Архивы Данил Сәфәров - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Матбугат.ру” җитәкчесе Данил Сәфәровтан кызыклы мастер-класс: “Инстаграм. Беренче адымнар”
Бүген бөтен җирдән “Инстаграм” дигән сүз ишетелә. Аның белән беренче класс баласыннан башлап президентларга кадәр файдалана. Шул ук вакытта әле социаль челтәр белән якыннан таныш булмаган кешеләр дә шактый. 25 июль көнне Данил Сәфәровның шушы темага мастер-класс үткәрәчәге турында ишеткәч, бу турыда үзеннән сорашырга булдык, чөнки ерак барасы юк, Данил “Матбугат.ру” җитәкчесе.

– Данил, “Инстаграм” буенча мастер-класс үткәрү идеясе ничек барлыкка килде?

– Күптән түгел “Мәскәү татарлары штабы” оештырган мастер-класста спикер буларак катнаштым. Анда бик күп кеше килде, үз өлкәләрендә профессионаллар, хәтта профессорлар. Бүген көн саен өйрәнмәсәң, дөньядан төшеп каласың. Ул мастер-класста спикерлар һәм чыгыш ясаучылар күп булу сәбәпле конкрет инструментлар, мөмкинлекләрне өйрәнү җае булмады, күбрәк гомуми тенденцияләрне барладык. Ә очрашудан соң күп кенә катнашучылар килеп сорауларын яудырдылар. Чара беткәч тә бер сәгать җибәрмәделәр. Сораулар күп, социаль челтәрләрне өйрәнүгә, файдалануга ихтыяҗ зур. Шуңа күрә әлеге мастер-классны оештырырга булдым.

– Әмма син мондый очрашуларны даими оештырасың бугай?

– Моңарчы конкрет оешмалар заказы буенча гына эшли идем. “Татмедиа” агентлыгы башлыгы Айрат Зарипов тәкъдиме белән Татарстан районнарындагы газета редакцияләрендә мастер-класслар бирдем. Татарстан ЮХИДИ идарәсе дә даими чакырып тора. “Мәгариф” журналы белән төрле районнарга чыгып укытучылар каршында чыгыш ясадым. Бу юлы менә теләгән кеше килә ала, кем булуына карамастан.

– Мастер-классларда катнашучылар нинди фикерләр белән кайтып китә? Үз хисләре белән бүлешәләрме?

– Һәр мастер-класстан соң анкета өләшәм. Нәрсә ошады, нәрсә ошамады. Теләкләрен шунда язалар. Һич арттырусыз әйтәм, 99% кеше мастер-класстан абсолют канәгать кала.

– Ә 1 процент? ))

– Анысының да “Нәрсә ошамады?” дигән графада “җитми калды”, “информация күп, ә вакыты әз” кебегрәк язулар инде.

– Күз алдыңа китер, син сөйлисең, ә тыңлаучы син сөйләгәннәрнең инде барысын да белә.

– Күз алдына китерәсе юк. Андый бер-ике очрак булды. Хәтерлим, Әлмәт һәм Менделеевск газеталары редакцияләрендә көчле кызлар бар иде. Мин сөйләгәннең 90 процентын беләләр. Әмма алар да вакыт-вакыт дәфтәрләренә нидер теркәп бардылар.

– Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп дисең. Бүген социаль челтәрләрдә эшли белмәгән кеше үзенең бу хәленнән оялырга да мөмкин бит.

– Шулай шул. 25 июльдә булачак мастер-класска беренче булып теркәлгән ханым “Минем ише “картлачларга” килергә ярыймы?” дип язды. “Чәйнекләр җыелышы” дип тә өстәде. Мин үзем дә күп өлкәдә “чәйнек”, гомер буе өйрәнәм. 20 яшьлекләрдән дә өйрәнергә ояты юк. Әйтәм бит, узган мастер-класска олы башларын кече итеп профессор Хатыйп Миңнегулов, академик Альберт Борһанов, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковлар да килгән иде.

– Алар өлкән яшьтә. Алар белмәүләреннән оялмас та. Ә яшьләр?

