Ана капиталы урынына бала карау пособиесе: чынмы, ялганмы?

Русиядә Ана капиталын үз балаларыңа һәм тәрбиягә алынганнарга ай саен акча түләп бару белән алмаштырырга мөмкиннәр. Әлеге акчаны 18 яшь тулганчы түләргә – бер балага ай саен 3 мең, ике балага – 8 мең, өч балага -15 мең биреп барырга тәкъдим итәләр. Бу Дәүләт Думасының социаль сәясәт буенча комитет әгъзасы Сергей Вострецов һәм казанлы, Илкүләм ата-аналар комитеты башлыгы Ирина Волынец инициативасы. //Татар-информ//

Инициатива авторлары Ана капиталы программасы үзен акламады дип саный. Вострецов һәм Волынец мондый чаралардан баш тартырга вакыт дип саный. Чөнки бу, алар фикеренчә, дөрес ярдәм түгел һәм кешеләр бирелгән капиталны акчага әйләндерергә омтыла.

Вострецов бала карауга пособие түләнергә тиеш дип саный. Әгәр дә гаиләдә балалар саны өчтән күбрәк икән, пособиене бары тик өчесенә генә түләргә тәкъдим ителә, ди Волынец.

Бәйле