Архивы чыгарылыш кичәсе - Tatar Today - татар яңалыклары.

Чыгарылыш кичәсе фаҗигале тәмамланган
Удмуртиядәге бер авылда 11нче сыйныфны тәмамлаучылар чыгарылыш кичәсен ял базасында бәйрәм иткән.

17 яшьлек бер егет көндезге сәгать өчтә күлдә су коенырга киткән һәм кире әйләнем кайтмаган. Аны яр буеннан ерак булмаган урында күл төбеннән табып алганнар.

Фото: соцсети

Чыганак: http://udmtv.ru/news/

Запись Чыгарылыш кичәсе фаҗигале тәмамланган впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Укытучыны урлаганнар”: Татарстан мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау”га ничек әзерләнәләр?
Имтихан тапшыргач кына ял итәргә ярый. Быел Казан укучылары белән хәлләр шулайрак килеп чыкты. БДИга әзерләнүгә күбрәк вакыт калсын өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәменнән баш тарттылар. Аның урынына 26 июньдә чыгарылыш кичәсен шәһәр күләмендә зурлап үткәрмәкчеләр. Шәһәрдә укучылар күп булгач, бәйрәм күңелле була  анысы. Ә менә авылда мәктәп тәмамларга укучы калганмы? Анда ниләр кыландырырга җыеналар?

– Районда укучылар саны ел­дан-ел 4-5 процентка кими бара. Узган ел 44 укучы 11 нче сыйныфтан чыгарылса, быел – 34. Мәсәлән, Комыргуҗа мәк­тә­бен бер генә укучы бетерә. Һәр мә­к­тәптә линейкалар үтәчәк. Бүген күбрәк “Соңгы кың­гы­рау”­га түгел, Сабан туена әзер­лек бара, – ди Әтнә районының мәгариф бүлеге башлыгы Ленар Гарипов.

Кайбыч районы мәгариф бү­леге башлыгы Илмас Хәмидул­лин, “Соңгы кыңгырау” авыл бәйрәме­нә әйләнде, ди.

– Олысы-кечесе мәктәп янын­дагы бәйрәмгә килә. Авыл халкы укучылар әзерләгән тамашаны яра­тып карый. Театр елы уңаен­нан һәр мәктәп спектакль әзер­ләп, авыл кешеләренә  күрсәтте, – ди ул. – Районда 9 нчы сыйныфны – 126, 11 нче сыйныфны 100дән артык  бала тәмамлый. БДИ да килеп җитте. Укучылар күбрәк җәм­гыять белеме, биология, география кебек фәннәр­не сайлады

Быел Татарстанда 15682 укучы мәктәп белән саубуллаша. Шуның 5386сы – Казанда. 9 нчы сыйныфны 36989 егет һәм кыз тәмамлый.

Өч телле тантана

Хәзер инглиз теле бәйрәмнәргә дә үтеп керә башлаган. “Соңгы кың­гырау”ның үзенчәлекләре турында кызыксынганда, аны инглизчә дә уздырабыз, диючеләр дә шактый булды. Кемнәрдер, юк, туган телдә генә үткәрәбез, телне, мәктәпне сак­ларга кирәк, дип кырт кисте.

– Безнең мәктәп яңа гына тө­зелде. 11 нче сыйныфны 9 укучы тә­мамлый. Беренче чыгарылышны үт­кәрәбез. Бәйрәмне татар, урыс, инглиз телләрендә алып барачакбыз, – ди Арча шәһәрендәге 6 нчы мәктәп директорының укыту эш­ләре буенча урынбасары Филсинә Закирова.

Балтач районының Норма мәк­тәбендә дә кичәдә инглизчәгә урын табылачак.

– Бәйрәмгә үзебез сценарий әзерләдек. Яңалык шул инде: урыс, инглиз телендә җыр җырлыйбыз. Бер малай гитарада уйный. Вальс биергә өйрәндек, – ди 11нче сыйныф укучысы Илүзә Галипова.

Укытучыларын “урлаганнар”

Газетабызның беренче битен­дәге рәсемдә – Мамадыш райо­нының Урта Кирмән чыгарылыш укучылары. Быел “мөгез чыгарырга” булганнар. Аларда 11 нче сыйныфны биш укучы тәмамлый. Өч авылга ике кыз, өч малай бу.

– Алдан ук махсус видеоязма әзерләдек. Кулга уенчык мылтык­лар тотып, авыл урамыннан барабыз. Каршыбызга машинада баручы сыйныф җитәкчесе очрый. Аны тоткын итеп алабыз да директорга шарт куябыз: “Укытучыбызны азат итүебезне теләсәгез, “Соңгы кыңгы­рау”га килегез”. Шул рәвешле бәй­рәмгә игътибар җәлеп итмәкче булдык. Ә ул, чыннан да, бик шәп үтәчәк, – ди 11 нче сыйныф укучысы Лилия Гыймазова.