– Килешәм, социаль челтәрдә утырмаучы яшь кеше бүген сәер күренә. Әмма төрле мисаллар бар. Әйтик, минем белән бергә үскән дус егетнең берничә миллион сумлык машинасы, бизнесы бар. Ул бер генә социаль челтәрдә дә теркәлмәгән. Интернетка штраф түләр өчен генә керә. Шулай да иртәме-соңмы ул “интернетлашачак”, чөнки киләчәк шуңа таба бара.

– Син уздырасы мастер-класс “Интернет. Беренче адымнар” дип атала. Бу беренче адымнарны, әйтик, өлкәннәргә үз балалары да аңлата ала бит инде.

– Әлбәттә! Әмма никтер аңлатмый. “Зачем тебе это, мам” дип көләләр генә. Аннары аңлату белән аңлату арасында аерма бар. Әйтик, “Татмедиа” редакцияләрендә уздырган мастер-класстан соң кайберәүләр “безгә моны Мәскәү спикерлары килеп аңлатырга тырышкан иде инде, без аңламаган идек, хәзер аңладык” диделәр. Элек “Татарстан яшьләре”ндә эшләгән дустым Чулпан Фәттахова миңа бер комплимент әйткән иде. “Син катлаулы тоелган әйберне дә гади итеп аңлатып бирә беләсең” диде. Мин моны өлге итеп алдым. Ниндидер термин кулланам икән, аны аңлатып узам. Кемдер аңламады икән, сорау бирә, оялмый. Визуаль тоемлау да мөһим. Кеше үз күзе белән күрергә, тотып карарга тиеш.

– Белүемчә, бу мастер-класс түләүле.

– Әйе. 600 сум. Бу акчаны концертка барырга тотарга мөмкин яки гыйлем алырга. Чыгымнарның бер өлеше – зал арендасы. Островский урамы 15 йорт адресы буенча Шәриф Камал музеенда урнашкан “Татар китабы йорты” бик затлы, заманча җиһазландырылган зал. Парковкасы да бар. Чара, кем әйтмешли, көтү кайткач 18:00дә башлана һәм 20:00дә тәмамлана.

– Мастер-класста ниләр булачак?

– Синең алдагы сораулардан бу мастер-класс әби-бабайлар өчен генә дигән фикер туарга мөмкин (көлә). Алай түгел. 100 мең подписчигы булган продвинутый инстаграмчы да файдалы нәрсәләр алырга мөмкин монда. Күпләр постларны компьютердан таймер белән чыгара белми, телефоннан гына элә. Укучыларны еш кына аралашуга җәлеп итә белмибез. Подписчиклар санын ничек арттырырга, бәйгеләрне ничек оештырырга, фотоны ничек кисәргә, фото өстенә язуны ничек куярга, видеоны телефонда гына ничек монтажларга, һәр яңа подписчикка автомат рәвештә сәламләү текстын ничек җибәрергә, типик хаталар, мактанырлык кейслар – боларның барысын да өйрәнәчәкбез. Үзем файдалана торган җиңел приложениеларны, бушлай сайтларны күрсәтәчәкмен. Барыгызны да чакырып калам. Мастер-класска рәхим итегез.

МАСТЕР-КЛАССКА ТЕРКӘЛҮ ҺӘМ ТҮЛӘҮ БУ БИТТӘ – http://danil.matbugat.ru/

Әгәр инде теркәлү белән проблемалар килеп чыкса, 89046605908 ватсабына языгыз.

Мәгълүмат: matbugat.ru

Запись “Матбугат.ру” җитәкчесе Данил Сәфәровтан кызыклы мастер-класс: “Инстаграм. Беренче адымнар” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Тәмле көрәш”тә Булат Бәйрәмов чиле-пешле ризык пешерүчеләр барлыгын әйтте
Хатын-кызның идеаль иртәсе нинди була? Ир-ат кухняда плитә янында кайнашып, пешеренеп йөргән, ә син, аяк бөкләп, шуны күзәтеп утыра торганы. Минем өчен менә шундый иртәләрнең берсе узган атнада булды. «TMTV» телеканалының «Тәмле көрәш» тапшыруын төшергәнне үз күзләрем белән күреп, ирләр пешергән ризык белән сыйланып кайттым.

