Архивы анакапиталы - Tatar Today - татар яңалыклары.

Ана капиталы урынына бала карау пособиесе: чынмы, ялганмы?
Русиядә Ана капиталын үз балаларыңа һәм тәрбиягә алынганнарга ай саен акча түләп бару белән алмаштырырга мөмкиннәр. Әлеге акчаны 18 яшь тулганчы түләргә – бер балага ай саен 3 мең, ике балага – 8 мең, өч балага -15 мең биреп барырга тәкъдим итәләр. Бу Дәүләт Думасының социаль сәясәт буенча комитет әгъзасы Сергей Вострецов һәм казанлы, Илкүләм ата-аналар комитеты башлыгы Ирина Волынец инициативасы. //Татар-информ//

Инициатива авторлары Ана капиталы программасы үзен акламады дип саный. Вострецов һәм Волынец мондый чаралардан баш тартырга вакыт дип саный. Чөнки бу, алар фикеренчә, дөрес ярдәм түгел һәм кешеләр бирелгән капиталны акчага әйләндерергә омтыла.

Вострецов бала карауга пособие түләнергә тиеш дип саный. Әгәр дә гаиләдә балалар саны өчтән күбрәк икән, пособиене бары тик өчесенә генә түләргә тәкъдим ителә, ди Волынец.

Запись Ана капиталы урынына бала карау пособиесе: чынмы, ялганмы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ана капиталы: балага тотыласы акчамы, әллә кредитлардан котылу чарасымы?
10 ел эчендә Ана капиталы программасы кысаларында 225 мең кеше сертификатка ия булган. Аларның күбесе дәүләт тарафыннан бүленгән акчадан файдаланырга өлгергән инде. Акчаны, нигездә, кредитларны каплауга сарыф иткәннәр. //Интертат.ру//

Программа гамәлгә ашырыла башлаган вакыттан алып, 2007 елның гыйнварыннан республикага федераль бюджеттан 62 миллиард сум акча бүлеп бирелгән, аны 166 мең гаилә алган. Сертификат акчасын тормыш шартларын яхшыртуга, ананың булачак пенсиясенә, балаларны укытуга яки инвалид балаларны тернәкләндерүгә юнәлдерергә мөмкин.

– Сертификатны алып та, безгә мөрәҗәгать итәргә ашыкмаган гражданнар бар. Бәлки, кирәкмидер, бәлки, нәрсәгәдер саклыйлардыр: балалар үсеп килә, укуларына түлисе бар… Әмма күбесе беренче елны ук килә. Гаиләләрнең 90 процентка якыны сертификат акчасын займ һәм кредитларны каплауга юнәлтә, – ди Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы  Гөлсинә Сабирова.

Сертификатны алып та, аннан файдаланырга өлгермәгән 28  процент гаиләнең акчасы артты. Программа гамәлдә булган дәвердә түләүләрнең күләме 250 меңнән 453 мең сумга җитте, шунлыктан акчага әйләндерелмәгән капитал да индексацияләнә. Шул ук вакытта сертификатның «гамәлдә булу вакыты» турында берни дә әйтелми, акчадан теләсә кайсы вакытта файдаланырга мөмкин. Программа, ким дигәндә, 2018 елның 31 декабренә кадәр эшләячәк.

– Бездә сертификатны 2007 елда, аның күләме 250 мең сум тәшкил иткән чагында алып та, әлегәчә файдаланмаган гаиләләр бар. Бүген инде аның күләме 453 мең сумга җитте, ул хәзерге вакытка кадәр индексацияләнә, – дип аңлата Гөлсинә Сабирова.

Узган елдан башлап акчаларны инвалид балаларны тернәкләндерүгә дә юнәлтергә мөмкин. Биредә гаиләдәге мөмкинлеге чикләнгән теләсә кайсы бала хакында сүз бара. Әмма бу хезмәттән Татарстанда әлегә беркем дә файдаланмаган.

– Ана капиталы акчаларын әлеге юнәлештә куллану тәртибе бар. Бездә теркәлгән гаризалар юк, әмма Ана капиталын бу максатларда ни рәвешле файдаланырга икәнлеген сорап мөрәҗәгать итүчеләр булгалый. Тернәкләндерү чараларына килгәндә, инвалид балалар өчен махсус ванналар, техник чаралар, телевизор, компьютерларны мисал итеп китерергә мөмкин, – ди белгеч.

Ел саен Пенсия фондында Ана капиталы алырга килгән 80-90 гаиләне кире боралар. Кагыйдә буларак, әлеге исемлеккә тулы булмаган документлар пакеты тәкъдим итүчеләр эләгә. Мошенниклык очракларына килгәндә, 2012 елда полициягә 200дән артык гариза тапшырылган.

– 2012 елда чегәннәргә бәйле очраклар булды. Балалары булмаса да, алар игезәк сабыйлары дөньяга килүе хакында белешмәләр алып, туу турында таныклыклар күтәреп килделәр. Без хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иттек, 12 җинаять эше ачылды – әлеге башбаштаклыкка чик куйдык, – ди Гөлсинә Сабирова.

Пенсия фондында искәртүләренчә, быел Ана капиталының бер өлешен түләячәкләр. 2009 елдан бирле әлеге акчаларны дүрт тапкыр өләштеләр, узган елда аның күләме 25 мең сум тәшкил итте. Бу максатларга федераль казнада зур күләмдә акча таләп ителсә дә, гаиләләр аңа бик тә мохтаҗ.

Ксения ЖАРКОВА

Запись Ана капиталы: балага тотыласы акчамы, әллә кредитлардан котылу чарасымы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ана капиталы турында яңалык әйтелде, әниләр ни дияр…
Россия Президенты Владимир Путин ана капиталын индексацияләүне 2020 елга кадәр туктатып тору турындагы законны имзалады. Бу карар 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Хәзерге вакытта ана капиталының күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә. //Татар-информ//

2018 елдан социаль түләүләрнең барысы да елына 1 тапкыр гына чынлыктагы инфляция буенча индексацияләнә. Индексация коэффициенты исә Россия Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә. Индексацияләү тәртибе “чернобыльчеләр”, Советлар Союзы Герое һәм Россия Федерациясе Герое, ветераннар, инвалидлар һәм балалы гражданнар өчен бердәм булачак.

Запись Ана капиталы турында яңалык әйтелде, әниләр ни дияр… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..