Сүзгә сыйныф җитәкчесе Ринат Хәйруллин кушыла.

– 57 яшьтә булсам да, укучыларым янында сикереп йөрим әле мин. Без картайганга, алар гаепле түгел бит. БДИ дип кенә утырып булмый. Дәрескә караганда, дәрес­тән тыш чаралар укучылар күңе­лен­дә күбрәк истә калачак. Сый­ныфыбызның гимны, байрагы бар. Егетләр әниләре белән вальс бии, кызлар белән малайлар баянда татар халык көйләрен башкара. Укучыларым бик иҗади, тырышлар, – ди яшь күңелле мөгаллим.

Үзеңә генә күңелсез түгелме?

“Репетиторга бер тиен дә акча түкмәдек”. Әтнә районының Ко­мыр­гуҗа мәктәбендәге бер­дән­бер 11 нче сыйныф укучысы Ай­синә Сафиуллина әнә шулай ди.

– Иптәшләрем 9 нчы сыйныфтан соң таралышып бетте. Бер ай алар­ны бик юксындым. Сөйләшергә сыйныфташлар булмагач, рәхәт түгел. Әллә 10 нчы сыйныфтан соң китәргәме икән дип тә уйладым, – дип сөйли Айсинә. – Икенче яктан, рәхәтләнеп укыр өчен менә дигән мөмкинлек. Кемнәрдер репетитор яллап, күпме акча түгә бит. Укытучыларга рәхмәт, бездә һәр укытучы төпле белем бирергә тырыша һәм моның өчен бер тиен акча сарыф итәргә дә кирәкми. Укытучыларның игътибары – миндә. Үзем генә булгач, өй эшләрен эшләмичә калырга ярамый. Белмәсәң, укытучы каршында оят булачак. Башкалардан да күчереп булмый. Ике ел эчендә бер “2ле” дә алмадым. Биологияне яратам, тик химия белән артык дус түгел. Шулай да теләгем – табиб булу.

Сыйныф җитәкчесе Рәйсә Шә­рәфетдинова да укучысын, акыллы, тырыш кыз, дип мактый. “Үзе генә укыгач, математикадан да белеме артты. Башка фәннәрдән дә күтә­релде. Яхшы билгеләргә генә укыды. Ике сыйныфны берьюлы җитәк­лим. Шуңа күрә чараларны бергә­ләп уздырдык. “Соңгы кыңгырау”ны 9 нчы сыйныф укучылары белән уздырачакбыз”, – ди педагог.

Мөслим районының Баек мәк­тәбендә 35 укучы белем ала. Анда 9 нчы сыйныфны 9 укучы тәмамлый. Киләсе уку елында беренчегә ке­рү­челәр дә бар. “Безнең өчен һәр укучы – йолдыз. Аларның башларыннан сыйпап, кадерләп кенә торабыз. Мәктәбебез ябылмасын, укучылар күрше мәктәпләргә китмә­сен, дип телибез. Бездә чыгарылыш укучыларына бүләк бирү гадәте каралган. Аларга калькулятор бүләк итәбез. Кая барсалар да, кирәге чыгачак. Мәктәп линейкасыннан соң укучылар әти-әниләр белән ашха­нәдә чәй эчәчәк”, – ди директор урынбасары Айгөл Мадъ­ярова.

Көмеш беләзек кемгә эләгер?

Казандагы 12 нче кызлар гимназиясен быел 17 укучы тәмамлый. Уку йортының үз традицияләре бар икән. “Соңгы кыңгырау” бәйрәмен­дә кызлар беренче тапкыр вальс бии. Туфан аганың күркәм гадәте буенча, ун ел дәвамында сәләтле балаларга, уку алдынгыларына ай саен Туфан Миңнуллин премиясе, 11 нче сыйныф укучыларына кө­меш беләзек тапшырыла. Беләзек татар телен камил белгән яхшы укучыга эләгә икән.

– Хәзер традицияне әдипнең иң якын кешеләре Нәҗибә апа белән Әлфия ханым дәвам итә. Узган ел Туфан абыйның әбисенең беләзе­ген бүләк иттеләр. Кызлар өчен бик дулкынландыргыч мизгелләр, алар хәтта сөенечтән елап җибәрә, – ди гимназиядәге оештыручы-педагог Рәмилә Газизуллина.

Бәйрәмдә ихласлык бармы?