«Тәмле көрәш»кә барып эләгүем юктан гына түгел. Баш мөхәрриребез Илфат Фәйзрахмановны аш-суга булган осталыгын күрсәтү өчен чакырдылар анда. Икенче катнашучы итеп журналист, «Матбугат.ру» сайты җитәкчесе Данил Сәфәровны дәшкәннәр иде. Ике кыю журналистның каушап, бер мәлгә югалып калуын күрәсең килсә, маңгайларына терәп камера куй да, кухня өстәле каршына бастырып, фәлән сәгать эчендә ризык пешерергә куш, шуңа өстәп, «алай итмә – болай ит» дип өйрәтеп тор икән! Тик анысы соңрак әле… Ә хәзергә сәгать телләре 11гә таба якынлаша. Тапшыру төшерелә торган студиягә керәбез. Әзерлек эшләре башлана.

Оператор егет камераларын көйли, «TMTV» кызлары бүгенге тапшыру өчен кирәкле яшелчәләрне өстәлгә тезү белән мәшгуль, алып баручы Булат Бәйрәмов җырлап тавышын ача тора. Ә катнашучылар… Катнашучылар арасында мондый диалог бара:

– Карале, монда шпаргалка кулланырга ярыймы икән…

– Их, күлмәкнең башкасын киясе калган, ахрысы…

– Аһ, миңа бит ананас суы кирәк, ә монда бик аз икән…

– Булат, төшерү барышында төчкерәсе килсә, синнән рөхсәт сораргамы?

Ул арада Данил Сәфәров өстәл астына төшеп юк булды. Бераздан аннан чаж-чож пычак кайраган тавыш ишетелде. Хәстәрен күргән: пычагын да, кайрагычын да үзе белән алып килгән икән Данил. Ә китапка карап пешерергә гадәтләнмәгән Илфат абый бу юлы гомерендә беренче тапкыр шпаргалка әзерләгән. Төшерә башлаганчы шуны ятлап калырга ашыкты.

Өстәлдә бер өем продукт. Аларның исемлеге узган кич соң гына җибәрелгән. Шулардан, ким дигәндә, ике төрле ризык пешерергә кирәк. Данил кайнар ашка ит белән бәрәңгеле «чүлмәк» әзерләргә булды. Ә салаты «гаять катлаулы» иде. «Җәйне сагыну» дип атала: башта кыяр турап саласы, аннары – помидор, аннары – тагын кыяр, аннары – тагын помидор. Боларын башкарып чыга алсаң, көнбагыш мае белән болгатасы. Булат Бәйрәмов «иң катлаулы салат рецепты» дип атады моны! Ә ул белми әйтмәс: «Тәмле көрәш»нең дүртенче сезонын башлады бит инде.

Илфат абый алай «катлаулы» ризык пешерергә алынып, мәшәкатьләнеп тормады. «Гади генә» рецептлар сайлаган иде: беренчегә – ананас һәм борыч белән томалап пешерелгән ит, гарнирга – томалап пешерелгән яшел фасоль (рецептын 9нчы биттән укыгыз), салат урынына – «Төрелгән баклажан» кабымлыгы. Һәм, Данил үзенең катлаулы салатын ясаганда эшсез тормас өчен, һәм тәкъдим ителгән бәрәңге әрәм булмасынга, фольгага төреп, авылча бәрәңге пешерергә әзерләнеп килгән. Шул гына.

Камера, мотор – төшерә башладылар. Башлаганчы ук: «Мин, гадәттә, бер уникенче тапкырдан яздырам, түзем булыгыз яме!» – дип кисәтеп куйган Булат алай ук сузмады. Берничә тапкыр кабатлауга тапшыруны башлап та җибәрде. Беренче җөмлә белән бергә шакы-шокы, дак-док, чыжж ише тавышлар да башланды – ир-атлар аш-су дөньясына кереп чумды. Данил үзе белән пычак һәм кайрагыч кына түгел… каз боты алып килгән. «Чүлмәк» татарча булсын өчен, сыерныкы янына каз ите дә кушып җибәрергә кирәк икән.

