185 депутат сайланырга тиеш. Шулай итеп, Әлки, Апас, Буа, Әгерҗе, Азнакай, Яшел Үзәндә, барлык республика районнарында диярлек, аерым авылларда, район үзәкләрендә берәр бүлгедә өстәмә сайлаулар үтәчәк. Аларда да сәяси көрәш чаткылары күренә, бер урынга Бердәм Русия һәм ЛДПР вәкилләре дәгъва итә (Алексеевски шәһәр биләмәсе), хакимият фиркасе урынына Гадел Русия намзәтләре чыккан авыллар да күренгәли (Буа районы, Кырым-Сарай авыл җирлеге), әмма альтернативасыз сайлау буласы авыллар да юк түгел (Апас районы, Табар-Черки авыл җирлеге).

Сайлауларның ни дәрәҗәдә гадел булуы турында фаразлар корганда, күптән түгел сайлауларны күзәтүче “Голос” оешмасының соңгы хисабын искә алу да җитә. Бу оешма сайлау комиссияләрен оештыру, анда әгъзалар билгеләү тәртибен анализлап, Татарстанны хакимиятләргә бәйлелек ягыннан беренче урыннарга куйган иде.

Запись Татарстаннар: “Кемнәрне сайлыячагыбызны белмибез, баргач күрербез әле” [кызык видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

18 сентябрьдә Казанда сайлаучыларның күңелләрен күрәчәк Мәскәү йолдызлары билгеле
18 сентябрь Дәүләт Думасы депутатларын сайлау көне дип билгеләнде. Шул уңайдан “Казань Арена” стадионында бәйрәм концерты узачак. Сергей Лазарев һәм Игорь Николаев казанлылар өчен иң матур җырларын башкарачаклар.

Бу концертка, үз территориясендә тавыш биреп, “Я проголосовал” дигән браслет алганнар гына керә алачак.

Искә төшереп үтик: узган елны Татарстан президентын һәм Казан шәһәре Думасы депутатларын сайлау көнендә “Казань Арена” стадионы каршысында казанлылар өчен Елка, Лев Лещенко һәм Мураками чыгыш ясаган иде.

Мәгълүмат ProKazan.ru сайтыннан алынды

Запись 18 сентябрьдә Казанда сайлаучыларның күңелләрен күрәчәк Мәскәү йолдызлары билгеле впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..