Гөлинә Гыймадова, журналист:

– Безнең заман чыгарылыш кичәсе белән хәзергесе арасында аерма – җир белән күк арасы. Мин мәктәпне 1995 елда тәмам­ладым. Мәктәптә соңгы кыңгырау тантанасы үтте, линейка булды, җырлаш­тык, елаштык. Кичен сыйныфташлар белән 5, 10, 15 елдан соң очрашырга дип сүз куештык. Бөтенебез җыела алмасак та, очрашабыз һәм теге чакта ватылган тәлинкә кисәк­ләрен сак­лап алып килүчеләр дә бар. Тәлинкә – үзенә күрә бер­дәм­лек, бөтенлек символы иде. Бер­дәмлеккә бер мисал: 7 нче сыйныфта укыгандамы икән, бер шук малайга аткан портфелем мәктәп тә­рә­зә­сенә тиде. Укытучы белән мәк­тәп директоры сыйныфка кереп бас­кач, 5 егетебез бердәм торып басып, без шаярыштык та ваттык, диде­ләр. Соңыннан үз­ләре пыяласын алып килде, үз­ләре төзәтте. Шулай итеп отличница кызны күңел­сезлек­ләрдән сакладылар. Быел улымның чыгарылыш кичәсе була. Кызым университетны тә­мам­лый. Ике баламнан чыгып, шуны әйтә алам: хәзер укучылар ихлас бәй­рәм итә алмый. Аларга килгән кунаклар алдында мәктәп рейтингын тоту бурычы йөклән­гән. Шуңа хореограф яллап бию өй­рә­нәләр, концерт куялар, банкет өле­ше исә нәкъ туйдагыча уза. Укучыларны бер-берсе берсе белән дуслаштыручы хезмәт дә­ресләре дә юк бит хәзер. Сыйныф идәнен юарга да җыеш­тыручы яллыйбыз. Нә­ти­җәдә бала мәктәптә үзен ялгыз хис итә кебек тоела миңа. Мәктәптә булып торган фа­җигаләрнең башы шушында тү­гелме икән әле?

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов:

– “Соңгы кыңгырау” бәйрәме белән тәбриклим. Янәшәгездә һәрвакыт сезгә күңел җылысын биргән укытучылар булды. Без урында тормыйбыз, үсәбез, алга барабыз. Унбер ел эчендә күп нәрсәгә өйрәндегез, мәктәп сезгә олы тормышка юнәлеш бирде. Сез яшь, көчле, энергияле, һәркемнең киләчәккә планнары зурдан. Кайсыгыз вуз яки техникумда укуын дәвам итәр… Ни генә сайласагыз да, тормышта үз юлыгызны табуыгызны, үз эшегезнең чын осталары булуыгызны, уңышка ирешүегезне телим. Хәерле юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 73, 24.05.2019/)

Фото: ВТ

Запись “Укытучыны урлаганнар”: Татарстан мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау”га ничек әзерләнәләр? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Чыгарылыш кичәсендә көтелмәгән үлем
Татарстаннан бер төркем укучылар 26 июнь көнне ата-аналары белән бергә Удмуртиянең “Куюкское” ял базасында мәктәпне тәмамлауларын билгеләп үтәләр.

Шунда ял итү урыныннан 50 метр читтәрәк урнашкан Куюки буасы акваториясендә фаҗигале хәл булла. Су керергә киткән 1999 елгы Расил берчак иптәшләре күзеннән югала. Аны эзлиләр. Соңыннан чакыртылган водолазлар берничә сәгатьтән буадан егетнең үле гәүдәсен табып ала. Тикшерү бара.

Әлмәт таңнары

Запись Чыгарылыш кичәсендә көтелмәгән үлем впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстанда чыгарылыш кичәләрен тыярга мөмкиннәр
Дәүләт советы депутатлары чыгарылыш кичәләрен тыярга тели. Аның урынына 2-3 сәгатьлек рәсми элеш кенә оештыруын тәкъдим итә. Шулай ук мәктәптә укытучылар, әти-әниләр белән бергә бәйрәм табыны ясап була. Алар моны шуның белән аңлата: күп очракта чыгарылыш кичәләрендә кичәге мәктәп укучылары спиртлы эчемлекләр куллана. Моннан кала, әлеге чара өчен әти-әниләргә шактый суммада акча  түләргә кирәк, укытучыларга бүләкәр алу да кыйбатка төшә. Барлык ата-аналарда да мондый мөмкинчелек юк. Бүләкләр алуны,гомумән, тыярга кирәк.

Ләкин министрлык вәкилләре чыгарылыш кичәләрен тыя алмалаулары турында әйтте, шулай да, мәктәп директорлары белән сөйләшергә вәгъдә бирде. Депутатлар әлеге кичәнең формасын үзгәртергә һәм аларның оештырылуын контрольгә алырга кушты.

(мәгълүмат Татпресса сайтыннан алынды)

Запись Татарстанда чыгарылыш кичәләрен тыярга мөмкиннәр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..