Билгеле инде, мондый тапшыруны тоташтан төшереп булмый, дөпе-дөпе ит тапалаганда, бер табак баклажан кыздырганда яки сәгать ярым буе итнең пешкәнен көтеп утырганда камераны сүндереп торырга туры килә. Шундый чактан файдаланып, Булатка сорау бирәм:

– Тапшыруга пешерә белми торган кешеләрнең килгәне бармы соң?

– Нишләп булмасын инде! – дип кулын гына селти Бәйрәмов. Чиле-пешле ризыкны шактый ашарга туры килә, ахрысы.

– Менә мин, мәсәлән, – дип сүзгә кушыла ит белән суганын кыздырып бетереп, ит турый башлаган Данил.

Булат аңа да кулын гына селти. Синнән дә «хужерак»лар бар, янәсе:

– Менә безгә бер артист килде. Өстәлдәге тавык итен күрде дә, пышылдап кына: «Була-ат, мин бит моны турый белми-им», – ди…

– Ник ул җиңде түгелме соң? – дибез, әлеге артист катнашкан тапшыруны искә төшереп.

– Җиңә инде, тавыгын турап биргәч…

И җәмәгать, рәхәтләнеп алдыйлар икән безне! 45 минутлык тапшыруда телеңне йотарлык ризыклар пешереп күрсәтәләр, чынлыкта, ул 45 минут эчендә ит түгел, бәрәңге дә пешеп чыгарга өлгерми бит. Катнашучылар итне турап яткан арада тапшыру рекламага өзелеп ала бит, менә шул вакытта камера артында торучылар да ярдәмгә килә икән. Турашалар, әрчешәләр, болгатышалар. Бер үзең генә тиз арада барысын да пешереп бетерү (әле ризыкның ашый торган булуы да мөһим бит!) мөмкин түгел чөнки.

Әле пешерү белән генә бетми, гәпләшергә дә кирәк бит. Булат, үзенең пешерәсе булмагач, рәхәтләнеп сөйләштерә ул. Ир-атлар берьюлы берничә эшне башкара алмый, аларның баш мие бер генә эшкә игътибарны туплый торган итеп көйләнгән, ди белгечләр. «Чыннан да, пешерә торган ризыгын да онытып, илһамланып сөйли башлаучылар була. Андыйларның сүзен бүлдереп, плитәгә карап алырга да онытма, дип исләренә төшерергә туры килә», – ди тапшыруның мөхәррире Лилия Кадыйрова.

Сөйләшү барышында шәхси тормыш та телгә алынды, журналистикага килү турында да сүз булды. Данил, әйтик, эшчеләр династиясен өзеп, журналистикага килеп керүе турында сөйләсә, Илфат абый кечкенә вакытында ни өчен агроном булырга теләвенең серен чиште. Аларын да язсам, тапшыруны карауның кирәге дә калмый. Шуңа күрә бөтен кәртләрне ачып бетерми торам.

Быел 17нче тапкыр үткәреләчәк «Татар җыры» тапшыруы турында да сөйләшеп алдылар. Монысы да юктан гына түгел. «Безнең гәҗит» күп еллар әлеге фестивальнең мәгълүмати партнеры иде, Илфат абыйның «Татар җыры»нда җиңүчегә сәхнәдән бүләк тапшырганы да бар. Ә Данил Сәфәров беренче фестивальнең нигезләмәсен язган кеше! «1999нчы ел иде. Ул вакытта мондый зур бина түгел, кечкенә фатир хәтле генә офис. Шулай булса да, зур хыяллар белән янып йөргән чак. Нигезләмәне әзерләдек. Исәпләп карагач, фестиваль уздыруның бик чыгымлы эш икәнлеге аңлашылды. Хезмәткәрләр җитәкчебез Марат Мәүлетович Гәрәевтан: «Бу табыш китерми торган нәрсә безгә ни өчен кирәк соң?» – дип сорап та куйдылар. Шунда Марат Мәүлетович: «Егетләр, сез аңламыйсыз, бу дәвамлы эш булачак әле», – диде», – дип искә төшерде ул елларны Данил. Марат Гәрәевнең сүзләре рас килгән бит, быел «Татар җыры» 17нче тапкыр оештырыла.

