Архивы бала үлеме - Tatar Today - татар яңалыклары.

Балтач районында фаҗига: өч ай гына яшәп калган…
Узган якшәмбедә Балтач районында фаҗига булган. Маты авылындагы йортларның берсендә төнге уникенче сәгатьтә өч айлык сабыйның үле гәүдәсе табылган.

Аның тән җәрәхәтләре булмаган. Бала йоклаган вакытында тончыккан булуы мөмкин, моны “балаларның кинәт үлеме синдромы” дип тә атыйлар.

Нарасыйның гәүдәсен белгечләр үлемнең төгәл сәбәбен әйтә алсыннар өчен суд-медицина тикшеренүенә тапшырганнар.

Чыганак: Кызыл Таң

Запись Балтач районында фаҗига: өч ай гына яшәп калган… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кызының үлемен сизенгән Рәмзия апа: “Кайтарына өч көн кала поезд астына керде…”
Казанда яшәүче Рәмзия ханым кызы үлеменнән соң акылдан шашар дәрәҗәгә җитә. Гөлназның фаҗигале төстә һәлак булуы аның тормышын икегә аера. “Моңарчы мин бер генә матурлыкны күрмичә, байлыкның кадерен белмичә яшәгәнмен икән, – ди ул. – Кызым үләр алдыннан күңелем әллә кая ашкынды. Өч көн рәттән начар йокладым. Нигәдер күз алдыма үземнең үлемем килеп торды. Җаныма тынгы тапмадым”.

Гөлназ Мәскәүдә яшәгән. Мәк­тәпне тәмамлауга, читкә чыгып китеп, башта укыган, аннан соң эшкә кергән. Акчаны әйбәт алган, әти-әнисенә дә булышкан. Калганын исә фатирга дип җый­ган.

– Кызым бер айдан бирле мине үз янына чакырды. Нигә­дер юлга чыгып китә алмадым. Җый­ган акчасына фатир алмакчы иде. Бара алмаганымны әйткәч, үзе кайтырга булды. Самолетка билет та алган иде. Әмма кайтырына өч көн кала поезд астына керде, – дип искә ала әнисе. – Эшкә барышлый миңа шалтыратты ул. Өч көннән күрешербез, сумкаларым әзер инде, бик тә өйгә кайтасым килә, диде. Шул сүзен әйтте дә телефоны өзелде. Тотмый торган җиргә кергән, ахры, дип, мин башка борчып тормадым.  Ике-өч сәгать үттеме икән, олы кызым, шалтыратып: “Әни, Гөлназ үлгән”, – диде. Мин башта  бу хәлләргә ышанмадым. Өч көннән балам­ның җансыз мәетен күргәч, өметем өзелде.

Гөлназ кайтам дигән вакытына кайтып җитә. Икенче көнне аны җирлиләр. Рәмзия ханым бу хәлләрне авыр кичерә. Озак вакыт кызы белән сөйләшеп йөри ул. Өйдәгеләр ананың акылына зыян килә дип уйлый, ә ул берни дә булмагандай баласы белән аралаша. Рәмзия апа бу хәлләрне сөйлә­гәндә күз яшен тыя алмый. “Кызым үлгән көнне ирем белән без юлда авариягә очрый яздык. Читкә чыгып өлгерә алмасак, бәрелеп һәлак була идек. Нәкъ шул вакытта балам да фаҗигагә эләккән. Колагында – наушник, кулында телефон булган. Кычкыртып килүче поездны ишетмәгән дә, күрмәгән дә. Безнең урынга ул киткән булып чыга түгелме? Миңа бик кыен. Һәр иртәм баламны уйлап башлана. Ирем белән көн дә зиратка барабыз. Бу югалту  йөрәгемне тел­гәләде. Үзең гомер биргән балаң­ны югалтудан да кыен нәрсә юк икән. Без гел эштә булдык, байлык артыннан кудык. Дөрес, кызларыма назымны кызганмадым. Әмма Гөлназым сирәк кайта иде. Яратып яши алмыйча калдым. Әгәр исән булса, янымнан да җибәрмәс идем”, – ди ул.

Бу хәсрәттән соң ире Илнур да авырып урын өстенә калган. Табиб­лар авыруын белми икән. “Икенче кызым дип яшим хәзер. Ялгызы гына ике бала үстерә. Узган ел кия­вебездә яман чир таптылар. Өч ай дигәндә югалттык без аны. Хәзер менә шул сабыйларны аякка бастырасы бар. Югалтулар тормышка күзне ача. Хәзер вакытны да ашыктырмыйм, гомер уза дип тә уфтанмыйм. Исән-сау якыннарыма назымны биреп яшәргә тырышам, – ди Рәм­зия ханым. – Әгәр берәр ялгышлык эшләсәм, Гөлназ хәзер төшкә керә. Аны борчыйсым килми, шу­ңа күрә тормышымны үз­гәрт­тем. Акча артыннан куып, бәхет табып булмый икән ул. Хәзер искә тө­шерәм дә бик үкенәм, тик терсәкне генә тешләп булмый. Югалтуларга кадәр гомернең кадерен белгән булсам, мин баламны янымнан җибәрмәс идем. Инде киткән булса да, янәшәсенә ешрак барган булыр идем. Болар хәзер бер үкенеч кенә булып калды”.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

Запись Кызының үлемен сизенгән Рәмзия апа: “Кайтарына өч көн кала поезд астына керде…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Хатын-кыз кечкенә кызы белән поезд астына ташлана [фаҗига]
Мәскәүдән ерак түгел коточкыч фаҗига була. Ана баласы белән поезд астына ташлана //Tatar Today//.

“Әни” дигәч тә, күз алдына баласын яклаучы, саклаучы, газиз сабые өчен гомерен дә бирергә әзер хатын-кыз образы туа. Ләкин киресе дә була ала икән. Яшьлек станциясендә булган фаҗига нәкъ шуны исбат итә. Ана, тугыз яшьлек кызы белән, якынлашып килүче поезд астына ташлана. Нәтиҗәдә, кыз да, ана да җәрәһәтләр ала. Хатын-кыз авыр хәлдә тиз арада Мәскәү шәһәренә озатыла.

Шаһитларның сүзләренчә, хатын-кыз сикерер алдыннан телефоннан бик озак кына ызгыша һәм шуннан соң гомере белән хушлашырга уйлый. Үзе артыннан кызын да тарта ана, ләкин шушы гамәлдән соң әлеге хатынны “ана” дип атап була микән? Интернет челтәрендә нәкъ шуның хакта бәхәс бара, күпләр, әлеге хатын исән калса, аны ана хокукыннан мәхрүм итәргә кирәк дигән фикердә.

Мәгълүмат Лайф сайтыннан алынды

Запись Хатын-кыз кечкенә кызы белән поезд астына ташлана [фаҗига] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..