Духовкадагы чүлмәкләргә, газ плитәсендәге ананаслы иткә әйләнеп кайтыйк әле. Көндезге 1ләр тулып киткәч, тәмле исләр чыга башлады. Их, телевизор экраны аша да биреп булса икән ул хуш исләрне! Менә шушы минутта ашказаны: «Ашыйсы килә!» – дип сигнал бирә башлый да инде. «Тәмле көрәш» командасының эше бигрәк катлаулы икән. 4-5 сәгать буе ризык янында кайнашасың, ә шеф-повар кабып карамыйча, ашарга ярамый. Булатка бигрәк тә кыен – ул өстәлдәге сый-нигъмәтләргә иң якын торучы бит. Шуңа күрә тәнәфескә бүленгән арада йә кишер кимерде, йә табадагы ризыкның көеп киткән җирен ашказанына озата барды ул. «Ләйсәннән: «Булат еш пешерәдер инде?» – дип сорыйлар икән. Монда ашап кайткач, өйдә пешереп торуның кирәге дә юк бит инде. Үзем генә ашап калмыйм, Ләйсән белән балаларга да кыстырып алып кайтам әле мин», – дип көлде иптәш Бәйрәмов. Шаярткандыр. Илфат абый белән Данил пешергәнне «ә» дигәнче сугып салдык бит, хатын белән балаларга алып кайтырлык калдырмадык.

Хуш, өч сәгать дигәндә ризыклар пешеп чыкты. Катнашучыларга студиядән чыгып торырга кушылды. Ул арада хөкемдар – «Марокко» ресторанының шеф-повары Илнур Гыймаев та килеп җитте. «Мин теләсә нинди ризыкны йөземне чытмыйча ашыйм ашавын, тик аннары туры бәреп: «Тәмле булмаган», – дип әйтә алам», – дип куркытып куйды ул. Бәхеткә, бу көнне «тәмле булмаган» дигән сүз яңгырамады. Төшереп бетереп, ниһаять, ризыкларны ашар вакыт җиткәч, гомумән, студия тынып калды. Рухи азык җитәрлек булган, хәзер тамак ягын кайгыртырга кирәк. Телевизор экраныннан карап кына белә алмассыз, шуңа күрә үзем әйтәм: ике катнашучының да әзерләгән ризыгы телеңне йотарлык иде!

Ә шеф-поварның журналистлар әзерләгән ризыклар турында нинди сүз әйткәнлеген тапшыруны карагач белә алачаксыз. Моның өчен 29нчы октябрь көнне көндезге 11дә «TMTV» телеканалын карарга онытмагыз.

Безнең гәҗит

Запись “Тәмле көрәш”тә Булат Бәйрәмов чиле-пешле ризык пешерүчеләр барлыгын әйтте впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Алабута-Лабутены («Экспонат») җырына мини клип [видео]
Ленинград төркеменең “Экспонат” клибы интернетны бер шаулатса, Алабута -“Лабутены”ның татарчасы да халыкны шаккаттырды. Аны яшь җырчы Айсылу Габдинова башкара. Сүзләр авторы журналист, Матбугат.ру порталы хуҗасы Данил Сәфәров, продюсер — Илфак Шиһапов.

Мини клипта “Исмай, кал” видеосыннан кадрлар, Айсылу, Болгар, Зөя, Шәймиев-Миңнеханов фотолары кулланылган. Мини клип авторы сүзләренчә, Алабутаны ишетүгә, “Исмай, кал” клибы күз алдына килгән.

Запись Алабута-Лабутены («Экспонат») җырына мини клип [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..